Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни кызын яндырып үтергән хатын: «Эчемә убыр кереп утырды»

news_top_970_100
Нәни кызын яндырып үтергән хатын: «Эчемә убыр кереп утырды»
Алтай крае буенча Тикшерү комитеты

Алтайда 1,5 яшьлек кызын яндырып үтергән хатын «эчемә убыр ияләште» дип аклана. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

20 февральдә Алтай краендагы кечкенә генә бер авылда яшәүче хатын баласының өстенә керосин сибә һәм ут төртә. Сабый тереләй яна, анасы карап тора.

Бу авылда 1000нән артык кеше яши. Фаҗига булган гаилә йортны ана капиталына алган, хатын-кыз өч баласын – 8 һәм 15 яшьлек ике малайны, 1,5 яшьлек кызны ялгызы тәрбияли. Олы ул – инвалид, өйдә укый. Уртанчы улы мәктәпкә йөри ала, тик анасы каршы була. Гаилә махсус хисапта тора.

Шушы авылда яшәүче хатын сүзләренчә, баласын үтергән хатынның гыйнварда гына ана булу хокукын чикләгәннәр. Ул балаларын юньләп карамый да, беркайда эшләми, гаилә инвалид баланың пособиесенә яши.

Буш вакытында бу хатын багучылык белән шөгыльләнә, имеш, аның эченә башка бер җан кереп утырган һәм аның белән идарә итә. «Миңа убыр җаны керде», – дип сөйли.

Биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә фикерләрен яза, алар, бу хатынга хакимият күптән игътибар итәргә тиеш иде, диләр.

«Кибеттә тора иде, өенә тикшерү киләсен әйтте, тизрәк йөгереп кайтып китте. Аңа тикшерү килер алдыннан гел шалтыратып хәбәр итәләр иде, аны бөтен авыл буйлап эзләп йөрмәс өчен. Сез көтмәгәндә генә килегез, анда ни булып ятканын карагыз. Балалар гаепле түгел, алар – кыргый, Маугли инде. Аларны горилла тәрбияләсә яхшырак булыр иде», – дип яза бер хатын.

«Аның психикасы тәртиптә, бу – ялган. Ул янучан сыеклыкны алдан алып куйган. Киемнәрне дә алдан табакка салып чылаткан», – дип яза тагын бер хатын.

«Күп зарландык инде, балаларның пычрак булуын, кышын да җәйге киемдә йөрүен әйттек. Ләкин өстәге түрәләрнең һәрчак «бар да яхшы», – ди авылдашлары.

Barnaul22 паблигында исә бу хатын баласын моңа кадәр үк яндырырга маташуын язалар, тик яндыра алмаган гына, диләр.

«Фаҗигане булдырмас өчен, опека органнары һәм район администрациясе ягыннан барысын да эшләдек, гаилә хисапта тора. Гаиләне саклау өчен барын да эшләдек. Һәр сабый өчен янында анасы булу кирәклеген аңлыйбыз. Хәйрия ярдәме белән дә булыштык», – ди район башлыгы «Телеграм» каналында.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, бу хатын баласына җеннәр ияләшкән дип уйлаган, шуларны чыгармакчы булган. Ул үзе белән пластмассадан ясалган кызыл табак, биш шешә керосин алып килгән.

20 февраль иртәсендә склад янында ул баланы яндырган. Бу вакытта авылдагы балта остасы узып бара торган булган, ул авыл советына шалтыратып әйткән. Хатын, каршы килмичә, полициягә үзе барган. Ә аның белән басып торган 8 яшьлек малай хәтта еламаган да, диелә хәбәрдә.

  • «8 яшьлек улы карап торды». Вәхши ана нәни кызына янучан сыеклык сибеп, ут төрткән 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100