Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Наил Гаетбай: «Хәзер театрларның күбесеннән төкеренеп чыгып китәрлек»

news_top_970_100
Наил Гаетбай: «Хәзер театрларның күбесеннән төкеренеп чыгып китәрлек»
Рузилә Мөхәммәтова

Күренекле драматург, Башкортстанның һәм Россиянең сәнгать эшлеклесе Наил Гаетбай белән Туфан Миңнуллин исемендәге Драматурглар семинарында очраштык. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла күренекле драматургны махсус чакырган. Рәхмәт, тере классик Наил абый сөйләшергә вакыт тапты.

Наил Гаетбай – тумышы белән Башкортстанның Баймак шәһәреннән. Магнитогорск тау-металлург институтын, СССР Язучылар берлеге карамагындагы Югары әдәби курсларны һәм ГИТИС карамагындагы Театраль курсларны тәмамлаган. 1992-1998 елларда Башкортстан мәдәният министры урынбасары һәм беренче урынбасары булып эшләгән. 1994-2010 елларда «Тамаша» журналын чыгарган. 2014-2016 елларда Башкортстан Язучылар берлеген җитәкләгән.

Наил абый, Сез, драматург буларак, Татарстанда шулкадәр популяр идегез кебек, мин сезне үз татарыбыз дип йөри идем.

Башкорт мин.

Татарстанда сезнең пьесаны беренче кем куйды?

Беренче мине Әлмәт театры куйды. Пьеса сорап шалтыраттылар да, мин җибәрдем. Анда әдәби бүлектә Луиза исемле ханым иде. «Куябыз, премьера шушы вакытта, килергә тырышыгыз», – дип хат язды. Мин бардым. Бик ошады. «Без выкрутасов», аңлаешлы итеп куелган иде. Нинди пьеса булды икән ул? Драма иде. «Премьерага килгәндә, яңа пьеса язып алып килегез», – диделәр. Килгәч, яңа пьеса укыдым. Тагын премьера булды. Аннары Тинчурин театры куйды. Чаллы театры куйды. Миңа Татарстаннан шалтыратып пьеса сорый башладылар.

Пьесага мөнәсәбәт, театрга мөнәсәбәт ягыннан татар һәм башкорт театрларының аермасы бармы?

Конкрет режиссердан тора. Мин драматургиягә килгәндә, театрларда реаль планда куелган спектакльләр эшләүче режиссерлар иде. Ут ярдәмендә, төтен ярдәмендә, философия чыгарам дип, аңлаешсыз итеп куючы режиссерлар юк иде. Мин шул планда яза идем. Шуннан театрларга Мәскәүдән акыллыланыпмы, бозылыпмы кайткан режиссерлар килде. Алар, философия дип, халык аңламаган спектакльләр куя башлады. Мин һәрвакыт аларга каршы булдым. Нигә сез аңлаешсыз куясыз, дисәң, без тамашачыны тәрбиялибез, диләр. Янәсе, шулай тамашачының рухын күтәрәбез, диләр. Бер режиссер хәтта: «Мине тамашачы кызыксындырмый», – дип әйтте: «Үзем ни уйлыйм – шуны куям», – ди. «Тамашачысы кызыксындырмагач, син дүртенче стенаны капла, шунда уйна», – дидем. «Нәмәгә чакырасың тамашачыны, ул кирәкмәгәч», – дим. Шулай әллә нинди агым китте, аларны Мәскәүдән бозып кайтардылар. Тәнкыйтьчеләр дә шундыйларга: «Юк!» – димәде.

Хәзер театрларның күбесеннән төкеренеп чыгып китәрлек. Реаль пландагы, халыкка ошый торган спектакльләр яклы мин.

Мондый режиссерлар сездәме, бездәме?

Татарстан белән Башкортстан театрларының аермасы юк, бөтенесендә әйбәт режиссерлар бар. Аңлаешсыз куя торган режиссерлар да – бездә дә бар, сездә дә бар. Аларны каравы кызык түгел. Бервакыт безнең академтеатрда Үзбәкстаннанмы, Төрекмәнстаннанмы килгән бер режиссер спектакль куйды. Беренче көнне беренче пәрдәдән соң бөтен тамашачы диярлек кайтып киткән икән. Мин спектакль карарга икенче көнендә килгән идем, шунда режиссер сәхнә алдына чыгып әйтте: «Кадерле тамашачы, беренче пәрдәдән соң кайтып китмәгез, зинһар, икенче бүлеге бик кызык була», – диде. Бу – режиссер эшемени? Тамашачыны кызыксындырырлык итеп куярга кирәк, болай чыгып үгетләп торырга түгел. Икенче көнне дә ярты залдан артык халык чыгып китте. Мин утырып калдым инде, карап бетерим, дидем.

