Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түләүле ифтарлар турында: «Шайтан үз эшен искиткеч итеп башкара»

news_top_970_100
Түләүле ифтарлар турында: «Шайтан үз эшен искиткеч итеп башкара»
"Татар-информ" архивы

Соңгы вакытта Рамазан аенда төрле-төрле эчтәлектәге ифтарлар уздыру популярлашты: аерым бер төркем вәкилләренең ифтарлары, фэшн ифтар, бизнес ифтар... Быел исә социаль челтәрләр аша түләүле ифтарлар уздырылуны да күзәтәбез.

Бу уңайдан, телевизон тапшырулар һәм дини мәҗлесләр алып баручы Айваз Садыйров социаль челтәрләрдә үзенең фикерен белдерә.

«Кичә «Таяну ноктасы» тапшыруында түләүле ифтарлар турында сөйләштек. Кемнәрдер бу күренешкә тулаем каршы. «Ифтар түләүле була аламыни ул?», «Ифтардан шоу ясыйлармыни?» дип әйтүчеләр бар. Сүз дә юк, моның да үз кысалары бар. Гомумән, шоуга әйләндерелгән ифтарның мәгънәсе, бәрәкәте булмаска мөмкин. Ләкин, яхшы ният белән эшләнгән һәм ахыр чиктә аның үзәгендә файда яткан мәҗлес булса, ни өчен әле ул ифтар форматында булмасын? Мин үзем шундый карашта.

Теге яки бу өлкә вәкилләрен бергә берләштергән яки яхшы спикеры булган, файдалы гыйлем бирә торган ифтар булып, кемдер үз теләге, үз ризалыгы белән аңа түләп килә икән, нишләп әле ул булмасын?» – ди ул.

Шушы көннәрдә генә бу темага төрле сәер проектлар үткәрүе белән популярлашкан мөселман блогеры Гүзәл Хөснетдинова да видео яздырган иде. Блогер өстә яңгыраган фикергә капма-каршы сүзләр сөйли, ифтарларның берничек тә түләүле була алмавын кат-кат ассызыклап әйтә.

Бу видео өчен мине тәнкыйтьләячәкләр. Мин – инде 16 ел яулыктан йөрүче мөселман хатын-кызы. Бәлки, кайвакыт мин дөрес тә сөйләмимдер, ләкин мондый моментлар ачуымны чыгара.

Хәзер исламнан бизнес ясыйлар. Шайтан үз эшен искиткеч итеп башкара. Шайтан Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә биргән, мөселманнар аша, хәләл аша харам эшләячәкмен, дип әйткән. Шайтан үз эшен бик уңышлы башкара.

Исламны хәзер бизнеска әйләндерделәр. Ифтарга киләсең киләме, 8 мең сумыңны түлә! Яисә, дресс-код буенча киен, югыйсә кертмәячәкләр. Ә без, мөселманнар, бу хакта әйтә башлагач, миңа «хайп тотасың» диләр. Моны миңа мөселманнар үз фикеремне белдергән өчен әйтәләр.

Ә мин ни өчен әйтәм? Чөнки бу – дөрес түгел! Ифтар – ул ураза тотучыларны, мохтаҗларны ашату мәҗлесе. Беркая да әйтелмәгән ураза тотучыларны түләп ашатыгыз, дип.

Ул мәҗлесләрдә – лекция, бүләкләр, диярсез. Аерым ясагыз андый мәҗлесләрне. Рамазан ае һәм ифтар белән катыштырмагыз! Ифтар ничек түләүле була алсын инде – башыма сыймый. Мине чакырган кешеләр, барыгыз да чакыруларыгызны кире ала аласыз. Без, мөселманнар, исламга тартылучы кешеләргә дөрес исламны күрсәтергә тиешбез. Ифтар өчен шундый акчалар сорыйлар икән, тиздән намаз укыган өчен дә түләтә башламаслармы икән? Кемнеңдер эш хакы 8 мең, – дип сөйләгән ул.

Ә сез ничек уйлыйсыз, түләүле ифтарлар уздыру – дөрес гамәлме?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 март 2025
    Исемсез
    Дорес эйтэ Гузэл. Ифтар ашлары мохтажлар, ураза тотучылар очен уткэрелэ. Вэгазь укып, э тугел лекциялар, уеннар уйнатып.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100