«Нәгыймованы Уразовага караганда күбрәк күрсәткәннәр» - «Татар кызы» җырының клибы чыкты
Гүзәл Уразова һәм Ильмира Нәгыймовалар башкаруындагы «Татар кызы» җырының клибы чыккан.
«Клип әзер, дуслар! Тыштан гына түгел, эчтән дә матур булыйк. Чын татар кызлары булыйк!» – дип язганнар алар иҗат җимешен халык игътибарына тәкъдим итеп.
Клипны караучылар бары тик уңай фикерләр генә язып калдырганнар. Гүзәл белән Ильмираның бер дә картаюны белмәүләренә, һәрвакыт матур булуларына да, милли киемнәренә дә сокланганнар.
«Татар кызларының гимны булды бу. Сез иң яхшылары», «Клипның һәр кадрында ихласлык тоела. Сез татар халкыны бай традицияләрен, уникаль атмосфераны җиткерә алгансыз. Сезнең иҗат илһамландыра һәм мәдәниятебез алга таба да үсәр, буыннардан буыннарга җиткерелер дигән өметтә калам», «Матур! Җырдан башлап, матур образларга кадәр. Чын татар кызлары», – диләр аларга.
Бер язылучылары: «Нигәдер бу клипта Нәгыймованы Уразовага караганда күбрәк күрсәтәкәннәр», – дигән фикер дә әйткән. Ильмира исә аның белән килешмәвен белдергән.
Дуэтка клипны Марсель Мәхмүтов һәм аның иҗатташ дуслары төшергән. Җырның көе – Ильмира Нәгыймованыкы. Сүзләренең авторы исә – 20 яше дә тулмаган шагыйрә, Актаныш кызы Энҗе Арсланова.