Куелмыйча торган елларыгыз булдымы?

Гел куелдым. Хәзер, олыгайгач, элеккеге амбиция юк. Пьесаны язам, театрларга җибәрмим.

Ә нәрсәгә язасыз, җибәрмәгәч?

Мәсәлән, «Нур» театрында «Ирекнең дә чиге бар» («Всему есть предел») пьесасы куелды. Ул, бүгенге көндә безне «демократия» дип алдаштырып, илне таркатулары турында. Колхоз-совхозларны, заводларны бетерделәр, демократия дип, бандитларга юл бирделәр, илне талап бетерделәр... Шул темага «Йән» (татарча – «Җан») дигән роман да яздым – бу тема мине нык борчый. Җан көеп йөри. Сириядә, демократия урнаштырабыз, дип нишләттеләр – нефтьләрен тартып алдылар. Демократия – алдаткыч сүз ул, махсус уйлап табылган термин. Пьесаны җан көеп яздым. Театрда пьесаны укыганда, артистлар: «Ил сәясәтенә каршы язылган, куймыйк», – дигәннәр. Аны Илдар Вәлиев дигән режиссер куйды, халык егылып йөри, ди. Спектакльдән соң импровизацион фикер алышулар оешып китә, ди. Тамашачы арасыннан кемдер сәхнәгә менеп: «Монда бит безнең илнең тарихы», – дип сүз әйтә. Яңавыл районында күрсәткәндә, бер бардым да әле. Район башлыгы чыгып: «Бу бит минем әтиемнең тарихы кебек», – дип сөйләп торды.

Миңа театрлар үзләре шалтыратып, яңа пьесалар сорыйлар. «Бар», – дим. Яңа гына Яшьләр театры режиссеры Рөстәм Хәкимов, яшьләр турында, мәхәббәт турында музыкаль әсәр кирәк иде, дип шалтыратты. «Бармы?» – ди. «Бар», – дим. Килде дә 2 пьеса алып китте. «Гашыйклар көне» дигән бик әйбәт спектакль куйды. Халык яратты.

Бер режиссер пьеса эзләгәч, Рөстәм әйткән: «Наил Әсхәтовичның шкафында пьесалар өелеп ята. Барып сораган идем, ачып алды да бирде дә куйды», – дигән.

Сораганны көтеп ята, алайса.

Яшь вакытта үзем җибәрә идем. Язам да 3 татар, 3 башкорт театрына җибәрәм. 1-2 театр Татарстанда, 1-2 театр Башкортстанда куя иде. Бервакыт бер драматург: «Ничек пьесаңны куйдырасың?» – дип сорады. «Алып барам, куймыйлар», – ди. «Мин почта аша җибәрәм, барып йөрмим, – дим, – аннары алар премьерага чакыра», – дим. Ышанмый. Хәзер җибәреп тә тормыйм.

Сораганны көтеп...

Сораганны да көтмим, язам да салам.

Наил абый, Шәехзадә Бабич турында роман язу сезгә заказ идеме?

Юк. 1917 елда илдә бардак башлангач, Зәки Вәлиди Башкорт Хөкүмәте төзи. Гаскәр җыеп, хуҗасызлыкка каршы көрәшә башлый. Шул вакыт Ленин: «Бөтен милләтләргә автономия бирелә», – дип игълан итә, ягъни үз Хөкүмәтегез, үз гаскәрегез, дип, рөхсәт бирә. Колчак, бернинди автономия булмый, дип, башкорт гаскәрен тарката башлый. Шунда Вәлиди, Ленин белән сөйләшеп, кызыллар ягына күчә. Башкортлар, ирек яулау өчен, восстание күтәрә. Ленин беренче автономияне башкортларга бирә. Югыйсә, башкорт халкы юк, ул – татарның бер өлеше, дигән кешеләр дә була.

