«Бик борчылам, чөнки 9 ел...»: Нәфисә Хәйруллина Тинчурин театрында спектакльдә уйнаячак
Тинчурин театры Нәфисә Хәйруллина белән «Лу» дип аталган спектакль әзерли башлаган. Драманы театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров чыгара.
«Луиза Салиаскарова дигән мәшһүр актриса булган. Ул ирен - бөек татар шагыйре Хәсән Туфанны озак еллар сөргеннән көткән, әмма ярты ел гына көтеп җиткерә алмаган – вафат булган. Мин Луиза Салиаскаровага спектакль багышларга - «Лу» спектакле белән актрисаны зурларга телим», – диде Айдар Җаббаров VK Fest лекториенда.
Ә спектакльдә Нәфисә Хәйруллина уйнаячагы турында Тинчурин театрының матбугат үзәге хәбәр итте. «Айдар Җаббаров белән спектакль куябыз – Хәсән Туфанның хатыны Луизаны уйнаячакмын. Мин бик борчылам, чөнки 9 ел декретта булдым, хәзер бөтен ышаныч Айдарда», – дигән ул театрның матбугат үзәге чыгарган видеохәбәрдә.
- Нәфисә Хәйруллина – танылган татар актрисасы Фирдәвес Хәйруллинаның кызы. Камал театрында актриса булып эшләде, иң танылган роле – «Курчак туе».
- 2025 елда телеэкраннарга чыккан «Кеше китә – җыры кала» телесериалында төште – Татарстан тамашачысына шуның белән үзен искә төшерде.