Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей, исерек килеш концерт куйганы өчен, Яңавыл тамашачысыннан гафу үтенгән

Җырчының телен көчкә әйләндереп сөйләшеп, сүгенеп, халык белән аралашкан видеосы социаль челтәрләрдә таралган иде.

news_top_970_100
Элвин Грей, исерек килеш концерт куйганы өчен, Яңавыл тамашачысыннан гафу үтенгән
Рамил Гали

Элвин Грей Яңавылдагы концерты вакытында тамашачысыннан гафу үтенгән. Башкортстан Башлыгының ярдәмчесе апрель аенда Яңавылда бик сәер чыгыш ясаган иде. Ул вакытта динамик колонкалары өстенә утырып, көчкә сөйләшүче, хәтта сүгенүче Радикның видеосы социаль челтәрләрдә таралды, җырчы халык тарафыннан бик каты тәнкыйтькә дучар булды.

Бу концертында Радик гаебен төзәтергә уйлаган. «Яңавыл, сезнең алда тирән гафу үтенәм. Теге „искиткеч“ чыгышым өчен. Мин дөрес эшләмәгәнмен. Ләкин бу хәлдән соң мин Яңавылның бик кунакчыл икәнен беләм. Гафу итегез мине», — дигән ул башын иеп.

Тугры тамашачысы Радикны кичергән. «Үз гаебеңне танып, хаталарыңны төзәтә белгәч тә әйбәт», «Радик, башка алай кыланма, яме», — дигәннәр.

Радикның алдагы концертында булмаган кешеләр җырчының нигә гафу үтенгәнен аңламаган. Андыйларга сәбәбен аңлатып китүчеләр булган. «Безнең шәһәргә соңгы тапкыр килгәндә Радикны шәпләп кунак иткәннәр иде. Ул сәхнәгә исерек килеш чыкты», — дигәннәр.

«Ул да кеше бит. Кем белән булмый инде андый хәлләр. Әллә ниләр майтаручы йолдызлар да бар. Әле шулай булырга тиеш иде дип саныйлар. Ә син молодец, ялгышканыңны беләсең», — дип Радикны яклаучылар да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100