Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ничек шулай бик арзанга ял итәсез, дип шаккаталар»: машинада сәяхәт итүчеләрдән киңәшләр

Чаллыда яшәүче Илдар Госманов «Интертат»ка машинада сәяхәт итү нечкәлекләре һәм бюджетлы ял итү серләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
«Ничек шулай бик арзанга ял итәсез, дип шаккаталар»: машинада сәяхәт итүчеләрдән киңәшләр
Барлык фотолар да Илдар Госмановның шәхси архивыннан

Чаллыда яшәүче Госмановлар гаиләсе машинада сәяхәт итәргә ярата. Узган җәй 2 ай Төркиядә булсалар, быел гаилә ял итү өчен Кырым, Абхазия якларын сайлаган. Бу якларга путевка белән 10 көнгә бару да 150-200 мең сумнан ким булмаган вакытта, Госмановлар нибары 96 мең сум акча тотып, ял итеп кайткан. Машинада сәяхәт итү нечкәлекләре һәм бюджетлы ял итү серләре белән «Интертат»ка гаилә башлыгы Илдар Госманов уртаклашты.

Әлбәттә, бөтен кеше дә 1 яки 2 ай буе сәяхәт итә алмый. Ә Госмановларның андый мөмкинлеге бар. Чөнки Илдар да, аның тормышы иптәше Ләйсән дә – укытучылар. Кызлары Камилә белән Алсу да юлны җиңел кичерәләр. Дөньяга килгәннән бирле җәйләре машинада сәяхәт итеп уза.

Илдар, сез инде – тәҗрибәле сәяхәтчеләр. Ерак юлга чыгарга ничек әзерләнәсез?

Моннан 6 ел элек сәяхәтләребезне башлаганда, мин үземә Кара диңгез яр буйларын тулысынча әйләнеп чыгу максатын куйган идем. Моңа пандемия һәм махсус операция башлану гына бераз комачау итте. Сочидан Анапага кадәр өлешне, Кырымны без башка елларда узган идек инде. Былтыр, Грузия аша үтеп, Төркия якларында ял иттек. Быел исә янәдән Кырымга бардык һәм сәяхәтебезгә яңа маршрут – Абхазияне өстәдек. Шулай итеп, Кара диңгез яр буеның көньягын, төньягын һәм көнчыгышын тулысынча яптык, дип әйтә алабыз. Кызганыч, сәяси хәлләр аркасында, әлегә Кара диңгезнең көнбатыш өлешенә чыгу мөмкинлегебез юк.

Юлга ничек әзерләнәсез, дигәндә, әлбәттә инде, машинаны алдан яхшылап карыйм. Тормыш иптәшем Ләйсән – безнең штурман, ул барлык юлларны өйрәнеп куя. Сим-карта эшләмәсә дип, карталарны кәгазь вариантта да чыгартып ала. Күп урыннарда телефон элемтәсе дә, интернет та булмауга әзер торырга кирәк.

Юлга кузгалу мизгелләре

Кырым ярымутравында телефоннан сөйләшү роумингка күчә. Сим-карталарга роуминг куштыру кыйммәткә чыга. Барып җиткәч, «Волна» сим-картасын сатып алу отышлырак. Бу элемтә өчен түләү 14 көнгә – 600, 1 айга – 1 мең сум. Сөйләшү дә, интернет та чикләнмәгән.

Нинди шәһәрләрдә, нинди кызыклы урыннарда булдыгыз? Машина үз кулыгызда булгач, гадәти туристик маршрутлар белән генә йөрмәгәнсездер.

Кырымга барышлый Ростов-на-Дону, Темрюк шәһәрләренә кереп чыктык. Бу урыннарда, әле июнь башы булуга карамастан, халык бәрәңге ала иде. Икмәкләр җыеп алынган булуга да игътибар иттек. Кыскасы, бу якларда беренче уңышны әнә шул вакытларда ук җыеп алалар икән.

