Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ниһаять, Иделгә юллар ачыла: елга порты янында Яңа Казан төзелә (Яңа бистә зираты нишли?)

Казан тарихи урыны булган Яңа татар бистәсе һәм сәнәгать зонасында төзелеш эшләре башланды. 10 ел эчендә Идел яр буенда «яңа Казан» үсеп чыгачак. Иделгә чыгу, дөнья дәрәҗәсендәге уку йорты һәм төзекләндереләчәк Яңа татар бистәсе турында - «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Ниһаять, Иделгә юллар ачыла: елга порты янында Яңа Казан төзелә (Яңа бистә зираты нишли?)
проект презентациясеннән кадр

Казан – Идел ярында урнашкан иң матур шәһәрләрнең берсе булып саналса да, шәһәр халкының Идел яры буйлап йөрергә мөмкинлеге юк. Казансу шәһәрне уртадан ярып үтсә, Идел Казанны читтән генә «юып» киткән кебек. 

Иделгә чыгу мөмкинлеге булган бердәнбер якын урын – ул тимер юл вокзалы артындагы «Локомотив» пляжы. Елганың башка җиренә бару уңайсыз да, тирә-ягы да чистартылмаган һәм күпчелек ярлары ярым ташландык сәнәгать зонасы, гаражлар һәм соры коймалар белән ябык. Татарның һәм Казанның туендыручысы да, юатучысы да булган Иделгә һаман юллар ябык. Иде.

 

Фото: © Владимир Васильев

Узган елның көзендә Казан елга порты тирәсендәге территорияне масштаблы төзекләндерү, яңарту эшләре башланды. Бу эшләр тәмамлангач, шәһәр халкының Иделгә чыгу мөмкинлеге булачак. Елга портыннан алып Кулагин урамына кадәр булган тарихи территорияне «Новая Портовая» проекты буенча төзекләндерәчәкләр.

Бу урын тарихи әһәмияткә ия. Иске татар бистәсе булып сакланган урында 18-19нчы гасырда милли үзаң хөкем сөрсә, узган гасыр урталарында монда сәнәгать гөрләгән.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Яңалиф» дип аталган беренче торак комплексын төзи башлаган «СМУ-88» компанияләр төркеме, әлеге территориянең үсеше турында фикер алышу өчен, Казан шәһәр берләшмәләре белән очрашулар оештыра. «СМУ-88» оештырган беренче очрашу нәкъ менә Казан һәм Яңа татар бистәсе тарихын саклауга битараф булмаган кешеләр белән узды. «СМУ-88» директоры Наил Галиев һәм Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина киләчәктә Идел ярына үсеп чыгачак «яңа Казан»ның проекты белән таныштырды.

 

Фото: © проект презентациясеннән кадрлар

Казанның тарихи, мәдәни һәм социаль яңарыш кичерәчәк урынының проекты турында сөйләшүдә Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Марсель Вәлиуллин, Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗәни исемендәге институты директоры Радик Салихов, Казан шәһәре башкарма комитетының туризмны үстерү буенча комитет директоры Дарья Санникова, Россия ислам институтының теология факультеты деканы Роберт Шәнгәрәев, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов, «Иске шәһәр» префекты вазифаларын башкаручы Нияз Усманов, Иске татар бистәсендә яшәүчеләр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр һәм татар җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Бу территориягә аерым мөнәсәбәт»

Идел елгасы ярдәмендә Казан сәүдә үзәгенә әйләнгән. Гомумән, елга – һәрвакыт туендыру функцияләрен үтәүче. Шуңа күрә дә елга янында урнашкан шәһәрләргә һәрвакыт аерым мөнәсәбәт булган. Идел буен төзекләндерүгә алыну да шуның хакта сөйли. Шундый ук порт һәм яр буйларын Копенгаген, Роттердам кебек шәһәрләрдә дә күреп була. Ул шәһәрләрдә портларга яңа сулыш өрелгән.

 

Фото: © Владимир Васильев

Дөньяда порт территорияләренә аерым мөнәсәбәт. Европада да, Америкада да мондый депрессив территорияләр яңадан карала, үзгәртелә, күп төрле функцияләр белән баетыла, яр буйлары төзелә. Портлар – төзүчеләрне дә, архитекторларны да, инвесторларны ныклап кызыксындыра торган территорияләр, – ди Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.

