Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәфисә Василованы искә алу кичәсе: «Нәфисәбез иртәрәк китте...»

КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курс студенты Нәфисә Василованы искә алу кичәсеннән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Нәфисә Василованы искә алу кичәсе: «Нәфисәбез иртәрәк китте...»

Халыклар дуслыгы йортында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк ТАССРның халык артисты, кабатланмас тавыш иясе Нәфисә Василова (Анастасия Петровна Васильева) 80 яшьлек юбилеена багышланган «Үз илемдә» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Кичә өченче ел «Җырчы Җәкәү» йортында эшләп килүче «Якын дуслар җыелышкач» дигән проект кысаларында оештырыла.

Концертны «Татар-информ» онлайн трансляцияләде.

«Нәфисә Василованың туган көне гыйнвар аенда. Аңа 80 яшь тулган булыр иде. Без хәзер генә билгеләп үтәбез. Ни өчен дигәндә, безнең «Җырчы Җәкәү» йортында Республика керәшен оешмасы һәм «Җырчы Җәкәү» йорты оештырган Теләче керәшеннәре айлыгы бара. Анастасия Васильева -  тәхәллүсе (псевдонимы) буенча Нәфисә Василова Теләче районы Субаш авылында туып-үскән, ул -  нәселебезнең асыл заты. Аның 75 еллык юбилеен туган авылында Субашта уздырган идек, ә менә быел субашлылар, Теләче районы Халыклар дуслыгы йортына җырчыбызның 80 еллыгын зурлап уздырырга килде», - диде Республика керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова.

Концертта Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Теләче районы Субаш авылыннан «Нардуган» фольклор ансамбле, Казаннан «Казансу» ансамбле чыгыш ясады.

Кичәгә җырчының хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр чакырылган иде. Тамашачылар чын мәгънәсендә Нәфисә Василованың җанатарлары иде, чөнки алар аның репертуарында булган җырларны тыңлап кына утырмадылар, ә кушылып та җырладылар.

Нәфисә Василова 25 ел җыр һәм бию ансамблендә совет, татар композиторлары, халкыбызның озын җырларын башкарып, Татарстаныбызның төрле районнарында, авылларында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә чыгыш ясаган.

«Мин бәхетле заманда эшләдем. Минем белән янәшәмдә яраткан, мин бик югары бәяләнгән кешеләр бар иде. Мин талантлы шәхесләр үстерү өчен бөтен иҗатымны багышлый алган заман иде ул. Нәфисә Василова шундый шәхесләрнең берсе булды. Ул үзенчәлекле контральто (иң түбән хатын-кыз тавышы) тавышы белән бер үк вакытта бик халыкчан һәм бик югары академик башкару осталыгы белән таң калдыра иде», - диде Россия Федерациясенең халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Кустабаева.

«Нәфисә ике генә әсәр - Хәсән Туфан һәм Марс Макаровның «Киек казлар» һәм Солтан Гәбәши белән Әхмәт Ерикәйнең «Кәккүк» җырларын башкарган гына булса да, ул Татарстан сәнгате тарихында бәяләп бетергесез тирән эз калдырган шәхес буларак искә алыныр иде. Аның өстәвенә репертуарында бик күп халык җырлары да бар. Безгә Нәфисәнең бик матур, бай иҗади мирасы калды, әмма хәзерге көндә аның аудио-видеоязмалары бик сирәк яңгырый, ә бит ул халкыбыз өчен чын байлык, кыйммәтле хәзинә», - дип тә искәртеп узды Лима ханым.

«Күп милләтле Совет сәнгатен пропагандалау һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен» Нәфисә Василовага 1979 елда ТАССРның Халык артисты дигән мактаулы исем бирелә.

«Мин бик күп еллар Нәчтүк белән кулга-кул тотынып эшләгән кеше. Ул иртәрәк китте. Халыкта бер сүз бар: «Сыерны савалар-савалар да, сөте беткәч, ит комбинатына тапшыралар». Аның әле эшләргә мөмкинлеге бар иде, рәхәтләндереп эшли аладыр иде, чөнки аныкы кебек тавыш Татарстанда гына түгел Рәсәйдә дә бик сирәк иде. Нәфисәбез үзе эшләгән вакытка тиешле дәрәҗәсен алып бетерә алмады. Ул Татарстан күләмендә генә түгел, Рәсәй күләмендәге халык артисткасы исемен алырга тиешле ханым иде», - дип бүлеште җырчы, ТАССРның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов.

