Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәҗибә Сафина: «Җир өстендә тәмуг газапларын кичеп китәм, димәк, туры оҗмахка керәчәкмен»

Күренекле шагыйрә, публицист, журналист, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән моңсу әңгәмә.

news_top_970_100
Нәҗибә Сафина: «Җир өстендә тәмуг газапларын кичеп китәм, димәк, туры оҗмахка керәчәкмен»
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Нәҗибә апа Сафинадан күптән интервью бирүен сораган идем. Ул ризалык бирмәде, дөресрәге, соңрак, диде. Ә бервакыт ул үзе дәшеп ризалыгын белдерде. Нигәдер мин вакыт билгеләп тиз генә килә алмадым. Ниһаять, быелгы эшләрне быел бетерү ниятеннән шалтыраттым. «Кил», – диде ул. «Соңга калма», – диде... Нәҗибә апа хәзер шәһәр читендә кызы гаиләсендә яши икән.

Начар хәбәр – Нәҗибә Сафинага начар диагноз куелган. Сүзебез шушы темадан башланды. Озак сөйләштек без. Шигырьләр дә укыдык.

Үлемгә мин бик фәлсәфи карыйм. 76 яшькә җитеп барам. Мартта 76 була...

Алла бирсә.

Артыгы белән җиткән...

Ничек кабул иттегез табибларның мондый хәбәрен?

Без нинди планда сөйләшәбез?

Без алдарак интервью дип сөйләшкәндә, Мөдәррис абыйлы чор күз уңында тора иде кебек. Миңа бу тема кызыклы, ләкин бит бу – сезнең бөтен тормышыгыз түгел, бу – аның матур бер өлешедер. Сездән биографиягезне сөйләтергә дә җыенмыйм, миңа сезнең иҗтимагый эшчәнлегегез, дөресрәге, шушы эшчәнлеккә бүгенге карашыгыз кызык. Ягъни, бүгенге көн күзлегеннән караганда сез шушы актив тормыш позициясе алып баруыгыз турында ни уйлыйсыз? Әйтик, кирәк идеме бу, иҗат белән генә яшәп күбрәккә ирешеп булмас идеме икән...

Әйбәт, әйбәт...

Сез сөйләгез, мин тыңлыйм, әңгәмә барышында сораулар бирермен.

Беренче соравың нинди?

Авыру турында сораудан башласам, ачуланмыйсызмы? Үлемгә фәлсәфи караштан башлыйк, мөмкин булса.

Дөнья кинәт мизгелләрдән тора ул. Үлеме дә – кинәт мизгел. Тормыштагы бөтен бәхет тә, бәхетсезлек тә, фаҗигаләр дә, шатлыклар да мизгелләрдән тора. Син әллә кайчан киләм дидең, мин ризалашмагач, ачуың да килде бугай, аннары, син килмәгәч, минем дә ачуым килде. Гел өлгереп булмый. Әмма син өлгердең. Мин инде теге дөньяга юллама алып өлгергәч...

Бик кинәт кенә булды ул. Бераз эчем авырта, дип барган идем, тиз генә биопсия алып тикшерделәр дә, 4нче стадиядә, дип куйдылар. Бу стадиядә инде бернәрсә дә эшләп булмый. «Химия алыгыз», – дип, 3 көн эчендә онкодиспансердан чыгарып җибәрделәр. «Нигә кирәк булыр икән», – дим. Яхшы гына табип: «Дәвалауның схемасы шундый», – ди. Димәк, бу – чир генә түгел, бизнестыр, дип уйлап куйдым. Дәвалау табиплар кулында булмагач... Схемалары булгач...

Анализлар ялгышмадымы икән? Тагын бер кат тикшеренмәдегезме?

– Гомумнаркоз белән операция ясап, биопсия алдылар, тикшерделәр. Ялгышмаганнардыр, юктыр, чөнки бу кадәр каты авырту – җир өстендә үк тәмуг газапларын кичеп китәм, дигән сүз. Димәк, мин тегендә турыдан-туры оҗмахка барып керәчәкмен. Кабат-кабат тикшертергә мөмкинлек тә, хәл дә юк, беренчедән. Икенчедән, чир ашказанында булгач, ашау дигән әйбер юк икән бит. Мин инде кайчан ашаганымны да хәтерләмим. Тамчылап су эчәм.

«Нәрсә эшләп була?» – дип уйландым. Күз алдымда күпме танышларым, миннән яшьрәкләр, шушы чирдән китеп бара... Бу чирнең нигезендә шул ук социаль мәсьәләләр, экология ятадыр, дигән фикердә торам. Югыйсә, бу кадәр халык чирләргә мөмкин түгел. Онкодиспансерга барып кергәч: «Бу яшьтә монда йөрүем өчен гафу итегез, медиклар җибәргәч, килеп әйләним, дип кенә килгән идем», – дим. Каршы алдылар, матур сөйләштеләр, 3 көн эчендә хәл итеп чыгарып җибәрделәр. Кайттым да уйландым. 80гә җитеп киләм бит, әнкәй 50не узгач китеп барды, танышлар-дуслар бик яшьли шушы чирдән китеп баралар. Мин моны фаҗига итеп каршы алмадым: үзеңә генә килсә – фаҗига, ә бу илгә килгән фаҗига – илгә килгәнне ил җиңә, диләр. Минем афоризмнар китабында бер юл бар: «Үзең тарта алмаган йөккә ияреп кенә барып була». Әҗәл дигән нәрсәгә ияреп кенә барып була. Шуңа мин кычкырынмыйм да, сикергәләмим дә, чөнки тормышта авырлыклар күп, шуңа өстәп, мин дә «чирлим» дип кычкырып ятсам, кешеләргә тагын бер авырлык өстәгән булыр идем. Шуңа гына кайгырам – карлар явып китте, суытты, мин кыш чыкканчы тормасам, кабер казучыларга уңайсыз булачак.

