«Намазга баскач, төшендем: әнине карап яшәү – минем җәннәткә юлым»
Казанда яшәүче 95 яшьлек Агидиджа Хәбибуллина – сугыш баласы, тыл ветераны. Бүген ул икенче төркем инвалид, аяксыз.
1928 елда Ставропольдә туган төрекмән кызы Агидиджа апаның үсмер чоры сугыш елларына туры килә. Ул яшәгән урыннар бәрелешләр барган урында кала. Кыз колхозда эшли. Кырдан ашлыкны җыярга кирәк була, әмма дошман атарга мөмкин булу сәбәпле, атлап та йөрергә мөмкин булмый. Агидиджа апаның кызы әйтүенчә, әнисе, ашлыкны җыеп, капчыкларны аякларына бәйләп, бомбалар астыннан үрмәләп ташыган. Шул рәвешле колхозда эшләүчеләр ашлыкны һәм җирле халыкны ачлыктан коткара.
Сугыштан соң алар үз илләренә кайта. Әмма 1950 елда Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта җир тетрәү була. Агидиджа апаның әти-әнисе шунда һәлак була. Җимерекләрне сүтәргә, зыян күрүчеләрне коткарырга килгән хәрбиләр арасында Казаннан өлкән лейтенант – Агидиджа апаның булачак ире дә була. Ул – татар кешесе.
«Әти белән әни шулай таныша. Әни, әтигә ияреп, Казанга китә. Өйләнешәләр. Әнинең кечкенә сеңлесе белән энесе исән калган була, аларны үзе белән алып килә. Балаларны укыта, кеше итә, аякка бастыра әни. Аларны укытыр, киендерер, ашатыр өчен, берничә эштә берьюлы эшли. Тулай торакта комендант була. Шул ук вакытта бер оешмада җыештыручы булып, аннары шунда ук склад җитәкчесе булып акча юнәтә», – дип сөйли Агидиджа апаның кызы Альмира Камалдинова.
Альмира апага 63 яшь. Ул озак еллар әнисен карый. «Сугыш эз калдырмый димени... Әни аяксыз. Ике диагнозы бар: тромбофлефит һәм ике аягында да тромбик җәрәхәтләр. Алар төзәлми. 40 яшендә аяклары чери башлаган иде, шуннан бирле интегә әни. Без йөрмәгән хастаханә калмады. Берничә операция кичердек. Инвалидлык ала алмый азапландык. Әнинең аяклары үлекләп бетеп, кан тамырлары, сөякләре күренеп тора башлагач кына бирделәр. Соңгы 5 елда әни бөтенләй урын өстендә генә. Аны кашыклап ашатам, асларын җыештырам. Соңгы елларда әни деменция белән дә авырый. Өйдән җиһазларны алып чыгып китә, адашып йөри башлады. Фатирыбыз салкын. Кышларны электр җылыткычы белән чыгабыз. Бервакыт әни шул җылыткычка нәрсәдер салып, фатирны шартлата язды. Бик куркыныч. Шуңа күрә әнине калдырып китә алмый идем. Соңгы елларда әни йөри алмый инде. Ятып кына тора».
Агидиджа апа белән Альмира апа пенсия акчаларына яши. «Үземнең пенсиям 11 мең сум. Әнинекен тулысы белән даруларга тотабыз. Аны кулга тотып та карый алмыйбыз. Алу белән – даруга, уколга китә. Подгузниклар бик күп кирәк... Менә шундый кирәк-яракларга бик күп китә аена. 11 меңне тарта-суза яшибез ай буе.
Әни – тыл ветераны. Ел саен Җиңү көнендә котлыйлар, бүләкләр тапшырырга да мөмкиннәр. Ә болай бернинди ярдәм юк. Гаеп итеп, зарланып әйтүем түгел. Ничек булса да яшәп торабыз бит әле. Җиткерәбез. Әмма бик авыр. Подгузникларга гына да башка сыймаслык зур суммалар тотыла аена. Теләсә ниндиен, очсызлысын гына да алып булмый – әнинең тәне чиләнә бит бик каты. Гомеренең соңгы көннәрен мөмкин кадәр җиңел, рәхәт итәргә тырышам. Интекмәсен, дим. Яхшы подгузниклар алып киертәм. Ул болай да авыртудан сызланып ята бит инде еллар буе. Бала чакта ашлык капчыкларын өстерәп йөргән аяклар картайган көндә ни хәлдә булсын инде тагын. Инвалидлык буенча подгузниклар, пеленкалар бирмиләр шул безгә. Аның өчен беренче төркем булырга тиеш. Әнидә – икенче төркем инвалидлык».
Агидиджа апаның 3 баласы булган. Өлкән кызына 74 яшь. Ул Чаллыда тора. «Ул – үзе дә инвалид кеше. Йөрми. Әллә ничә операция кичерде. Артык аралашмыйбыз», – диде Альмира апа апасы турында.
