Егерме ел элек шушы авылга нигез корасың, дисәләр, һич ышанмас иде Илфат. Шушы тирә авыллардан сөт ташыды ул кайчандыр. Дөресрәге, колхоз сөтен ташыды. Маллар күп иде ул елларда. Авылларда техника сирәк булганлыктан, районга килүче сөт машинасын көтеп кенә торалар. Хәтерли әле, авыл башындагы Гатифә әби бер атна алдан белешеп куя иде. Ай саен бара ул районга. Чатнама салкынмы, челлә җәйме, аңа барыбер. «Район күреп кайтам әле», – дип юлга чыга. Кадак, көрәк ише кирәк-яраклар җыеп, Илфатның машинасына салып калдыра. Район белән аларның авыл арасы өч чакрым. Күп вакытта җәяү дә кайтырга туры килгәндер Гатифә әбигә. Кайтыр юлда Илфат булмый бит, сөт иртәнге якта җыелып бетә.
Кичтән машинага куеп калдырган әйберләрне әбигә китергәндә Гатифә карчык капка төбенә чыгып баскан була инде. Сөт ташучы машина бик иртә килә авылларга. Гатифә карчык аннан да иртә уяна күрәсең. Зәңгәр капкалы йорт каршындагы эскәмиядә көтеп утырыр иде ул аны.
Ни өчен ялгыз булуы белән бер дә кызыксынмады Илфат. Аерылып ялгыз калганмы, кияүгә чыкмаганмы, ник ялгыз икән бу апа, дип уйлый иде дә, төпченми иде. Олы яшьтәге кешенең ялгызлыгы нигә инде бер белмәгән ир-атка. Ярдәм кирәкмиме, дип сораган көннәре булды. Бер язда дусты Рәшит белән килеп, язгы су җимергән мунча нигезен рәтләп киттеләр. Шуннан тыш, әллә ни ярдәме булмады. Әби ярдәм сорамады. Авылдашлары, күрше-тирәләре дә булышып яшәгәндер. Нурлы, кешегә ипле карчык иде ул. Мунча нигезен дә, күршеләренең нәкъ шул чакта вакытлары булмаганга гына чит кешегә әйткәндер.
Шуны төгәл хәтерли Илфат. Мунча нигезен ясаганда Гатифә әби әллә шаяртып, үземә булсын, дип яхшылап эшлә энем, хакыннан тормам, дигән иде.
Дусты белән сөйләштеләр дә, бер тиен дә акча алмадылар әбидән. Ул елларда авылларда андый хезмәтләр «почти» бушка эшләнде.
Колхозларда хезмәт хакы бирүдә тоткарлыклар башлангач, Илфат шәһәргә китте. Яшь булса да тормыш итәм, булдырам, дип йөрде. Үскәндә үк әти-әнисеннән акча сорарга оялды. Беренче велосипедны да башка малайларга әтиләре алып бирде. Илфатның әтисенең дә сәпид алырлык кына мөмкинлеге бар иде. Әмма, малай беренче сәпидне үзе җәй көне көтү көтеп алды. Менә шуннан акча эшләү һәм үзең теләгәннне сатып алу хисен кичерергә өйрәнде. Чаллыга эшкә киткәч тә бер урында гына эшләмәде. Белемгә сәләте булса да, укырга теләмәде. «Көне буе өстәл артында дәрес тыңлап утырырга нервым чыдамый», – дип көлдерә иде бик укырга кыстаганнарны.
Көне-төне эшкә чумды ул. Шәһәр читендә йорт төзергә хыялланды. Шул хыялларына якынаю өчен бер генә минутын да бушка уздырасы килмәде. Шәһәрдә кулы эш белгән кешегә эш табуы кыен түгел. Элек-электән шулай. Ял көннәрендә су кранын ремонтлау кебек шабашка чыксаң да файда.
Көндез төзелешнең иң куәтле техникасында –кранда эшләде. Кичләрен вак-төяк ремонтка йөрде. Машиналар ремонтларга да өйрәнде. Өйдә бик сирәк булды. Менә шул өенә кунарга гына кайту хатынына ошап җитмәде. «Син эшеңә өйләнгәнсең, миңа түгел», – дип тавыш чыгаргалады да, көннәрдән бер көнне хыянәте дә билгеле булды хатынының.
