Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Нигә башкалардан аерылып торам дип кимсенә идем?" 14 ел тышкы сидек куыгы белән яшәгән кызга Татарстан табиблары операция ясаган

14 яшьлек Алинәнең (исеме үзгәртелгән) интегүләренә тиздән нокта куелыр дип ышанасы килә. Тумыштан килгән тайпылыштан котылу өчен кызчык зур дәвалану юлына аяк баскан. Операциянең беренчесе артта калды, бераздан аңа тагын бер операция кичерергә туры киләчәк.

news_top_970_100
"Нигә башкалардан аерылып торам дип кимсенә идем?" 14 ел тышкы сидек куыгы белән яшәгән кызга Татарстан табиблары операция ясаган

Эш шунда ки: Алинә 14 ел тышкы сидек куыгы белән яшәгән. Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары аны шушы газаптан коткару өчен уникаль операция ясаган.

  • Экстрофия - сидек куыгының тумыштан зәгыйфьлеге. Бу очракта сидек куыгы эчтә түгел, ә тышта калган була. Алинә дә шушы авыруга дучар булып дөньяга килә. Әйтергә кирәк, бу чир малайларда да, кызларда да булырга мөмкин, тик кызларда алты тапкыр сирәгрәк очрый. Бу патология шулкадәр сирәк ки, Интернетта шушы темага мәгълүмат эзләсәң дә, кызларда экстрофияне дәвалау буенча 30лап язма гына табыла.

Гадәттә, мондый диагноз куелган балаларга операция бик нәни вакытында ясала. Иң соң дигәне 3 яшь булырга мөмкин. Ә бу очракта пациенткага 14 яшь булган. Операциянең уникальлеге дә нәкъ менә шунда.

Алты сәгатьлек операция

Республика балалар клиник хастаханәсе профессоры, уролог-андролог, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар уролог-андрологы Наил Әкрамов бу операциядә мультидисциплинар эш алымы кулланылганын әйтә.

- Иң элек, травматология бүлеге белгечләре пациенткага республикада эшләнгән махсус аппарат куйды. Пациентыбыз шушы аппарат белән 1,5 ай йөрде. Нәтиҗәдә, сөякләр арасында аралык элек 11 см булса, хәзер 1,5 см га калды. Табиблар белән киңәшеп, сидек куыгын томалап, анда муентык ясау карарына килдек. Операция алты сәгать дәвам итте. Без, табиблар командасы, алгы корсак куышлыгына пластика ясадык, мускулларны тоташтырдык, ләкин әле алга таба тагын бер операция кирәк булачак, чөнки бер операция белән генә төзәтерлек әйберләр түгел бу. Без барысы да яхшы булыр дип фаразлыйбыз, - ди табиб.

Алинәгә шушы операцияне ясату, күрәсең, хәзер генә насыйп булган. Югыйсә, моңа кадәр дә әнисе хастаханәгә берничә тапкыр алып килеп, операция ясатырга талпынган булганнар, тик һаман да нинди дә булса киртәләр чыгып торган.

- Төрле сәбәпләр аркасында операция һаман кичектерелеп килде. 4 яшьтә яттым, операция алдыннан температура 40 ка кадәр күтәрелде дә, операцияне ясамыйча калдылар. 8 яшьтә кабат шул булды. 11 яшьтә бер ниятләгән идек - табибның чит илдә командировкада чагы иде. Аннары гаиләдә башка мәшәкатьләр... Менә 14 яшьтә, ниһаять, шушы операцияне ясадылар, - ди ул.

"Башка балалардан аерылып торуыма уңайсызлана идем"

Алинә 14 ел буе өстендәге шушы "йөк" белән яшәвенең читенлекләрен яшерми. Ник дисәң, шуның аркасында яшьтәшләре белән бергә укудан да мәхрүм булган бит ул.

- Бу авыру белән 14 ел яшәдем. Читен иде. Нигә башкалардан аерылып торам, дип кимсенә идем. Шул уй баштан чыкмады. Шушы авыруым аркасында өйдә укыдым, ләкин гел өйдә генә яту күңелсез, туйдыра, шуңа күрә ара-тирә мәктәпкә дә барып килгәли идем. Анда баргач, ни дисәң дә, башка балаларга карагач, кимсенү хисе тагы да көчәя иде кебек. Уңайсызлана идем. Дөрес, яшьтәшләрем бу хакта белми дә иде инде, - ди Алинә.

Алинәнең бүген рәхмәтләре чиксез.

- Мин, ниһаять, операция ясалганына, кече йомышымны үтәр өчен үзем бәдрәфкә йөри алуыма сөенәм. Бүтән памперслар куясы булмавына шатланам. Барлык операцияләр ясалып беткәч, мәктәпне тәмамлагач, көллияткә керергә теләгем бар. Наил Рамилевич Әкрамовка мин бик рәхмәтле, операция бик уңышлы узды. Ул үз эшенең остасы, пациентларга мөнәсәбәте әйтеп бетергесез яхшы. Ул бик игътибарлы, үзеңне ничек хис итәсең, дип нечкәлекләренә кадәр гел сорап торды. Мине дәвалаган табиб Айдар Камилевич Закировка да бик рәхмәтлемен, - дип сөенә Алинә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100