"Назарбаев Татарстанны бик ярата иде, аның әбисе татар"
Кичә Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев үз теләге белән вәкаләтләрен туктатуын игълан итте. Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итте. 2015 елда аны бишенче тапкыр Президент итеп сайлаганнар иде. Назарбаев кайсы юнәлештәге эшчәнлекләре белән истә калыр? "Татар-информ" шуны белеште.
Мәскәүгә караса да, мөстәкыйль сәясәтен алып барырга тырышты
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирасы үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов, беренче чиратта, Казахстанның икътисади үсеше турында әйтте.
– Әлбәттә, ул, совет кешесе буларак, Мәскәүгә буйсыну, Мәскәүгә караудан котыла алмады. Мәскәү ничек эшләсә, алар да шулай эшләде, ләкин соңгы икътисади мәгълүматларны карасаң, анда үсеш күрәбез. Әлбәттә, Россиянең башка проблемалары да бар – кризис, санкцияләр һәм башкалар. Казахстанны күршедәге Кытай белән дә чагыштырып булмый, ләкин үсеш бар.
Назарбаев Мәскәүгә караса да, ул үзенең мөстәкыйль сәясәтен алып барырга тырышты. Милләтне үстерү буенча төрле программалар кертте. Мәсәлән, ун ел дәвамында мирасны кайтару программасы эшләде. Аның буенча шактый эш башкардылар. Совет республикаларыннан кулъязма китаплар кайтардылар, тәрҗемә иттеләр. Бу милли үзаңны үстерүдә зур адым булды. Милли әдәбиятны үстерүгә, тарихка, Казахстан, Алтын Урда тарихы белән бәйле төрле конференцияләр үткәрүгә игътибар бирелде. Ул проектларда безнең галимнәр дә катнашты.
Нурсолтан Назарбаев Казахстан башкаласын да яңа җиргә күчерде, яңадан шәһәр - Астананы төзеде. Казахларның мәккәсен булдырды, шуңа күрә роле кечкенә дип әйтеп булмый.
Назарбаев милләтне, дәүләтне саклап калган кеше. Бу эше белән гел уңай тәэсир калдырды.
Ул китмәде, бераз читкә китеп, Минтимер Шәрипович кебек мөһим вазифаларда калыр. Ә аның урынында калган кеше иске буын кешесе, Тышкы эшләр министрлыгында эшләгән кеше. Шуңа күрә әлегә ниндидер кискен үзгәрешләр көтмим. Ләкин яңа буын килгәч, үсәргә, үзаңны, икътисадны үстерергә нигез бар. Димәк, ул хәзер Казахстанны яхшы хәлдә калдырды, үстерергә, алга таба барырга гына кирәк. – диде.
"Без Казахстанга, казах халкына безгә Тукайны бүләк иткәне өчен рәхмәтле"
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев фикеренчә, Нурсолтан Назарбаев моңа кадәр никадәр ихтирамлы кеше булган булса, шулай булып калачак.
– Куркынычсызлык советы, партия җитәкчесе, гомумән, ил агасы, ил атасы булып кала. Шәрык халыклары традициясе буенча бу гадәти хәл. Кытайда да заманында тоткан урыны буенча беренче урында булмаса да, Сяопин ил агасы булып саналды. Бездә дә Минтимер Шәрип улы Дәүләт Киңәшчесе, ихтирамга лаек кешек. Төрки халыкларда бу гадәти хәл.
Назарбаевның Казахстан өчен генә түгел, гомумән, бөтен төрки дөньяда, БДИ илләрендә, гомумән, дөньякүләм дәрәҗәдә дә тоткан урыны зур. Ул хөрмәткә лаек, - диде Разил Вәлиев.
Аның әйтүенчә, Назарбаевның Россия белән Казахстан, Татарстан белән Казахстан арасында икътисади, мәдәни һәм башка элемтәләрне урнаштыруда, ныгытуда аның роле искиткеч зур булды.
– Ул безнең халыкка ихтирамлы булды. Кат-кат Татарстанга килде. Шәймиевнең инаугурациясендә дә булды. Әле күптән түгел Татарстанга визит белән килеп китте.
Бүгенге көндә башка чит илләр белән мөнәсәбәтләр киңәя бара, шулар арасында, аеруча төрки илләр арасында беренче урында Казахстан тора. Казахстан белән бөтен өлкәдә дә иң тыгыз мөнәсәбәтләр дияр идем. Казах халкы һәрвакыт безгә якын булган. Традицияләребез, тарихыбыз уртак. Фәнни хезмәткәрләребез, язучыларыбыз, композиторлар, әдәбият, сәнгать әһелләре аралашып яши. Аларда матур итеп Сабан туйлары үткәрелә.
