Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Наил Табанаков: «Хатыным әйтмешли, безнең – «ирекле мәхәббәт», «гостевой брак»

«Интертат» үз вакытында бик популяр булган автор-башкаручы, мәгънәле, башкалардан аерылып торган җырлар иҗат итүче Наил Табанаковның хәлләрен белеште.

news_top_970_100
Наил Табанаков: «Хатыным әйтмешли, безнең – «ирекле мәхәббәт», «гостевой брак»
"Татар-информ" архивы

«Хәйрия концерты оештырдык»

Наил абый, Ямаширмә авылында концерт куйгансыз икән. Сезне сәхнәдә күреп сөендек. Яңадан эстрадага кайтып килүегезме әллә?

Юк инде, Гөлназ. Мин ул концертны хәйрия концерты буларак оештырдым. Күптәннән махсус операциядәге егетләрнең әниләренә бүләк ясау хыялым бар иде.

Болай зур сәхнәгә кая чыгасың инде... Аның өчен зур акчалар кирәк, ротациясенә, башкасына дигәндәй. Болай гына кеше җыеп булмый бит. Мәҗбүри билет алдырып, концертыңа китерткән кеше сиңа энергия дә бирми.

Хәйрия концерты оештырырга үзегезнең дә егетләр янына хәрби зонага барып кайтуыгыз этәргәндер.

Әйе, узган ел егетләрне күреп, концерт куеп кайттык. Апрельдә отпускыга чыгам, гуманитар ярдәм илтүчеләр белән быел да барып кайту исәбем бар.

Бу концерттан җыелган акчаны егетләрнең әниләренә сәхнәдә үк бүлеп бирдек. Чараны оештырырга дусларым да булышты, артистларга түләргә дә ярдәм иттеләр. «Аттым-бәрдем концерт» кына эшлисем килмәде, шуңа күрә артистлар да чакырдык. Баянчы Илнур Саттаров кайтты, Таһир Гайнуллин алып барды. Айгөл Закирҗанова, афишаны күреп, «мин дә кайтыйм әле, Наил абый» дип, үзе шалтыратты. Бик матур җырлаучы яшь башкаручылар да бар иде.

Фото: © Наил Табанаков архивыннан

Хәйрия чараларына халык киләме?

Тулы зал түгел иде инде. Килгән кадәре безнеке булды. Бәяне 350 сумнан гына куйдым. Хәзер артистлар авылларда да концертны 500 сумнан да кимрәк бәягә куймыйлар икән.

Хәрби зонага барып кайту күзаллауларыгызны үзгәрттеме?

Мин андагы егетләргә сокланып кайттым. Булдыралар. Җиңү безнең якта булачак, дип, бертуктамый алга баралар. Егетләрнең яшәү шартларын күрдем, блиндажда йокладым.

Чакырсалар, үзегез дә киткән булыр идегезме?

Мобилизациягә эләксәң, бармыйча кая барасың инде.

«Сугыш турында җыр язу – пиар ясау дигән сүз ул»

Хәзер дә иҗат итәсезме?

Аны туктатып булмый. Кайвакыт илһам килеп китә. Аллаһы Тәгалә биргән бит инде аны миңа.

Кайсы вакытта язасыз? Моңсуланганда киләме көйләр сезгә, шатлангандамы? Әллә махсус утырып иҗат итәсезме?

Төгәл генә әйтеп тә булмый. Композитор Оскар Усмановның әтисе Вадим Усмановның: «Песни писать легко, но не каждому дано», – дигән сүзе бар иде.

Сез һәрвакыт мәгънәле җырлар иҗат итеп килдегез. Бүгенге көндә нинди тематика җәлеп итә?

Шигырь алам да мин кулга, укыйм. Әгәр йөрәккә керә икән, көй язып була. Тема сайлаганым юк. Мәгънәле шигырь булса, языла.

Төрмә, ялгышлар, язмышлар турында җырладыгыз. Димәк, иҗатыгызның темалары үзгәреш кичерми.