Өстәвенә, мин бит Мөдәррис белән барып «сөйләштем». «Тукай монда, Зөлфәт монда, Роберт Әхмәтҗанов монда – дусларың күп. Мин авылга кайтыйм», – дип сорадым. Каршы сүз ишетелмәде. «Авыл зиратында – әби-бабайларым, әткән-әнкәй, Назыйм энем шунда, туганнарым. Безнең зират ул – тереләрнең тересеннән тере. Шулкадәр әйбәт каралган зират ул. Анда кайту – үлү түгел ул, кайту гына.

Яңа татар бистәсе зиратына барысы да эләгергә тырыша, күренекле шәхесләрнең дә күбесе шушында. Әмма миңа Тукай мине гафу итмәс кебек тоела – Тукай телен, милләт телен шушы хәлгә төшереп китеп бару шагыйрьләргә гафу ителә торган әйбер түгел. Ни өчен дисәң, шагыйрь беренче чиратта шагыйрь – ул туган телен киләчәк буыннарга илтеп ялгарга тиешле.

Безнең татар шагыйрьләре Тукай телен саклау өчен нинди гамәлләр кылды, нинди каршылык күрсәттеләр? Киресенчә, Тукай премиясе алу өчен көрәшеп эштән чыгып беттеләр. Күп очракларда Тукай премиясе объектив бирелмәде. Шуларның барысын да уйладым да, «Тукай кырыннан ераккарак китеп ятыйм әле», – дидем. «Туган авылыма кайтып ятыйм әле», – дидем. Мөхәммәт Мәһдиевның: «Туган җир туфрагыннан да җылы туфрак юк», – дигән сүзләре дә исемә төшә.

Шунысы өчен генә кайгырам: авыру бик үзенчәлекле икән, бик каты авыртырга тотынганда, күзгә дөньядагы бернәрсә дә күренми. Бераз тынычланып, күзгә кәгазьләр күренгәндә, «эшләгәнемнең йөздән, меңнән бере дә дөньяга чыкмады» дип уйлыйм. Нишләп алай? Бу – татар дөньясындагы хөсетлекме? Бу – милләтнең кимчелегеме? Шушы кимчелеге аркасында дәүләтеннән мәхрүм калганмы, дип уйланам. Чөнки эшлим дисәң, эшләтмәскә тырышалар. Китабымны чыгарыйм дисәң, чыгартмаска тырышалар. Әмма мин бер генә чын язучыны да, ихлас булмаса, гафу итмим. Халыкка хезмәт итү өчен фәкать ихлас булырга кирәк.

Хәзер «дөньяда кайсы тел калыр икән» дип сөйлиләр. Белмиләр нинди тел каласын. Ихлас халыкның теле калачак, дип уйлыйм. Нинди халык дөньяга үзенең хак сүзен әйтә, нинди халыкның хак сүзе әләм булып халыкны ияртә ала – менә шул халыкның теле калачак, яшәячәк, үсәчәк. Безнең тел бит үз вакытында бик югары бәяләнгән, дөньякүләм аралашу теле булган. Төрки халыклар сан буенча да никадәр күп! Сан ул, уйлап карасаң, бик зур әйбер. Сыйфатсыз сан, әлбәттә, сан түгел, ләкин безнең төрки халыкны сыйфатсыз дип әйтмәс идем. Төрки халыкны, беренче чиратта, иманлы халык дип әйтәләр. Иманлы – вөҗданлы дигән сүз.

Безнең бит халыкка аңлату эшләре алып барырга да вакытыбыз юк. Без гаиләләребезне карарга һәм тамак та туйдырырга тиеш бит әле. Иң өлгергән җәмгыятьтә зыялылар 3 проценттан артык булмый. «Процент» татарча «фаяз» була. Шушы 3 фаяз шәхесләр халык белән эшләргә тиеш. Әмма 1 фаяз интеллигенция дә эшли алмады халык белән. Шул эш эшләнмәсен өчен, беренче чиратта әдәбиятның-сәнгатьнең, иҗат кешеләренең абруен аяк астына салып таптадылар. 90нчы елларда шап иттереп гонорарлары бетереп куйдылар. Ул вакытта мин, кабаттан Казанга кайткач, «Шәһри Казан»га эшкә кердем, Мөдәррис Әгъләм дә шунда иде, Гәрәй Рәхим дә... Күренекле язучылар һәм журналистлар, дәшмичә генә, аска карап, үз эшләрен эшлиләр. Безнең ашханәгә кереп ашарлык та мөмкинлегебез юк. Өйдә пешкән ашны пыяла савытларда алып киләбез дә, сулы тазга куеп, җылыткыч кабызып, шул ашларны җылытып ашыйбыз. Бу бит булган хәл. Бу бит татар зыялысының хәле, халәте. 1934 елда Коммунистлар партиясе, үзенә хезмәт иттерү өчен, Язучылар союзы дигән оешманы барлыкка китергән заманда язучыларга матди ярдәмне яхшы күрсәткән. Бер китаплык гонорарга 2-3 ел иҗат итеп яшәп булган. Хәзер 1 китап гонорары 1 пенсия зурлыгы да юк.

Минем әтием әдәбият-сәнгатькә, иҗат кешеләренә бик игътибарлы кеше иде, шигъриятне яратты. Үзебез авылдан чыккан һәм чыгарга мөмкин булган иҗат кешеләре турында сөйли иде. Безнең авылда Мөхәммәтхан Атнагул дигән кеше булган. Аны Язучылар союзына алганнар. Әмма ләкин ул, «миңа мондый союз кирәкми» дип, союзны ташлап чыгып киткән...

Сез авылыгыз белән шундыймыни?

Әйе, авылыбыз белән шундый, дип әйтә алабыз, әле дә безнең Кисәк Каеннан район җитәкчеләре куркыбрак тора, сүз дә юк. Бу – бик акыллы кеше иде, мин аның улы белән бергә укыдым. Үзен Атнагул-Буйский тәхәллүсе белән атап йөрткән. Әйтә иде: «Ялчы белән үзенә хуҗа кеше нәрсә белән аерыла? Язучылар союзы Коммунистлар партиясе тарафыннан булдырылган икән, һәм ул язучыны үзенә ялчы итәргә җыена икән, димәк, аның программасы бар». Әти дә «көтүгә иярмә син» дия иде. Минем «куыласың килмәсә, көтүгә иярмә» дигән афоризм да бар.