Башкорт Хөкүмәте төзелгәндә, Бабич Югары шура рәисе була. Менә ул нинди шәхес булган! Ул шагыйрь генә түгел, балетмейстер да булган, мандолинада, думбырада уйнаган. Шәкерт чагында Казахстанда әйтешләрдә җиңеп йөри. Нык боевой була. Хатын-кызлар аңа гашыйк була. Романны укыгач, язучы хатын-кызлар: «Бабичны бабник итеп күрсәткәнсең», – диделәр. Ул бабник була, аны бөтенесе ярата.

Кызыллар ягына күчәбез, дигәч, Хөкүмәт әгъзаларының күбесе каршы була. Вәлидине «сатлыкҗан» дип, кулга алырга кирәк, диләр. Бабич, алай итмик, ди. Колчак ягында калырга җыенучылар Вәлидине кулга алырга килә. Алар часовойларны үтерә. Бабич аларны: «Калсагыз, калыгыз шунда», – дип тынычландыра. «Калганнар калсыннар, 2 айлык хезмәт хакы һәм атларын бирәбез, дип әйтте Зәки», – ди. Ул шундый дипломат була.

Шуларны укыдым да, үзем өчен Бабичның бөтенләй икенче төрле кеше булуын ачтым. Роберт Баимовның романында аны башка төрле итеп укыдым. «Бабич» киносы төште – анда да башкача. Бабичка төрле яктан карагач, аптырадым, миңа калса, безнең Бабичка карата «искаженное мышление»...

Шуны төзәтү өчен роман язарга уйладыгыз алайса?

Мин тәүдә пьеса яздым. 2009 елда Вәкил Йосыпов дигән режиссер Бабич турында музыкаль пьеса язуымны сорады. Язып бирдем. Язу өчен материалны да күп җыйдым. Әмма анда аның юморист булуын, музыкант икәнлеген күрсәтеп булмады.

Бу кайсы театрда куелды?

Сибай театрында. Аннары «Бабич – атказанган артист» дигән музыкаль комедия яздым. Анда аның юморист икәнен дә күрсәттем. Анысы да Сибайда куелды. Әйбәт булды. Әмма сәясәтче булуы, көчле шәхес булуы ачылып бетә алмады. Шуннан уйлап йөрдем-йөрдем дә, роман язарга, дигән карарга килдем, ике пьеса гына җитмәде. Язучылар союзыннан киткәч... Язучылар союзында эшләгәндә язып булмый, Татарстанда Ркаил Зәйдулланың Союзга сайлануын ишеткәч: «Нимәгә бардың анда», – дип шалтыраттым... Язып булмый анда... Рәис булганда, мин ул романның сюжетын уйлап йөрдем. 2016 елның ноябрендә Союздан киттем, чөнки анда эшләргә бирмәделәр. 2022 елның 5 маенда яза башладым да 28 сентябрьдә язып бетердем.

Бер җәй эчендәмени?

Әйе. 2 ай редакцияләдем. Безнең Локман Мусин дигән тәҗрибәле язучы бар. Аның күзе начар күрә, лупа белән укый. «Роман яздым, сезгә укытасы иде», – дип шалтыраткан идем, «Алып кил», – ди. Лупа белән 500 битлек романны 1 атнада укып чыккан. «Шәп роман диде, йотлыгып укыдым», – диде. Без бит Бабичны бөтенләй белмәгәнбез икән, ди. Син безгә Бабичның нинди бөек шәхес булганын күрсәттең, ди. Романны бөтен укучылар: «Безгә Бабичны тере сыман күрсәткән Наил Гаетбай», – диделәр.

Сез ул вакытта Татарстанда да Бабич турында роман язылып ятканын белә идегезме?