Кеше сүзенә ышанмаса да, хатынының Илфатның ике туган энекәше белән үбешүләрен күргәч, бер кат киемен алды да чыгып китте ир. Ул чакта тулай торакта яшиләр иде. Илфат икенче тулай торакка күченде. Берничә ай туганнары алдында читенсенеп йөрде. Күңеле төшеп, аракыга ябышкан вакытта карт әбисе киңәш бирде. «Хатын хыянәте өчен ник син ояласың, ул оялсын. Аракыны башка кулыңа аласы булма, аңа үч итеп, матур итеп яшә. Ник Илфатка хыянәт иттем, дип ул хатынга үкенерлек булсын», – диде.
Менә шушы сүз «уятып» җибәрдеме ирне, шул көннән бирле бер тамчы да аракы эчмәде ул. Хәтта эчкән кешедән исе килсә, ул тирәдән китү җаен карады. Тәртипле ир булганга кияүгә чыкмаган кызлар, тол калган яшь хатыннарны да димләп карадылар үзенә, күңеле тартмады. Күңелен, тормышын йорт булдыруга багышлады. Шәһәрдән ерак түгел генә җир сатып алды, артык зур булмаган йорт җиткереп чыкты. Ул елларда йортларны хәзерге кебек катлы-катлы итеп, клуб кадәр төземиләр иде. Йортның эчке эшләре, мунча төзисе калса да, үз почмагым, диеп күченә торды.
Тулай торакта яшәгәндә күңелен эшкә багышласа да, йортына күченгәч ялгызлык үзен сиздерде. Тулай торакта шау-шу, тирә ягыңда төрле кеше бар. Әбиләр дә, яшьләр дә. Кайчакта сөйләшеп алырга ирләр дә дигәндәй. Ә йортта бер үзең икәнлеге сизелә. Аннары яшь барган саен ялгызың әллә ничек. Балалар үстерәсе килә.
Менә шундый хыяллар белән яшәгән көннәрдә Рузиләне очратты. Кибеттә сатучы булып эшләүче шомырт күзле кыз чаялыгы белән үзенә каратты да куйды. Авылдан Илфатның бәхетенә килгән кебек тойды ул кызны. Утыз яшендә кабат өйләнде. Уллары Марат туды. Бер бәхетсез гел бәхетсез дигәндәй, Марат мәктәпкә укырга кергәч, Рузилә нык үзгәрде. Иреннән гел гаеп эзли башлады. Йә ашавы ошамый, йә йөреше, йә киеме. Күлмәкнең шакмаклысын кисәң, сызыклысын ки, ди. Сызыклысын кисәң, бүген һава торышы андый күлмәк кия торган түгел, зәңгәрен ки, ди. Югыйсә, кием-салымны хатын гел үзе сатып ала. Илфатның кием сатып алырга «вкус»ы да, вакыты да юк. Гел эш тә, эш. Эштән кайткач табын янына да утырырга кыенсына башлады Илфат. «Авызыңны шапылдатып ашыйсың, итне күп ашыйсың, шуңа симерәсең...», – ди. Бер әкәмәт бәйләнчеккә әйләнде хатыны.
Апасына сөйләгәч, бозык бу, күрәзәчегә барып карале, дип киңәш итте. Ир кешеме инде күрәзәче артыннан йөри. Җитмәсә, бер дусты хәйран гына акчалы эш тәкъдим итә Илфатка. Хатын да миннән ял итер, акчасы да шәп, дип тәвәккәлли Илфат ерак юлларга йөрүне. Нәкъ уйлаганча килеп чыга. Атналар буе юлларда йөреп кайткан ирен елмаеп каршы ала Рузилә. Биеп кенә йөри янында. Әмма, Илфат юлларга йөри башлагач ярты ел вакыт уздымы-юкмы, хатынының хыянәт итүен белеп ала. Ир эштән кайтып керүенә, үз йортында хатынын эшендәге товар ташучы ир белән тота. Ике шәрә кеше күргәч, чыгып ук йөгерә Илфат.
Ярсудан кул күтәрмәгәненә үзе дә аптырый. Ярый әле, тыелып кала алдым, дип шөкер итә. Соңыннан аңлашу, хатынының үзен акларга тырышулары, күз яшьләре, сүгенү, өстәл сугулар була, булмый калмый. Әмма, кул күтәрүләр, хыянәтен күреп кыйнаулардан тыелып кала ир.
Шушы хәлләрдән соң хатын-кыздан тәмам күңеле кайта Илфатның. Үзе төзеп чыккан йортында ямь, баласында гаме калмый. Бар дөньясын ташлый да чыгып китә. Бу юлы тулай торакка түгел. Яшәве дә, эшләве дә шул йөк машинасында. Менә шулай кырык ике яшендә икенче кабат хыянәт ачысын кичерә Илфат. Хатынының хыянәтендә үзен дә гаепли. Хатынына бирәсе игътибарны эшенә багышлагач шулай килеп чыкты, дип үзен битәрләп куйган чаклары да бар.