Әнием дә бик философ иде. Биш бала үстергән алар. «Мин, сез булмасагыз, күп эшләр майтарган булыр идем, ләкин 5 бала эшләгән кадәрне эшләп өлгермәгән булыр идем. Шуңа гомеремне сезгә багышладым», – дия иде.

Әле апам белән энем хәлемне белергә килделәр. Әз генә авырлык килсә дә, туганнарым өерелеп килеп җитә. Мөдәррис китеп баргач та, икенче көнне үк килеп җитеп, миңа ярдәм кулы суздылар. Без туганнар белән шулкадәр әйбәт яшәдек – бу әти белән әнинең тәрбия нәтиҗәсе. Тавышлану, ыгы-зыгы килүне белмәдек. Мин, барлык татарлар да шулай яши, дип уйлый идем. Әмма ләкин алай ук түгел икән.

Илдә гаиләне таркаттылар, гаиләне таркату – милләтне таркату. Без бүген упкын читендә басып торабыз. Кемнәргәдер ул упкын чите диңгез буйлары кебек кабул ителә. Без упкын читендә торып та анда егылып төшмәүнең үрнәге булып калырга тиешбез.

Сез һаман язучыларны сүгәсез...

Мин татар язучыларын бик нык үпкәле. Татар язучыларына аталган шигырем дә бар. Бервакыт Өлкәннәр көненә ресторанга 70тән өстәге язучыларны гына чакырганнар. Мине, 69да гына булгач, чакырмаганнар. Бер язучы: «Бар син анда, Нәҗибә, сиңа ашарга кирәкми бит», – дигәч, мин дә бардым. Бик матур киенеп йөри торган Флера Тарханова бар иде, ул биеде, Шәмсия Җиһангирова матур итеп җырлады. Мин шунда татар язучыларына багышланган «Китеп барам» дигән шул шигыремне укыдым. Ресторан иде бит, һәркем тәлинкәсенә карый. Аш мәсьәләләре күптән миннән киткән иде инде – ни туры килсә шуны ашап, вакытны отар өчен чабып йөрелгән. Минем җаныма шулкадәр авыр таш кереп урнашты – ишетмәделәр. Шулай да бөтенләй реакция булмады дию дөрес түгелдер, кайлардадыр басылды, син шундый шигырь укыган идең, дип әйтүчеләр дә булды. Халыкның дәшә алмавын, өне тыгылганлыгын бик күптән аңлый идем. Бу шигырьдән соң тагын бер кат аңладым.

Мөдәррис Әгъләмнең бер сүзе искә төшә. Аның сүзләре гомер буе миңа юлымда абынып егылмаска маяк куеп бара сыман тоела иде. «Син, Нәҗибә, бер нәрсәне аңла: алырга гына килгән кешеләрдән ераграк йөр. Бүгенге көндә шагыйрьләр, язучылар урмандагы агулы гөмбәләр кебек арта. Ник агулы дип әйтәм, белемле кешеләрнең кылган кире гамәлләре тарихка 10 тапкыр, 100 тапкыр артыграк начар хезмәт күрсәтә», – дия иде ул.

Мөдәррис Әгъләм гаҗәеп зур шәхес иде, аны «гений» дип дөрес әйткәннәр. Ул анализ ясый торган, тарихка бәя бирә ала торган кеше иде. Мөдәррис Әгъләм белән без бергә чакта, икебез ике якка чабып бер үк эшне эшләгән чакта, күбрәккә өлгерә идек. Дөресен әйткәндә, мин чынлап кияүгә чыкмаганмын да бугай: кызымның әтисе рәссам иде, Мөдәррис Әгъләм дә – сүз рәссамы. Бөтен максатым сәнгатькә, әдәбиятка хезмәт итү булган, күрәсең, мин аны үзем дә аңлап бетермәгәнмен.

Мин эшләргә тырыштым, бу – тырышу түгел, мин шигырь язмыйча яши алмыйм. Шигырь язу – миңа көн туу сыман табигый әйбер. Мин проза язарга утырсам, прозам шигырьгә әйләнеп китә иде. Шагыйрь булу ул – хезмәт итү түгел, ул – яшәеш.

Бервакыт, күптән инде, мине Марс Шабаев чакырып алды. «Казан утлары»нда эшли иде. «Нәҗибә, син – гениаль шагыйрә, әмма ләкин Мөдәррискә бәйләнеп әрәм булдың», – ди. «Әй Марс абый, әрәм булган идем инде мин», – дидем дә китеп бардым.

Марс Шабай сүзләрендә дә бик зур хаклык бар. Шагыйрә булган хатын-кыз шагыйрьгә кияүгә чыкса, язып бирәләр, дип уйлыйлар. Миңа да «Мөдәррис язып биргәндер» диделәр, «Бу – Мөдәррис сүзедер» дигән әйберләр күп булды. Шуңа ышанып, минем иҗатымны танымаучылар да булды. Мин ул әйберләргә игътибар итмәдем, игътибар итәргә вакытым да булмады. Гомер бер генә бит.