Кырымда без Ялта, Симферополь, Севастополь, Бахчасарай шәһәрләрендә булдык. Евпаториядән 10 чакрым ераклыктагы Заозерное поселогында 2021 елда танышкан дустыбыз Айрат абыйларда тукталдык. Корбан бәйрәме көнне аның белән Симферопольнең иң зур мәчетенә барып, күмәк гает намазын укыдык. Хәзрәт гает вәгазьләрен бик матурлап кырым-татарча алып барды. Мәчеттә Һиндстан, Пакыстан, Мисыр, Иорданиядән килгән бик күп мөселманнар белән танышып аралаштык.

Севастополь мәчетендә

Севастопольдә «35-я Береговая Батарея» музеена экскурсия бик кызыклы булды. Музейга экскурсия бушлай, ләкин 7 яше тулмаган балаларны анда кертмиләр. Җир асты музеена төштек. Бу – тыныч вакытта музей, ә атышлар башланган очракта, бомбадан саклану функциясен үти торган урын икән.

Севастопольдә җир асты музее

Черноморская шәһәреннән ерак булмаган Тарханкут борыны матур тәэсирләр калдырды. Бу – Кырымның халык иң аз яши торган урыннарының берсе. Биредә «Человек амфибия», «Пираты 20го века», «Герои нашего времени» кебек танылган фильмнар төшерелгән. Шулай ук биредә су асты музее – «Юлбашчылар аллеясы» урнашкан. Аны дайверлар бик яраталар.

Тарханкут борыны

Кызганыч, искиткеч матур урыннар булса да, сәяси хәлләр белән бәйле рәвештә, Тарханкутта инде 2 ел су коену тыела. Көнбатыш Кырымның күпчелек яр буйлары ябык.

Евпатория тирәсендәге тозлы һәм сазлы күлләрне сәяхәт кылдык. Анда дәвалану өчен бик күп кешеләр килә. Евпаториядә кызгылтрак төстәге күлләр дә бар. Без Сасык-Сиваш дигәненә бардык.Кырымнан соң Анапага юл тоттык. Без анда элегрәк тә бик яратып килә торган идек. Соңгы елларда Анапаның нык үсеш алуы сизелә. Ул яңара, матур йортлар төзелә.

Краснодар өлкәсендәге «Утриш» табигый тыюлыгын да күреп киттек. «Утриш»ның урманнары янгыннан соң кызганыч хәлдә. Аларны яңадан торгызу өчен, ким дигәндә, 150-200 ел кирәк булачак.

Новороссийск, Геленджикка да кердек. Сочида «Красная поляна», «Роза Хутор», Олимпиада булган урыннарда йөрдек һәм Абхазиягә кереп киттек.

Новороссийскта

Чикне узгач, Цандрипш шәһәрендә тукталдык. Шулай ук Гагра, Сухум шәһәрләрендә ял иттек.

Гагра яр буе

Данлыклы Рица күлен карадык. Анда керү билеты өлкәннәргә – 800 сум, 8-12 яшьлек балалар өчен – 200 сум.

Рица күле

Күлдән 15 минутлап машина белән өскә таба менгәч, Сталин дачасына барып чыгасың. Анда машина кую урыннары бар. Дачаның эчендә йөрү бушка, ләкин музеена керү түләүле.

Сталин дачасы

Шулай ук Сухум шәһәрендәге таулардан чыга торган кайнар чыганаклар бик ошады. Гомумән, Абхазиянең табигате бик матур, үзенчәлекле.

Дөньялар тыныч булмаган вакытта нәкъ менә Кырым якларына бару ничек куркытмады сезне?

Язмышыңа язылган икән, фаҗига өеңдә дә килеп чыгарга мөмкин. Без Кырымда 2022 елда да булган идек. Ул вакытта анда самолетлар да, вертолетлар да күп очты, Кырымны саклар өчен техника да күп керде. Бу юлы барганда да без андагы хәлләрне якынча күз алдына китереп бардык.

Кырым ярымутравы да, Кырым күпере дә бик нык саклана. Артык куркырлык әйбер юк дип әйтер идем. Дөрес, дроннарны бәреп төшерә торалар, без анда вакытта Севастополь пляжында шартлау да булды. Бу хәл кешеләрне бик куркытты. Шуның икенче көнендә безнең белән бергә Абхазия ягына 6 мең машина чыгып китте.

