Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

«Әни, китмә инде» - дип кызы озатып калган» - өч бала әнисе авариядә һәлак булган

Кырыкмаса кырык мәшәкате белән янып-көеп йөргән, әле 31 декабрь көнне генә инсульт кичергән әнисен Әлмәттән үзләренә Апас районы Иске Йомралы авылына алып кайтырга җыенган 34 яшьлек Кадрия Рәхмәтуллинаның коточкыч авариядә гомере өзелеп, ире ялгыз, өч баласы ятим калды.

news_top_970_100
«Әни, китмә инде» - дип кызы озатып калган» - өч бала әнисе авариядә һәлак булган
Лилия Сираҗиеваның шәхси архивыннан

13 гыйнвар көнне Кузай — Норлат юлында «Лада Гранта» машинасы микроавтобус белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм аның пассажиры вафат була. Бәхетсезлегенә каршы, Кадрия ул көнне Әлмәттән үзе туып үскән Елховой авылына кайтучы автобуска соңга калып, «попутка»га утырырга мәҗбүр була. Шушы сәфәр аның гомер юлында соңгысы була… Кадрияне Иске Йомралы зиратында җир куенына иңдергәннәр.

«Авылына кайтып җиттем дигәндә…»

Кадрия алып баручы, пародист Алсу Фаракшинаның сыйныфташы икән. Ул классташлары белән шушы гаиләгә ярдәм итү эшенә алынган. Шул максаттан акча җыюны оештырып, ничек тә булса балаларның яшәү шартларын яхшыртырга, китек күңелләрен бераз булса да юатырга исәпләре.

— Бик уңган иде Кадрия, олы терлекләре дә күп, казлар-үрдәкләр дә асраган. Балаларын да бик яратып, кадерләп, тәрбияләп үстергән. Мин ул авыл кешеләре белән элемтәгә чыктым, шулай дип сөйләделәр. Олы малаена 11 яшь, кызы быел гына беренче сыйныфка укырга кергән, 8 яшь. Өченче баласына биш яшь тулган.

Кадрия — гаиләдә бердәнбер кыз, дүрт абыйсы бар. Ул көнне әнисен карарга киткән булган. Ә кызы ишек төбендә бик каты: «Әни, китмә инде», — дип елап калган дип ишеттем. Сизенгән кебек бит… «Тагын бер тапкыр гына барып кайтам да, бүтән анда бармыйм», — дип киткән Кадрия. Инсульттан соң ул әнисен үзләре торган йортка кайтарып, үзе карамакчы булган. Әнисе Әлмәттә хастаханәдә яткан, Кадриянең Елховой авылына әнисенең пенсиясен алырга барышы булган. Әнисен алып кайту мәшәкатьләре белән янып-көеп йөргән инде. Тик Әлмәт-Елховой автобусына бәрелгәннәр. Ул автобуска өлгермәкче булган, җитешмәгәч, машина тотарга мәҗбүр булган. Авылга кайтып җитәргә 18 км гына калган булган.

Без аны авылда күмәрләр дигән идек, авыл халкы бөтен чыгымнарны үз өстенә алмакчы, булышмакчы иде, ләкин ире үз ягында җирләргә карар кылган, — дип сөйләде Алсу Фаракшина.

Кадрия 2009 елда Айратка тормышка чыккач, башта Тәтештә торганнар, аннары Апаска күченеп, ана капиталы акчасын кулланып, авылда йорт алганнар. Яшь аралары өчәр ел булып, өч балалары туган. Алсу Фаракшина сүзләренчә, йортларында әллә ни уңайлыклар булмаганлыктан, җыелган акчаны торак шартларын яхшыртуга сарыф итәргә ниятли алар. Ул җыелган акчаның тиене дә ырым-шырымга туздырылмаячагын әйтте. Акча җыюга бик җаваплы, ышанычлы классташлары Альмир алынган икән.

— Гадәти авыл йорты булгач, бәдрәф тә урамдадыр инде. Әниләрен кайтара алмыйбыз, билгеле, ләкин барыбер җиһазларын, урын-җирләрен, савыт-сабаларын булса да яңартып, өйләрен ямьләндереп, уенчыклар алып, күңелләрен үстерәсе, юатасы килә, — диде Алсу Фаракшина.

«Бер эшкә кулы бармады, йөзендә нуры юк иде»

Кадрия Рәхмәтуллинаның беркайчан иреннән зарланганы, аны яманлаганы булмаган. Әле шушы фаҗигагә кадәр берничә көн алданрак автобуста бергә барган авылдашы Лилия Сираҗиева шул хакта сөйләде. Шулай да, ул көннәрдә Кадриянең йөрәге урынында булмавы, эче пошканы, хафаланганы сизелгән.

