Наил Дунаев белән хушлашу: «Алар китәләр!»
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаевны – керәшен халкының «ак дәдәсе» Николай Иванович Дунаевны соңгы юлга озатырга Камал театрына халык күп җыелган иде.
Журналистлар әле бер, әле икенче кешегә микрофон һәм диктофон төртә, беркем дә, башын яшермичә, хатирәләр белән уртаклаша. Наил абыйны искә төшергәндә кешеләрнең йөзе яктырып китә кебек.
Казан дәүләт мәдәният институты педагогы, режиссер Азат Зарипов: «Наил абый – минем укытучым. Безнең курсны Дамир Сираҗиев белән Наил абый җыйды. Дамир Сираҗиев депутатлыкка киткәч, Наил абый укытып чыгарды. Наил абый тагын бер курс – Мәдинә Гайнуллиналар курсын чыгарды. Аннары Наил абый белән эшләргә мине чакырып китерделәр, һәм без, бергәләп, бишәр ел ике курс чыгардык – коллегалар кебек эшләдек. Матур эшләдек. Шул вакытта ул профессорлык дәрәҗәсе алды. Озак еллар институтта дәүләт имтиханы комиссиясен җитәкләде. Әле үткән ел ул укыткан курслар очрашуы булды, Наил абый килеп теләкләрен әйткән иде. Ярата иде ул мине, сөйләшә алган кадәр сөйләшеп йөрдек... Наил абыйның яшәвендә Татьяна Григорьевнаның өлеше зур – ул аны күтәреп кенә йөртмәде инде, бик карады.
Бер кызык истәлек искә төште. Наил абыйның әтисе умарталар тоткан. Шуны сөйләргә ярата иде ул. «Минем әти умарта санын башкалардан күбрәк тота иде. Артыгы ярамаган. Әтисе дүрт умарта өчен бер оя ясаган. «Безне «чакканнар» – «кортлары күбрәк» дип әйткәннәр», – дип сөйли иде Наил абый. Комиссия килгән, әмма умарталарга якын килергә курка икән. Саныйлар, сан ягыннан артык түгел, ләкин зурлар, эчендә берничә оя булгач, тишекләре дә күп. «Нигә күп?» – дип сорагач: «Башкалар да тишсеннәр, умарта кортларына йөрер өчен юллар күбрәк була, һава да кереп тора», – дип аңлаткан, ди. Иртә таңнан Зәйгә барып бал сатканнарын сөйли иде...»
Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов: «Аның миңа аталарча мөнәсәбәт иде, улы шикелле йөртте. Керәшен икәнлекне дә белгәнгәме, бик якын итте. Студентларга үпкәләсә дә, мине җибәрәләр иде Наил абый белән сөйләшергә. Укыганда спектакльләр чыгарганда төннәр буе эшли идек. Безгә бакчасыннан кишер, суганга кадәр алып килә иде. Бик гадел кеше иде, ялагайлыкны белмәде. Үз дәрәҗәсен белеп яши иде. Шул сыйфатлар аннан миңа да күчкәндер, дигән уйда торам, Наил абыйда булган тәкәбберлек миндә дә бар, тәкәбберлек тә түгел инде ул, үз бәяңне белү ул. Наил абый бик интеллигент иде. Мин әтисез дә үскәч, миңа аерым игътибары бар иде. Башта бу театрга эләкми калуыма да бик борчылды. Инде монда килеп бергә эшли башлагач, бик сөенде. Миңа «Бәрмәнчек» ансамбленең «Гөргөри+» тамашасында аның урынына керергә туры килде бит. «Сиңа булгач, каршы килә алмыйм», – диде. «Зәңгәр шәл»дә дә Наил абый урынында бер картны уйныйм. Аның киемнәрен киеп уйныйм. Димәк, ул мине бәхилли.
Авыргач, янына бардым. Аның башы гына эшли иде ул вакытта, йөрми иде. Бер генә бардым, башка бара алмадым, читен иде чөнки. Бик кыен ятты бит инде ул...»
Менә хушлашу мәрасиме башланды. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин алып бара. «Ул – театрыбызның аксакалларының берсе иде», – диде Илдар абый.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: «Хөрмәтле милләттәшләр! Камал театры сәхнәсендәге тагын бер якты йолдыз сүнде. Тамашачылар бу йолдызны бик озак сагынып яшәрләр. Бу йолдызның исеме – Наил Дунаев. Наил абый спектакль алдыннан умарта оясы кебек гөж килеп торган тамашачыны инде бүтән ишетә алмас.
