Наилә Гәрәева: «Миңа «Примадонна» дип дәшмәгез!»
11 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәеваның 80 яшьлек юбилей кичәсе узды. Кичә программасында актрисаның иҗатташ дусларыннан, шәкертләреннән котлаулар һәм төп рольдә Наилә Гәрәева белән «Бабайлар чуагы» спектакле булды.
Әйләнә сәхнә, әйләнә. Пәрдәләр ачыла. Ут. Яктылык. Зал шыплап тулы. Халык тын да алмый. Залдан ул менә. «Беренче мәхәббәт"нең Рахиләсе, «Күк капусы ачылса"ның Рәмзиясе, «Зөбәйдә — адәм баласы"ның Зөбәйдәсе, «Ай тотылган төндә"нең Зөбәрҗәте, «Гүзәлем Әсәл»нең Әсәле, «Хушыгыз!"ның Миләүшәсе — Наилә Гәрәева менә.
Зал аягүрә басып кул чаба. Дәррәү килеп. Олылап. Наилә алиһә кебек атлый. Матур итеп. Салмак итеп. Горур итеп. Адымының һәрберсен тәмләп атлый. Залның уң яры белән сул яры арасында яткан юлдан сәхнә түренә таба бара. Уң яр белән сул яр аның хакына алкышлар яңгырата. Җәмәгать аңа соклануын, ихтирамын, мәхәббәтен аңлату ниятеннән «браво!», «алиһә», «Примадонна», кебек сүзләр кычкыра. Наилә ашыгу-кабалану ишене белми. Акрын гына атлый. Бармак очларыннан нур тамып кала.
Менә ул, ниһаять, үз урынында. Менә ул сәхнәдә. Менә ул түрдә. Актриса берникадәр вакыт тагын да көчәя төшкән алкышлар астында тамашачысына багып басып торды. Якынын, газизен күргәндәй елмайды. Аннары түрдәге микрофонга таба атлады. Һәм, ниһаять, сүз башлады.
«Миңа „Примадонна“ дип дәшмәгез! Мин Примадонна түгел. Нәрсә дигән сүз ул? Мин моны аңламыйм да, яратмыйм да, хупламыйм да. Мин Наилә атлы һәм мин — актриса. Моннан ары беркем түгел. Кешеләр китаплар яза, космоска оча, ачышлар ясый, ә мин нәрсә? Космоска да очмадым бит, ләбаса! Ничек миңа „браво!“ кычкыра аласыз?» — дип ризасызлыгын белдергәндәй итте Наилә Гәрәева.
Наилә апаны үзен артык олылаганнарын сөйми, диләр иде. «Бөек актриса» дип дәшсәң, үпкәли икән, имеш. «Актриса» дип игълан итүләрен генә хуплый икән. Аннары, Наилә апа ак хризантемалар ярата, дип ишеткәнем бар. Бу очраклы түгелдер, мөгаен. Нигә дигәндә, хризантемалар — бөеклек, дәрәҗә, мәртәбә билгесе булып саналса, ак хризантемалар — оялчанлык, самимилек, сафлык символы.
«Космос яулаган кешене каршы алган кебек кул чабалар миңа», — дип ачуланган була Наилә апа. Наилә ханымның космосы — сәхнә. Һәм ул аны ничек кенә яулады. Менә беркөн троллейбуста берәү сине күреп, танып: «Аһ, Диләфруз, бу бит сез, мин сезне таныдым!» яки «Рахилә бит бу, карале!» - дип дәшсә, космоста булып кайту белән бер бит соң шушы. Кеше күңеленә үтеп керә алу — җиңүләрнең иң олысыдыр ул, шәт.
Кичәдә мәдәнияткә һәм сәнгатькә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән бирелгән Дәүләт бүләген Камал театрының данлыклы актрисасына Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. Кичәдә шулай ук Казан шәһәре мәдәнияте идарәсе Азат Искәндәр улы Афзалов Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның актрисага рәхмәт сүзләрен, котлауларын, бүләкләрен җиткерде.
Наилә ханым Гәрәеваны котлар өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисе, актрисаның шәкерте Данил Салихов, Качалов исемендәге академия театры исеменнән Светлана Романова да сәхнәдә сүз тотты.
Наилә Гәрәева — Тукай бүләген иң яшьли (27 яшендә) алган актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. Талантлы актер һәм режиссер булган Рәфкать Бикчәнтәевнең хәләл җефете, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең әнисе.
