«Ничек яшәргә икәнен гамәле белән аңлатып китте»: Кәрим Габидуллинны соңгы юлга озаттылар
Бүген Казанның «Ризван» мәчетендә «Казан утлары» ансамбле җитәкчесе, Әлфия Авзалованың сәхнәдәш дусты, Татарстанның атказанган артисты Кәрим (Кәримулла) Габидуллинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасименә гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре җыелган иде. «Интертат» хәбәрчесе хушлашудан репортаж тәкъдим итә.

Кәрим Габидуллин музыкант буларак эшчәнлеген 1963 елда Казан химия-технология институтына укырга кергәч башлый. Студент елларында Киров исемендәге мәдәният йортының джаз-оркестрында шөгыльләнә. Аннары Казан консерваториясе студентларының «Каравелла» вокаль-инструменталь ансамбле составында республика районнары һәм Идел буе шәһәрләре буйлап гастрольләргә йөри.
Соңрак бу коллектив тулы составта Черновцы (Украинада урнашкан шәһәр – автор иск.) шәһәренә күченә, һәм «Червона Рута» төркеме оештырыла, ә солистка София Ротару була. Әмма Кәрим Габидуллинга, укуын тәмамлау һәм инженер-механик дипломын алу өчен, Казанга кайтырга туры килә.
1969 елда аңа ГабдуллаТукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Әлфия Авзалованың иҗат коллективында музыкант булып эшләргә тәкъдим итәләр. 1973 елдан ул Әлфия Авзалова белән чыгыш ясаган «Казан утлары» инструменталь ансамбленең музыкаль җитәкчесе була һәм 2000 елга кадәр, 31 ел дәвамында, филармониянең эстрада-концерт бүлегендә эшли.
«Кәрим абый кебек яши белергә кирәк»
«Ризван» мәчете имам-хатыйбы Алан хәзрәт Панарин озатырга килүчеләргә вәгазь сөйләде һәм мәрхүм турында истәлекләре белән уртаклашты.
Бу дөньяга килдек икән, аны калдыру вакыты да җитәчәк. Беребез дә мәңгелеккә килми. Бүген Кәрим бабаебызга шушы вакыт килеп җитте. Авыру да, яшь тә түгел, ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнелгән вакыт җитте. Дөньялыкка килгәндә үк Аллаһы Тәгалә һәрберебезнең маңгайларына яшәү вакыты күрсәтелгән тап куя. Һәм үлем фәрештәсе көн саен 3 мәртәбә вакытның җитү-җитмәвен карап китә. Бу – безгә гомернең чиклелеген искә төшереп тору чарасы.
Иң мөһиме – китү түгел, ә Аллаһы Тәгалә хозурына нәрсә белән кайту. Аллаһы Тәгалә бездән: «Нинди аяк киеме кидең, нәрсә ашадың? дип сорамас, «Ахирәтең өчен нәрсә алып кайттың?» дип сораячак. Кәрим абыйның шушы халәте безнең өчен үрнәк булып тора.
«Кәрим абыйны бик яхшы белә идем», – дип әйтә алмыйм, әмма без таныш идек. Ул минем күңелемдә бик ачык йөзле һәм киң күңелле кеше буларак истә калды. Гел миңа үзенең фотоаппаратындагы фотоларны күрсәтеп, аларның һәрберсенә бәя бирә-бирә сөйли иде. Ягъни ул ниндидер үзенең дөньясында торды. Аның кебек яши белергә кирәк. Кешенең проблемасы булмаса да, чыраенда «проблема бар» дип язылган, ә ул һәрвакыт күтәренке кәеф белән яши белде, – дип сөйләде хәзрәт.
«Белемле, эрудицияле кеше иде»
Аннан артистның якын дусты, хәзерге вакытта Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбле администраторы булып эшләүче Хәйдәр Сафин сөйләде.
Кәрим дус белән без бик күптәннән таныш. Кыска гына вакыт өчен «гасыр» терминын да кулланырга була. 1974 елны без аның белән бергә юлга чыгып киткән идек һәм бик озак вакытлар бергә эшләдек. Аның белән матур мизгелләр күп булды. Белемле, югары эрудицияле, төрле өлкәләрдә мәгълүматы булган кеше иде ул, – диде мәрхүмнең дусты.
