Ни телисең, татарым? Габдулла Тукайның туган көнендә Казанда узачак чаралар афишасы
26 апрель быел шимбә көненә туры килә. Габдулла Тукаебыз туган көнне мәгънәле итеп үткәрү өчен төрле чаралар каралган, килми калмагыз.

Туган тел көненә һәм Тукайның тууына 139 еллыкка багышланган чаралар инде башланып китте. Ә төп чаралар, әлбәттә, 26 апрель көнне үткәреләчәк. «Татар-информ»да булган матбугат конференцияләре шушы чараларга багышланды.
Төп яңалык шушы – бәйрәм чаралары Камал театрының яңа бинасында һәм бина янындагы мәйданда планлаштырыла. Бинага үтү өчен билетың, чакыруың яки регистрацияң (15.00 сәгатьтән) булуы сорала. Ә инде Шигырь бәйрәме яки «Мин татарча сөйләшәм» акциясе тамашачысы булу өчен металл эзләгеч аша үтү дә җитә.
Бәйрәм чаралары республика җитәкчелеге һәм интеллигенция вәкилләренең Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуыннан башлана. Монысын Татарстан Рәисе пулы журналистлары яктыртачак.
Мәдәни чараларга килгәндә, программа буенча чаралар 10.00 сәгатьтә башлана. Кунакларны фойеда Татарстан Республикасы хоры «Туган тел» җыры белән каршы алачак. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт циркы шунда ук «Печән базары» тамашасын тәкъдим итә. Фойеда татар теле проектларына багышланган күргәзмә эшләячәк. Күргәзмә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Татарстан территориясендә югалып барган кәсепне яңадан торгызу максатларында «Өч татар келәме» дигән уникаль проект тәкъдим ителәчәк. Биредә келәм сугу ысуллары күрсәтеләчәк.
Театрда Тукай шигырьләрен уку планлаштырыла. Артистлар да, кунаклар да укый ала.
Универсаль залда «Казанга Тукай кайткан» спектакле декорацияләре фонында Тукай шигырьләре яңгыраячак. 11.00 сәгатьтән башлап Тукайның 2 томга сыйган шигырьләрен Камал театры артистлары, зыялылар укыячак, театр эчендәге кунаклар да бу акциягә катнаша ала. «Тукай шигырьләрен китабы буенча укып барабыз, күпме өлгерәбез – шулкадәр укырбыз», – диде Илгиз Зәйниев. Әлеге шигырьләр видеога яздырылып, социаль челтәрләр аша халыкка таратылачак.
12.00 сәгатьтә театрның Шәрык залында «Апуш» балалар татар театр студиясе «Авыл эте Акбай» спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль олимпиада җиңүчеләренә махсус чакыру белән күрсәтелә.
13.00 сәгатьтә төп чара – Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы һәм зур концерт-тамаша. Ул театрның Зур залында үтә.
13:00 сәгатьтә Камера залында «Татар яшьләре форумы» төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган «Ачык университет» проекты кысаларында татар телендә лекцияләр узачак. Бу залның фойесында XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар традицион костюмнары комплексының «Гаилә – гомер бишеге» күчмә күргәзмәсе һәм «Татар костюмы» китабы тәкъдим ителәчәк.
14.00 сәгатьтә Универсаль залда – «Казанга Тукай кайткан спектакле. Билетлар юк инде – сатылып беткән. Бәлки, бу спектакль авторлары (Айдар Җаббаров, Резеда Гобәева һәм Эмиль Талипов) Тукай премиясен дә алырлар әле. Алар – номинантлар.
Театр эчендәге мәдәни чаралар шулар. Ә инде базарга килсәк, көн дәвамында театр фойесында «Печән базары» ярминкәсе үткәрелә. Анда көннең беренче яртысында билет яки чакыру белән керә алган тамашачылар һәм катнашучылар гына әйбер карый алса, 15.00 сәгатьтән регистрация үтүчеләр дә керә алачак.
14.30 сәгатьтә театр янында – Шигырь бәйрәме.
