Сыйфатлы йокы – ул организм өчен ял итү генә түгел, ә баш мие эшчәнлеген саклау өчен хәлиткеч әһәмияткә ия процесс. Бу хакта невролог Максим Алексеев сөйләде, дип яза «НТР 24» каналы.
Белгеч аңлатканча, тирән йокы фазасында баш мие ял итеп кенә калмый, ә көн дәвамында җыелган алмашу продуктларыннан актив рәвештә чистарына. Аеруча зур әһәмияткә ия булган бета-амилоид аксымы чыгарыла – ул Альцгеймер авыруының үсеше белән бәйле. Моннан тыш, төнлә яңа нейрон бәйләнешләр формалаша, алынган тәҗрибәгә яраклашу бара, һәм мәгълүмат кыска вакытлы хәтердән озак вакытлы хәтергә күчерелә.
Табиб әйтүенчә, хәтта бер төн туйганчы йокламу да җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ул реакция тизлеген сизелерлек киметә, игътибарны туплау, уйланган карарлар кабул итү һәм куркынычларны дөрес бәяләү сәләтен начарлата. Шулай ук организмның стресслы хәлләр белән көрәшү мөмкинлеге дә кими.
Даими йокы җитмәү тагын да куркынычрак. Алексеева сүзләренчә, ул депрессия, борчылу халәтләре, Альцгеймер авыруы һәм деменциянең башка төрләре, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм диабет барлыкка килү куркынычын сизелерлек арттыра. Кеше даими рәвештә хәлсезлек һәм ярсынган халәттә була, бу исә тормыш сыйфатын нык кына төшерә, диелә хәбәрдә.