news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ник балага уза алмыйм: гаеп миндәме, әллә ирдәме?

news_top
Ник балага уза алмыйм: гаеп миндәме, әллә ирдәме?
Фото: © «Татар-информ»

Бүген һәр бишенче пар балага уза алмау проблемасы белән очраша – гаиләләрнең 15–17 проценты бәби алып кайта алмаудан интегә. Һәм бу сан кими дип сөенерлек тә түгел, киресенчә, проблемалар арта. Балага уза алмауның сәбәпләрен белгечләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә аңлаттылар.

«Ир-ат сәламәтлегендә тайпылыш булса, яралгының үсеше өченче көндә үк тукталырга мөмкин»

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча баш белгече Фирая Сабирова әйтүенчә, репродуктив сәламәтлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны тотрыклы рәвештә югары булып кала. «Аеруча борчу тудырган мәсьәләләрнең берсе – ир-атларның репродуктив сәламәтлеге начараю. Бүген балага уза алмаучы парларда ир-ат факторының өлеше якынча 30 процент тәшкил итә. Ә 15–20 ел элек бу күрсәткеч 15 процент иде», – ди табиб.

Аның сүзләренчә, хатын-кыз карынында яралгының гомере өзелү ир-атның биологик материалы сыйфатына бәйле булуы бик ихтимал. «ЭКО программаларында без моны аеруча ачык күрәбез. Хатын-кызның сәламәтлегендә бернинди проблема булмаса да, ир-ат сәламәтлегендә тайпылыш булса, яралгының үсеше өченче көндә үк тукталырга мөмкин. Бу ир-ат сәламәтлеге аркасында шулай килеп чыга», – дип аңлатты Фирая Сабирова.

Репродуктолог билгеләп үткәнчә, ир-атлар үзләренең сәламәтлекләрен еш кына артык югары бәяли һәм табибларга сирәгрәк мөрәҗәгать итә. «Ир-аттан «үзеңне сәламәт дип саныйсыңмы» дип сорасаң, күпчелеге уңай җавап бирәчәк», – ди ул.

Фирая Сабирова: «Аеруча борчу тудырган мәсьәләләрнең берсе – ир-атларның репродуктив сәламәтлеге начараю»

Фото: © Михаил Захаров

«Репродуктив сәламәтлекне бушлай тикшерү мөмкинлеге бар»

Балага уза алмауга экология начараю, стресс та сәбәп булырга мөмкин. Тагын бер мөһим проблема – артык симезлек. Ул хатын-кызларның да, ир-атларның да репродуктив функциясенә тискәре йогынты ясый.

Фирая Сабирова репродуктив сәламәтлекне бушлай тикшерү мөмкинлеге барлыгын искәртте. Репродуктив сәламәтлек буенча диспансеризация программасы инде өченче ел гамәлдә. Программада беренче тапкыр ир-атларның репродуктив сәламәтлегенә дә игътибар юнәлтелә. «Әлеге тикшерүләр балага уза алмау сәбәпләрен ачыкларга һәм сәламәт, имин йөклелеккә яный торган куркынычларны вакытында билгеләргә ярдәм итә», – дип ассызыклады ул.

Табиб әйтүенчә, хатын-кызлар еш кына табибка балага узгач кына килү нәтиҗәсендә, нинди дә булса авыруларны дәвалауны инде йөклелек чорында үткәрергә туры килә. Ә бу вакытта кайбер чикләүләр бар. «Йөклелеккә кадәр хәл итеп була торган барлык мәсьәләләрне дә алдан карарга кирәк», – дип кисәтте Фирая Сабирова.

«Яшь барган саен йөклелек авыррак узарга мөмкин»

Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенең 2 нче акушерлык бүлеге мөдире Фәнил Нәбиев бүген бала тудыру йортына республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән йөклелегенә ниндидер куркыныч янаган хатын-кызларның күпләп килүен әйтте. Алар арасында йөрәк-кан тамырлары, эндокрин һәм нерв системасы авырулары һәм башка патологияләре булган пациентлар да бар.

Фәнил Нәбиев: «Хәзер ЭКО белән балага узган 20-21 яшьлек йөкле хатын-кызлар да килә»

Фото: © Михаил Захаров

Табиб яшь арткан саен хроник авырулар кискенләшүен, хатын-кызлар еш кына үз сәламәтлекләренә ваемсыз булуын, тиешле тикшеренүләр узмавын билгеләп узды. Бу исә йөклелеккә куркыныч тудырырга мөмкин.

«Бүгенге перинаталь медицина системасы пациентларга тәүлек әйләнәсендә, ялсыз югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә әзер. Безнең максат – хатын-кызларга йөклелеген ахырына кадәр җиткерергә һәм сәламәт бала табарга ярдәм итү», – диде Фәнил Нәбиев.

Ул бала алып кайтуны озакка сузмаска киңәш итте. «Яшь барган саен йөклелек авыррак узарга мөмкин», – диде Фәнил Нәбиев.

Сәламәт балага узу өчен әзерлекне, ким дигәндә, өч ай алдан башларга кирәк, дип саный табиблар. Һәм бу эштә хатын-кыз гына түгел, ир-ат та катнашырга тиеш. Фәнил Нәбиев сүзләренчә, соңгы елларда гаиләләр медицина ярдәменә вакытында мөрәҗәгать итә башлаган.

«Балага ясый алган иң зур бүләгебез – аның сәламәтлегенә йөклелеккә кадәр үк нигез салу»

«Күкәй күзәнәкне аталандырачак сперматозоидның формалашуы һәм җитлегүе якынча 70 көнгә сузыла, шуңа күрә йөклелеккә алдан әзерләнергә кирәк. Балага уза алмау проблемасы белән күптән шөгыльләнәм, әмма хәзер миңа килүчеләр арасында өч ел дәвамында балага уза алмыйча йөргән парлар сирәк очрый. Бу бик сөендерә, димәк, хәзер гаиләләр табибларга күпкә иртәрәк мөрәҗәгать итә дигән сүз. Без аларны кабул итәбез, тикшерәбез һәм йөклелеккә әзерли башлыйбыз», – дип сөйләде Фирая Сабирова.

«Балага дөньяга сәламәт булып туу мөмкинлеген бирегез»

Фото: © Михаил Захаров

«Элек ЭКО ярдәмендә балага узган хатын-кызлар нигездә 40 яшьтә яки аннан өлкәнрәк булса, хәзер ЭКО белән балага узган 20-21 яшьлек йөкле хатын-кызлар да килә. Бу – гаиләнең йөклелекне алдан планлаштыруын күрсәтә», – дип өстәде Фәнил Нәбиев.

Табиблар искәрткәнчә, сәламәтлегебезнең 50 проценты яшәү рәвешебезгә бәйле. «Балага ясый алган иң зур бүләгебез – аның сәламәтлегенә бүгеннән үк нигез салу. Аның сәламәтлегенә керткән өлешебез – үзебезнең йөклелеккә әзерлегебез ул. Балагызны яратыгыз һәм аңа шушы бүләкне ясагыз – дөньяга сәламәт булып туу мөмкинлеген бирегез», – дип сүзен йомгаклады Фирая Сабирова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар