Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Казан мэрының буе Түбән Каманыкыннан озынрак: кишер турында сөйләшү

Казан мэры Илсур Метшин мәктәп директорларын укучыларны тукландыру мәсьәләсе буенча җыйды. Җыелышта проблемалар, яхшы тәҗрибә, киләсе елга бурычлар һәм туклану буенча балалардан сораштыру нәтиҗәсе турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә мэр чагыштырмача озын буеның серен дә ачты.

news_top_970_100
Ни өчен Казан мэрының буе Түбән Каманыкыннан озынрак: кишер турында сөйләшү
Денис Гордийко

 — Әгәр мин үз командам белән монда килеп, сезне җыйганмын икән, сез балаларны тукландыру мәсьәләсенең шәһәр җитәкчелеге өчен мөһим булуын аңларга тиеш, — дип мөрәҗәгать итте кереш сүзендә Илсур Метшин мәктәп директорларына. Ул шулай ук укутычыларга һәм директорларга дистанцион укытуны оештыра алганнары өчен рәхмәтен белдерде.

 Казанда 2025 елга кадәр ел саен укучылар саны артачак

— 2020 ел безнең мәгариф өчен чын стресс-тест булды. Яз көне дистанцион укыту кертелде. Методик кулланмалар булмаса да, укытучылар үз эшләрен башкарып чыкты. Аллага шөкер, 1 сентябрьдән нормаль укытуга әйләнеп кайттык.

Уку елы да җиңел генә башланмады. Быел мәктәпләрдә балалар саны 12 меңгә артты. Чагыштырып карасаң, бу — тулы бер Мамадыш, ә Кукмара халкыннан күбрәк тә. Бүгенге көндә бездә 148 мең бала укый. Биш елдан 190 меңгә җитәчәк. Ашаган белми, тураган белә. Без барыбыз да балаларга бик шат, әмма җитәкчеләр, педагоглар өчен бу зур сынау, — диде Казан мэры.

Илнең һәр почмагыннан Казанга мәктәп балаларын тукландыру эшен өйрәнергә килүчеләр булгач, шәһәр администрациясе үзләрен иң яхшылары дип уйлаган. Тик Роспотребнадзорның узган елгы тикшерүе мәктәп ашханәләренең йомшак якларын ачып салган.

— Теләсә нинди механизм белән чагыштырсак, бу өлкә дә көйләүне һәм техник хезмәт күрсәтүне таләп итә. Без хаталар өстендә эшләдек. Нәтиҗәдә, 36 ашханәгә ремонт ясалды. Хәзер 166 ашханәнең 65е мәктәп рестораны форматында эшли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән кухня хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрә алдык. Быел беренче мәртәбә уку елын кухня хезмәткәрләренең штатын 92 процентка җиткереп башладык.

«Алга китеш бармы?» — дигән сорауга, «Бар», — дип әйтә алабыз. Без мәктәп туклануын оештыру системасы белән канәгать, ләкин яхшырырга урын бар, — диде Илсур Метшин.

 «Ворлдскиллз» мәктәпләргә бай мирас калдырган

Казанда узган халыкара спорт чаралары да мәгариф системасы өчен гаять зур мирас калдырган. Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты ит продукциясе составын тикшерә торган уникаль лабораториягә ия булган. Ул бөтен республикага икәү генә икән.

Департамент җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина сүзләренчә, «Ворлдскиллз-2019»дан сиксән мәктәпкә 5,2 млн сумлык 550 берәмлек инвентарь һәм җиһаз калган. Туклану Комбинатына 55 млн сумлык җиһазлар тапшырылган. Болар арасында тәүлегенә 5,5 мең порция җитештерүче өч таба, өч зур савыт-саба юу машинасы һәм башка җайланмалар бар.

 Ашханәләрне тикшерү нәтиҗәсе

Казан шәһәре Башкарма комитеты быел мәктәп ашханәләрендә комплекслы тикшерү уздырган. Нәтиҗәләрнең бер өлеше киңәшмәдә әйтелде.