Минем аерым бер темага тукталып язганым юк. Алай да, җыр текстлары язучы танышыма моннан берничә ел элек бер тема биргән идем. Ничә елдан соң гына язып җибәрде шуңа текстны. «Соңгы тапкыр ишек ябылды», – дигән җыр язылды.

Нәрсә турында ул җыр?

Исеме әйтеп тора бит.

«Ишек ябылды» дигәнне төрлечә аңларга була бит. Мәсәлән, кеше мәхәббәтен югалткан, соңгы мөмкинлеген кулдан ычкындырган яки инде үлем белән очрашкан…

Ой, юк-юк, үлем турында язмыйм мин (көлә). Яшәргә дә яшәргә әле, Аллаһы боерса. Мәхәббәт турында ул җыр.

Җырларыгызны кемнәргә бирәсез?

Соңгы вакытта сатканым да, биргәнем дә юк. Артистлар хәзер күбрәк «кассалы» җырлар эзли. Минем андый җырларым бик юк. Исерекләр җырласа, шул җитә (көлә). Егетләр ял иткән җирләрдән күп җибәрәләр миңа видеолар.

Сезнең иҗат бүгенге заман таләпләренә туры килеп бетми булып чыгамы?

Төрлесе бардыр.

Сугыш турында язарга бик күп тәкъдим иттеләр миңа. Андый темага язасым килми, язмыйм да мин аны. Ул балаларын озаткан әниләр болай да ут йотып торалар. Ватсап аша никадәр җырлар, елата торган видеолар килә аларга. Бу бит, киресенчә, кешенең яраларын кузгалта, депрессиягә куып кертә. Кирәк түгел, аларның хәлләрен белеп торсак, шул җиткән. Сугыш турында җыр язу – пиар ясау дигән сүз ул.

Артистлар «кассалы җырлар» эзли, дидегез. Алар нинди була?

Хәзер аңлатам. Чит ил эстрадасындагы берәр җырны алалар да, татар пентатоникасын кертәләр, берничә нотасын үзгәртәләр. Чит телдәге җыр татарча популяр җырга әверелә. Менә шул була «кассалы җыр». Кайвакыт тыңлап барасың, бу җырны каядыр ишеткәнем бар бит минем, дип уйлыйсың. Аннан искә төшә «иностранный» җыр икәнлеге.

Мин үзем алай булдыра алмыйм. Җырым башка җырга охшашрак чыкса да, ул җырны башкара алмыйм.

Минем җырлар «кассалы» түгел. Кассалы булсын өчен, ротация дә кирәк әле. Икенчедән, һәрвакыт үзең турында сөйләп, гел пиар ясап торырга кирәк. Мин кирәкле кешеләргә к…т сөртеп йөргән булсам, әллә кайчан популяр җырчы булыр идем. Беркайчан да, башкалар кебек, «миңа акча бирегез әле», «спонсорым булыгыз әле» дип йөргәнем булмады.

Элекке җырларны яңартып башкаруга ничек карыйсыз?

Илнат Фәрхуллин минем «Кызлар көлә» дигән җырымны җырлый. Азат Абитов шалтыратып сорады әле бер җырымны. Яңа аранжировка ясатып башкарасым килә, диде. Мин сораган кешегә «юк» дип әйтмим. Нигә аларны үземдә яткырырга, җырласыннар. Миңа да файдасы бар. «Кызлар көлә»не Илнаттан соң банкетларда җырлыйм, яшьләр инде таныш җыр буларак кабул итә. Рәхмәт аларга.

«Ялгыз талым»ны да минем башкаруда да, Зәйнәб Фәрхетдинова башкаруында да яраттылар.

Җырларыгызны биреп тә, җырлап булдыра алмаган артистлар булдымы?

«Барс Медиа» компаниясенә саттым бер җырымны. Алар аңа аранжировка ясадылар да бер җырчы кызга бирделәр. Плюсовка яздыра башладык. Мин килеп өйрәтмичә, тәки җырлап чыга алмады ул аны. Кайсы җирдә һава алырга, кайсы җирендә сузарга икәнен аңлатып, плюсовка яздырдык.

Бүгенге җырчылар арасында сезнең стильне кабатлаучылар бармы?

