Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярый сәхнәдән килеп төшмәде»: Элвин Грейның Менделеевскидагы чыгышы халыкны шаккатырган

news_top_970_100
«Ярый сәхнәдән килеп төшмәде»: Элвин Грейның Менделеевскидагы чыгышы халыкны шаккатырган
Рамил Гали

Элвин Грей псевдонимы белән җырлаучы Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинны Менделеевскига шәһәр көненә чакырганнар. Биредә җырчы халыкны үзенең бик тә сәер чыгышы белән аптырашта калдырган. Радик, халык арасына төшеп, «Уфтанма» җырын җырлый. Бөтенләй авызын ачмаган вакытта да җыр ишетелә, ягъни фотонограмма икәне ачыктан-ачык күренеп тора. Җырчының йөреше дә бик үк ышанычлы түгел. Әлеге видеоны «Челны онлайн» паблигында урнаштырганнар. Комментарийлар да бихисап күп килгән. Халык, Элвин Грей сәхнәдә исерек килеш чыгыш ясаган, дип саный. 

«Без аның ул көнне сәхнәдә үз-үзен тотышына әле дә ачулы. Болай чыгыш ясау – тамашачыны хөрмәт итмәү. Өстәвенә, фонограммага җырлый. Татарстан һәм Башкортстанның халык артистына тамашачысы алдында гафу үтенү комачау итмәс иде», – дип яза Ольга исемле кыз.

«Ә сәхнәдә нәрсә булды?» – дип кызыксынган бәйрәмгә бармаган берәү.

«Ничек сәхнәдән килеп төшмәде инде…» – дип аңлаткан Ольга. 

«Әллә исерекме ул???»;

«Радик кайчаннан бирле шулай эчә башлады ул? Мондый хәлдә сәхнәгә беренче генә чыкмый инде. Әллә тынычландыра торган дарулар кабул итәме?»;

«Үзе Мәскәүне яуламакчы була»;

«Бүген башы авыртадыр инде…»;

«Башкортстан башлыгы киңәшчесе дөм исерек»;

«Аны яклаучылар һәм исерек килеш сәхнәгә чыгуын кире кагучылар – күрегез. Менә сезгә видеодәлил. Ул сәхнәдә сүзне сүзгә бәйләп әйтә алмады, ярый әле сәхнәдән егылып төшмәде»;

«Коточкыч. Әлбәттә, хәзер Татарстанның атказанган артисты исемен алды бит инде», – дип яза шаккаткан халык.

Радик Юльякшин узган ел Яңавылда да шулайрак чыгыш ясаган иде инде. Ул аннары Яңавыл халкыннан гафу үтенде. 

  • Башкортстан башлыгы киңәшчесе Элвин Грейның сәер чыгышы: әллә исерек, әллә арыган...

  • Элвин Грей, исерек килеш концерт куйганы өчен, Яңавыл тамашачысыннан гафу үтенгән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 сентябрь 2022
    Исемсез
    Май аенда Татнефть Арена да булган концертта да исерек иде, анын ни сойлэгэнен анлыйалмаган халык концертны ташлап кайтып китте ( жырлау турында эйтеп тэ торасы юк - чыктым аркылы купер - кебек иде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100