Җиһазлар ватылган очракта мәктәпләрнең яртысыннан артыгы Туклану департаментына мөрәҗәгать итмәгән һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына ремонт ясаган. Җиһазларны ремонтлауны «Ачык Казан» системасына күчерергә тәкъдим ителде. Техник мөмкинлек бар икән.

Икенче мәсьәлә — киләсе уку елыннан ашханәләрне цифрлаштыру, автозаказ системасына күчү.

— Укучылар ризыкны алдан сайлап куя алсын һәм безнең ашханәләр кирәкле ризыкны белеп торсын өчен, заказ системасын кертергә планлаштырабыз — диде Рима Мөхәммәтшина.

Продукциянең күпме кирәк булачагы ашханә мөдиренең тоемлавына гына бәйле булмаячак. Хәзерге вакытта цифрлаштыру берничә мәктәптә тест рәвешендә уза. Департамент алдында шеф-поварларны компьютер белән тәэмин итү бурычы тора.

Кадрлар әзерләү дә зур проблема икән. Ашханәләрнең 40 процентында бер генә булса да вакансия бар. Күп кенә пешекчеләрне рестораннар студент эскәмиясеннән үк үзләренә җәлеп итә. Киңәшмәдә студентларга грант белән ярдәм итеп, укып бетергәч мәктәп ашханәсендә эшләүне бурыч итеп куярга кирәк дигән тәкъдим яңгырады.

 Канәгать булмаган укучылар да бар

Мәктәп укучыларыннан һәм ашханә мөдирләреннән сораштыру үткәргәннәр. Сораштыруда барлыгы 4,5 меңнән артык кеше катнашкан. Өлкән сыйныф укучыларының 90 проценттан артыгы ашханәгә йөри. Балаларның 80 проценттан артыгы туклануны ярыйсы, әйбәт һәм яхшы дип бәяләгән. Ашаудан канәгать булмаучылар — 13 процент. Канәгатьсезләрнең 33,5 проценты — ризыкны вакытыннан алда өстәлгә кую аркасында суына дип, 31,4 проценты — ризык сайлау мөмкилеге аз дип белдергән. Сораштыру шулай ук мәктәп укучыларының ашханәләрдәге зур чиратлар һәм тәнәфесләрдә вакыт җитмәү сәбәпле, ашый алмыйча калу очраклары булуын да күрсәткән.

Хезмәткәрләр арасында сораштыру күрсәткәнчә, кухня җиһазлары белән тәэмин ителеш һәм аларның хәле биш баллы системада 4,2 баллга бәяләнгән.

Мәктәптә туклану контроле дә һәркайда төрлечә куелган. Кайбер мәктәптә моның өчен мәктәп директоры яки ашханә җитәкчесе җаваплы, кайберләрендә җаваплылык хәтта медперсоналга йөкләнгән. Шәһәр администрациясендә туклануны оештыру өчен директор җаваплы булырга тиеш дип саныйлар. Якын киләчәктә бу эшне Казанда стандартка да салмакчы булалар.

 «Шайба»лы мисаллар безнең эштәге пробеллар турында сөйли»

Рима Мөхәммәтшина хәл ителгән проблемаларны атаган вакытта җитештерү технологиясенең җитешсезлеге аркасында килеп чыккан каты кәтлитләрне искә төшерде. Мәктәп укучылары аларга «шайба» дип исем дә биргән булган. Җитештерү процессы җайлангач, балалар зарланудан туктаган.

Әлеге урында докладчыны бүлдереп, сүзне Казан мэры алды.