— Без Кадрия белән 8-9 гыйнвар тирәсендә күрештек. Әлмәттән бергә кайттык авылга, Кадрия әнисе янына кайткан иде, мин аны кире озатып калдым. Тагын кайтырга һәм күрешергә тиеш иде дә, бик кызганыч, шушы фаҗигагә очрады, күрешүләр насыйп булмады.

Йөзендә нуры юк иде инде. Ул автобуста тәрәзәдән юлларны карап кайтты. «Син бит сөйләшә идең, ник дәшмисең», — дим, сорау бирәм — җавап бирми, сөйләшәсе килмичә генә сөйләште. «80дәге әниең ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән, ник шулкадәр борчыласың?» — дидем. Балалары турында сораштым, «Үземнең дә кызым чак суга батып үлми калды», — дип сөйләдем. Ә ул миңа: «Син мине аңламыйсың, ут йотып яшим», — ди. Малаена операция ясаганнар икән күптән түгел, бүсер чыккан булган. «Аңлыйм, Кадрия, берни эшләп булмый бит», — дидем.

«Монда кайткач та бернәрсә эшлисем килми, башыма ис тигән кебек», — диде. Бер эшкә кулы бармаган инде аның. Тормыш баскан булган. Ул Казаннан Әлмәткә килеп кунган бер көн. Аннары әнисен үзләренә алып китмәкче булган. Әнисен санаторийга озатырга дип, кредит алганын да сөйләде. Кайтып, әнисенең пенсиясен алып, әнисенең бурычларын түләп, эшен бетереп китмәкче булган. Кызы да елап калгач, «Хәзер кайтам, әбиеңне алып кайтам, бүтән китмим аннары», — дип әйттем кызыма», — дип сөйләде.

Кадриянең ире әйбәт иде, ирем рәнҗетә дип, беркайчан бу якка ялгызы кайтмады. Ирен яманламады, кайтсалар бергә кайталар иде, кайтмаса, кайтмый тордылар. Сыерлар да асраганнар. Икесе дә уңган алар. Ул көнне дә: «Кайтып, малларны карарга кирәк», — диде миңа. Әнисе өчен утка керде инде. «Әни бит ул!» — дип минут саен кабатлады.

Без Кадрияне монда Елховойга алып кайтырлар дигән идек, ә ире: «Балалар: „Әни кайда?“ — дип сораса, нәрсә дип әйтәм мин аларга?» — дип үз ягына җирләргә уйлаган. Аныкы да дөрес инде. Кадриянең әнисен дә үзем карыйм дигән инде. Һәм Әлмәттән алып та кайткан. Аягында йөри алмый ул параличтан соң, — дип сөйләде Кадриянең авылдашы Лилия.

Кадриянең ире Айрат Рәхмәтуллин элемтәгә чыгып, кайгысын уртаклаштым.

— Хатыным бик әйбәт кеше иде. Балаларны яхшы тәрбияләде. Өйдә хуҗалыкны гел карап тотты. Бернишләтеп булмый инде. Балаларның олырак икесенә җирләр алдыннан әниләрен күрсәттек инде. Бик аңлап та бетермәделәр бугай. Уртанчысы елады инде. Бакчага йөргән төпчеге әле аңышып бетмәде, — ди өч бала атасы.

Ул хәзер балаларны тәрбияләү вазифаларын тулысынча үз өстенә алырга әзер булуын әйтте.

— Балаларны үзебез карыйбыз. Үз әнием дә булышачак инде. Әтинең, әнинең апалары да ярдәменнән ташламас, — диде Айрат.

«Әнине алып кайтканчы бөтен эшләремне бетерәсе иде», — диде»

Кадриянең абыйсының хатыны Рәмзия Кадрияне соңгы юлга озатырга дип, Яшел Үзәннән кайткан.

— Кадрия бик юмарт, кунакчыл булды, уенда гел кешеләргә булышу иде. Күршеләре белән дә тату торды. Балалары да тәртипле аның. Әнисен бик каты яратты.

Туган авылында да хөрмәт итә иделәр, счетка акча салып, кайгы уртаклашу сүзләрен белдерделәр.

Балаларны Айрат та, әнисе дә караячак. Ә ничек карамыйсың инде?! «Ташламыйбыз, ничек үз оныкларымны ташлыйм, үзебез карап тәрбиялибез», — диләр.