Агидиджа апаның улы исә бөтенләй әнисеннән баш тарткан. «Ул гомере буе эчте, 20 ел төрмәдә утырып чыкты, әнине газаплады, кыйнады, кешегә санамады, бүген аның кая икәнен дә белмибез».
«Минем үземнең гаиләм була алмады. Шулай язгандыр. Иремне иртә югалттым. Юл һәлакәтендә үлде. Балаларым булмады. Әни өчен яшим инде мин. Гомеремне әнкәйгә багышладым. Аны карау – изге бурычым ул минем. Әни – бердәнбер якын кешем, башка беркемем юк. Әни монда Казанга яшь кыз чагында әтигә ияреп килгән бит инде, безнең монда бер якын кешебез юк. Әнинең туган якларында да исән туганнардан бер апабыз гына калды. Аның белән дә аралашмыйбыз. 1-2 язып караганым булды. Казанга чакырдым. Килмәде бер дә», – ди Альмира апа.
«Әнинең тән тиресе ефәк кебек – җәрәхәтләнергә генә тора. Аллергия кебек кызара, шешә. Җәрәхәтләнгән урыннарга инфекция эләгә. Көн саен перевязкалар эшлибез, дару мазьлары сылыйбыз. Бинтлар, дарулар, уколлар, подгузниклар, пеленкалар – иң зур чыгымнар шушыларга. Урын-җирен еш алыштырырга, еш юарга кирәк. Кер юу өчен порошоклар бик күп китә.
Әнинең язмышы авыр булган. Шуңа тиз картайды, чир аны аяктан екты. Әмма шулай да Аллаһ Тәгалә әнкәйгә гомернең озынын биргән. Ул үзе гел кешеләргә ачык йөзле, ярдәм итәргә генә тора торган кеше. Үзенә дә җиткерә алмаганда мохтаҗларга өлеш чыгара иде ул гел. Пенсиясенең яртысын тоттырып чыгарганы да булды авыр хәлдә булган бер кешегә. Ул үзе шундый юаш, ярдәмчел кеше булды гел.
Мин әнине соңгы сулышына кадәр кадер-хөрмәттә яшәтергә телим. Ташламыйм. Үзем исән булганда, әнине карыйм, Аллаһ бирсә. Мин инде 2 ел намазда. Намазга баскач төшендем: әнине карап яшәү – минем җәннәткә юлым, мөгаен. Мин шушы авырлыклар аша савап кылып яшим. Менә әле уразада. Көн саен, әнигә җәннәттә урын әзерләнгән булса иде, дип дога кылам.
Әни үзе беркайчан зарланмый. Бик сабыр. Авыртына, әмма тын-тавышы чыкмый. Түзеп ята инде. Мин әнине кешечә яшәтеп калырга телим. Күпме гомере калгандыр инде... Исән чагында җәфа чикмәсен, интекмәсен дип, хәлен җиңеләйтергә тырышам. Әни – тормышында күпне күргән, бик күп газап татыган кеше.
Дөресен әйтәм – бик авыр, әйе. Акчаны җиткерү чын-чынлап авыр. Үзем дә мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышам. Үз акчамнан өлеш чыгара алмасам да, балаларга уенчыклар, киемнәр җыеп тапшырам фондларга. Шундый әйберләрне җыеп туплау, илтеп тапшыру, нәрсәләр кирәк икәнен ачыклап, юллау, эзләү, табып илтеп бирү белән шөгыльләнәм. Кемдер аны да эшләргә тиеш. Гомер буе битараф булмаска тырыштым мохтаҗлар, мескеннәр хәленә. Гәрчә үзебез дә шул хәлдә инде. Әмма мин беркайчан тормыштан зарланмадым. Моңа мин әнкәйдән өйрәндем. Әни – бик авыр язмышлы кеше. Әмма гел тормышыннан риза булды.
Мин ярдәм сорарга кыенсынам. Бездән күпкә авыррак хәлдә булган кешеләр бихисап бит... Кемнеңдер ул 11 мең сумлык кереме дә юк, баш өстендә түбәсе юк, чәй белән кабарга ипие юк. Аллаһка шөкер, диеп кенә торам. Акча сорарга читен. Догаларыгызда безне телгә алсагыз, әнигә җиңеллек, шифа сорасагыз, рәхмәтле булырмын. Әгәр дә кем дә булса безгә эшләп тапкан акчасыннан өлеш чыгарырга теләсә, Аллаһ ул кешеләрне зурласын, мул, имин, бәрәкәтле тормышларда яшәтсен, яхшылыкларын меңе белән үзләренә кайтарсын», – диде Альмира апа.
Кем дә кем Агидиджа апа белән Альмира апага ярдәм итеп, изге Рамазан аенда саваплы эш кылырга теләсә, моны түбәндәге телефон номеры буенча (Сбербанк картасы бәйләнгән) эшләп була.
+ 7 953 401 72 75 (Альмира Махмутовна К.)