Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлешчә мобилизация кысаларында кешеләрне өстәмә җыю булачакмы?

news_top_970_100
Өлешчә мобилизация кысаларында кешеләрне өстәмә җыю булачакмы?
Михаил Захаров/архив

Дәүләт Думасының Саклану буенча комитеты башлыгы Андрей Картаполов сүзләренчә, өлешчә мобилизация кысаларында кешеләрне хәрби хезмәткә өстәмә җыю көтелми. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«Юк. Указ буенча «300 мең кеше җыелырга тиеш» дип күп тапкыр әйттек, илебез Президенты да әйтте, Россия Саклану министрлыгы да, аларны җыйдылар. Монда башка сораулар юк», – дигән ул ТАСС хәбәрчесенә, ил башлыгы 21 февральдә имзалаган указ кысаларында өстәмә мобилизация мөмкинлеге турында сорауга җавап биреп.

Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация уздыру турында указны имзалады. 28 октябрьдә саклану министры Сергей Шойгу аның тәмамлануы турында Президентка хәбәр итте. Шойгу сүзләренчә, 300 мең кеше чакырылган, өлешчә мобилизация кысаларында өстәмә биремнәр планлаштырылмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100