Без Казахстанга, казах халкына безгә Тукайны бүләк иткәне өчен рәхмәтле. Дөрес, Тукай Кушлавычта туып, Кырлайда, Өчиледән яшәгән татар баласы, ләкин гомеренең күп өлешен Казахстан җирендә, Җаек каласында үткәргән. Аннары чын олуг шагыйрь булып җитешеп, Казаныбызга кайткан. Ул төбәкләрдә Җаек каласында композиторыбыз Нәҗип Җиһанов, татар театрына нигез салган Габдулла Кариев һәм бөек шәхесләребез тәрбия алган. Шуңа күрә без казах халкына бик рәхмәтле. – дип әйтте әңгәмәдәш.
Вәлиев Назарбевка хас иң төп сыйфат “стабильлек” дип саный.
– Чөнки бүген катлаулы чорда уңга-сулга бәрелеп, атлаган саен реформалар үткәреп маташмады. Тоткан кыйбласы туры булды. Аның төп максаты – дәүләтчелеген, икътисадын ныгыту, рухи дөньясын баету иде. Бу юнәлештән китмәде. Һәм үз сүзендә тора торган кеше ул. Латин язуына күчәргә кирәк, дип әйтте, һәм уңга-сулга карамыйча, бүген бу эшне тормышка ашырып килә.
Россия белән мөнәсәбәтләрдә дә ул шактый стабиль булды. Югыйсә, элекке союздаш республикаларның кайберләре бер көнне бертөрле, икенче көнне икенче төрле гамәлләр кылып, шактый гына катлаулыклар китереп чыгарды. Бу нисбәттән, Россия белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр бик эзлекле булды. Бүген бу бик зур нәрсә. Шуңа күрә Казахстан белән сәүдә, башка өлкәләрдә хезмәттәшлегебез югары дәрәҗәдә.
"Назарбаев акыллы сәясәтче иде"
Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов казах милләтен, телен үстерүдә Назарбаевның зур роль уйнаганын билгеләп узды.
– Бу юнәлештә күп эшләде. Миллилекне, әлбәттә, саклады. Ул аның өчен үз көчен саклап калуда да беренче корал. Миллилек белән бергә үзенең культын да үстерде.
Бездә Шәймиев киткәч, нәрсәдер үзгәрде, ләкин төп система шулай ук калды. Мин бу яктан Минтимер Шәрипович белән чагыштыра алам. Алар икесе дә акыллы, адаптив, “сыгылмалы” сәясәтче. Назарбаевның өстенлеге, әйткәнемчә, акыллы сәясәтче булуында. Ул Казахстанда нәрсәдер эшләргә тырышты.
Мәсәлән, аларның яшь казахларны башка илләргә укытырга җибәрү турында зур программасы бар. Безнең “Алгарыш” программасына тиңдәш ул, ләкин бездә ул кечкенәрәк, аларда киңрәк масштабта, алар анда меңләгән кешене җибәрде. Күп кенә кызлар-малайлар Америкада, Европада белем алды. Бу - аның казанышын күрсәткән әйбер, - диде Сәетов.
"Аның башлаган эшен дәвам итү алмашчысына әллә ни авыр булмас"
Татарстан Фәннәр академигы, тарихчы-галим Индус Таһиров Назарбаевны үз милләте өчен күп эшләгән шәхес буларак бәяләде.
– Ул милләтен бәйсезлек юлына алып чыкты, һәм аның республикасы искиткеч тизлек белән алга китә башлады. Чыннан да андагы үзгәрешләрне сөйләп бетереп кенә булмый.
Тел мәсьәләсе, әлбәттә, җиңел мәсьәлә түгел. Ләкин, ничек кенә булмасын, казах телен гамәлләштерү бөтен көче белән алга бара. Ул чын мәгънәсендә дәүләт теле. Шул рәвешле яши һәм үсә. Телне телиләрме, теләмиләрме – анда яшәгән руслар өйрәнергә мәҗбүр булачаклар. Назарбаев үзенең төп эшләрен эшләп китте. Аның башлаган эшен дәвам итү алмашчысына әллә ни авыр булмас.
"Безгә – казахлар, казахларга татарлар кирәк!"
Безнең үзара икътисади, рухи багланышларыбыз да, гомумән, борын-борын заманнан килгән уртаклыгыбыз – барысы да бар. Алар, һичшиксез, дәвам итәчәк.
