Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Наил Табанаков: «Сабантуйда җырчыга акча булгач, үлгәннәрнең гаиләләренә дә бирәсе иде»

Җырчы Наил Табанаков, күпме егетләребез яу кырында булган вакытта Сабантуйларны бераз тыйнаграк уздырырга да була, дигән фикердә. Аның сүзләренчә, ул акчалардан махсус операциядәге егетләргә дә өлеш чыгарырга мөмкин булыр иде. Җырчы «Интертат» белән үзе элемтәгә керде. «Күңелемдә әйтәсе килгән сүзләр күп җыелды», – диде ул.

news_top_970_100
Наил Табанаков: «Сабантуйда җырчыга акча булгач, үлгәннәрнең гаиләләренә дә бирәсе иде»
Наил Табанаковның шәхси архивыннан

Сезнең сайттагы «Кайсы район Сабан туенда нинди артист җырлый» дигән язманы укыдым да кәнәгатьсезлек белдерергә булдым әле.

Арча Сабан туена – Данир Сабиров, Биектауга Элвин Грей килә икән. Ләкин сүзем ул турыда түгел, чакыргач, артистлар килер инде ул. Җырлау – аларның ипие, алар акча эшләргә тиеш.
Әле күптән түгел генә махсус операциядәге егетләр янына барып, хәйрия концерты куеп кайтырга туры килде. Анда булып, барысын да үз күзләрем белән күргәч, бик күп нәрсәләргә карашым үзгәрде.
Махсус операциядәге егетләребез безнең өчен сугышалар, ил өчен башларын салалар. Ә без монда Сабантуйларда «мажорик»ларның, артист чакыртып, җыр тыңлап, күңел ачканнар карап утырачакбыз. Мин моны бөтенләй аңламыйм. Бөтен районда да шушы хәл бит.
Бер генә район башлыгының да, урынбасарларының да балалары махсус операциядә хезмәт итми. Мин менә 121нче бригада егетләре янына бардым. Анда – Арча, Саба, Әтнә, Балык Бистәсеннән җыелган гап-гади егетләр. Алар белән бер блиндажда торып, бер өстәлдән ашап-эчеп, егетләребез өчен шундый горурланып кайттым мин. Үземне хис-кичерешләремне аңлатып та бирә алмыйм, хәзер тагын барасым килеп тора.
Район Сабантуенда җырлаган өчен фәлән сум акча сорыйлар икән, дип артистларга бәйләнү урынсыз, эшләсеннәр. Бездә акчаны «отмывают», артистка барыбер аның кадәр акча керми ул. Мин моны «Аксу» студиясендә эшләгән вакытлардан ук беләм. Аның «откаты», башкасы бар.
Алда атап үтелгән җырчылар миңа үпкәләмәсеннәр. Алар нык популяр җырчылар, аларга акча түлиләр. Популяр җырчы акча эшләргә тиеш. Мин, мәсәлән, бүгенге көндә популяр түгел, шуңа андый бәяләр сорый алмыйм. Бу – җырчыларны тәнкыйтьләп әйтелгән сүзләр буларак кабул ителмәсен иде. Алар да популяр булу өчен күп тырышалар, күпме акча түгеп, реклама, пиар ясыйлар. Ә менә җитәкчелеккә әйтер сүзем бар. Шул ук Биектауда, Арчада, Балтачта, талантлы яшүсмерләребез юкмы? Ә үзешчән җырчыларыбыз? Артистларга караганда да шәбрәк җырлый торган «самородок»лар бар. Алар белән уздырып булмыймы ул Сабантуйны? Без яшь чакта Сабантуйда үз авылдашларыбыз җырлый торган иде, мәсәлән. Артистларга түләрлек шундый акчалары булгач, алардан махсус операциядәге егетләргә дә өлеш чыгарсалар, никадәр файда булыр иде. Бер дә булмаса инде, киткән, һәлак булган егетләрнең аналарына бүлеп бирегез сез айга 5 мең булса да, – ди җырчы.

Фото: © Наил Табанаковның шәхси архивыннан

Элек Сабантуйларга артистлар килә идеме, Наил абый? Артист чакырып Сабантуйлар уздыру кайчан популярлашты?

