Непалда һәлакәткә юлыккан самолет пассажиры гомеренең соңгы мизгелләрен видеога төшергән
Кичә Непалда самолет һәлакәткә юлыкты. Покхара шәһәре аэропортыннан күтәрелеп китүгә үк самолет тизлеген югалта. Очучылар, күрәсең, торак йортлар өстенә төшмәс өчен, очкычны кырыйга алып китәләр. Самолет җиргә төшеп шартлый. Бу мизгелне җирдән очраклы рәвештә бер кеше видеога төшереп торган.
Шулай ук самолет эчендәге пассажир да самолетның һәлакәтен видеога төшергән. Һиндстан пассажиры үзен һәм башка пассажирларны видеога төшергән. Самолетның җиргә якынайганы күренә, әмма пассажирлар берни аңламый әле – алар көлешеп сөйләшә. Берничә мизгелдән камера селкенә башлый, самолетның җиргә бәрелгән тавышы ишетелә, аннары инде очкычның кисәкләре һәм ялкын гына күренә.
Самолетта 72 кеше булган, башта «алар барысы да һәлак булган» дигәннәр иде. Соңыннан 2 кешенең исән калуы билгеле булды. Алар – Непал, Һиндстан, Аргентина, Австралия, Ирландия, Франция, Россия гражданнары. Дүрт Россия гражданины, шул исәптән танылган блогер Елена Бандуро һәлак булган. Елена шушы рейс алдыннан гына балага узганын белеп, шатлыгы белән уртаклашкан булган.
Самолетның ни өчен һәлакәткә юлыкканы билгесез.