 

Фото: © Владимир Васильев

Елга порты территориясен реновацияләү Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов идеясе белән башланып киткән. 2022 елның сентябрендә Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин төзелеш эшләренә старт бирде. «Шәһәр хөкүмәте күптәннән бу территориянең үзенчәлекле итеп үзгәрергә тиешлеген әйтәләр иде. Чөнки ул Идел суы белән юыла, аның дәрәҗәсе дә башкача. Шуңа күрә бу территориягә мөнәсәбәт тә башкача югарылыкта. Бу – шәһәрнең генераль планында язылган», – диде Илсөяр Төхвәтуллина.

 

Фото: © Владимир Васильев

Шул көннән алып Идел ярын яңарта башладылар. «Локомотив» ягыннан караганда да яр буенда төзелеш эшләре барганын аңлап була.

Барлыгы 287 гектар җирдә торак комплекслары, уку йортлары, парк, скверлар, ачык китапханә, күргәзмәләр, бизнес оешмалар, урбанистика үзәге, мәдәни үзәк, яхта, көймәләр өчен мариналар булачак. Идел ярында 12 чакрымлык яр буе төзеләчәк. Территориядә боҗра буенча электробуслар хәрәкәте дә күзаллана. Кыскасы, бу проект буенча «Казан – суда урнашкан шәһәр» исеменә дә лаек булачак.

Архитекторлар әйтүенчә, «Яңа Портовая» кебек проект Россиядә башка юк. Әлеге территория торак, җәмгыять һәм мәдәни функцияләрне үтәүче симбиоз булачак.

 

Фото: © проект презентациясеннән кадрлар

Элеватор урынына – уку йорты, зират янында – мәдәни үзәк

Яр буенда күренгән иң беренче тарихи объект – ул порт элеваторы. Казан элеваторы дөньядагы иң зур элеваторларның берсе булган. Аның 50 мең тонна ашлык сыйдырышлы беренче корпусларын 1956 елда төзи башлыйлар. 1976да – икенче, 1978 елда 30шар мең ашлык сыйдырышлы силос секцияләре төзелә.

Коточкыч зур бинаны яңа проект кысаларында да саклап калачаклар. «Без элеваторны саклап калуга ышанабыз һәм ул бинада дөнья дәрәҗәсендәге уку йорты ачарга хыялланабыз», – диде Илсөяр Төхвәтуллина.

 

Фото: © Владимир Васильев

Советлар заманының кайтавазы булып калган берничә кранны да тарихи объект буларак калдырырга телиләр. Монда шулай ук башка төрле арт-объектлар да урын алачак.

Тик төп максат һәм бурыч – татарлыкны саклап калу. Ни дисәк тә, Иске татар бистәсе урнашкан урында үзенең тарихи кодын югалтырга тиеш түгел. Шуңа күрә дә «СМУ-88» оештырган очрашуларның иң беренчесендә милли мәдәниятне төзелештә ничек күрсәтеп булуы турында сүз барды.

 

Фото: © проект презентациясеннән кадрлар

Мәсәлән, беренче каты төзелә башлаган беренче торак комплексын «Яңалиф» дип атаганнар. Бу хакта СМУ-88 компанияләр төркеменең генераль директоры Наил Галиев әйтте. «Яңалиф» – «яңа имла», «татарча алфавит» дигәнне аңлатучы термин, ул узган гасырның 20нче елларына карый.

 

Фото: © проект кадрлары

Шуңа өстәп, Илсөяр Төхвәтуллин Яңа татар бистәсе зираты янында мәдәни үзәк булдыру идеясен дә әйтте. «Бу урында мәдәни үзәк төзелер дип уйлыйбыз. Бәлки Конгресс-холл да булыр», – диде Илсөяр Төхвәтуллина.

Зиратны матурлау идеясе турында ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗәни исемендәге институты директоры Радик Салихов та үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, яңарту булган очракта, иң беренче зиратны рәткә кертергә кирәк.

 

Фото: © Владимир Васильев

Бу проект белән безнең шәһәрнең яңа тарихы языла башлаячак. Иң беренче чиратта зиратны рәткә кертергә кирәк. Чөнки ул – уникаль зират, андый урын бүтән бер җирдә дә юк. Ул зиратта – бөтен татар интеллигенциясе.