Галимҗан Гыйльмановның «Зәңгәр җырлар» дигән китабын укыдым. Бик шәп китап. Андагы искәрмәләрдә мәгълүмат күп. Мин аннан бик күп мәгълүмат алдым. Шигырьләргә аңлатмалар турында әйтүем. (Китап турында мәгълүмат: Шәехзада Бабич. Зәңгәр җырлар; Шигырьләр, поэмалар, эпиграммалар, мәкаләләр, хатлар.— Казан: Татар, кит. нәшр.,1990.— 544 бит. Күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичның яңа җыентыгына шигъри әсәрләр, поэмалар, эпиграммалар, мәкаләләр, көндәлек язмалары һәм хатлар тупланды. Авт.). Анда «Башкортстан мохтариятенә каршы татарга», «Башкортостан – Гөлбостан» һәм башка шундый башкорт темасына кагылышлы шигырьләр юк – аптырадым. Алар бер шигырьгә аңлатма биргәндә, «1917 елда башкорт милләтчеләре хәрәкәтенә кушылып китеп, шул вакытта язган шигырьләре» дип «мелким шрифтом» бирелгән икән. Аллага шөкер, шулай булса да. Мин II Башкорт корылтае чыгышларының беркетмәләрен алдым. Шул вакытта Кадири, Атласилар (тарихчы галим, язучы Һади Атласи һәм мәгърифәтче, галим, журналист Закир Кадыйри. авт.) автономиягә каршы була. Алар: «Сез бездән аерыласыз», – дип чыгыш ясыйлар. Бер яктан алар дөрес, әлбәттә. Бабич шул вакытта «Башкортстан мохтариятенә каршы татарга» дигән шигырен яза да чыгып укый. Бабич анда аңлата: «Мин татарларга каршы түгел, – ди, – мин безнең автономиягә каршы аерым кешеләргә каршы яздым», – ди. Галимҗан Ибраһимовның: «Без башкорт автономиясе дип йөргән 1-2 генә башкорт дип уйласак, башкорт хәрәкәте бик көчле икән, аннан без өлге алырга тиешбез», – дип сөйләгән язмасы бар.

Наил абый, Шәехзадә Бабич бит – Башкортстанның Дүртөйле районындагы Әсән авылыннан. Әсән авылының татар авылы булуы белән килешәсездер. Татар язучысы Галимҗан Гыйльманов та шушы авылдан. Татар авылыннан чыккач, миңа ул татар кебек. Сезнеңчә, кем ул милләте буенча?

Бабичның шәҗәрәсе бар. Кыйгазытамак авылында (Башкортстанның хәзерге Мишкә районында урнашкан) аның сигезме-тугызмы буыны туган. Әсәнгә аның атасын мулла итеп җибәргәннәр. Бабич шунда туган.

Башкорт булган, дисез инде алайса?

Автономияләр төзегәндә, милләт дигән нәрсәләрне бөтенләй күтәрмәгәннәр. Башкортмы, татармы – ул мөселман булган. 1922 елдан гына башлана татар, башкорт дип бүленүләр.

Бабичның татар теле турында шигырьләре дә бар.

Ул вакытта гәҗитләр, журналлар татарга якын төрки телдә басылган. 1916 елда «Тормыш» газетасы мөхәррире Закир Кадыйри була бит. Анда Бабичның шигырьләре дә басыла. Шунда Бабич бер шигырьне башкорт телендә алып килгәч, Кадыйри: «Башкорт дигән халык юк, теле дә юк», – дип, ул шигырен басмый. Аңа Галимҗан Ибраһимов әйтә: «Син татарчы идең бит, нишләп башкортка әйләндең?» – ди. Бабич әйтә: «Мин татарчы идем, үзем мин башкорт», – ди. «Миңа татар да якын, башкорт та якын», – ди. Конкрет очракларда шундый сөйләшүләр булса да, мин татар, яки, мин башкорт, дип йөрми ул. Ә менә автономияне яклый инде.

Галимҗан абый Гыйльманов белән Бабич турында сөйләшкәнегез булдымы?

Минем Галимҗанны бөтенләй күргәнем юк. Миңа, ул роман яза икән, дигән информация төрле яклап килде. Аннары: «Ул туктады»,– диделәр. «Ничек инде туктады?» – дим. Мин ул романны көтеп йөри идем. Ул бит – художник (иҗатчы) түгел, галим. Мин Бабич турында романны маҗаралы жанрда яздым. Конфликт өстенә конфликт – кешеләр йотлыгып укыйлар. Миңа әйтүләре буенча: «Мин Наил сыман язалмыйм», – дигән дә, туктаган, имеш.

Ул аны грантка яза башлаган иде.

Грант алды ул. 500 мең сум. Ул тарихны беләм мин. Ул аны 5 ел язган, мин 5 айда яздым.

Грантсыз гына...

Әйе. Татарстан грантына дәгъва итмим инде. Миңа грантлар кирәкми, утырдым да яздым. Документлар күп. Роман язганда, залдагы зур өстәлдә 15-20 китап ачык ятты. Ачык булгач, алып карыйсың да, язасың да язасың.