Мөдәррис миңа беренче чиратта шагыйрь итеп карый иде. Берничә тапкыр Мөдәрриснең минем иҗатыма анализ бирүенә шаһит булдым. Бервакыт «Шәһри Казан»да эшләгән чагында, Госман Садә мине очратып: «Беләсеңме, Мөдәррис нәрсә эшләгән?» – ди. «Эчкәнмени?» – дим. «Юк, киресенчә, аек эш итә», – ди. Госман Садә миңа газетадан «Нәҗибә дә кошлар нәселеннән» дигән язманы күрсәтте. «Мөдәррис, син нишләп минем турында язып йөрисең?» – дим. «Минем синдә эшем юк, шагыйрь турында яздым», – ди. Бервакыт Мөдәррис кайсыдыр газетада: «Без гомер буе эшләп өлгермәгәнне Нәҗибә 8 елда эшләде», – дигән сүз әйтте. Миңа чыннан да ашыгырга туры килде. Чынлап та әйтеп өлгерәсем килде. Мин күп язучыларның карашлары белән берничек тә килешә алмадым, пассивлыклары белән килешә алмадым. Ул бит 350 кешене берләштергән тулы бер союз, шулкадәр иҗат кешесе булган оешма каршылык күрсәтә ала иде. Алар фикерләрен җиткерергә һәм үз таләпләренә җавап алырга тиешләр иде.

Нишләп Башкортстаннан иҗат кешеләре – шагыйрьләр, җырчылар чыга, диләр. Минем Яңавыл районыннан гына күпме чыккан алар – нинди зур драматург Риза Ишморат, нинди зур язучы Нурихан Фәттах, шагыйрә Саҗидә Сөләйманова 50 яшендә шушы чир белән китеп барган, Әдип Маликов, Кәүсәрия Шафикова...

Юзеевлар...

Әйе. Илдар Юзеев, Нил Юзеев. Җан җырчыларым. Яңавыл гына түгел, шушы төбәктәге башка районнарда да бик зур шәхесләр бар. Борай, Краснокама, Тәтешле... Ни өчен? Без – Башкортстан татарлары – 70 ел чагыштырмача ирекле яшәдек. Татар теле Башкортстанда дәүләт теле саналды. Без мәктәптә бөтен фәннәрне татарча укыдык, газеталар чыгардык. Татарлар яшәгән 21 районны Кече Башкортстанга кушып куйганнан соң, безне Рәсәй Хөкүмәте, нишләрләр микән, дип карап торды. Эндәшмәгәч, 1978 елда татар телен дәүләт теле булу хокукыннан мәхрүм иттеләр. Мин Башкортстанда ни өчен ярамадым? Чөнки башкортлаштыруга каршы булдым. Үзең булып яшәүдән дә зур бәхет юк. Татар булып тугансың икән, татар булып яшә инде! Бервакыт Мөдәррис шигырь язган: «Бөек булып калыр минем халкым «башкорт» дигән исем белән дә», – дигән җөмлә бар. Исем китте, аркасыннан дөмбәслим: «Дуракмы әллә син?» – дим. «Син, бәгырь, кыйнама мине, – ди, – мин болай да кыйналган. Ач күзеңне, кара әнә – кемнәрне кем тыймаган», – ди бу. Минем туган авылым – Кисәк Каен авылы – Киҫәкҡайынга әйләнгән. Безне – Казанда иҗат итүче язучыларны – районнарга кертмәс өчен тырышалар. Хәзер балалар ни татарча, ни башкортча укымый, димәк, русча. Әнгам Атнабай әйтмешли: «Татардан да, башкорттан да урыс туа, вәт бәла – менә шунда мәсьәлә». Эндәшми калу файда бирмәде. Кешегә гаиләсен карарга мөмкинлек калмады – кеше ипотекага, кредитка батты. Кешенең яшәү белән үлем бизмәне тигезләште.

Күптән түгел генә «Әллүки» иҗат берләшмәсенең бер кичәсенә бардым. Чөнки әдәбиятның чишмә башы әдәби берләшмәләр дип таныйм. Үзем Нефтекамада «Инеш» дигән әдәби берләшмә булдырдым, һәм аны хәзергә кадәр сүндермичә сакладык. Шушы әдәби берләшмәдә «Иҗат тирәге» дигән әдәби бәйге барлыкка китердем. Андагы җиңүчеләргә үз премиямне бирәм. «Инеш» әдәби берләшмәсе өчен фонд булдырып, 100 мең сум акчамны әзерләп куйдым. Анда теләге булган кешеләр акча сала ала. Нефтекамада билингваль мәктәптә дә эш алып барыла. Менә шушы иҗат берләшмәләре турында сүз әйтәсем килеп бардым «Әллүки»гә.

Кичәне Халисә Ширмән оештырган. Иң яхшы урында – беренче рәттә – Галимҗан Гыйльманов белән Ленар Шәех утыра. Алардан арттарак Илсөяр Иксанова, Луиза Янсуар, Хатип Миңнегулов. Татар бүлекләре дип саналган бөтен студентларны җыйганнар – зал тулы. Студентлар чыгыш ясадылар – «Әллүки»нең нинди оешма булуын күрсәттеләр. Кунакларга да сүз бирелде. Илсөяр Иксанова Берлек исеменнән сөйләде: «Без бик бәхетле – студент чакта шушы оешмага йөрдек, – диде. – «Әллүки» яшь шагыйрьләргә җылы оя булды», – диде. Хатыйп Миңнегулов та сөйләде. «Әдәби берләшмә әйбәт нәрсә, ул сүнгән иде, Ленар Шәех торгызып җибәрде», – дип тә сөйләделәр. Галимҗан Гыйльманов: «Без чыннан да бәхетлеләр», – дип сөйләде. Мин тыңлап тордым да урынымнан гына: «Алдаша», – дидем. «Залда Нәҗибә апа да бар», – дигәч сүз әйтергә булдым: «Аптырап тыңлап торам – ни хакына алдаша шагыйрьләр», – дим. «Тукай телен бетереп китүче буын үзен бәхетле дип атыймы?» – дим.

Шагыйрьнең алдашырга бернинди рухи һәм мораль хакы юк. Алдаша икән, ул – үз халкы алдында җинаятьче дигән сүз. Заманында мин, Язучылар союзына керергә кирәкме икән дип, озак йөрдем. Мөдәррискә дә: «Куыласың килмәсә, көтүгә йөрмәскә бит ул», – дип әйтә идем. Мөдәррис: «Син кер әле, үз эшеңне эшләү өчен бу сиңа кирәк булыр», – диде. «Чөнки, халыкны ышандыру өчен: «Ул – Язучылар союзы әгъзасымы?» – дип сорыйлар», – ди. Шуңа кердем мин ул союзга.