Искә алу кичәсендә Теләче районы халкы исеменнән Теләче муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильнар Гиниятуллин да чыгыш ясады. «Без чын мәгънәсендә якташыбыз белән горурланабыз. Теләче районында онытмыйбыз, аның истәлегенә мәдәният йортында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә төрле чаралар узып тора. Безнең район үзәгендә Нәфисә Василова дигән урам булдырылды. Шулай ук Субаш авылы мәдәният йорты да аның исемен йөртә», - диде ул.

Кичәнең сценарий авторы, режиссеры - Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.

Нәфисә Василованы искә алу концертыннан фоторепортаж.

Нәфисә Василова башкаруында җырлар:

«Туганайлар» газетасы Нәфисә Васыйлованың гаилә хәле һәм тормышының соңгы көннәре хакында язган.

Нәфисә Василованың гаилә хәле турында:

«Анастасия Петровнаның мәхәббәте дә, нигәдер кыска гомерле булган. Сылу буй-сынлы, сөйкемле, матур кызга сокланучы, аны яратучы егетләр аз булмаган. Шулар арасыннан ул Башкортостаннан килгән музыкант Вилдан Кучуков белән гаилә кора. Аларның 1969 елда уллары туа. Аңа Илнур дип исем кушалар. Гомер буе бергә булырга вәгъәләр бирешсәләр дә, парлы тормышлары кыска була. Вилдан туган якларына кайтып китә.

Бүген Илнур Кучуков Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында хор җырчысы». Мин аннан әнисе, гомумән, гаилә тормышлары турында сөйләвен үтендем.

«Минем әнием дә улының белемле җырчы булуын теләде. Укытыр өчен мөмкин булганның барысын да, хәтта мөмкин булмаганын да эшләде, дисәм, һич тә ялгыш булмас. Мин консерваториядә укыганда ул пенсиядә иде инде. Икебезгә генә тормыш алып бару җиңел түгел. Бигрәк тә, бер әни пенсиясенә карап тору хәлне тагын да катлауландыра. Ул төрле эшләрдә эшләргә мәҗбүр булды. Базарда үзе пешергән ризыкларны да сатты, каравылчы булып та торды. 2001 елда мин, консерваторияне тәмамлап, театрда эшли башладым. Әмма әни һаман да өйдә тик утыра белмәде, һәрвакыт үзенә ниндидер эш таба торды.

Бик пөхтә, немецларча төгәл кеше иде ул. Мине дә шулай тәрбияләргә тырышты. Гастрольдән кайтып кергәч, урынга утырмыйча, зур сумкасын куеп, өйне җыештырырга керешер иде. Бары бөтен әйберне үзе теләгәнчә урнаштырып бетергәч кенә, утырып чәй эчә торган иде. Аның күңеле, җаны шундый тынгысыз булды.

Әнием яшь вакытында төзелештә эшләгән. Шунда өйрәнгән һөнәрләрен гомере буена кулланды. Фатирда ремонтны еш ясады, бөтен эшне берүзе башкарды. Хәтта кафель плиткасына кадәр үзе җәйде.

Аның янына җырчылар Илһам Шакиров, Вафирә Гыйззәтуллина, композитор Сара Садыйкова киләләр иде. Соңгысы белән бергә хезмәттәшлек иттеләр. Әни Сара апаның күп җырларын халыкка беренче җиткерүче булды.

Әтиемне, кызганычка каршы, бөтенләй белмим. Миңа өч яшь вакытта ул безне ташлап киткән. Әни аның турында, гомумән, сөйләргә яратмады. Бары туганнар сөйләгәннәрдән генә аның музыкант булуын, өйдә гитарада уйнарга яратуын беләм. Хәзер дә аның кайда икәнлеге турында бер хәбәрем дә юк.

Гаиләмә килгәндә, хатыным Гөлфәния музыка мәктәбендә фортепиано дәресләре бирә. Хәзер элек әни белән яшәгән фатирда икебез генә гомер итәбез».

Нәфисә Василова гомеренең соңгы көннәре турында:

«Моңлы кеше бәхетсез була, диләр. Кемнәргәдер бу туры да килә. Җыр-моң күген биекләрдә иңләгән, 1979 елда ук Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган Нәфисә Василова - Анастасия Петровна Васильеваның ансамбльдән аерылганнан соңгы көннәре катлаулы булган. Пенсия яше тулгач, аннан ансамбльдән китүен сорыйлар. Илдә эшсезлек тамыр җәйгән, болганчык чор. Музыкаль белеме булмаган мәшһүр җырчы кая барсын?