Бабич тарихында сезнең өчен аңлашылмаган кара таплар бармы?

Тукай турында 9 роман язылган...

Башкортлар «Тукай булмаган» дип тә яздылар... Гафу итегез, темадан читкә алып китәм. Сез ул хакта ишеткәнсездер инде...

Юк. Ишетмәдем. Ничек инде, Тукай юк?

Айдар Хөсәенов дигән башкорт язучыгыз «Тукай – ул проект» дип язды.

Татар бит ул. Айдар Хөсәенов – татар.

Алай икән... Тукай турында әйтә башлаган идегез.

Тукай турында 9 роман язылган, тагын язарга була. Бабич турында да Галимҗан язсын. Аның үз карашы булыр. Мин бит тарихчы түгел, художник (иҗатчы), драматург. Мин документальлек ягыннан бик борчылдым. Аеруча татар-башкорт мәсьәләсендә. Мохтарият турындагы бүлеген яздым да Раиф Әмировка алып бардым. Ул «ярый татарин» бит инде. Без аның белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә. Ул укыды да: «Бөтенесе дә дөрес», – диде. «Әйбәт язгансың», – диде. «Мин сиңа шуны гына әйтәм – Башкорт хөкүмәтендә татарлар да булган», – ди. «Әйе, булган», – дим. «Шуны да әйтеп кит», – ди. Шуны әйттем. Аның картатасы Гыйзетдин Әмиров башкорт гаскәрендә йөргән. Ул әйтмәсә дә, мин шуны да яздым. Шул Гыйзетдин Әмиров Бабичка килеп әйтә: «Син нишләп болай татарга каршы шигырь язасың?» – ди. Бабич: «Мин татарга каршы түгел», – дип аңлата.

Газиз Әлмөхәммәтов белән Шәехзадә Бабич концерт белән бер труппада Мәскәүгә барырга тиеш була. Галимҗан Ибраһимов шунда: «Санкт-Петербургтан Зәки Вәлиди килергә мөмкин, – ди. – Ул татарны яратмый, аралашма», – ди. Зәки Вәлиди килеп төшә. Шунда ул: «Без башкортлар җирле мохтарият яклы, татарлар мәдәни мохтарият яклы», – ди. Бабич боларның нимә белән аерылуын сорагач, Вәлиди аңлата. Бабич тота да сорый: «Нишләп син татарларга каршы?» – ди. Вәлиди шаркылдап көлә дә: «Һи шагыйрь! Синең дә башыңны бутаганнар икән, – ди. – Ничек татарны яратмыйм инде, татар – бөек халык, бик яратам. Ләкин мин башкорт», – ди.

Нишләп Зәки Вәлиди башкорт булсын? Типтәр ич ул.

Типтәр булса, ул вакытта алай ни булмаган бит. «Мин башкорт мохтарияте өчен көрәшәм», – дигән. «Башкорт мохтариятенә каршыларны туктатырга туры килә», – дигән. Шул туктатыган татарлар: «Вәлиди татарны яратмый», – дигән сүз тарата, ди. Салават Юлаевны да, «Башкортка ирек бирәм» дип сугышканы өчен, «вор, злодей» дип, каторгага җибәрәләр.

Наил абый, татар-башкорт темасына җанисәп вакыт шаулашып алдык бит инде...

Турысын әйткәндә, мин космополит. Иң якын дусларым – татарлар Асанбай (Нәҗип Асанбаев), Суфиян ага Поварисов, Сибай колледжының беренче директоры Камил Вәлиев. Алар олыгайгач, яннарына кеше килми башлагач та өйләренә барып йөрдем. Суфиян ага турында мәкаләләр яздым. Ул бит галим була, 70 яшендә романнар яза башлап, 15 роман яза. Романнарын беренче миңа укыта, минем хатын аларны компьютерда басып бирә иде. Раиф Әмиров белән дә аралашабыз, мәкаләләрен, монографияләрен укып барам. Кыскасы, бу яктан милләт мәсьәләсе мине дулкынландырмый. Беркайчан бәхәскә кермим.

Милләт темасына фәлсәфи уйлар белән дә мавыкмыйсызмы?