2015 елларда булса кирәк, әдәбият галиме Мәсгуд Гайнетдиннең «Без элек тә без идек» дигән китабы чыккан. Шуны укыдым да зиратка Мөдәррис янына йөгердем. Мәсгуд абый болай язган: «Соңгы вакытта Мөдәрриснең шигырьләре Мөдәрриснеке шикелле дә, түгел шикелле дә, Зөлфәтнең шигырьләре дә аныкы шикелле дә, түгел шикелле дә. Мөдәррисләр дә сынды күпмедер дәрәҗәдә, ләкин Нәҗибә Сафина сынмады», – дигән. Мөдәррискә сөйләдем дә эчке тавышымны тыңлап торам. Шунда Мөдәрриснең «Бөек булып калыр минем халкым «башкорт» дигән исем белән дә» дигән сүзләренең никадәрле алга китеп, хакимнәргә күпме урын калдырып әйтелгән сүз икәнен аңладым.

Мин татарны диалектка күчерү ягында түгелмен. Татар һәм башкорт телләре арасында аерма бик аз. 2 миллион татарны башкортлаштыру эше бара.

Татарның язмышы шушы – буйсынмаса суктырганнар, батырганнар, аттырганнар... Минем «Кан хәтере» дигән китапта…

Нәҗибә апа, нәрсәгә кирәк миңа болар, дип уйланганыгыз бармы? Мин – хатын-кыз, балаларымны һәм оныкларымны яратып кына яшәсәм ярамасмы, дигән уйлар килә идеме?

Минем балаларым – кызым, оныгым – минем 70 яшьлек юбилеемда Язучылар берлегенең Тукай клубына килде. Шунда оныгым минем «Еракта, йөрәктә» шигырен сөйләде.

Хәзер синең соравыңа җавап бирәм. Минем шушы яшәү рәвешем «тәрбия» дигән сүз. Алар бик яхшы татарча сөйләшәләр. Шушы кичәдән соң миннән: «Ничек оныгың шулкадәр яхшы татарча белә?» – дип сорадылар. Мин бит татар язучысы! Нигә башка язучыларның балалары минекеләр шикелле татарча белми? Бервакыт оныгыма «Мәче һәм бөҗәк» дигән шигыремне укыдым. Оныгым: «Нәнәем, син туган телләрен белмәгән имгәкләр өчен шигырьне русча да язып чыга аласыңмы? Мин сиңа булышам», – ди. Син аның «имгәк» дигән сүзенә игътибар ит. «Имгәк» дигән сүз «гарип-гораба» кебек, «им кирәк» дигән сүз. Әйбәт сүз бит. Минем рус теле белән проблемам юк – утырдык та яздык. Язучылар союзында «Татар балалар әдәбияты энциклопедиясе» кебегрәк ниндидер китап чыгарабыз дигәч, шигырьнең тәрҗемәсен җибәргән идем. Илсөяр Иксанова: «Мәскәүгә җибәргән идек. «Начар тәрҗемә» дип әйттеләр», – дип җавап бирде. «Мәскәү әйткәч, шулайдыр инде», – дим. Илсөяр союзга килгәндә, аның әйбәт шигырьләре дә бар, документлар белән дә эшли белер, дигән идем. Бәлки, хатын-кыз язучыларны янына җыеп, эшләтеп җибәрер, дигән идем. Аның мин ярата торган шигырьләре дә бар...

Нәҗибә апа, Мөдәррис абый турында сөйләшик әле...

Марс Шабаев әйткән сүз дөрес инде – минем янга киләләр дә «Мөдәррис абый турында сөйләшик әле» диләр...

Мин сезне белгәннән бирле икегезне бергә күрә идем – шулай хәтердә калган. Сез беренче чиратта фикердәшләр булдыгызмы, әллә мәхәббәт идеме? Бу – оригиналь сорау түгеллеген аңлыйм. Ләкин бүгенге көннән чыгып җавабыгызны ишетәсем килә.

Сораганнары бар. Сезгә дөресен әйтәм – ир-ат белән хатын-кыз арасында мәхәббәт булмаса, алар берничек тә берләшә алмый. Фикердәшләр булып кына берләшү – үзеңә үзең хыянәт итү булыр иде. Без бит Мөдәррис белән студент чагыннан дуслар. Без аның белән студентлар тулай торагында очраштык. Мөдәрриснең күзләре үзеннән зуррак бит... Мөдәррис тулай торакта анда куна, монда куна... кайчагында бер бүлмәгә дә эләкмичә, кухняда кала. Шунда утыра, шигырь укый. Мин дә бик йоклаучан кеше түгел, аның янына кухняга чыгам. Бер-беребезгә шигырьләр укыйбыз. «Син шигырьләрне каян аласың?» – ди. «Ә син каян аласың?» – дим. «Шигырьнең чыга торган җире бер генә инде – җаннан», – ди. Шулай шигырьләр укышып йөрибез... ул килә, мин йөгереп чыгам...

Көннәрдән бер көнне безнең группадаш Рәшит Бәшәр (балалар язучысы) килде дә: «Кит син Мөдәррис яныннан», – ди. Аптырап калдым. «Аның улы туарга тора», – ди. Чынлап та берничә көннән тулай торакка зур гына эчле бер хатын килеп керде – моны аңладым да Мөдәрристән качтым. Мөдәрриснең улы туды. Ләкин, нишләптер, Мөдәррис ул хатынга өйләнмәде. Улы Идел исемле. Исеме Мөдәррис тәкъдиме белән куелганмы икән... Улы бик акыллы егет булып үсте. Ул ханым миңа шалтырата иде, «синнән башка сөйләшер кешем юк» дия иде. Ул да шигырьләр яза, русча яза иде, тәгаен генә нинди милләт кешесе икәнен белмәдем (Лена Радченко – Ринә Асылбаева).