Кыз чагында Наилә ханым театр түгәрәкләренә йөри. Радиодин Вахтангов театрының спектакльләрен тыңлагач: «Мәскәүгә, Вахтангов студиясенә укырга китәм!» - ди. Мәскәүгә киеп барырга дип, әнисе төн утырып ситсыдан күлмәк тегеп бирә. Ә ситсы ул вакытта модада бит! Күрше хатыны Таифәдән бер чыбык очы туганнарының адресын алып, чыгып китә Наилә Мәскәүгә. Имтиханга бара, тик үтә алмый. «Сез безгә туры килмисез», — дип кире боралар. Анда озын буйлы, матур кызлар йөри икән, ә Наилә буйдан уңмаган… Елап кайтып китә шулай.
Кайткач та, Качалов театры студиясенә имтиханга әзерләнә башлый. Анда ул чакта татар һәм рус төркемнәре җыйганнар. Наилә русныкын сайлый. Рус мәктәбендә укып чыкты бит. Татарчасы да шәһәрчәрәк. Өч турны да үтә. Укый башлый. Алга таба, Ширияздан Сарымсаковның киңәшен тотып, татар төркеменә күчә. «Татарчам бик әйбәт түгел», - дип икеләнеп тора торуын, әмма Ширияздан ага юата үзен: «Өйрәнерсең, шомарасың! Синең киләчәгең татар театрында». Наилә аның сүзен тыңлап, татар төркеменә күчәргә була. Бу Ширияздан аганың пәйгамбәрләр кебек алдан күрүе булган, ләбаса.
И, хатын-кыз — хатын-кыз инде. Үзен матур тоярга, матур күрергә тели. Наилә ханымга бүген 80 яшь. Сәхнә түренә кәнәфигә олылап утыртып куйдылар үзен. Экранда актрисаның алма кебек алсу йөзле, озын кара чәчле, карлыгач канатыдай кыйгач кара кашлы чагындагы, яшь чагындагы фотосурәтләре чыга. Наилә ханым шуларга каерылып-каерылып карый. Якыная төшеп, яхшылап карагандай итә. Матурларын куйганнармы сурәтләремнең, имеш.
Наилә Гәрәевадәге матурлык — тузмый, искерми, картаймый торган матурлык ул. Мин аңа гел сокландым. Сөйкемле сөяге бар, диләр андыйлар турында. Эчендәге нуры күзләреннән, чәчләреннән, иреннәреннән тышка бөркелә кебек. Аның тышы нәкъ әнә шул эче матур булганда матур шул. Нурсыз күзне сөрмә белән сызсаң да, матурланмый. Ямьсез, пычрак сүз сөйләшкән иренгә иннек буясаң, булмасаң да матур булмый. Китапның да матурлыгы тышлыгының төсендә түгел — эчтәлегендә.
Наилә ханым Гәрәева бүгенгәчә мөгаллимлек эше белән шөгыльләнә. Мәдәният институтында яшьләрне сәхнә осталыгына укыта. Юбилей кичәсенә актрисаның шәкертләре, яшь актёрлар бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре күтәреп җыелышкан иде. Сәхнәгә күтәрелделәр. Тәбрикләделәр. Безнең фәрештәбез, дип дәштеләр Наилә апага. Матур күренеш инде. Наилә апа исә үзләрен: «Балакайларым, бәхетле була күрегез, сәхнәләрне гөрләтеп эшләгез, илегезгә озын-озак еллар матур хезмәт куегыз», - дип озатты сәхнәдән.
Кичәне «Бабайлар чуагы» спектакле белән йомгакладылар, төп рольдә Наилә Гәрәева иде. Бу — татар сәхнәсенең корифейлары Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфи һәм Наил Дунаев катнашындагы лирик комедия.
Наилә Хәким кызы Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казанда туа. 1961 елда Казандагы В.Качалов исемендәге Зур драма театры студиясен тәмамлап, Татар академия театрына эшкә килә. Лирик пландагы актриса булып таныла. Башлангыч чорда кызлар, соңыннан төрле хассияттәге образлар иҗат итә. Аның талантына трагик тойгылар белән сугарылган тирән борчулы, тынгысыз драматик кичерешләр хас. Каһарманнары нәзакәтле, күтәренке рухлы, шигърилекләре белән сәхнәдә аерым бер мохит булдырдылар. Наилә Гәрәева бүгенгәчә Г.Камал театры репертуарындагы унга якын спектакльдә уйный.