Минем өчен тел белән милләт бәйләнмәгән. Мин белемем буенча инженер-механик бит. Мин бит Сибайда яшәдем, анда башкорт-татар бергә яши. Безнең күршебез татар абзые иде. Өйләрне күчереп салганда да, алар белән аерылмыйча, күрше булып күчендек. Сибайда татар-башкорт темасы кузгалмады, юк ул. Өфегә килгәч кенә «татар-башкорт» дигәнне ишетә башладым. Сибайда яшәгәндә андагы руслар да башкортча белә иде. Шундагы Саша, Витялар белән хәзер дә күрешәм, башкортча онытмаганнар.

Өфегә килгәч күрәм: кешеләр «татар-башкорт» дип дулкынланалар. Нәрсәгә борчыла болар, дим, минем өчен бу – юк тема.

Ә сезнең өчен тел булмагач, нәрсә ул милләт күрсәткече?

Рух, характер. Башкортлар ваемсызрак, һәлкәүрәк...

Анысы ни була аның?

Ашыкмыйча гына, дулкынланмыйча гына... Кызсалар – нык кызалар, әлбәттә. Ә татарлар – елгыр, актив. Алар акыллырак, белемлерәк. Сез милләт мәсьәләсенә нык игътибар итәсез. Бездә ул... галимнәр арасында бардыр инде... минем тирәдә ул тема бөтенләй күтәрелми. Безне ул тема дулкынландырмый.

Менә сез галим дә түгел, ә милләт мәсьәләсенә шулкадәр игътибарлы. Ә безнең башкорт алай итми, ваемсызлык, кул селтәп карау... Характер күренеп тора.

Наил абый, сезнең төнлә сәгатьләр буе намаз укуыгызны күрдем. Сез гел намазда идегезме, әллә моңа яши-яши килдегезме?

Туксанынчы елларда психология, эзотерика өйрәнә торгач, клиник үлем кичергән күп кешеләрнең язмаларын укыгач, бөтенесенең бер төрле сөйләвенә игътибар иттем. Югыйсә, алар бит бер-берсен белми, һәрберсе үз телендә үзенчә сөйли. Үлгәч тән ятып кала да... алар үз гәүдәләрен өстән үзләре күргәннәр, тәрәзә аша чыгып каядыр очып киткәннәр. Бер торба аша чыгып җиткәч, элек үлгән туганнары каршы ала – 150 кеше шулай яза. Яңа килгән җанны гөнаһлы тормыштан котылуы белән котлыйлар. Шул 150 кеше дә бик якты зат килүен күрә. Шуларны укып хәйран калдым. Мин боларны 1981 елдан укый башладым. Ул вакыт бездә бит дин тыелган иде. Шул вакытта әллә нинди журналлар басылган. Шул вакытта ук галимнәр дөнья белән ниндидер энергия идарә итүен аңлаганнар. Шул галимнәр барысы да Аллаһка ышана башлаганнар. Шуларның мәкаләләре һәм язмышлары турында укыгач, миндә курку барлыкка килде. Аллага ышанмыйча дөрес яшәмим микәнни, дим. Туксанынчы елларда намаз укый башладым.

Гөнаһларыгыз күп дип уйлыйсызмы?

Кайчакта аракы эчелгән инде.

Ә хәзер сез үзегез гөнаһ дип санаган эшләр эшлисезме?

Эшләмәскә тырышам. Зина кылмаска тырышам.

«Тырышам» гынамыни?

Тырышам гына шул.

Күз матурны күрәме?

Күрә шул. Гел гашыйк булып аптырыйм. Гөнаһ кылмаска тырышсам да, без матди дөньяга шул тиклем бәйләнгән. Ул безне кызыктыра. Зина кылу ул – иң зур гөнаһ. Мөхәммәд пәйгамбәрнең 7 бичәсе булган. Ул өч-дүрт балалы, ирләре сугышта үлгән хатыннарны алган. Чөнки ул хатыннар ачтан үләргә мөмкин булган. Алган да никах укыткан.

Сезнең хатын бер генәме соң?

Икенче хатын. Беренчесеннән 2 бала, икенчесеннән – 4.

Хатыннар параллель түгелдер бит?

Юк.

Хатыннарыгыз татармы?

Юк, икесе дә башкорт.

Сез башкорт милләтенә 6 бала үстереп бирдегез алайса. Демография өчен тырышып эшләгәнсез.

Алты башкорт, әйе. Бик тырыштым.