— Мине кайбер әйберләр гаҗәпкә калдыра. Безнең дүрт район башлыгы, дүрт мәгариф бүлеге башлыгы, мәгариф идарәсе начальнигы, Башкарма комитет җитәкчесе бар. Менә бу «шайба» мәсьәләсе мэр дәрәҗәсенә барып җитте. Ник сезнең укучылар, ата-аналар белән элемтә юк? Ул мәсьәләне үзара хәл итә алмый идегезме? Мондый проблеманың килеп чыгуы — дөрес оештырылмаган эш үрнәге. Без, әлбәттә, хоккей башкаласы, ләкин «шайба»лы мисаллар безнең эштәге пробеллар турында сөйли. Сыйфат контроле системасын булдырырга кирәк, — диде Илсур Метшин.

 «Беренче сыйныфтан ук балаларны чәнечке белән пычак тотып ашарга өйрәтәбез»

 Ислур Метшин мэриягә, Роспотребнадзорга һәм башка инстанцияләргә бер генә шикаять тә килмәгән меңләгән укучылы мәктәпләр барлыгын әйтте. Аның фикеренчә, бу — коллективның төгәл итеп төзелгән системалы эше нәтиҗәсе. Шундыйларның берсенә — 146нчы лицей директоры Диләрә Кәримовага тәҗрибә белән уртаклашу өчен сүз бирелде.

— Сыйфатлы нәтиҗәгә үзебез процесс белән идарә иткәндә генә ирешергә мөмкин. Без белем бирү сыйфаты белән идарә итәбез. Шулай ук туклану сыйфаты белән дә идарә итәргә кирәк. 7 ел элек 146нчы лицей ашханәсе базасында Казанда беренче мәктәп рестораны оештырылды. Әлеге проект ярдәмендә лицей Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә танылды.

Проблема тарату линиясеннән башлана. Без ризыкны ике рәткә берьюлы таратуны уйлап таптык һәм тизлек ике тапкыр артты. Хәзер бу алым Казанның күп кенә мәктәп рестораннарында кулланыла.

Көн саен керем динамикасын күзәтеп торырга кирәк. Шулай эшләгәндә балаларның нәрсә ашаганы күренә. Без җиде ел элек балаларга ризык сайлау хокукын бирдек. Шул ук вакытта аларны сәламәт тукланырга һәм сайлаган ризыкны ашап бетерергә өйрәтергә кирәк. Монысы — безнең җаваплылык. Һәрдаим дөрес туклану турында сөйләшүләр алып барабыз.

Беренче этапта без һәр бала белән файдалы ризыктан баш тарту мәсьәләсе буенча аерым эшләдек. Бу авыр булды. Аның каравы, башлангыч этапта күп кенә проблемаларны хәл иттек.

Без беренче сыйныфтан ук балаларны чәнечке белән пычак тотып ашарга өйрәтәбез. Ата-аналарга да өйдә шулай эшләргә тәкъдим итәбез. Китапта балаларны өч яшьтән пычак һәм чәнечке кулланырга өйрәтергә кирәк диелгән. Вак моторика баш эшләү мөмкинлеген арттыру өчен файдалы. Бу фәндә расланган, — дип уртаклашты Диләрә Кәримова.

 «Буең җитмәсә, кишер ашарга кирәк»

Дөрес туклану турында сүз башлангач, Илсур Метшин да кушылды.

— Ничек балага дөрес туклану мотивациясе бирергә? Мәсәлән, спорт уенына барып, начар сикерүен әйтергә була. «Буең җитми, кишер ашарга кирәк», — дисең. 18 яшькә кадәр кишер ашау, чыннан да, гәүдә үсеше өчен файдалы. Без үскәндә тренер бу хакта сөйләде. Мин бертуганнарымнан озынрак булдым, чөнки мине тренер өч ел үз методикасы буенча шөгыльләндерде. Рационда май белән кишер мәҗбүри иде, — дип искә төшерде мэр яшьлек хатирәләрен.

