Нәкый Исәнбәтның «Татар мифлары»: Алкоголикларны кайда яратканнар да, кайда яратмаганнар
Нәкый Исәнбәтның сүзлек томнары - һәр татар журналисты яки филология белгеченең өстәл китаплары инде ул. Ә менә аның мифологиясен бик белеп бетермәвебез дә ихтимал. «Миллиард Татар» басмасы оештырган лекциядә әдәбият белгече, сәнгать өлкәсенең танылган тәнкыйтьчесе, филология галимәсе һәм КФУ доценты Миләүшә Хәбетдиновада бу хакта сөйләде.
Лекция язгы кичләрнең берсендә, Казанның Бауман урамында урнашкан «Ногай» кунакханәсе залында узды. Аны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан китап нәшрияты һәм иҗади интеллигенция вәкилләре дә тыңлады.

Миләүшә Хәбетдинова Исәнбәт мирасына ничек мөкиббән булып киткән?
Бер роман чыкты һәм анда Исәнбәтне карак, дигәннәр. Шуннан мин бу теманы ныклап өйрәнергә булдым. Нәкый Исәнбәт – плагиат ясаучы һәм каракмы, әллә инде галим-энциклопедистмы?..Безнең язучылар риторик итеп әйтүләрне, ишарә ясауларны яраткач – мин дәлилләр эзләргә тотындым. Татар мифларын ныклап һәм җентекләп өйрәнә башладым. Аларның кайсыберләре кулъязма форматында язылган иде. Нәкый Исәнбәткә татар мифологиясе үрнәкләрен җыярга берәү дә кушмаган. Ул аларны күңеле кушуы буенча туплаган, ә бу батырлыкка аны бөек Каюм Насыйри илһамландырган булган. Мәдрәсә шәкерте буларак, Исәнбәт аның аңлатмалар сүзлеген эшләү буенча хезмәтен дәвам итәргә булган, – дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.
Лектор сүзләренчә, Нәкый Исәнбәт – татар мифологиясе әсәрләренең рухи кыйммәтлелеген аңлаган шәхес. Бөек Габдулла Тукай «Шүрәле» поэмасын язган елны Исәнбәт тә, фольклористикага нигезләнеп, үз образлары һәм стилистикасы белән үз «Шүрәле»сен язган.
«Күпләр ул чорның дини белемен, мәдрәсә шәкерте булуны – догалар кылып утыру итеп күзаллый…»
Нәкый Исәнбәтләр чорында дини гыйлем бик дәрәҗәле булып саналган. Күпләр ул чорның дини белемен, мәдрәсә шәкерте булуны – догалар кылып утыру итеп күзаллый… Югыйсә, бу ялгыш фикер булса да. Ул заманда мәдрәсәләрдә Тукай, Гафури шигырьләрен дә укыганнар, Пушкин, Лермонтов, Гоголь иҗатын һәм хрестоматияне дә өйрәнгәннәр. Мин шок хәлендә калдым: тәнкыйтьче Белинскийны укыганнар. Мин моны ирем белән архивларда эзләнү нәтиҗәсендә белдем, – диде ул.
Ул шулай ук Советлар Союзында татар мифологиясенә игътибар булмавын да әйтте.
Совет идеологиясенә Геракл туры килеп торган. Шуңа күрә дә, узган гасырда үскән татар әдипләренең күпчелеге татфак аша үткәч, Европа стильләренә мөрәҗәгать иткән. Ә бит үзебезнең татар мифологиясе геройлары да җитәрлек. Җир-су темасын колачлаганнары да. Әле дә исән-сау күренекле Рәдиф Гаташ, шуннан соң Рәфыйкъ Юнысовлар мэтр булган Исәнбәткә Язучылар берлегенә рекомендация кирәккән чакта гына мөрәҗәгать иткәннәр. Күңеле әрнүеннән Нәкый Исәнбәт Рәфыйкъ Юнысовка ачык хат та язган, – диде Хәбетдинова һәм алга таба ул хаттан эпиграфны укып ишеттерде.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Татар хорафатлары, сихерләү догалары
Миләүшә Хәбетдинова билгеләп үтүенчә, Татарстан китап нәшриятында чыгарылган «Татар мифлары» китабында бөтен әйбер дә тәкъдим ителеп бетмәгән. Әмма галимәнең теләге – тулысынча русча да нәшер итү.
Сихер догаларыннан нәшрият бераз шикләнеп, читенсенеп калды. Чөнки, аларга ышанып, кулланырга теләүчеләр табылу куркынычы да бар бит! Ә рус әдәбиятында мондый бөтен язмалар үткән гасырның 90нчы елларында бастырылган. Исәнбәт җыеп калдырган мифология ул яшәгән заманда да дини цензурага юлыккан булган, – дип ассызыклады лектор.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Шулай ук ул Татарстан район-шәһәрләренә бәйле хорафатларга да тукталды.
Анда шундый кызыклы әйберләр бар. Мисал: беләсезме Татарстанның кайсы территориясендә, район-шәһәрендә алкоголикларны иң яратмаучы халык яшәгән? Менделеевск ягында стаканга су, чикләвек чәчәкләре салып, шунда бака чайкатып алып – төнге уникедә исерекне уятып эчергәннәр… Менә шулай эчкечене мыскыл иткәннәр һәм көлгәннәр. Ә иң мәрхәмәтле мөнәсәбәттәгеләр Казан арты якларында яшәгәннәр, анда алкоголикарны дәваларга тырышканнар, – дип дәвам итте сүзен Миләүшә Хәбетдинова.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Танылган тәнкыйтьче, филология белгеченең лекциясе чыннан да татар мифологиясе тарихына кызыксыну уятып җибәрерлек булды.
- «Татар мифлары» җыентыгына фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең (1899-1992) 1910-1950 елларда җыелган тикшеренүләре материаллары тупланган. Аларда XIX гасырның беренче яртысындагы татарларның дөньяга карашы чагылыш тапкан.