Театр сәхнәсе дә буш тормас, чөнки алмашка яшь талантлар килә. Театрыбыз киләчәге өметле, әле яңа бинабыз булыр, дип тә өметләнәбез.
Наил абыйны югалту күңелдә шомлы бушлык уята. Аны әле «рольләр башкаручы» дию генә аздыр да. Ул образлары белән бергә яшәде. Шулай булмаса, 60 елдан артык сәхнә тормышын бер театрда яши алыр идеме икән?
Артистларның исән вакытында кадерен белеп калырга, хөрмәт итәргә кирәк, әлбәттә. 85 еллыгы уңаеннан аңа телевизион игътибар җитмәвен ишеттем. Наил абыйның ул теләген без, соң булса да, телевидение җитәкчеләре белән бергә тормышка ашырырбыз. Аның сәхнәдәге йолдызы сүнсә дә, халкыбыз күңелендә озак сакланыр».
ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Бу – зур югалту. Гаҗәеп талантлы артист, зур шәхесебез. Ул шулкадәр халкыбыз күңеленә кергән, кешеләр туганын югалткан кебек җылы хисләр кичерәләр. Наил абый халкыбыз күңелендә мәңге яшәр».
Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин: «Ул Зәй халкының горурлыгы булды. Якташлары белән тыгыз элемтәдә яшәде. Сабантуй һәм Питрау бәйрәмнәрендә иң зур кунакларның берсе иде. Ул тудырган образларда тырыш, эшчән Зәй халкының чагылышын күрә идек. Наил абыйның авыр туфрагы җиңел булсын!»
Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы исеменнән Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев: «Хөрмәтле җәмәгать, туганнар! Бүген халкыбыз сөекле Николай Ивановичны соңгы юлга озата. Чыннан да, бу шәхес – театр йолдызы иде. Аны без хөрмәт иттек. Аны бөтен Татарстан халкы яратты. Ул моңа лаек иде. Ә инде керәшеннәргә килгәндә, ул безне һәрьяклап яклады. Бездә нинди генә чара булмасын, ул килми калмый иде. Керәшен оешмасында берәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, Татьяна Григорьевна белән килеп, безне тынычландыралар иде. Гаҗәеп кеше! Ул ялагайланып, баш иеп, җыен юк-бар сөйләп йөргән кешеләрне яратмады. Николай дәдәй андыйларны кырт кисеп туктатты. Ул безнең алтын баганабыз иде. Киңәшчебез иде. Хуш, Николай дәдәй, урының оҗмахта булсын!»
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Безнең «Камал театры» дигән зур гаиләбез бар. Бу гаилә эчендә «щепкинчылар» дигән кече гаилә яши. Без – щепкинчылар – шактый нык һәм озын гомерле булып чыктык. Шушы яшьтә дә шактый гына кешеләребез исән. Әле театрда эшлибез дә. Бүген без физик яктан иң нык, иң озын гомерле булырга тиешле Дунаебызны озатабыз. Димәк, безнең, щепкинчыларның, «имәннәренә» дә чират җитте... «Йомшаграк агачлар» алдарак китеп барган иде. Нишләтәсең... Аның авыруы озакка сузылды. Бер дә Дунайга килешми торган бер авыру иде ул. Борчылдык аның авырып ятканына. «Китте» дигәч, тынычлану да барлыкка килде. Бу – котылгысыз хәл иде...
Дунай эшен җиренә җиткереп эшләде, иҗат итте. Ул чибәр иде. Аның хатыны Татьянаның чибәрлеге! Минем хатын беренче күргәч сокланып сөйләгән иде. Бүген шушы гаиләбезнең бер әгъзасы белән хушлашабыз. Раббым гөнаһларын кичерсен! Барыбыз да шунда барасы. Бәхил бул, Коля!»
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов: «Хөрмәтле иптәшләр! Бүген иң авыры – безгәдер. Без бергә 60 елдан артык хезмәт иттек һәм итәбез. Дунайның китүе башка суккан кебек булды. Ул авырырга тиеш түгел шикелле иде. 70 яшендә дә сәхнәдә йөгереп йөреп спектакльләр уйнады. Авырып ятканда, янына кереп хәл белдем. Шулкадәр уңайсыз иде. Күзгә карап ята. «Дунай, килешми сиңа болай яту! Театрда кәрт уйнарга кеше җитми», – дидем. Шулай дигәч көлеп куйды. Бүген искиткеч матур кешебезне соңгы юлга озатабыз. Урыны җәннәттә булсын!»