2006 елны Мөдәррис дөньядан киткәч, җирләп кайтып киләбез. Ноябрьнең 26сы бик салкын көн иде. Камал театры зур ярдәм күрсәтте – туңып кайткан барлык кешеләрне алып кереп, кайнар чәй эчерде, Мөдәрриснең өчесен үткәрү дә булды. Кешеләр җылы сүзләр әйттеләр, Мөдәрриснең кызы да әйтте – аның Айгөл исемле кызы бар. Татарча начар белә. Улына сүз бирделәр. «Я очень благодарен Нәҗибә апага. Много говорить не буду, я подойду к ней, поцелую, обниму, как это сделал бы мой папа», – диде. Чаллыда яши дип беләм.

Аның шушы малае туды без студент чагында. Мин аның яныннан качканнан соң, укуым бетереп, китеп бардым. Кияүгә бер рәссамга чыктым. Добряк, шул кадәрле мәрхәмәтле, йомшак кеше. 5нчы класста укыганда ук портретист буларак Россия буенча 2нче урын алган рәссам. Татарчасы начар иде, үз әтисе белән үсмәгән. Әнисе сөйләве буенча, әтисе обкомнан килгән бер инструктор булган.

Эчке тоемлавым белән монда үзем булып яши алмасымны аңлап, китеп бардым. Ләкин шигърияттән башка яши алмаганымны да аңладым – үземә мохит булдыру өчен, Нефтекамада әдәби берләшмә булдырдым, ул шулкадәр зур булып эшләп китте. Иҗатка әйдәүче булса, иҗат ачылырга гына тора. Башкортстанда минем позициямне белеп, эш бирмичә интектерделәр. Бер китап сөючеләр җәмгыятенә эшкә урнашу өчен, «мине алыгыз» дип, Уфага 4 тапкыр бардым. Алалар да кире кайтаралар. Шунда Фәрзәнә дигән ханым: «Мин Сафинадан башка беркемне дә эшкә алмыйм», – дип, мине эшкә алды. Китапның абруйлы чагы иде – бөтен җирләргә йөреп чыгышлар ясап, шагыйрьләрне җыеп яшәп алдык. Моны ник эшләдемме? Чөнки миңа иҗат итәр өчен мохит кирәк иде. Мохиттән башка иҗат итеп булмый. Ни өчен татарга татар мохите кирәк? Чөнки аның җаны татарча җырлый, татарча елый, татарча яши – шуңа кирәк. Бу – минем яшәү рәвешем. Ата-анасының яшәү рәвеше – һәр балага һәм оныкка тәрбия, дигән сүз.

Әнкәм белән әткәмнең нинди педагоглар булуына исем китә. Безнең өйдә бөтен нәрсә камилләшүгә корылган иде. Әнкәй җырлый иде, әкиятләрен авызыбызны ачып тыңлый идек. Әни шикәр чире белән чирләде, хәле бик авыр булды, өстенә күлмәк тә кия алмады. Уфага әнкәй янына больницага бардым. Әнкәй: «Кызым, ашыгам», – ди. Үзе өстенә күлмәк тә кия алмыйча, простыня ябынган килеш утыра. «Кая барасың, әнкәй», – дим. «Җирнең минем белән ямар ярасы бар», – диде әнкәй, «үләм» димәде. Мин бу сүзләрен шигырь итеп яшәтәм һәм шуннан да зуррак шигырьне мин әле белмим.

Миңа шигырь җене әбиемнән кагылган, апам да шигырь белән сөйләшә, энем дә шигырь яза. Әбием аятьләр укый иде. «Коръәнне «дин китабы» димәгез, Коръән – үткән кешелек чорыннан килгән рухи кануннар җыентыгы», – дия иде. Мин Коръәнне ислам диненә хезмәт итә торган китап буларак та таныйм. Ислам дине – яшәү рәвешебез. Без вөҗданлы халык дип әйтәм икән, димәк, ул шушы кануннарга таянып эш итә. Чынлыкта бу – Конституция. Меңнәрчә еллар халкына хезмәт иткән Конституция! Бу – бөек халыкның Конституциясе! Бу – төрки халыкның Конституциясе! Безгә бу төркилектән бер адым да китергә ярамый!

Безнең әбиебез 113 яшькә җитеп вафат булды, 103 яшьтә, дип әйтсәләр дә. Аскет булып яшәде – табигатьтән туенды. 84 яшендә ул әле наратка үрмәләп кенә менеп, тиен җыйган чикләвекләрне алып төшә иде дә: «Үзенә чикләвекне тиен әле тагын 2 тапкыр җыеп өлгерә, моннан да тәмле чикләвек юк», – дип, безгә күчтәнәч биреп җибәрә иде. Бу әби турында сөйләү – үзе бер зур әкият. Без аның яныннан киткәндә, автобуска утыргач, әнкәй: «Картыең кулъяулык болгый», – дия иде. Карыйм-карыйм – күренми. «Күрмисеңмени, әнә сыек кына төтен чыга», – ди. Картый, төтен чыгарып, безнең белән хушлашып кала икән. Аның йоклаган җире – 8 капчык чикләвек иде, өендә карават юк. Кечкенә генә өй иде. Эсседә «су» дип йөгереп керсәк, пихта таякларыннан җыелган карават сыман урынга яткыра да, шуннан эчәсе килми башлый. Йоклап торганда тәмле ис чыккан була. Өй эчендә өстәле юк, ишегалдында агач төбе бар – шул өстәл вазифасын үти. «Ашарга пеште», – дип, кызыл балчык кантарлары алып керә дә өстәлгә бәрә. Кантарлар ярылып китә дә – эчендә балык. Кичтән куйган ятьмәсенә балык тоткан да, кызыл балчыкка төреп учакта пешергән – аннан да тәмле балык ашаганым юк. Шулай яши иде ул. Бу – тәрбия түгелмени?! Дөнья куып, акча җыеп, зур-зур йортлар төзеп яшәүләр миңа көлке генә ул. Мөдәррис белән фикерләребез бу мәсьәләдә туры килә иде. Мөдәрриснең ашау-эчәүгә, урын-җиргә исе китмәде.