Тагын бер темага сөйләшеп алыйк та, Наил абый. Сез – гомерегез буе куелган драматург. Драматурглар начар яшәмәде. Совет заманында тагын да яхшырак яшәделәр. Әйтегез әле – акча кешене бозамы?

Акча бозмый. Акча – тереклек итү чарасы. Байыйм-байыйм дип, акчага мөкиббән китергә генә ярамый. Мин матди дөнья артыннан кумадым. Бөтен бәләкәй балаларда булганда да, миндә кесә телефоны юк иде.

Кирәксенмәдегезме?

Әйе. Кирәкми, дидем. Балалар телефоннарын алыштыргач, үз телефоннарын миңа китереп салдылар. Шулар шалтырый башлагач кына сөйләшә башладым. Хәзер дә иске телефон белән йөрим. Ватсап юк, «ВК»да утырмыйм. Телевизор карамыйм...

Текстларны компьютерда басасыздыр бит?

Хатын басып бирә. Элек үзем машинкада баса торган идем. Бер 300 битлек романымны 2 бармак белән басып чыктым.

«Бабич»ны да кулдан яздыгызмыни?

Кулдан яздым.

Кулъязмаларыгыз өйдә сакланамы?

Архивка тапшырдым. Үзләре килеп сорагач, афишалар, фәлән-төгәннәр күп җыелган иде – тапшырдым. Шул исәптән, «Бабич»ның кулъязмасын да илтеп бирдем. Бервакыт Туфан агайдан (Туфан Миңнуллин): «Бер пьесаның караламасын бирегез әле», – дип сораган идем. Технологиясен аңлау өчен. Ул аларны, ягам, диде.

Ягам?

Әйе. Шулай диде. Бәлки, бирәсе килмәгәндер. Мин 48 битлек шакмаклы дәфтәр алам да, шунда планын төзим, характерларын билгелим. Ничек языласын көнләп күрсәтәм. 48 пьеса буенча шундый 48 дәфтәр бар иде – шуларны да архивка тапшырдым.

Галимнәргә өйрәнергә эш җитәрлек икән.

Бәлки, өйрәнерләр. Без бу темага каян кереп киттек әле?

Акча темасын башлаган идек. Акча бозамы, дип сораган идем. Бозмый, дидегез...

Минем бер танышым бар. Ул – эшмәкәр һәм хәйрияче. Минем «Йән» романын укыган да охшаткан. Моны китап итеп чыгарырга кирәк, ди. Минем акчам юк бит, дим. Китап нәшриятында «Бабич» 6 ел ята, дим...

Шулай озак яттымыни?

«Бабичны 4 тапкыр үтергәннәр: башта 1919 елны үзен үтергәннәр, аннары – әсәрләрен тыеп... Бу роман инде миннән башка яши», – дип тә әйтеп карадым. Быел, Аллага шөкер, чыгардылар. «Йән»не бирсәм, тагын күпме ятачак. Шул кеше үзе нәшер итте. Керемнәрдән 10 процентын бирү Коръәндә дә язылган.

Сез дә бирәсезме?

Әйе, гонорар алгач та бирәм. Минем хәер бирә торган авыр хәлле кешеләрем бар. Урамда да биреп китәм. «Бирмә, алар эчкече», – дисәләр дә миңа барыбер, булган акчамны бирергә тиешмен, дип уйлыйм. Ул акчаны ничек тотулары – алар эше. Акчаны жәлләргә ярамый. Мохтаҗларга бирергә кирәк. Күбрәк таратсаң, ул күбрәк килә.

Сезгә 75 яшь. Хәзер азрак языламы, әллә вакытыгыз иркен булгач, күбрәк языламы?

Әйтик, 1991 елда 5 пьеса язганмын. 1992 елда Мәдәният министрлыгына килеп, 5 ел министрның беренче урынбасары булып эшләдем, министрлыкта эшләгәндә, елга 1не язганмын. Гаилә белән ял итәргә баргач язып кайта идем. Элек мин елына кимендә 2не язарга план куйган идем. Хәзер елга 1не язсам да җитә. Энергия кими. Чираттагы комедияне язу хәзер кызык түгел. «Йән» романы буенча пьеса дип уйлап йөрим әле...

Күренекле драматург Наил Гаетбайны 75 яшьлеге белән котлыйбыз! Пьесагызны көтеп алсыннар да шәп итеп куйсыннар театрлар, тамашачы гөрләтеп карасын, Наил ага!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100