«48 ел үтте дә китте, сизми дә калдым бугай»
Соңгы елда Кәрим Габдуллин авырый, өйдән дә чыгып йөрми. Бу хакта тормыш иптәше, шулай ук озак еллар Әлфия Авзалованың концерт бригадасында җырлаучы Сания ханым «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.
Соңгы көннәрендә аңа авыррак булды. 1 ел ул авырды, беркая чыкмый иде. Без бер-беребезне карап тордык. Үләр алдыннан, ул 1 көн генә урын өстендә ятты һәм шулай китеп тә барды, – диде ул.
Шулай ук Сания ханым аның белән бик бәхетле гомер кичерүен, бер-берсен бик яратып һәм хөрмәт итеп яшәүләрен дә искә алды.
Бергә 48 ел яшәдек. Шул 48 ел үтте дә китте, мин сизми дә калдым бугай. Без бик күңелле, тату яшәдек. Ул гаиләсен, мине, балабызны бик яратты. Мин аны сиздем. Аның белән гомер кичерү миңа бик җиңел булды, ул янымда булганда, бер авырлык та күрмәдем мин, – дип, авыр булса да, шат йөз белән сөйләде.
«Әни белән бер-берсен хөрмәт итеп, дус булып яшәделәр»
Әлфия Авзалова белән Кәрим Габидуллинны иҗат кына бәйләми, алар бик якын дуслар да булган. Аны соңгы юлга озатырга Әлфия Авзалованың ике кызы да килгән иде.
Кәримнең китүе – безнең гаилә өчен бик зур кайгы, чөнки гомер буе бергә булдык. Мин бәләкәй чактан ук Кәрим белән бергә үстем, ул минем кияүгә чыкканы да күрде – бөтен гомерем аның күз алдында үтте.
Ә иң мөһиме: ул әни белән бергә бик озак еллар хезмәт итте. Әни, гастрольләрдән кайткач, бер көн өйдә тора да шул ук кич: «Кәрим, Сания, сез өйдәме? Мин хәзер сезгә киләм», – дип шалтырата иде. Алар шул кадәр бер-берсен хөрмәт итеп, кадерләп, дус булып яшәделәр, – дип искә алды ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы Әлфия Авзалованың кызы һәм аның иҗатын саклау һәм үстерү Фонды президенты Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.
«Беркайчан да, беркемне дә начар сүз белән телгә алмады»
Кәрим Габдуллины соңгы юлга озатырга Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән дә шактый кеше килгән иде. Филармония җитәкчесе Кадим Нуруллин да мәрхүм турында хатирәләрен уртаклашты.
Бүген 2 бәйрәм билгеләп үтелә: беренчесе – Өлкәннәр көне булса, икенчесе – Музыка көне. Кәрим абыйның безнең арадан китүе дә тулы бер җыр булып тора безгә. Ул безгә җыры һәм гамәлләре аша ничек яшәргә кирәклеген, нинди булырга кирәклеген аңлатып китте. Икенче дөньяда ул, һичшиксез, җәннәттә була торган кеше, чөнки Кәрим абыйның беркайчан да, беркемне дә начар сүз белән телгә алганы булмады. Ул һәрвакытта көләч булды. Без аның янына тартылдык, аның белән күрешәсе, туктап сөйләшәсе килә иде, чөнки ул энергия бирә торган кеше булды, – диде ул.
«Исән чакта, без Кәримне онытмабыз»
Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов шулай ук Кәрим Габидуллин белән бергә гастрольләргә йөрүе турында сөйләде.
Ул ачык күңелле булды. Беркайчан да бернәрсәдән дә зарланмады. Һәрвакыт кешегә яхшылык кына теләде. Әлеге сыйфатлары яшәү рәвешендә дә чагылды: рәхәт, күңелле яшәде, бернәрсәдә дә мохтаҗлык күрмәде. Соңгы елларда авырлыклар күргәндер, әлбәттә. Аның яшәү рәвеше барыбыз өчен дә үрнәк. Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше дә бар, радио-телевидениедә Әлфия Авзалова белән бергә эшләгән күпме язмалары саклана. Үзебез исән чакта, без Кәримне онытмабыз, – дип йомгаклады ул.
***
Соңыннан җеназа намазы укыдылар. Кәрим Габидуллин Казанның Тынычлык бистәсе зиратында җирләнде.