Мөдәррис абыйга комфорт тудырылса, башкача яши алмас идеме?

Ул бервакытта да комфортка омтылмады.

Ә тудырып биргән булсалар...

Алмый ул аны. Тирән галошын киеп, җир казырга чыгып китә. Комфортлы дөнья аның өчен түгел. Чыгып китеп урманда йоклаячак...

Мөдәррис абый белән очрашу тарихын сөйләшә идек. Казанга әйләнеп кайттыгыз...

Мөдәррис белән Ленин бакчасында сөйләшеп утырабыз. «Мөдәррис, минем монда синнән дә ныграк белгән кешем юк», – дим. «Син бик әйбәт сүз әйттең бит әле. Безгә бергә булырга кирәк», – ди.

Ул ялгыз идеме?

Әйе. 11 ел йөргән инде Казан урамнарында берүзе. «Нигә аерылдың?» – дип, алай да сорадым. «Аңа акчадан башка бернәрсә дә кирәкми», – диде. Ул ханым аннары инде икенче кешегә кияүгә чыккан иде. Ленин бакчасыннан минем өйгә генә кердек тә, шуннан Мөдәррис беркайда да китмәде. «Бездә гореф-гадәтләр тирән, әткәйдән рөхсәтсез бернәрсә дә эшләп булмый», – дим. Мөдәрриснең шигыре бар бит инде: «Минем яшәү сыймый канунга – мин тезләндем аның алдына». Безгә кайтып, әткәйдән 40 яшьлек хатынны сорап алды. Әйтерсең лә, бу шулай булырга тиеш булган, ничек редакцияләрдә эшләгәнбез – шулай эшләп киттек. Өйгә кайта идек тә, мин – Мөдәррис язмаларын, ул минекеләрне укый иде. Мөдәррис минекеләрне укыганда, мин кухняга кереп китәм, мин Мөдәрриснекен укыганда – ул кереп китә. Ашарга әзерләү буенча да нәрсә бар шуны әзерләп ашый идек тә, һәр утырып ашау – икебезгә бәйрәм иде.

Ул вакытта кызыгыз үсеп беткән идеме?

Үсеп беткән һәм кияүгә киткән иде.

Ирекле кеше идегез алайса.

Кызыма Мөдәрриснең яшәү рәвеше бик ошый иде. Алар дус яшәделәр. Мәрхәмәтлелек, кешенең акыллы сүзе дигән әйбер кешегә тәэсир итә. Мөдәрриснең «җен суккан» чаклары да була иде бит инде. Андый чакта мин сүз әйтә башласам: «Бабаем, бабаем», – дия иде.

Башкача булырга тиеш түгел дип, шушы язмыш белән килешүемме икән бу, сөенүме икән? Әмма Марс Шабаев әйткән сүзләр күңелгә уелып калды: «Син Мөдәррискә бәйләнеп әрәм булдың», – диде бит. Дөрес тә: хатын-кызга татар әдәбиятында мөнәсәбәт башкарак.

Шундый хәл булды. Онык белән калырга туры килгәч, Мөдәрристән шигырьләремне «Татарстан яшьләре»нә кертеп бирүне сорадым. Шигырьләр китте, басып чыгардылар... Мөдәррис Әгъләмнеке итеп. Икенче тапкыр да шулай булды. Мөдәррис: «Шәп шигырьләр язганмын», – дип көлә. Ачу килсә дә «бу – Мөдәррис шигырьләре» дип уйлаулары рәхәт. Мөдәррис белән бутарлык булгач, шәп шигырьләр язганмын бит! Без ул шигырьләргә әйләнеп кайтмадык – алар Мөдәррис шигырьләре булып киттеләр. Ваклана торган гадәтебез дә юк, вакытыбыз да юк иде.

Төрле чаклар булды. «Җен суккан» чаклары була иде, бервакыт чак үлемнән калды. Без вакытлыча Шоссейная урамында торганда, Башкортстанга кайтып килдем. Килгәндә, күчтәнәч өеп җибәрәләр. Кайтып киләм сумкамны кешедән алып торган чана белән сөйрәп. Каршыма берәү йөгереп килә: «Сезнең фатирдан төтен чыга», – ди. Чананы ташлап өйгә йөгердем. Төтен ачкыч тишегеннән чыга. Ачтым – кап-кара төтен. Керергә куркып торам. Күршем йөгереп кереп китте. Мөдәррис йоклап ята. Берничә минутка соңга калсам, Мөдәррис исән булмас иде. Теге күрше Мөдәррисне алып чыкты. Тәрәзәләрне ачтык. Кухнядагы газдан агач өстәл төтәп торган. Юлда калган чананы Мөдәррис алып кайтты. Андый мизгелләр булгалады инде. Кем әйтмешли, җен ул барыбызны да суга. Мин әле тагын да импульсиврак, андый мизгелләр миндә дә була.

Мөдәррис миңа бертуктаусыз чәчәк ташыды. Ашарга булмаганда да чәчәге була. Язучылар «Мөдәррис бөтен чәчәкне җыеп бетерде инде» дип көләләр иде. Без бер-беребезне югалтып, «кая йөри икән» дип эзләми идек. Бакчасыннан кайтмыйча эшләп тә ята иде, минем югалып эшләп йөрүемә дә ул андый сорау бирми иде. Безнең бер-беребезгә тулы ышаныч иде, һәм бу – адәм баласын тулысынча берләштерә. Безнең 17 ел яшәвебез сизелмәде дә, 17 көн кебек кенә булды ул безгә. Бәхетнең үзе иде бу!