Гомумән, соңгы елларда Кырымда кеше саны бик нык кимегән. Җирле халык, тыныч булмау һәм туристлар аз килү сәбәпле, бизнесның да бик авыр баруына зарлана. Кырым яр буйларын гаскәр саклаганга, анда кеше бөтенләй юк диярлек. Мәсәлән, Тарханкут борынында катер белән диңгезгә чыгар өчен 10 кеше җыелганны безгә көне буе көтәргә туры килде.

Юллар ничегрәк? Бөкеләрдә утырырга туры килмәдеме?

Джубгадан соң бик каты серпантиннар башлана. Ул хәтәр юлларны без сәгатенә 40-60 чакрым тизлек белән генә үттек. Әлеге юлларны төнлә узу әйбәтрәк, көндез бөкеләр бик күп. Абхазия чиген узу өчен дә төнге вакытны сайлау кулай. Чиктә паспортларны, балаларның туу турында таныклыкларын һәм башка документларны тикшерәләр. Шуларны күрсәткәннән соң, әкрен генә Абхазиягә кереп китәсең.

Абхазиядәге серпантиннар

Бөкеләргә килгәндә, без Кырым күперен узганда 4 сәгатьне югалттык. Чөнки Абхазиягә чыгу көнебез Севастопольдә шартлау булганның икенче көненә туры килде. Алда әйтүемчә, без күперне Кырымнан Абхазиягә чыгучы 6 мең машина белән беррәттән уздык.

Чикне узып, Абхазиягә кереп барыш

Икенче тапкыр зур бөкедә Абхазиядән чыгып, Сочи серпантинына керер алдыннан утырдык. Анда 3 сәгать вакытыбыз югалды. Шуңа күрә Сочи серпантинына да төнлә керү яхшырак.

Абхазиягә кергәч, машинага страховка ясатырга туры киләчәк. Аның бәясе – 2 атнага 1 мең сум. Абхазиянең юллары бик яхшы дип әйтмәс идем. Юл кырыеннан чыгып очарга да була. Юл читләрендә – совет заманыннан калган «отбойник»лар. Машиналар бик кызу йөриләр, сак булырга кирәк. Адым саен каршыга сыерлар килеп чыга, алар да хәрәкәткә зур комачаулык ясый. Анда юл кагыйдәләрен сыерлар бик каты боза (көлә). Алар автовокзалда да, паркларда да, кыскасы, бөтен җирдә.

«Юл кагыйдәләрен сыерлар бик каты боза».

Абхазиядә тизлекне арттырырга ярамый, штрафлар зур. Конфликтларга кермәскә тырышыгыз, бөтен әйберне видеорегистраторга яздырып барыгыз. Биредә ришвәтчелек тә киң таралган, видеорегистратор язмасының үзеңнең дөрес икәнлегеңне исбатлау өчен дә кирәк булуы мөмкин.

Торак мәсәләсен алдан хәл иттегезме?

Торак мәсьәләсенә килгәндә, безнең беркайчан да кунакханәләрне алдан броньләгәнебез юк. Беренче тукталышыбыз Камышин шәһәрендә булды. Анда безнең кунакханә тотучы якын дусларыбыз бар. Алар – дөньяда бик аз калган езиды халкыннан. Алар безне ел саен кундырып, кунак итеп җибәрә. Без дә, үз чиратыбызда, аларга Татарстан күчтәнәчләре алып барабыз.

Кырымдагы кунакханәләргә дә алдан бронь ясамадык. Кайсы шәһәрдә тукталасыбыз килә, шунда кунакханә табып кундык. Ләкин ялыбызның күп өлешен Евпатория шәһәрендәге якын дустыбыз Айрат абыйларда үткәрдек. Ул безгә туганыбыздан да якынрак кешегә әверелде. Хәтта, 2021 елда Айрат абыйда әти-әни дә кунак булып кайткан иде (ул вакытта самолетлар оча иде әле). Без Айрат абый белән 2021 елда, шулай ук ялга килгәч, яр буенда танышкан идек. Ул үзе Актаныштан. Евпаториягә 2016 елда күченеп киткән. Заозерное поселегында берүзе салган йортта торып ята. Безне бик шатланып каршы алды.

