Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Непалда һәлакәткә очраган самолетта очкан Мәскәү кызы Елена Бандуро бала көткән булган

Елена Бандура - сәяхәт итәргә яратучы блогер. Самолетта ул селфи ясаган булган.

news_top_970_100
Непалда һәлакәткә очраган самолетта очкан Мәскәү кызы Елена Бандуро бала көткән булган

Непалда Катманду шәһәреннән Покхара шәһәренә очкан АTR 72 самолеты һәлакәткә очраган. Гадәттән тыш хәл вакытында бортта 68 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган. Алар арасында Россиядән 4 кеше булуы билгеле. Аларның берсе – Мәскәүдә яшәүче блогер, Россия авиакомпанияләренең берсендә эшләүче SMM-белгеч 33 яшьлек Елена Бандуро.

«Комсомольская правда» фаҗига турында блогерның апасы Ксениядән белешкән. «Кичә аның белән сөйләштек. Барысы да яхшы иде, хис-кичерешләре, ялга планнары турында сөйләде. Мәскәү вакыты белән 4.59 сәгатьтә миңа «Хәерле иртә! Непалда 7.44 сәгать. Мин аэропорт зонасына барам, хәзер Покхара шәһәренә очам», – дип язды һәм берничә фото җибәрде.

Елена күп сәяхәт итте һәм гаилә корырга, әни булырга әзерләнә иде», – диде ул. Ксения сүзләренчә, соңгы айларда Елена Казахстанда яшәгән. SMM-белгечлеге аңа дистанцион эшләү мөмкинлеге биргән, әмма аңа кайвакытта, эш буенча, башка илләргә дә очарга туры килгән.

Мәскәү кызы Яңа елны дуслары белән Шри-Ланкада каршы алган. Социаль челтәрләрдә сөйгәне Максимны сагынуы турында да уртаклашкан.

Самолет пилоты, бистә өстенә төшмәс өчен, судноны читкә бора алган. «Лена чыннан да Непалга җыена иде. Ул сөйгәне Максим янына очты, Лена көмәнле иде. Узган атнада ул бу шатлыклы хәбәрне туганнарга җиткерде. Ул УЗИ ясаткан. Алар кыз бала көткән», – дип дәвам итте Ксения.

Еленаның дуслары һәм туганнары сүзләренчә, хәзер ул шалтыратуларга һәм смс-хәбәрләргә җавап бирми. Еленаның хезмәттәше Кристина KP.RU га сөйләгәнчә, аның сөйгәне белән хәбәргә кергән. Ул фаҗига булуын раслаган. Хәзер Максим Непал хастаханәләре һәм морглары буенча Ленаны эзләп йөри. Ул аның исән калуына өметләнә», – дигән Кристина.

Непал массакүләм мәгълүматлары буенча, авиакатастрофада исән калучылар бар.

Самолетта булган 4 россияле дә һәлак булган. Алар – Елена Бандуро, Виктория Алтунина, Юрий Лугин, Виктор Лугин.

Викториягә 34 яшь, ул Ростовтан булган. Самолетка утырыр алдыннан хәбәр язган була. Ә Елена Бандуро самолетка утырганнан соң селфи ясаган.

Социаль челтәрдә Еленаның аккаунтында кайгы уртаклашкан сүзләр белән бергә «Авырлы булгач, нигә өендә генә утырмаган» дип шелтәләп язучылар да бар. «Өеңдә газ шартлавы да бар, яки исерек хулиган суеп чыгуы да… сәяхәт һәм үлем арасында элемтә юк, бу – язмыш», – дип язганнар ул кешегә каршы.

 

Елена Бандуро (сулда), Виктория – уңда

Фото: © телеграм-каналлардан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100