Бер тиен акча булмаган чаклар бар иде. Редакцияләрдә аз акча бирәләр иде бит, фатирга түләп куя идек тә акчасыз кала идек. Бервакыт Шоссейныйда вакытлыча яшәп торган фатирыбызга эштән кайтып киләбез. «Өйдә ашар әйбер юк бит», – дип уйлап кайтам. Карасам, юлдан 10 сум акча тәгәрәп килә. Алдым да Мөдәррискә бирдем. Мөдәррис ул акчага ярты кара ипи, бер «Астра» сигареты, бер «куриный кубик» һәм бер кефир алды. Кайткач, мин Мөдәррис язмасын укырга утырдым, ул кухняга кереп китте. Бераздан шундый тәмле аш исе чыкты. Нәрсәдән пешерде дисәм, суыткычта кыяр рассолы калган булган, шуны салып, каймак урынына кефир белән, кубикны да салып, менә дигән аш пешергән. Рәхәтләнеп утырып ашадык. Бер язучы «шундый хәерчелекне сөйләргә кирәкми» дип әйтте. «Шуннан да бай булган юк бит», – дим. Аларга карата булган мөнәсәбәтен Мөдәррис болайрак белдергән. Аккош күленнән тирән эчле галошын киеп килгән килеш Язучылар союзында йөри икән Мөдәррис, галошы юылмаган да булгандыр, күрәсең. «Әкә» диләр иде бит инде аны. «Нәрсә инде монда да шушы галошны киеп килдең?» – диләр икән. «Әй, б... арасында йөрергә ярамаганмыни инде?» – дип әйтә, ди. Мөдәрристәге зирәклек, артыгын эндәшмичә генә кирәген әйтеп кую! Аны «әкә», «әкә» дип йөргән кешеләрнең күбесе аның ышанычын акламады. Бәлки, боларны чыгармаска да кирәктер, ләкин кеше шундый рухи мизгелләрдән җыела. Шунда Мөдәррис мине чакырып алды да: «Бәгырь, алырга гына килгән кешеләрдән ераграк йөре», – диде. «Әкә, әкә» дип йөргән кешеләр (Нәҗибә Сафина хәзерге вакытта танылган язучы-шагыйрьләрнең исемнәрен атады. – ИТ) өметләрне акламадылар. Алар үзләрен татар әдәбиятында сугышчан төркем дип хис итсәләр, үзләрен күрсәтергә тиешләр иде. «Ирләр егылгач, кылычларны алып, хатыннар юлларын дәвам иткәннәр», – диләр. Ирләр ничек йомшардылар, исерделәр, мондый вакытта милләт нишләргә тиеш? Мондый чакта мин бала карап өйдә утырып кына яши алмас идем. Шушы яшәү рәвеше үзе үк балаларыңа үрнәк була.

Татарда «илегү» дигән сүз бар. Бу – яманлыклар белән килешү дигән мәгънә бирә. «Һич төкәнмәс түземлекләр биргән Ходай кешегә: Яшәү диеп, ничә гасыр ул Себердә күшегә...» Шагыйрь ул әйтеп калырга тиеш. Мөдәррис кебек «Мин әйттем!» дип әйтеп китәргә тиеш.

Мөдәрриснең барлык эше зур иде аның. Мәхәббәте дә зур иде. Яшәве дә – яшәү.

Тик татарда бар инде ул: яшим дигән кешегә – яшәргә, сүз әйтим дигән кешегә – сүз әйтергә ирек бирмиләр. Җәлилчеләр көнендә шигырь укырга килдем. Чыгарга тырышам – чыгармыйлар. Чыгам дигәндә, Луиза Янсуар килеп тотты, хушсыз калдым. Ул Кариев театрына кергәч, якынча сценарие белән, җырлары белән бер әкият җибәреп караган идем – җавап та бирмәде. Кайчан да булса аны куячаклар, әлбәттә, мин булмам инде ул вакытта. Мин балалар өчен күп яздым, чөнки балалар – безнең киләчәгебез, һәм минем ул киләчәккә ышанычым бар әле. Татар бетте, димәсеннәр әле, мин исән, минем балалар, оныклар исән! Соңгарак калдым, чир тизрәк килде. Китәргә туры килә. Менә хәлне җыя-җыя сөйләп утырам.

Сез якты киләчәккә ышанасызмы, Нәҗибә апа?

Өмет ул кеше үлгәндә дә үлми. Ышанам! Әлбәттә, татар бетмәячәк. Төрки телләр белән берләшсәк, тел дә бетмәячәк.

Миңа, кычкыра торган гына шигырьләр язасың, диләр. Чын шагыйрь лирикасыз булмый. Шагыйрьнең җаны җырлап торырга тиеш. Җырсыз шагыйрьне халык җаны кабул итми. Бар инде җыр текстлары яза торган шагыйрьләр, аларны кабул итәләр, җырлыйлар. Мин андый булмадым. Ләкин бервакытта да лирикасыз яшәмәдем. Минем шигырь язмаган көнем юк.

Архивларыгыз үзегездәме әле? Милли архивкамы, «Мирасханә»гәме – каядыр тапшырмадыгызмы?

Архив әйберләре Мөдәрриснеке – берничә әрҗә, минеке – берничә әрҗә. Барысын да тутырып куйдым. Васыять тә яздым. Мөдәрриснең истәлекләр китабын яңадан эшләп бирдем. Аның «Мөдәррис белән сөйләшү» дигән аерым бүлеге бар. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех башта «чыгарабыз» дигән иде, хәзер тагын югалган ахрысы. Күпме фото бирдем...

Васыять тә яздыгызмыни?

Ике-өч бит яздым. Чыкмаган әйберләр чыкмаячактыр инде. Мөдәррис: «Публицистикаңны чыгармыйча дөньядан китмә», – дигән иде. Ә мин аны ничек чыгарыйм?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 декабрь 2024
    Исемсез
    Якташ, үлмә әле! Яшә әле бераз, бар көчеңне җыеп. Әйтеп калдыр әйтелергә тиешле сүзләреңне! Синең баштагылар — башкаларда юк алар...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100