«Яңа театр бинасы калкып чыкты, аның ян тирәсе дә бик матур – традицион шигърият бәйрәмен, халык сораулары буенча, шушы театр мәйданчыгына күчерәбез», – диде мәдәният миинстры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
«Һәйкәл булган җир – әле ул дога кылынган урын түгел. Һәйкәл инде ул – һәйкәл, басып тора. Без һәйкәлгә табынмыйбыз, без Тукайның иҗатына табынабыз, иҗатын сагынабыз», – диде Ркаил Зәйдулла.
16.00 сәгатьтә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе башлана. Чарада заманча татар музыкасы вәкилләре чыгышлары яңгыраячак. Татар телен үстерүдә, даирәсен киңәйтүдә аерылып торган оешмаларны бүләкләү көтелә.
Кабатлыйм: Театр эченә билет белән яки регистрация белән генә үтеп була. Камал театры бинасында иртәдән бирле чаралар бар һәм «Печән базары» да шул чарага килгән кешеләр өчен булачак. Чакыруы яки билеты булмаган кеше анда керә алмый. 15.00 сәгатьтән махсус регистрация белән фойега ярминкәгә керергә мөмкин.
Регистрация узу өчен кешенең исем-фамилиясе һәм электрон адресы сорала.
Регистрация үтмичә генә 14.30 сәгатьтән театр янына бәйрәм карарга килергә мөмкин.
Камал театрының элеккеге бинасы түбәсенә менеп булачак
Өстәмә мәгълүмат өчен. Шул ук көнне Камал театрының иске бинасы түбәсенә экскурсия үткәрелә. Яңа бина янындагы чараларны ерактан өстән күзәтерсез, дияр идем, анысына да билетлар сатылып беткән.
Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә «Әкият» курчак театрының Кече залында «Кәҗә белән сарык» әкияте (татар телендә) күрсәтелә. Әле берничә генә билет калган – ашыгыгыз!
27 апрельдә 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә «Волшебные сны Апуша» спектакле (рус телендә) спектакле күрсәтелә.
Тукай һәйкәленә игътибар булачак
Тагын бер өстәмә мәгълүмат. Теләгән кеше иртәнге якта – 9.30 сәгатьтә язучылар белән бергә Опера театры янындагы һәйкәлгә чәчәк салачак. «Без ул һәйкәлне ташламыйбыз, чәчәкләр килеп салабыз, бездән соң Ләбиб Лерон килеп, үзе генә шигырен укыячак», – диде Ркаил Зәйдулла.
Монда бару өчен регистрация соралмый, бу – һәр кешенең җан таләбе генә була ала. Әмма шәһәр үзәгенә күп халык җыелу иминлек таләпләренә туры килмәвен дә искәртми мөмкин түгел. Бу сорауга җавап итеп, Ркаил Зәйдулла: «Минем тәҗрибәгә чыгып караганда, андый теләк белдерүчеләр күп булмый», – диде.
«Тукай һәйкәлләренә һәр кеше үз вакыты белән килеп чәчәк сала ала, аның вакытын билгеләп торасы да юк», – диде Ленар Сәетҗанович.
«Өлкәнәю галәмәтедер инде: мин, һәйкәлләргә чәчәк куеп йөрүгә караганда, бакыйлыкка күчкән бөек шәхесләребез рухына дога уку яклы. Тукайның 1-2 шигырен дә белмәгән килеш, килеп, хайп ясап йөрүчеләр күп, күп түгел, берничә», – дип дәвам итте Ркаил Зәйдулла.
Теркәлү зарурлыгын оештыручылар иминлекне тәэмин итү белән аңлатты. Бөтендөнья яшьләр форумы вәкилләре өлкән буынга регистрация үтәргә булышырга вәгъдә итә, ди. Ә Шигырь бәйрәменә керү өчен паспорт та, регистрация дә соралмый.
Шигырь бәйрәменә һәм «Мин татарча сөйләшәм» гала-концертына килүчеләр чәй һәм коймак белән сыйлана алачак (бушка димәделәр), китап сәүдәсе дә булачак.