Безнең вакытта да Сабантуйларны артистлар гөрләтә иде. Әле дә онытмыйм, Габделфәт абый Сафинның (мин аны бик хөрмәт итәм) «Ак күлмәгем» дигән җыры белән безнең авылда чыгыш ясаганын. Әле аны халык белми иде, без аны үзебез «КАВЗ» автобусы белән барып алып кайттык. Бик матур итеп бәйрәм ясады авылыбызда. Бу – әле мин армиягә киткәнче, 1992-1993 еллар. Безнең колхоз бай иде ул вакытта. Ләкин җырчылар үзләре дә хәзерге кебек бәяләр сорамыйлар иде.
Мәсәлән, элек минем банкет өчен сораган бәям – 300 сум иде. 300 сум ул хәзерге 30 сумга туры килә торгандыр. Соңрак 5-6, 7-8 мең сорый башладык. Һәрхәлдә, хәзерге җырчылар кебек миллион түгел инде. Хәзер дә җырлаган өчен миллион сорамыйм.

Махсус операция барганда Сабантуйларны бөтенләй уздырмаска кирәк, дигән фикерләр дә еш очрый.

Юк инде, Сабантуйны бер дә уздырмыйча булмый. Ул балалар өчен дә кирәк. Үзебезне дә хәтерлим, Сабантуйны ничек көтеп ала идек. Анда чыгып, уеннарда катнашу үзе зур шатлык була иде. Бары тик аны зур акчалар сарыф итмичә дә уздырып була.

Махсус операциядәге егетләр янына бару теләге кайчан туды?

Егетләр белән шалтыратышып, язышып торабыз. «Наил абый, әйдә кил инде, юл чыгымнарыңны түлибез», – дипләр яздылар. «Егетләр, сезнең акчага бара алмыйм мин. Әлегә матди яктан мөмкинлегем юк. Йортымда төзелеш бара, 2 баламны укытам», – дип сузып килдем. Шуннан энекәшем кыска вакытлы ялга кайтты да, тагын бер кат «егетләр сине бик көтә» дип әйтте. Ике дус малай һәм район башлыгы урынбасары Ринат Рашидович нык ярдәм итте. Алар булышлыгы белән барып, концерт куеп, андагыларның күңелен күреп кайту мөмкин булды.
15 июньнән соң тагын юлга җыенам. Алдагысында үз машинам белән барып кайтырга туры килгән иде. Бу юлы гуманитар ярдәм илтүче егетләр үзләре белән алып барабыз дип сөйләштеләр. Бик барасым килә.
Алар анда илебез тынычлыгы өчен көрәшәләр, зур хәрефләрдән чын ир затлары анда. Минем аларга бик тә ярдәм итәсем килә. Аларга дроннар, генераторлар җитми. Бер дус егетем бушка генератор бирде. «ВКонтакте» челтәренә язгач, азрак акча җыелган иде. Шул акчалар һәм үз көчебез белән тагын берне алып җибәрдек.

Якыннарыгыз борчылып торгандыр.

Тылга, тыныч урынга барсам да, кызларым бик курка. Анда баргач элемтә булмый торды, солдатларның телефоныннан шалтыраткач кына йөрәкләренә җылы керде.
Иң мөһиме: анда барачагымны 2 баламның әнисе, яраткан җимешем – Гөлнарам аңлап кабул итте. Өстәлләрен җыеп, ашарларыма әзерләп, «Наил, исән-сау барып кайт» дип озатты. Мин аны бик яратам һәм аңа бик рәхмәтлемен.

Махсус операциядәгеләргә ярдәм итүче башка артистлар да бар, дип беләм.

Сүз дә юк, ярдәм итәләрдер. Ләкин мин татар эстрадасын яхшы беләм, артистларның барысы да «соранып» йөриләр. «Булыш, клип кирәк, ротация кирәк», – дип. Махсус операциягә ярдәм итү дә шулайрак бара.
Минем үземнең зур акчаларым булмагач, минем исемемнән ярдәм җибәрерлек дусларым юк.

Наил абый, соңгы вакытта элек популяр булган кайбер артистларның кире сәхнәгә кайтуларын күзәтәбез. Сезнең дә яңадан сәхнәләрне яулау теләгегез юкмы?

Минем сәхнәдән төшеп торганым да юк. Банкетларым, чыгышларым гел булып тора. Дөрес, концерт ясый алмыйм мин, концерт ясар өчен популяр булырга кирәк. Ләкин минем үз тамашачым бар. Мине чын ИРЛӘР тыңлый. Азрак «сала» торган ирләр дип тә әйтер идем әле. Юрий Антонов әйтмешли: «Если алкаши поют твои песни, значит ты популярный». Менә мин дә популяр. Әтәч сыман сикергәләп йөрергә мөмкинлегем юк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 июнь 2024
    Исемсез
    Сугыш дип, Сабантуй узмый тормас.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100