Бу территория күп еллар сәнәгать, складлар зонасыннан торды. Казан гомер-гомергә порт шәһәре булган. Аның елга капкалары бөтен дөньяга дан казанган булган. Чөнки моннан Бөек Болгар юлы үткән. Шуның аркасында безнең шәһәр сәүдә үзәгенә әйләнгән, – диде Радик Салихов.

 

Фото: © проект презентациясеннән кадрлар

Галим фикеренчә, бистәгә яңа сулыш өргәндә аның тарихын да онытмаска кирәк. Ул проектта танылган татарларның исемен мәңгеләштерүне кертергә кирәклеген әйтте.

Татар бистәсенең архитектурасы бөтенләй сакланмаган диярлек. Ул Советлар заманында ук юк ителгән. Аллага шөкер, борынгы мәчетләребез исән калган. Әлбәттә, иске белән яңаны берләштереп булмый. Минемчә, без топонимик сәясәт ягыннан карарга һәм бистәдә яшәгән данлыклы кешеләрнең исемен мәңгеләштерергә тиеш. Мәсәлән, Габделнасыйр Курсави, Әмирхановлар династиясе, күп кенә эшмәкәрләрнең династияләре. Шул ук вакытта без татар бистәсенең аристократлар бистәсе булмавын да онытмаска тиеш. Бу – гади эшчеләр бистәсе булган тыйнак урын. Шулай ук татар бистәсе – дин белеме үзәге дә, – дип билгеләп үтте Радик Салихов.

Илсөяр Төхвәтуллина үзәк урамнарның исемнәре инде билгеле булуын әйтте. Шулай ул калган урамнарга исем сайлауда ярдәм сорады. Алар күренекле шәхесләрнең исемнәрен һәм тарихи контекстны чагылдырырга тиеш.

 

Фото: © проект презентациясеннән кадрлар

Иделгә ачык юл

Очрашуда татар бистәсендә гомер итүче Наҗия апа белән Рушан абый Шәмсетдиновлар һәм Әнвәр абый Биктимеров та килгән иде. «Идел буенда яшәп, су керү мөмкинлеге юк», – диде Рушан абый. Алар балачак елларын искә алып, Иделгә су коенырга килүләре турында әйтеп үттеләр. Рушан абый яр буенда шәһәрнең җәмәгать пляжын торгызуны сорады. 

Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның улы Александр Девятаев та Идел буенда үткән балачагын искә алды. Сүз уңаеннан, очрашуда бу урында Михаил Девятаевның истәлеген мәңгеләштерү буенча да сүз барды.

«Идел – безнең байлык. Мәскәү, Санкт-Петербургларда яр буена төшеп, суга кагылып була. Казанда андый мөмкинлек тә юк», – диде Александр Девятаев.

Илсөяр Төхвәтуллина исә Идел буенда махсус пляж һәм су коену урыннары булачагын әйтте. Димәк, ниһаять, Казан халкына Идел елгасы да ачылачак. Архитекторлар әйтүенчә, бу урыннан Казан үзәгенә җәяү барып булачак.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Яхшы чапкан атны кыйнамыйлар»

Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Казанны матурлатучыларга тирән рәхмәтен белдерде. «Яхшы чапкан атны кыйнамыйлар», – диде хәзрәт.

Мин үзем Савин районында туып-үстем. Бөтен балачакны хәзерге Гаилә үзәге янындагы пляжда, яр буенда үткәрдем. Хәзер инде Савин да ничек үзгәреп бетте. Ә бу территория Савиннан да аерылып торачак. Яхшы чапкан атны кыйнамыйлар. Мондый проектларны бары күтәреп алырга кирәк. Без һәрвакыт дога кылып торырбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә ярдәмен бирсен, – диде ул.

 

Фото: © Владимир Васильев

Якынча 10 ел эчендә Идел буе территориясендә зур үзгәрешләр көтелә. Яңа йортлар, уку урыннары, мәдәни үзәкләр һәм Казанның кабат Идел белән тоташуы. Хәерле булсын!

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 июнь 2023
    Исемсез
    Татарлык шул Яңа әлиф дигән исемдә генә калмаса ярый инде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100