Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Наталия Фишман үз үрнәгендә хатын-кызларны күкрәкләрен тикшертергә өндәде: “Мин үземне тикшерттем!"

Күп очракта без, гүзәл затлар, тормыш мәшәкатьләренә чумып, сәламәтлегебезгә ваемсыз карыйбыз. Тикшеренергә кирәклеген белеп тә, әле теге, әле бу сылтау табып, табибларга тәки барып җитә алмыйбыз. Мөхәммәт тауга бармаса, тау Мөхәммәт янына килә, диләрме әле?! Шуның кебек, онколог-маммологлар бүген, тикшерү җиһазларын төяп, Казанның бер сәүдә үзәгенә үзләре килеп төште. Биредә сөт бизләрен УЗИ аша каратып, табиб белән киңәшләшеп була иде. Бушлай, әлбәттә.

news_top_970_100
Наталия Фишман үз үрнәгендә хатын-кызларны күкрәкләрен тикшертергә өндәде: “Мин үземне тикшерттем!"

Акциядә Наталия Фишман да катнашты

#япрошла хэштегы белән билгеләнгән акция сәгать 10 нан 16 га кадәр дәвам итте. Аның төп максаты күкрәктә яман шешне башлангыч чорда ачыклаудан гыйбарәт булды. 10 онколог һәм 4 УЗИ белгече эшләде. Башта табиб сөт бизләрен карый, шик туса, УЗИга җибәрә. УЗИдан соң яңадан шул табибка кереп, консультация алып була иде. Кайберәүләргә онкодиспансерда маммография узу өчен юллама бирелде. Теләүчеләр күп булганлыктан, уңайлылык өчен электрон чират оештырылган иде.

Акциягә кушылган билгеле хатын-кызлардан Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманны атарга кирәктер. “Без үз сәламәтлегебезгә игътибарлы булырга тиеш. Чирне вакытында ачыклау, дәвалану, үз-үзебезне карап тору мөмкинлекләре бар. Мин үземне тикшерттем. Ходайга шөкер, бернинди куркыныч әйбер тапмадылар. Күкрәк рагы проблемасы турында еш сөйләп тору кирәк”, - диде ул.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов журналистларга республикада онкологик авыруларны ачыклауның өч баскычлы системасы төзелгәнен билгеләп узды. Тикшерү сырхауханәләрдәге, үзәк район хастаханәләрендәге онкологик кабинеттан башлана. Аларның бурычы башлангыч тикшерү уздырып, шик туса, муниципальара үзәкләргә юллау. Биредә диагноз тәгаенләнә, я кире кагыла. Диагноз расланса, алга таба пациент Республика клиник онкологик диспансерга юллана. Анда төрле алымнар белән дәвалау үткәрелә. Осипов бүгенге көндә, статистика буенча, онкологиядән үлүчеләр саны һәм ракның соңгы стадиясе очраклары кимүе күзәтелүен билгеләп узды.

Идел буе федераль округының штаттан тыш баш онкологы Рөстәм Хәсәнов күкрәктә яман шешне башлангыч чорда ачыклау былтыр 58 процент тәшкил иткәнен шәрехләп узды. Аның сүзләренчә, әле 12-15 ел элек кенә бу күрсәткеч 46 процент булган. “Бу коткарылган гомерләр арта дигән сүз. Диспансеризациядә башлангыч вакытында ачыкланган рак очраклары 70-80 процентка җитә”, - диде ул. Рөстәм Хәсәнов яман шеш структурасында күкрәк рагы һәм тире рагының беренче-икенче урыннарда булуын билгеләп үтте. Рөстәм Хәсәнов диспансеризация әһәмиятенә тукталып: “Иң мөһиме, бер җирең дә авыртмаганда тикшеренергә кирәк. Элек өч елга бер, хәзер ике елга бер мәртәбә тикшерәбез. 40 яшьтән узган хатын-кызларда маммографиядә күкрәктә тайпылышлар күренә. Ә яшьрәкләргә УЗИ ясала, чөнки 40 яшькә кадәр маммографиядә сөт бизләрендә ниндидер шешләрне күреп булмый”, - дип аңлатты.

Республика клиник онкологик диспансерның баш табибы Илдар Хәйруллин диспансерның маммология бүлегендә бүген сөт бизләрендә рак диагнозы белән 50 ләп хатын-кыз дәвалауын әйтте. “Былтыр Татарстанда сөт бизләре рагы 1700 хатын-кызда ачыкланды, елдан-ел күбрәк ачыклый барабыз. Башлангыч чорда ачыкланыш арта. Диспансеризациядән, маммографиядән куркырга кирәкми”, - дип ул барлык хатын-кызларның үз сәламәтлекләрен кайгыртырга тиешлекләренә басым ясады. “Без башлангыч диагностика системасын төзергә тиеш”, - дип Илдар Хәйруллин тикшеренүләрдән баш тартмаска өндәде.

