Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен, мобилизация тәмамлангач та, военкоматка чакыру повесткалары килү дәвам итә?

news_top_970_100
Ни өчен, мобилизация тәмамлангач та, военкоматка чакыру повесткалары килү дәвам итә?
Салават Камалетдинов фотосы

Өлешчә мобилизация тәмамлангач та, хәрби комиссариатка повесткалар килә. Алар хисап мәгълүматларына төгәллек кертү өчен җибәрелә. Бу хакта Дәүләт Думасының Саклану буенча комитеты рәисе Андрей Картаполовка сылтама белән Газета.ру сайты яза.

«Повестканың асылы шунда, кеше килергә һәм үзе турындагы мәгълүматларга ачыклык кертергә тиеш. Моны күпләр, дөресрәге, бөтен кеше дә да озак еллар дәвамында эшләмәде», – дип аңлатты парламентарий.

Аның сүзләренчә, гражданнар үзләре турында мәгълүматны военкоматка бирергә тиеш. Хәрби бурычлы кешенең балалары булу-булмау, күченеп китү һәм башка мәгълүматлар турында сүз бара.

Картаполов әйткәнчә, өлешчә мобилизацияләү тәмамлангач, повесткалар бары тик кеше хәрби комиссариатка килсен, үз документларын тәкъдим итсен һәм үзе турында актуаль белешмәләр бирсен өчен бирелә. Мәгълүмат базага кертеләчәк, аннары хәрби бурычлы кеше өенә кайтарып җибәрелә, диелә хәбәрдә.

  • Дәүләт Думасының Саклану буенча комитеты башлыгы Андрей Картаполов сүзләренчә, өлешчә мобилизация кысаларында кешеләрне хәрби хезмәткә өстәмә җыю көтелми.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100