Татар-казах мөнәсәбәте ул беркайчан да бетә торган фактор түгел. Безгә дә казахлар, казахларга да татарлар кирәк, чөнки заманында татарлар казахлар өчен бик күп эшләр башкарды. Аны казахлар бүген акрынлап кына булса да таный башлады. Татарларның мөмкинлекләре бик күп, казахларга татарның ярдәме кирәк булачак. Һәм ул, һичшиксез, ярдәм ителәчәк. Безгә инде үзебезгә авыр көннәребездә, милләтебезне, динебезне, дәүләтчелегебезне саклап калуда көрәштә Казахстанның, казах халкының. Аның җитәкчелегенең ярдәмче һәм теләктәш булуы бик тә кирәк.
"Назарбаевның әбисе - татар"
Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев без шалтыраткан мәлдә Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендә вакыты иде.
– Минемчә, Нурсолтан Назарбаев китсә дә, Татарстан белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләрдә барысы да яхшы булачак. Мамин премьер булды, Токаев та Татарстанны белә, шуңа күрә безгә карата кире кайтавазы булмас.
Назарбаев Татарстанны бик ярата иде, аның әбисе татар. Ул “КамАЗ”га булышты, ТАИФ компанияләр төркеме белән дә әйбәт кенә эшләделәр. Назарбаев вакытында булган бар әйбер дә калыр.
Товар, сәүдә әйләнеше җитәрлек түгел, әле күбрәк булыр дип уйлыйм. Аларның бик күп делегацияләре, хакимнәре бездә булды. Сәүдә-сәнәгать палаталары белән үзара бергә эшлибез, шуңа күрә борчылырга сәбәп юк.
Нурсолтан Назарбаев бик ышанычлы булды, алга карап, тырышып эшләде, - диде.
"Кайсы шәһәрне алма - анда татар оешмалары гөрли"
Казахстанның Сәмәй шәһәрендәге татар оешмасы вәкиле Диләнүр Ахунҗанова Нурсолтан Назарбаев алып барган сәясәткә карата фикере белән уртаклашты.
– Нурсолтан Абишевичның милли сәясәтен бик кулай һәм уңышлы күрдем. Республиканың нинди генә зур шәһәрен алма, анда татар оешмалары гөрли, башка халыклар белән дә дустанә мөнәсәбәттә.
Минем кайнатам, Ахунжанов Габделхак Габдуллович, 1992 (суверенитет алган ел) елда Татар сәнгать мәктәбен ачып җибәрә. Шундый уникаль проектны болганчык елларда тормышка ашыру бик авыр. Шулай да Нурсолтан Назарбаев һәм Минтимер Шәймиевнең дустанә мөнәсәбәте һәм кардәш халыкларның дуслыгы аркасында, мәктәп дөньяга килде.
Хәзерге вакытта ул узенә күрә бер кечкенә халыклар ассамблеясе булып тора, чөнки анда татар сәнгатен, мәдәниятен, телен төрле милләтләр өйрәнә.
Алла боерса, тиздән мәктәпкә яңа бина биреләчәк, бу да татарларга карата мөнәсәбәтен унай билгели. Бу бер мисал гына, ә казах илендә татарларнын эшчәнлеге әйтеп бетергесез зур.
Әлбәттә, Назарбаевның китүе күпчелек халыкка көтелмәгәнлек булды. Казахстаннын чәчәк атуына аның куйган өлеше чиксез зур, 26 ел эчендә мәркәз дә, Казахстан да бик үзгәрде, матурайды.
- Узган ел июнь аенда Нурсолтан Назарбаев Казанга килгән иде. Казахстан һәм Татарстан арасында товар әйләнешен 700 млн доллардан 1 млрд долларга кадәр арттыруны тәкъдим иткән иде. Ул Казанда төрле юнәлешләр буенча Казахстанның 600дән артык студенты, Татарстанда исә барлыгы 1217 кеше укыганын әйткән иде.
- Казахстанның беренче Президенты Астана, Алма-Ата һәм Казанның партнер шәһәрләр булы турында да: “Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр игътибарга лаек, алар киңәя. Без машина төзү, нефть химиясе өлкәсендә проектларны гамәлгә ашырабыз", - диде. Тарихка күз салып, 1992 елда СССР таркалгач, икътисад туктап калган вакытларга "кайтып килде". "Кибет киштәләре буш, халыкка эш хакы, пенсия түләргә акча юк иде. 25 ел узды, бу вакытта икътисад 20 тапкыр көчәйде. Бу еллар эчендә күпне кичерергә туры килде. Икътисадны торгызу саллы көч сорады", - дип искә төшереп үткән иде.