Һәр кадагын үзе суккан, хәләл көче кергән йортына борылып та карыйсы килми ирнең. «Йортыңны бүлешергә кирәк. Күпме саулыгыңны бетереп төзегән йорт бит ул», – дисәләр дә, вакланмый ир. Малае үсеп килә бит. Үскәч үзе аңлар, дип йортка кагылмый. Улы белән аралашуны өзми, ярдәм итеп яши. Үзе кабат тулай торакка күченә.
Хатын-кыздан тәмам күңеле кайткан ир илле биш яшенә кадәр тулай торакта гомер итә. Артык кием-салым алмый. Ерак юлларда йөк машинасында товар ташый. Эшенең юлда булуы да гаилә, хатын-кыз турында артыгын уйламаска ярдәм итә күрәсең. Бар тапкан акчасын җыеп бара.
Яшь барган саен җир тарта Илфатны. Авылда яшисе, үз ишегалдына чыгып күкрәк киереп сулыйсы, җиргә басып йөрисе килә. Менә шул уйдан шәһәрдән ерак түгел авылдан йорт эзли башлый. Риэлтор төрле авылларда йортлар тәкъдим итә.
Кайчандыр сөт ташыган авылда сатуга куелган йортны күреп, сөенеп тә куя. Таныш яклар бит бу, үз якларыбыз, дип тәвәккәлли егет.
Авылы гынамы соң, йорты да таныш булып чыга Илфатка. Кайчандыр үзе төзегән мунчасын көздән калган кеше буе әрекмәннәр арасыннан шунда ук танып ала.
Гатифә әби киләчәкне сизгән диярсең. «Үземә булсын», – дип яхшылап эшлә дигән иде кайчандыр.
Йортның документ эшләрен төгәлләгәч ныклап торып нигезен яңартырга алына Илфат. Җыеп барган акчалары да ярап куя. Бер ел эчендә йортны төзекләндереп, капка-койманы яңарта. Тавыклар өчен генә сарай төзи.
Шундый мәшәкатьләр белән йөргәндә Гатифә карчык төшенә керә Илфатның. Кулындагы носкиен бирә иргә. Үзе дәшми. Нигезенә кайтканга ризадыр инде, дип уйлый ир. Өч тапкыр керә шулай. Бер үк төрле төшне еш күрә башлагач, күршесенә сөйли.
– Өйләнергә әйтә бу сиңа. Менә минем кыз кияүгә чыгар алдыннан төшендә гел аяк киеме, я носки кигәнемне күрәм, дия иде, – дип киңәш бирә.
Хатын-кыздан күңеле бизгән Илфат кулын селтәп китеп кенә бара. Аның саен күршесе артыннан калмый.
– Кара, син моны миңа юкка гына сөйләмәгәнеңдер. Әйдә хатын эзлик без сиңа. Ерак та барасы түгел. Минем балдыз шәһәрдә яши. Ике бүлмәле фатирда, малае өйләнде. Акыллы хатын ул, курыкма. Бөтен кеше дә бер төсле булмый. Тыныч кеше булса кияүгә чыгар идем, ди. Алып кайт син аны. Ике ялгыз ике җирдә ике казан асканчы бер казан асарсыз, – дип елмая күршесе.
Илфат ә, җә, дип ык-мык торганчы, күршесе балдызына шалтыратып, телефон трубкасын Илфатка тоттырып та куйды. Сөйләшеп киттеләр. Таныштылар, кавыштылар. Ялгыз әбинең нигезен гөрләтеп яшәп киттеләр узган җәй.
Илфат күргән төшен сөйләп бирде. Өч тапкыр бер үк төш күрүенә гаҗәпләнде. Көннәренә кадәр хәтерли булып чыкты Илфат. Ә көннәре, Фәүзия тормышына кагылган. Илфатка беренче төш кергән көнне Фәүзиянең ире үлгән. Икенче төш күргән көнендә килене, улы белән сүзгә килешеп, акыллы ир булса кияүгә чыгар идем, дип төнге намазда теләк теләгән. Өченчесендә инде җизнәсе, сиңа кияү таптым, дип шалтыраткан.
Язмыштырмы, ялгыштырмы. Бүген алар бәхетле. Ялгыш кына булмасын.
Әйтерсең аларны ташландык нигез кавыштырды. Ялгыз карчык нигезе дә рәхмәт әйтә кебек.