
Бу көннәрдә интернет киңлекләрендә еш күтәрелгән тема – түләүле ифтарлар турында җырчы Дилә Нигъмәтуллина да үз фикерен белдергән. Әйтергә кирәк, бу тема кысаларында Дилә һәм аның абыйсы Булат Нигъмәтуллиннар оештырган чараны да искә алулары җырчының ачуын чыгарган.
«Сторисларга шактый күптәннән чыкканым юк иде. Ләкин бүген чыгасым һәм бер четерекле теманы күтәрәсем килде. Әле кичә генә бер пабликның түләүле ифтарлар темасына ясалган рилсына юлыктым. Имештер, ифтарларны бизнеска әверелдереп бетергәннәр. Ни өчен бу минем күңелемә тидеме? Чөнки анда абый белән мин оештырган чара да искә алына.
Барыгыз да күреп тордыгыз – 7 март көнне без абый белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бик матур чара уздырдык. Әлбәттә инде, бу бәйрәм түләүле иде. Өстәвенә, чара ресторанда узды, һәм аңа меню бәясе дә керде. Бу дата рамазан аена туры килү һәм әйләнә-тирәбездә күпләр ураза тоту сәбәпле, без аны ифтар форматында уздырырга булдык. Мәҗлескә хәзрәт килде, сүрәләр укыдык, авыз ачтык. Аннан соң инде бәйрәм чарасы булды.
Бу чараның хәйрия ифтарларына бернинди катнашы да юк. Без аларын да уздырабыз. Мәсәлән, рамазан ае башында мәчеттә 75 кешелек ифтар ашы үткәрдек. Аларны ел саен үткәрәбез.
Без ифтарларга кызлар белән дә җыелышабыз, һәм үзебез өчен үзебез түлибез», – дип кәнәгатьсезлек белдергән Дилә Нигъмәтуллина.
Түләүле ифтарлар турында алып баручы Айваз Садыйров һәм Гүзәл Хөснетдинова фикерләрен дә язган идек.