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева: «Мин бүген якын дустымны, кадерле сәхнәдәшемне соңгы юлга озатам. Аның китүен бик авыр кичерәбез. Ул бөтен ирләрдән ихласлыгы, затлылыгы, нечкә күңеллелеге белән аерылып тора иде. Безгә бик күп сәхнәдә уйнарга туры килде: яшь чакта – аның яраткан кызларын, картайгач – карчыкларны. Анда да мәхәббәтне уйнадык. Ул нечкә күңелле иде – сәхнәдә яшь чыгара ала иде».
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: «Газиз милләттәшләребез. Аллаһы Тәгалә адәм баласын шулай яраткан – бу дөньяга килгәнсең икән, китәсең бар. Адәм баласы бу дөньяга килгәч үзенә төшкән вазифаны башкарып чыга алдымы – шул кала. Иң кадерлесе – халыкның аны соңгы юлга озатырга килүе. Барыгызга да бик зур рәхмәт!»
Соңгы хушлашу сүзен мәрхүмнең хатыны Татьяна Григорьевна Дунаева әйтте.
Татьяна Григорьевна Дунаева: «Ул шушы Камал исемендәге академия театрында эшләве белән горурлана иде. Шушы театрда эшләгән һәм эшләүче шәхесләрне хөрмәт итте. Театрның киләчәге якты булуга да ышанып яшәде. Театрда эшләүче барлык кешеләрне, актерларны гына түгел, рәссамнарны да, драматургларны да яратты. Әмма гадәти тормышта «яратам» дип сөйләнеп йөри торган кеше түгел иде. Аның күңеле саф иде. Татарча әйткәндә, урыны җәннәттә, керәшенчә әйткәндә – оҗмахта булсын инде».
Рәсми сүзләр әйтелде. Халык тезелеп хушлаша башлады. Күз яшьләрен көчкә тыеп торган Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинованы күрдем. Алар Казан дәүләт мәдәният институтында бергә эшләгәннәрдер. Икенчедән, Руфина Ренатовна бит – Наил Дунаевның курсташы Ренат Таҗетдиновның кызы. Мине күргәч: «Они уходят», – дип, елап җибәрде ул.
Озатырга килүчеләр күп иде, озак үттеләр хушлашучылар. Менә яшьләр табутны күтәреп чыга башлады. Курган зиратында җирләнәсен әйттеләр.
Халык язучы, щепкинчы Рабит ага Батулла басып тора. «Озак ятты Дунай. Ул исән чагында ук бөтен гөнаһларын бетереп китте», – диде.
Драматург Мансур Гыйләҗев: «Бу – зур югалту! Бер нәрсә генә шатландыра: бу бөек буын – щепкинчылар буыны – үзеннән соң зур мәктәп, индустрия калдырды. Бу – гаҗәеп күренеш! Бу бөтен театрда була торган күренеш түгел! Яшьләр Наил Дунаев кебекләрне карап артистлыкка бара. Ул буын безгә мәңгелек үрнәк булып калачак. Кеше китә – эзе кала».
Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Лекторий бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев: «Николай Иванович Дунаев һәм минем әнием Анна Владимировна Васильева – дүртенче буын туган абый белән сеңел. Николай Иванович Зәй районының Әхмәт авылында туган. Бу – минем әти-әни туган Поповка авылының күршесендә, дияргә мөмкин. Әлбәттә, алар танышып-аралашып яшәмәделәр. Мин дә бу хакта очраклы гына белдем. Мин 2011 елда «Минем гаилә» дип аталган китап язып бастырдым. Анда 5000 туганыбыз кергән генеалогик тикшеренүләр нәтиҗәсе иде. Милли архивтагы документларны өйрәнгәндә, Николай Дунаев белән уртак шәҗәрәбезне дә ачыкладым. Шәҗәрәдә шундый бөек артистның булуы горурлык иде, әлбәттә. Мин ул китапны Николай Ивановичка бүләк иттем, нәсел тарихлары турында озаклап сөйләшеп утырдык. Алга таба без артистлар һәм керәшеннәр буларак кына түгел, туганнар буларак тә белешә башладык. Николай Иванович мине якын итә иде. Шундый кешене, шундый сәнгать әһелен югалтуыбызны аңлау авыр».
Урамда журналист Люция Хәбибуллинаны очраттым. Ул – май аенда Наил Дунаевтан соңгы интервьюны алган журналист. «Без аралаша идек. Мин бит аның китабын да әзерләдем. Интервьюны 8 майда бирде, әмма, чыккач, укып өлгерә алмады. Мин Татьяна Григорьевнага шалтыратканда: «Бүген больницага озаттык», – диде».