Кадриягә 18 майда 35 туласы иде — булмады. Ул көнне иртән 5нче яртыда өйдән чыгып киткән. Йомралыдан Тәтештән килүче беренче автобус белән Казанга киткән. Казаннан Әлмәткә кайткан. Хастаханәгә барган, аннары табибтан белешмә алган да әнисенә, минем кайнанага була инде, инвалидлык рәсмиләштерергә, пенсиясен үз исеменә күчерергә ниятләгән һәм шул белешмәне авыл советына тапшырмакчы булган. Шуңа кайтып киткән. «Әнине алып кайтканчы, бөтен эшләремне бетереп китәсе иде», — дип шалтыратты ул алдагы көнне. «Тагын кайчан кайтам әле, бүтән әнине калдырып, кабат-кабат Әлмәткә барып йөри алмыйм», — диде. Үлеме ашыктырган инде…

Ике сыер, ике бозаулары бар. Яңа ел алдыннан гына бер тана суйдылар. Тавыклары бар. Җәй буе бройлерлар, каз-үрдәкләр асрый иде Кадрия. Газ, су кергән гади авыл йортында яшәделәр, кайнар сулары гына юк. Мунчаларының мичләре ватылган әле, шул ярдәм акчасына булса да мич эшләп куймакчылар. Балаларга юынырга мунча кирәк бит инде, — дип сөйләде туганы Рәмзия ханым.

«Бөтен авыл халкы елады»

Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов сүзләренчә, Рәхмәтуллиннар аз керемле, авыррак хәлле гаиләләр исәбендә булган.

— Кадрия булганда да контрольдә тота торган гаилә иде. Авыррак гаилә булса да, балаларга ваемсыз булмадылар, контрольдә тоттылар. Үлеменә ике көн кала гына килеп китте Кадрия, гаиләләре турында сорашып, сөйләшеп утырдык. Каникул алдыннан да балаларга күз-колак булу турында сөйләшә идек, чөнки каршыларында гына күл бар, «Зинһар, бозга кертмәгез балаларны», — дип гел кисәтеп тордык.

Ул көнне миңа Кадрия әнисен алып кайту ниятен әйтергә, «Монда алып кайтсак, табиблар карармы икән?» — дип белешергә килгән иде. Өйдә үзем тәрбиялим дип киткән иде бит. Күрәчәк булган инде. Әбине алып кайтты Айрат. Аякка басканчы үзебез тәрбиялибез, диде.

Алар үзләре күрше Тәтеш районы Байраш авылыннан. Айрат үзе дә Тәтеш районында агрофермада эшләде. Аннары монда күчеп килеп урнаштылар. Эштән курка торганнардан түгел Айрат. Балаларны тартырлар, үстерерләр дип уйлыйм. Әнисенең туганнары да: «Бернинди балалар йортына бирү юк, үстерергә булышабыз, тырышабыз», — диделәр инде.

Айрат елый инде… Аңлап та бетерми кебек. Олы баласы зиратка да килгән иде… Бөтен авыл халкы елады инде. Яп-яшь бит. Кадрия колхозда сыер саварга чыгып алды да, баласы инвалид булгач, пенсия алып яшәде. Без инде уйлап торабыз: инвалид бала өчен пенсияне Айратка рәсмиләштереп, әнисе белән бергә терлекләрен дә тотып, балаларын бергә үстерерләр дип. Айратның үз әнисе дә монда. 14 гыйнварда иртүк аларга бардым, балаларның олысын Апаска коррекцион мәктәпкә озатты. 1 сыйныфта укучы кызны да матур гына киендереп, мәктәпкә җибәрде, төпчеген балалар бакчасына алып китте…

Терлек асрарга абзарлары бар, йортларында газ-су кергән, алай начар дип әйтмәс идем, — диде үзидарә рәисе.

Бу гаилә опека органнары күзәтүендә булачагын әйттеләр, чөнки гаилә башлыгының салгалап йөри торган гадәте дә булган. Хәзер инде Айрат та, туганнары да шушы хәсрәтне кичерергә көч, сабырлык табып, үзләрен кулга алып, балалар хакына тырышып-тырмашып яшәргә тиешләр. Аларга шуны теләп калыйк.

Изгелек җирдә ятмас, ярдәм итүчеләрнең үзләренә дә кылган изгелекләре меңләтә әйләнеп кайтыр. Шуны истә тотып, Рәхмәтуллиннарга матди ярдәм дә күчерсәк иде.

Акчаны Альмир Забиров исемендәге Саклык банкы картасына (4817 7601 5930 3316) күчерергә мөмкин. Телефон номеры — 8-917-914-78-50.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100