Шулай итеп, японча, казахча, башкортча һәм башка телләрдә җырлый белгән, Италия, Япония, Тунис, Мальта, Көнбатыш Африка һәм башка илләрдә үзенчәлекле тавышы белән татар җырларын яңгыраткан, халык көйләренең дәрәҗәсен дөнья күләмендә күтәрүгә зур өлеш керткән халык җырчысы урамда кала.

Сандугач сайрамаса, тынычлана алмый, аның җаны сыкрый, диләр. Үз моңын түгәр өчен аңа тал-тирәк кирәк, ул читлектә сайрый алмый. Начтук түти дә, сәхнәдән киткәч, үзен әнә шундый кош итеп тойгандыр. Андый талантлар 100 елга бер генә туа, дибез. Аларны саклау, яклау буенча хөкүмәт программасы булырга тиеш, югыйсә. Ә ул бездә юк...

Сәхнәдән киткәнгә борчылулар, суыкта базарда сатуда торулар аның сәламәтлеген какшата. Ул еш авырый башлый.

2006 елның 17 июле. Урамда 38 градуслы эссе һава. Анастасия Петровнаның кинәт кан басымы күтәрелә. Болай да какшаган йөрәк, басымны күтәрә алмыйча, бөтенләйгә тибүдән туктый. Аны җирләү мәшәкатьләрен дә ансамбль коллективы күтәрә. Ә хөкүмәттән бер генә кеше дә килми. Талантларны шулай онытуны халык гафу итәрме?

Кыйгылдашып болытларда

Мин белмәгән телләрдә,

Киек казлар китеп бара

Мин күрмәгән илләргә, - дип, бөтен дөнья буйлап җырлап йөргән тумыштан талантлы, алыштыргысыз җырчыбыз без күрмәгән җирләргә китте. Аны, Коры Елга бистәсе зиратындагы каберенә барып, чәчәк куеп искә алырга гына мөмкин. Ә исән булса, ул быел 70 еллык юбилеен билгеләп үткән булыр иде».

  • Нәфисә Василова (Васильева Анастасия Петровна) 1943 елның 15 гыйнварында ТАССРның Теләче районындагы Субаш авылында Екатерина (Кәтернә түти) белән Петр (Питер дәдәй) гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Кыз тууга, әтисе Петр сугышка алына һәм һәлак була.
  • 1955 елда алар Казанга күченә. Анастасия мәктәпне тәмамлагач, ул төзелеш училищесына кереп, маляр-штукатур белгечлеге ала һәм маляр, аннары тегүче булып эшли, үзешчән сәнгатьтә катнаша. 1965 елда ул Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамбленең конкурсы катнаша һәм махсус музыка белеме булмаса да, киң диапозонлы, сирәк очрый торган түбән (контральто) тембры булуы сәбәпле, ансамбльгә алына. 1965 елның 17 февралендә ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында җырлый башлый, 1969 елдан ансамбльнең солисткасы – Нәфисә Василова буларак чыгыш ясый. Татар халык җырларын – «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Беләзегем, йөзегем», композитор Солтан Габәшинең «Кәккүк»ләрен иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. Аның чыгышлары чит илләрдә дә югары бәя ала. Ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 25 ел гомерен багышлый. 2006 елның җәендә вафат була.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2023
    Исемсез
    ...Нәфисә кычкырып торган данга, байлыкка омтылмады. Аны тавышы гөрләп торган вакытта ансамбльдән җан асрарга да җитмәгән пенсия белән ялга озаткач, ул коллективтан аерылуны бик авыр кичерде. Соңынан аны, кирәк булганда, 1-2 яисә 3 айга вакытлыча килешү белән эшкә алгалап тордылар. Әмма нечкә күңелле җырчы 2006 елның җәендә безнең арадан китте. Нәфисәнең бу дөньядан бик иртә - тавышының иң матур чагында китеп баруының сәбәпләре аның белән әңгәмә язмасында (кассетада) саклана. Ул вакытта Нәфисә аны матбугатта чыгармаска кушкан иде. Әйе, талантларыбызны үзләре исән чакта кадерли, саклый белмибез шул без...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100