Баш табиб бүген сәүдә үзәгендәге кебек мондый акцияләрнең Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә уздырылганын искәртте. Быел да сентябрь аенда шушы акцияләр узачагын әйтте.

Әминә апа, Рәшидә апа һәм башкаларның тикшеренүләре нинди нәтиҗәләр күрсәткән

Яшел Үзәннән Әминә апа Казанга махсус шушы акциядә катнашырга дип килгән.

– Ноябрьдан бирле онкологлар буенча чабып йөреп, маммография уза алмыйм. Кичә балаларым хәбәр иттеләр дә, шуңа Казанга килдем. УЗИ да ясадылар, хәзер тынычландым. Ярты елдан ярты елга күренеп торырга куштылар. Бераз проблемалар бар, әмма куркыныч түгел. Безнең шәһәрдә дә булсын иде шундый акцияләр, - диде.

Казаннан 53 яшьлек Лидия ханым тикшеренүгә дусты Зөлфия ханым белән килгән.

– Мондый акцияләр бик кирәк, бигрәк тә 8 Март алдыннан булуы күңелле. Үзебезгә үзебез бәйрәм ясадык. УЗИга җибәрмәде дә хәтта, “барысы да әйбәт” диделәр. Табиблар шулкадәр әйбәт. Макияж ясаучы кызлар да бик итагатьле. Узган ел болай ук булмаган иде, быел күңелле алып баралар. Тәртип тә яхшы быел. Әйбәт оештырылган. Әйтеп бетергесез, чәчәк бирүләре үзе ни тора! – дип тәэсирләре белән уртаклашты.

Казаннан 65 яшьлек Рәшидә апа да акциядән бик канәгать калган.

– Бу акция турында ватсаптан хәбәр җибәрделәр. Яхшы белгечләр булырга тиеш, тикшерү аппаратуралары да әйбәттер, дип килдем. Бик җаваплы карыйлар. Миңа бик ошады. Табибта күзәтелеп торырга куштылар, - диде.

Акция беренче ел гына үткәрелми. Былтыр 560 хатын-кыз күкрәкләрен тикшерткән булган. Бүген 546 хатын-кыз тикшеренде. 54 хатын-кызда зарарсыз шеш, 5 хатын-кызда яман шеш булуы турында шик туган. 

Акциядә, шулай ук, хатын-кызлар өчен матурлык һәм сәламәтлек темасына лекторий оештырылды. Ә табибка керергә дип үз чиратыңны көткәндә, аптырап, күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәделәр. Акцияне оештыручылар үзенә күрә бәйрәм мохите булдырырга тырышкан. Музыка яңгырап торды. Таблода үзеңнең талон номеры чыкканчы, макияж һәм прическа ясатырга мөмкин иде. Киткәндә, лалә чәчәге белән, елмаеп, исәнлек-саулык теләп озатып калдылар.

Белешмә өчен. Сөт бизләре рагы хатын-кызлардагы барлык онкологик авырулар арасында беренче урында.

2017 елда  сөт бизләре яман шешенең 1725 яңа очрагы ачыкланган – бу 2016 елга караганда 7,5 процентка күбрәк. 2016 елда 1604 яңа очрак өстәлгән булган. Былтыр бу яман чирдән 553 кеше дөнья куйган. 2016 ел белән чагыштырганда, 22 кешегә артык.

Бүген Республика клиник онкологик диспансерда бу диагноз белән учетта 18 252 кеше тора, шуның 61,8 проценты, ягъни 11 296 кеше учетта 5 һәм аннан артыграк ел. Бу, 2016 елга караганда, 0,4 процентка күбрәк.

Республика халкының яман шешләрдән үлем структурасында, үпкә рагы, колоректаль рак һәм ашказан рагыннан соң сөт бизләре рагы 4 нче урында (8,5 процент).

Авыруны I-II стадияләрендә ачыклау һәм ракны вакытында дәвалау 85-90 процент очракта тулысынча дәвалану мөмкинлеге бирә. Чирне башлангыч стадиядә ачыклау өчен, даими тикшеренеп тору һәм сәламәт тормыш рәвешен алып бару буенча белгечләр киңәшләрен истә тоту мөһим, дип искәртә белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100