Назыйм Ханзафаров: «Тарихны белү кирәк. «7 бабасын белмәгән – мөртәттер» ди борынгылар»
Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасы дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаровның (1937-2023) моннан 25 ел элек «Сабантуй» газетасы өчен журналист Рузилә Мөхәммәтовага биргән интервьюсы.
Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасы дәүләт гербының идея авторы Назыйм ага Ханзафаровның вафатын ишеткәч, архивымнан аның белән булган интервьюны эзләп таптым. 1997 елның 13 декабрендә «Сабантуй» газетасында басылып чыккан әңгәмә икән ул. Назыйм аганың Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе алган вакытлары.
Назыйм Ханзафаров 1937 елның 12 сентябрендә Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында туган. Ул – татар тарихында Татарстан Дәүләт гербының идея авторы буларак та калачак шәхес. Герб 1992 елда расланган. Назыйм Ханзафаров – фәнгә «Нәкый Исәнбәт драматургиясе» темасына диссертация язып килеп кергән, докторлык диссертациясе өчен татар комедияләрен өйрәнгән галим. Әңгәмә зур түгел, нигездә, ул драматургия темасына кагыла. Чөнки галим «Татарская комедия (истоки и развитие)» монографиясе өчен дәүләт премиясенә лаек булганнан соң алынган интервью.
Минем әлеге Академия йортында эшләгәндә куллана торган отышлы байлыгым – авылымның байлыгы – халыкның этнографик мисалы бар. Балаларга да: «Әби-бабаларыгыз исән чагында хатирәләрен язып алыгыз», – диясем килә. Балачагымда, Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында яшәгәндә, күрше әбиләрнең яшертен генә «Шәһре Болгар газыйлары» (батырлары) бәетен сөйләгәннәре исемдә. Ул чакларда хан заманнарын искә алган өчен төрмәгә утырталар иде, шуңа да Миңсылу әбиләр, Мәфтуха абыстайлар безне – бала-чаганы – яннарына китерергә куркалар иде. Кечерәк чакта кичке уеннардагы бию түгәрәкләре тирәсендә чабышулар, соңрак – аулак өйләр... Алар хәзер культуралаштырылыбрак күрсәтелә, ул чакта аларның хәяте халыкчанрак иде. Бала чакта авыл тирәсендә без йөрмәгән урман, елга, сазлык булмагандыр. Коры көннәрдә дә батар урын таба идек. Зират өсләреннән җиләк җыюлар дисеңме – әниләр: «Сезгә ярый, зират – догалы урын, шайтаннар юк», – дип тынычландыралар иде.
Безнең якларда «Җәкәнә кашы», «Әртәмби кыры», «Чәнчас болыны», «Кулайка тавы», «Бәдәр астый сукмагы» дигән урыннар бар. Нәрсә аңлата алар? Тимерче күпереннән башланып Бәрлегә коючы Бокыр елгасы ага. Аның сазлы ягыннан эрегән шоколад сыман кызыллы-зәңгәрле-яшькелт сыекча агып тора иде. Аны сазлыклардан табыла торган бакыр чыганаклары белән бәйле дип уйлыйм, ихтимал, бабаларыбыз заманында биредән бакыр алганнардыр, елга исеме дә шуңа бәйледер әле /а – о авазлары күчеше/. Әлбәттә, бу фаразның дөрес булмавы да бар. Балаларга шуны әйтәсем килә: авыл һәм аның тирә-ягындагы атамаларның тарихларын ачыклап язып алсагыз, тарихка үз өлешегезне кертер идегез.
Гомумән, тарихны белү кирәк эш. «Җиде бабасын белмәгән – мөртәттер», – дигәннәр борынгылар.
Сез – әдәбият тарихының драматургиягә караган өлеше буенча белгеч. Бу – балачактан театрга кызыксынудан киләдер, бәлки.
Әйе, йорт диварына экран элеп, чирәмгә утырып кино карый идек. Концерт-театрларга керү өчен билетлык акча булмагач, тәрәзәдән карадык. Ул чакларда ниндидер театраль рух булган. Соңрак Кайбычта да, Зеленодольскида да драмтүгәрәк җитәкләдем. Аспирантурада укыганда да әлеге тема якынрак булып чыкты – Нәкый Исәнбәт драматургиясенә яңача бәя бирү максат итеп куелды. Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Мирхәйдәр Фәйзи, Гафур Коләхметов, Галиәсгар Камал кебек язучыларыбыз иҗаты турында да яздым, әлбәттә.