Диләрә Кәримова мәктәп эчендәге проблемаларны вакытында белеп, тышка чыгармас өчен дүрт ел элек сайтка үзенең кесә телефоны номерын урнаштырган. Ата-аналар җыелышында шикаятьләрнең баскыч системасын тәкъдим иткән. Нинди дә булса проблема туса, алар, беренче чиратта, сыйныф җитәкчесенә мөрәҗәгать итә. Ул аны хәл итә алмый икән, директор урынбасарына яки директорга шалтырата.

— Югарыдагы структуралар белән аңлашканчы, проблеманы урында ук хәл итү җиңелрәктер. Хәзер миңа күбрәк шикаять түгел, ә рәхмәт сүзләре язалар. Бу бик күңелле, — диде лицей директоры.

 «Мәктәп ашата да ашата, ә белем бирү белән кайчан шөгыльләнергә соң?»

Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов агымдагы елдан зарланып алгач, директорларга сәламәт туклануның мәктәп өчен уңай яклары турында сөйләде.

— Мәгариф системасында 15 ел эшләү дәверендә бу ел кадәр авыр вакытны хәтерләмим. Мәктәп игътибар объектына һәм халыкка социаль ярдәм итү үзәгенә әйләнде. Үзизоляция вакытында укучылар гаиләләренә 49 мең азык-төлек җыелмасы тараттык. Белем бирү белән беррәттән, безгә хас булмаган әйберләр белән дә шөгыльләндек. Еш кына бик күп үзгәрешләр һәм билгесезлекләр шартларында эшләргә туры килде.

Быел барлык башлангыч сыйныфларны да бушлай ашата башладык. Ашханәдә тукланучылар саны 17 меңгә артты. Халык бер урында күпләп җыелмасын өчен, ашханәләрнең эш графигын үзгәрттек. Нәтиҗәдә, өстәлләрне ябу ешлыгы 2,5 тапкыр артты. Бу кухня хезмәткәрләре өчен бик зур авырлык.

Директорлар: «Мәктәп ашата да ашата, ә белем бирү белән кайчан шөгыльләнергә соң?» — дип сорый. Бу сүзләрдә хаклык булса да, туклану мәсьәләләре, балаларның сәламәт булуы бик мөһим. Сәламәтлек белән туклану арасында туры элемтә булганы шик уятмый. Сыйфатлы туклану укучыларның фикерләү сәләтен арттыра, иммунитетын ныгыта. Әгәр алар азрак авырса, дәресләрне азрак калдырачак. Туклануга ныграк игътибар бирүче мәктәпләрнең укучылары имтихан вакытында югарырак нәтиҗәләргә ирешүе исбатланган. Туклану — мәктәп эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булуына шигебез юк, — диде Ирек Ризванов.

 Казан мәктәпләрендә ата-аналар көн саен балаларның туклануын тикшерәчәк

Мәгариф идарәсе башлыгы әйтүенчә, өченче чирек башыннан Казанның һәр мәктәбендә ата-аналар көн саен балаларның туклануын тикшерәчәк. Һәр уку көнендә теләге һәм вакыты булган ата-ана ашханәдә дежур тора алачак. Ул туклануның оештырылуын, ризыкның тәмен, сыйфатын һәм меню белән чагышуын бәялиячәк. Ризык тәмен татып карарга теләүче ата-аналар исемлеге декабрьдә төзелә башланачак.

Мәктәпләргә ата-аналарны термометрия үткәреп, саклану чаралары булган очракта кертәчәкләр. Ашханәгә зур төркем белән узмас өчен, җәмәгать контролеры ролен башкарасы килгән ата-аналар көнләп чиратка куелачак. Роспотребнадзор ата-аналарга ризыкның тәмен, сыйфатын тикшерергә рөхсәт итә, ләкин аш пешерү бүлмәсенә чит кешегә керү тыела.

Бәяләүдә субъективлык булмасын өчен, төп кысаларны колачлаган, анкета формасындагы махсус чек-лист төзеләчәк. Мәктәп ашханәсе эшчәнлегенә карата канәгатьсезлек очраклары булса, хәлне уңай якка үзгәртү буенча эш алып барылыр дип көтелә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100