Кырымның Черноморское районындагы Оленовка поселогында да кунарга туры килде. Бу якларда яр буендагы йортларны 1 тәүлеккә арендага алу 9 мең сум тора, диңгездән читтәрәкләрен 3 мең сум тирәсенә дә арендалап була.

Оленевка авылы, Черморск

Абхазиядә Цандрипш шәһәрендә авылдашларыбыз Сабирҗановлар гаиләсе белән бер кунакханәдә торып, ял иттек. Алар Калмыкия, Дагыстан, Чечня якларын машинада урап, аз гына алдан килеп урнашканнар иде. Гаграда да тормыш иптәшем ягыннан туганнарыбыз ял итә иде. Татарстанда күрешергә вакыт табып булмаса да, чит җирдә җае табылды. Олег абый да инде 20 ел машинада Кара диңгез якларына сәяхәт итә, безнең белән белгәннәрен дә уртаклаша.

Туганнар белән Гаграда

Шунысын да әйтергә кирәк: Абхазиядә 5 йолдызлы кунакханәләр юк. 4 йолдызлысы да Сухум, Гагра һәм тагын берничә шәһәрдә генә. Күпчелек кунакханәләр 3 йолдызлы. Алдана күрмәгез!

Бу якларга алдан торак броньләмичә килсәң дә, түбәсез калу куркынычы юк, димәк?

Кырым халкы сүзләренчә, дөньялар тыныч вакытта, туристларның, кунакханәләргә урнаша алмыйча, урамнарда аптырап йөргән вакытлары да булган. Хәзер исә тукталыр урын табу белән бер проблема да юк. Чөнки биредә туристлар саны 3 тапкыр кимегән.

Ә менә Сочи, Краснодар өлкәләрендә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Чөнки Кырымда тыныч булмагач, төп авырлык Абхазия ягына төшә.

Безнең курортларда бәяләр ничегрәк? Кафеларда туклану чама белән ничә сумга төшә?

Без бу сәяхәтебез вакытында юлдагы кафеларга тукталмаска килештек. Моның өчен барысын да алдан кайгыртып, үзебез белән газ плитәсе, өстәл, урындыклар, су, табак-савытлар һәм башка кирәк яраклар алган идек. Ялга барганда да, кайтканда да, юл читендә туктап, карабодай боткалары, пилмәннәр, тушенка белән токмачлар пешереп ашадык.

Ә курорт зоналарына килгәндә, Абхазиядә ашханәләрдә ашау очсызга төшә. Ашханәләрдә 1 кеше 250 сумга да ашап чыга ала. Ә инде кафеларда бәяләр кеше башына 600-800 сумнан башлана. Яр буенда ук урнашкан ашханәләрдә бәяләр кыйммәтрәк. Монда 1 кешегә төшке аш бәясе – 1 мең сум, ә кафеларда – 3 мең сум тирәсе.

Абхазиядә без Яңа Афон шәһәрендә булдык. Анда бөтен кеше белә торган бик матур шарлавык бар. Шул шарлавык янәшәсендәге кафеда артык кыймәт булмаган бәягә ашап чыгарга була. Мәсәлән, ул кафеда безнең 4 кешелек гаиләнең төшке ашы нибары 1600 сум булды. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, Абхазиядәге бөтен кафеларда да күрсәтелгән хезмәт өчен 10% өстәп алалар.

Шарлавык янында

Кырымда ашау бәяләре кыйммәтрәк. Диңгез буенда бер чизкейк белән каһвә эчеп алу өчен дә 1 кешегә 600 сум тирәсе акча калдырасың.

Евпатория яр буе кафеларында тәмле пешерәләр, аеруча мичтә пешерелгән пиццаны бик яратып ашадык.

Евпаториядәге кафе

Абхазиядә ризык бәяләренә килгәндә, самса, чебурек – 150 сум, пәхләвә – 100, туңдырма шулай ук 100 сум. Кибеттә кефирның 1 литрын – 76 , сөтнең 1 литрын 60 сумга алырга була. 1 дистә йомырка – 100 сум тирәсе. Казылыкның килограммы – 500-600, тавыкныкы – 200 сум. Ипи 30 сум иде. Помидор – 200, кыяр да 200 сум тирәсе.

