Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ничек баш исән калган!» – Арчаның Урта Аты авылында өйсез калган Рөстәмгә ярдәм кирәк

24 апрель көнне Арча районы Урта Аты авылында чыккан янгын 33 яшьлек Рөстәм Һадиевны йорт-җирсез урамда калдыра. Үзе дә бу вакытта өйдә булып, янгынны башта мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышып караган Рөстәм шактый гына пешеп, бүген Арча хастаханәсендә дәвалана.

news_top_970_100
«Ничек баш исән калган!» – Арчаның Урта Аты авылында өйсез калган Рөстәмгә ярдәм кирәк
Зәлинә Кәримова архивыннан

Рөстәмгә ярдәм йөзеннән акча җыю эше инде башланган. Аны үзе дә чыгышы белән шушы авылдан булган Зәлинә Кәримова һәм башка авылдашлары оештырган. Бу хакта Зәлинә белән сөйләштек.

– Рөстәмнең әнисе узган елның көзендә кисәк авырып китеп, берничә ай хастаханәдә ятты да, февральдә үлеп китте. Шуннан бирле Рөстәм үзе генә торды, Казанга йөреп эшләде.

Шушы янгыннан соң Рөстәм бернәрсәсез калды. Хәзерге вакытта нинди ярдәм булса, шул ярый. Кием, савыт-саба – кем нәрсә бирә ала инде, бөтенесен дә кабул итәбез. Беренче чиратта, Рөстәмгә яшәргә дип, кечкенә бер бүлмә булса да җиткерергә уйлыйлар. Туганнары да, авыл егетләре дә үзара сөйләшеп киңәшә – кемнәр килә ала, кемнәр төзелеш эшен азмы-күпме белә – шулар катнашыр. Йорт Рөстәм милкенә күчеп өлгермәгәнлектән, иминият акчасын да әлегә ала алмый ул. 

Йортны ялларда сүттеләр. Бура булгач, яшәргә яраксыз ул. Янгын сүндерүчеләр янгынны электр чыбыкларыннан чыккан дип әйтә, - дип сөйләде ул.

Бәхеткә, янгын йорт эчендә башланганлыктан, күрше йортларга күчмәгән. Рөстәмнең мунчасына, сараена да зыян килмәгән.

Рөстәм Һадиев хәзер Арчада дәвалана. Үзе Казанның «Акташ» төзү компаниясендә эшләп йөргән. Телефоны янгын эчендә калган.

– Әкренләп дәваланам, тернәкләнәм инде, - дип сөйләде Рөстәм «Интертат» хәбәрчесенә. – Арка, куллар, күкрәк, бит 15-20 процент тирәсе пешкән иде. Башта үзем сүндереп карамакчы идем шул, аннары булмагач, чыгып киттем инде.

Йоклаган чагым иде, төшке ашны ашадым да ятып торган идем. Аннары берзаман уянып китсәм, баш аңгырайган, ис тә тигәндер инде. Баш әйләнеп китте, ничек чыкканны да хәтерләмим.

Документлар Казанда иде. Өйдә бер ИНН бар иде, анысын ясатып булыр әле. Иң мөһиме – баш исән калды, ярый әле уянып киткәнмен, калганы булыр, Аллаһ боерса. «Ничек чыга алгансың?» – дип, кеше аптырады инде.

Янгынны кыска ялганыштан чыккан, диләр. Электр чыбыклары әллә ни иске түгел иде, ун ел чамасы булгандыр. Йорты иске иде инде, бабайдан ук калган. Дөрес, кухнясы яңа, янкормасы бар иде. Кайвакыт телефонның зарядкасы да кыза иде, янгын шуннан чыкмадымы икән дип тә уйлап куям.

Кием-салымы, савыт-сабасы да булыр инде аның, менә тизрәк хастаханәдән чыгасы иде.

Рөстәм күңеле белән үзе чыгарга ашкынса да, уколлар, витаминнар кадап торгач, барыбер хастаханәдә булу хәерлерәк икәнен аңлый.

– Ел башында әнине җирләдек. Мин әни яткан бүлектә ятам, әни вирус белән шушыннан китеп барды. Хастаханәдә әле тагын ничә көн торасы булыр, ун көн булырмы, ярты аймы, белмим. 

Кайгы килгәч, туганнар, дуслар булыштылар, май бәйрәмнәрендә янган йортны сүткәннәр, җыештырганнар. Быелга янкорманы төзеп бетереп булса, шул да җитеп торыр. Аның фундаментын салып, бер стенасын күтәрәсе бар. Шуны түбә астына кертеп, эштән кайтып торырга бер җир булса, аннары алга таба күз күрер инде. Киләсе елга яңа фундамент салып, яңа йорт салырга иде исәп.

Авылдашларга, туганнарга – барысына да булышкан өчен зур рәхмәт. Рухи ярдәм дә, физик ярдәм дә булды. Бөтен авылга рәхмәт, - дип уртаклашты Рөстәм.

Рөстәмгә 46-48нче үлчәмле кием-салым, 42нче үлчәмле аяк киеме белән булышырга мөмкин. Шулай ук матди ярдәмне түбәндәге карталарга күчерергә була.

4276 1609 6944 8316 – Сбербанк картасы

5536 9138 7677 1516 –Тинькофф картасы.

Элемтә өчен авылдашларының телефон номерлары: 8-9274-37-38-39; 8-9655-94-38-37.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100