Үзегезгә кем драматургиясе якын?
Романтик рухлы Мирхәйдәр Фәйзи драматургиясе – «канатлы драматургия»: «Галиябану», «Ак калфак», «Асыльяр» әсәрләре аша авыл хәятен белергә, халыкның күңел кылларын тоярга мөмкин.
Татар драматургиясен дөнья драматургиясе белән чагыштырып ни дия алабыз?
Төрки халыкларның театраль фикерләве, театраль мирасы һич кенә дә башкалардан ким түгел. Әйтик, Көнбатышта «Принцесса Турандот» (Карл Гоцци) исемле әкияти рухта язылган әсәр бар. Аның сюжеты безнең мирасыбыз булган Көнчыгыш хикәятләренә барып тоташа. Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ы да җорлыгы ягыннан Көнбатыштагы андый әсәрләрдән ким түгел. Көнчыгышыта курчак театрлары, күләгә театрлары бик борынгы заманнарда ук булган. Хан сарайларында махсус театр труппалары булуы турында дәлилләр бар.
Инде бүгенге драматургия турында берничә сүз.
Кызганыч, бездәге торгынлык елларында куелган әсәрләрдән бүгенгеләре үткенлекләре ягыннан да, формалары белән дә әллә ни аерылып тормый. Дөрес, заманның актуаль мәсьәләләрен яктыртырга омтылышлар бар, әмма тамашачы зәвыгына ияреп комедияләр язу үзәк урынны алып тора. Татар халкының тормышын, бүгенге халәтен психологик тирән анализлап язылган, сәнгатьчә камил итеп эшләнгән сәхнә әсәрләре кирәк.
Әдәбиятны теоретик яктан өйрәнгән кеше үзе иҗат итәме ул, Назыйм абый?
Мәктәп елларында ук үземне сынап караганым булды – «Күтәрелештә» дигән кулъязма журнал чыгардык. Мәгъсүм Хәкимов дигән туганнан туган абыем Шәүкәт Галиев белән дуслар иде, алар шигырьләр турында сөйләшкәндә, яннарында чуалырга ярата идем.
Соңрак, әдәби әсәрләрне анализлап, драматургия серләренә төшенгәч, үзем дә пьеса язарга җөрьәт иттем. Мирхәйдәр Фәйзинең тормышын өйрәнеп, бәгырен аңлап язылган әсәремнең бер өлеше телеспектакль итеп куелды. Ул пьеса-хатирә «Көт мине, Казан!» дип атала.
Татар халкының опера-балет сюжеты булырлык материаллары бар. Шуларның берсен – «Бүз егет»не опера либреттосы итеп эшләдем, легендаларга таянып, «Кыз тавы» либреттосы язылды, композитор Бату Мулюков белән бергәләп, «Сөембикә» операсын яздык. Кызганыч, бу өлкәдә композиторларыбызның активлыгы җитми. «Татар халкының тарихы драмалардан, трагедияләрдән гыйбарәт. Аларны күрә белергә генә кирәк», – дип әйтә иде Нәкый ага Исәнбәт.
Назыйм абый, заманында драмтүгәрәкләр җитәкләвегезне исәпкә алып, шундый сорау: укытучылар еш кына «мәктәп кичәләре өчен бер пәрдәлек пьесалар җитми» дип зарлана. Бәлки, берәр киңәш бирерсез.
– Укытучылар зары белән килешмәс идем. Һәр укытучы – мәгълүм дәрәҗәдә иҗатчы да. Проза әсәрләрен, әкиятләрне сәхнәләштерергә мөмкин, шигъри әсәрләрне театрлаштырып яңгыратып була. «Юк» диеп, эшлексезләр генә әйтә. Халык әйтмешли: «Тарак юк дип җавап бирә чәч тарарга иренгәч». Эзләнә, таба белергә кирәк.
...Мәктәп темасына кагылганбыз икән, мин сезгә Казандагы беренче гимназияләр ачылу турында кызыклы материаллар тәкъдим итә алам. Анысын икенче очрашуга калдырып торыйк.