Кырымда помидор бәяләре – 100, кыяр – 60, тавык – 180, ипи – 50, казылык – 300-400 сум. Кырымда азык-төлекне «Доброцен» дигән кибеттән алырга тырыштык. Ул – бездәге «Находка» кебек, арзанлырак кибет.

Киемнәр Абхазиядә дә, Кырымда да бездәгегә караганда 2-3 тапкыр кыйммәтрәк. Киемнәрне моннан алып китү күпкә отышлырак.

1 ай сәяхәт итү өчен күпме акчагыз китте? Бензинга күп тотылдымы?

Бензинга 25 мең сум акчабыз китте. Җылы якта бензинның бәясе кыйммәтрәк. «92»ле бензин 55 сум йөри. Кырымдагы «Атан» дигән заправкалар бик уңайлы. Аларда Төркиядәге кебек юыну урыннары да, арыган шоферларга душ керү, киемнәрне юу, яшь әниләргә бала имезү, бала ризыгын җылыту мөмкинлекләренә хәтле бар. Ишегалларына балалар мәйданчыклары куелган. Кызганыч, минем Татарстанда мондый бар уңайлыклары булган бер генә заправка да күргәнем юк.

Безнең гаилә ялга, юлга киткән бензинны да санап, нибары 96 мең сум акча тотты. Бу суммага күңел ачу чаралары, кунакханәләрдә куну, кафеларда ашау бәяләре керә.

Дөрес, Айрат абыйларда яшәгән өчен без дусларча гына түләдек. Шуңа да «мең сум акчаң булганчы, мең дустың булсын» диләр. Барган җиреңдә сине каршы алып торучы дусларың булу – алтын бәһасенә тиң.

Аннан мин машинага «Татарин» дигән наклейка ябыштырам. Татарстан эмблемасы төшерелгән футболка, кепка киеп йөрим. Кайда гына булсак та: «Без татарлар, без Чаллыдан», – дип таныштырабыз.

Кайда гына булсак та: «Без татарлар, без Чаллыдан», – дип таныштырабыз.

Татарларны бөтен җирдә дә бик хөрмәт итәләр, әллә кая килеп исәнләшәләр. Без милләттәшләребезнең номерларын алып калабыз, алар белән даими элемтәдә торабыз. Шундый сәяхәтләр нәтиҗәсендә бик күп шәһәрләрдә танышларыбыз барлыкка килде.

Тарханкут борынында

Кеше шакката инде безгә. «Сез ничек шулай бик аз акча тотып ял итәсез?» – диләр. Моның сере менә шушы аралашу, дуслашулар, безнең башкаларга карата дустанә мөнәсәбәтебездә һәм аларның безгә карата кунакчыл булуында. Кунакханәдә ашатып, чәйләр эчертеп, кундырып чыгарган кешеләр дә, кибетләрдә ташлама ясаучылар да бар. Әлбәттә инде, рәхмәт йөзеннән, без дә аларга милли күчтәнәчләребезне алып барабыз.

Шундый озын юлларны балалар ничек кичерә?

Безнең балалар юлда йөрергә өйрәнгән инде. Кечкенә кызыбыз Алсу туган гына иде әле, без гаилә белән Соль-Илецкка юл тоттык. Алсуга 3 яшь тулу белән Кара диңгез якларына йөри башладык. Үзебез дә, кызларыбыз Камилә белән Алсу да мондый сәяхәтләрне көтеп ала. Алар үзара аралашып, уйнап баралар, борчыганнары юк. Камилә, сәяхәтләребез белән уртаклашып, ютуб-канал да алып бара.

Машина белән йөрүнең уңай һәм тискәре якларын санагыз әле.