Башкортстаннан бер егет бар. Исемен төгәл генә искә төшерә алмам. Башкорт егете, башкортча җырлый. Тавышы да миңа охшаган, җырлау манералары да. Ә татар эстрадасында минем тембр белән, минем стильдә җырлаучыны ишеткәнем юк әле.

«Һәрберсенең бушлай җырлатасы килә – шул гына»

Наил абый, сезнең белән берничә көн элемтәгә кереп булмады. Вакытыгыз тыгыз иде. Иҗаттан тыш нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

Эштә булдым. Машиналар ремонтлыйм, автосервиста эшлим.

Бу – яраткан шөгылегезме, әллә акча өчен генә эшлисезме?

Яратмасаң, эшләп булмый бит инде аны. Барасың килеп бармасаң, эш буламыни ул?

Бүгенге заманда күпме кеше шулай эшли. Яратмый, әмма эшли.

Мин алай эшли алмыйм. Яратмаган җирдә 3 ай эшләп алдым мин. Ковид вакытында, сөт заводында май ясадык. Анда эшкә бер дә барасы килми иде. Банкетлар булмады, шуңа урнашырга туры килде.

Банкетларга еш чакыралармы?

Еш түгел, әмма чакыргалыйлар. Дөрес, бәяне әйткәч, авыз-борыннарын салындыралар.

Кыйммәт сорыйсызмыни?

Каян мин кыйммәт сорыйм инде. Йөзәр меңнәр сорамыйм бит. Һәрберсенең бушлай җырлатасы килә – шул гына.

«Безнең – «ирекле мәхәббәт»

Сез хәзер кайда яшисез?

Мин күбрәк авылда торам. Өй ялгыз бит, аны карарга кирәк. Хатын, балалар – Казанда. Аннан, җыелып, авылга кайтып китәбез.

Сез гаилә белән атна ахырында гына күрешәсезмени?

Кайчан ничек инде (көлә).

Аерым гомер кичерү гаиләне какшатмыймы?

Юк, әлегә. Хатыным әйтмешли, безнең – «ирекле мәхәббәт», «гостевой брак».

Фото: © Наил Табанаков архивыннан

Элекке әңгәмәләрегездә гомерегез буе хатыныгызга рәхмәтле булуыгызны әйтәсез. Сез аның тарафыннан да шундый ук мөнәсәбәт тоеп яшисезме? Бәхетле итә алдыгызмы тормыш иптәшегезне?

Әйтә алмыйм инде. Ташлап китмәде бит (көлә). 6 мартта бергә яши башлавыбызга 27 ел булды. Төрле вакытлар булгандыр, савыт-саба шалтыратмыйча тормады. Барысын да ерып чыктык.

Тормышта ир-ат әйдәп баручы булырга тиешме, хатын-кызмы?

Хатын-кыз дип уйлыйм. Хатын мине сүгә дә, мактый да, яратып та алган була. Мин – «подкаблучник» һәм бу сүздән оялмыйм, Аллаһка шөкер.

Балалар?

Олы кызым Наилә эшли инде, өлкән лейтенант, өлкән дознаватель. Кечкенәбез Дилиягә 14 тулды, паспорт алдык. Музыка мәктәбендә укый. Академик тавышы куелган аның, вокал белән хор классын бергә алып бара. Төрле бәйгеләрдә катнаша. Узган ел Туапсега барып, халыкара бәйгедә дә катнашып кайтты. Әле зурысы да, кайтып, концертта җырлап китте. Икесенең дә сәләтләре бар.

Олысы үз юлын сайлаган инде. Кечкенәсе, җырчы булам, дип әйтсә?

Юк, алай «җырчы булам» дип әйтми. Музыка белән үзе өчен, үсеш өчен шөгыльләнә. Үзем дә сәхнә юлын кирәк дип тапмыйм.

Рәхмәт, Наил абый. Гаиләгезгә дә, үзегезгә дә уңышлар!

Наил Табанаков кызы Наилә белән җырлый:

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 март 2025
    Исемсез
    Үзенчәлекле жырчы, 60-70 еллар рок стилендә, матур аранжировкалары. Унышлар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100