Самолет яки поезд белән ял итәргә килүчеләр экскурсион маршрут буенча гына йөри ала. Ә без, машина үз кулыбызда булгач, күңелебез теләгән бөтен урыннарны да йөреп чыктык. Бер көн эчендә генә дә әллә никадәр урыннар күрә идек. Үзегезгә кирәкле билетларны гына алдык, тур өчен түләмәдек. Мондый сәяхәттән күп итеп күчтәнәчләр дә алып кайтып була.

Гомумән, мондый сәяхәтләрне балалар да, без үзебез дә бик көтеп алабыз. Мин бөтен булган урыннарыбызны фото-видеоларга төшереп, ютуб-каналым аша кешеләргә күрсәтеп барам. Балаларыбыз да яңа илләрне, шәһәрләрне күрә, аларны күзаллаулары киңәя.

Машинада сәяхәт итүнең тискәре яклары да бар, әлбәттә. Юлда авырып китү ихтималы, шулай ук машина ватылу куркынычы бар. Җитди итеп ватылган очракта, машинаны эвакуатор белән өйгә алып кайту бик кыйммәткә чыгарга мөмкин. Эвакуатор машиналары йөртүчеләр белән дә сөйләшеп алган идек. Мәсәлән, алар 1000 чакрым юл өчен 50-100 мең сум түләү сорыйлар. Машинаны Себер якларына алып китү 200-250 мең сумга ук төшәргә мөмкин.

Сезгә кайда сәяхәт итү күбрәк ошады? Төркияме, әллә инде Кырым яки Абхазияме?

Безгә Кырым ошый. Суы да, һавасы да чиста, бәяләр дә түзәрлек. Абхазиянең табигате матур булса да, артык күңелгә ятып бетмәде. Юллары каралмаган, шәһәрләре 1992 елдагы сугыштан бирле төзекләндерелмәгән.

Ә Төркиягә ялларыгыз озын булган очракта гына бару әйбәт. Чөнки анда бер баргач, теләгән урыннарны йөреп чыгу өчен 2 ай чамасы вакыт кирәк. Дөрес, узган ел, машина белән меңәр чакрым юл узганда, Төркиянең матур урыннары белән беррәттән, хәерчелекне дә, җимерек авылларны да, пычрак урамнарны да күрдек.

Төркиягә тагын барылыр әле. Анда былтыр танышкан милләттәшләребез Роза апа белән Җәүдәт абый чакырып калдылар. Ләкин безнең күңелгә Кырым якынрак.

Тагын нинди маршрутлар буенча сәяхәт итәсегез килә?

Минем әти-әнием Флүр һәм Роза Госмановлар мисалында, бөтен Европаны гизеп чыгу хыялым бар. Шулай ук Кавказ илләре дә үзләренә тартып тора. Яшь чакларында әти-әниебез автобус, самолет, поезд белән Европа һәм Кавказ илләренең кайсында гына булмаганнар. Алар бүгенге көндә лаеклы ялда инде, Сарман районы Карашай Саклау авылында гомер кичерәләр. Әти гомер буе укытучы, әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Без дә, династиябезне дәвам итеп, алар юлыннан киттек. Шулай ук, аларга охшап, сәяхәт итәргә дә яратабыз.

Рәхмәт, Илдар! Алга таба да берсеннән-берсе кызыклырак, мавыктыргыч сәяхәтләр теләп калам сезгә!

Илдар Госманов фикеренчә, Абхазиядәге кызыклы урыннар:

  • Сухум шәһәрендәге маймыллар питомнигы (аеруча балаларга кызык)
  • Черниговка, Сухумдагы термаль чыганаклар
  • Рица күле
  • Яңа Афон шәһәре тирәсендәге мәгарә

Кырымдагы кызыклы урыннар:

  • Керчь шәһәре, андагы крепостьлар
  • Феодосия, Судактагы крепостьлар
  • Партенит шәһәрендәге Айвазовский паркы
  • Ялтадагы Карлыгач оясы
  • Бахчасарайдагы хан сарайлары
  • Севастопольдәге хәрби музейлар
  • Балаклава бухтасы
  • Тарханкут борыны
  • Штормовое авылы
  • Тозлы һәм Сазлы күлләр

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 июль 2024
    Исемсез
    Молодцы 👏👏👏👏👏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100