Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәфисә Акчурина: «Идегәй» дастаны – безне кисәтә, уята торган әсәр»

Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге зыялылар клубы җитәкчесе Нәфисә Акчурина «Идегәй» дастаны турында фикерләре белән уртакалаш.

news_top_970_100
Нәфисә Акчурина: «Идегәй» дастаны – безне кисәтә, уята торган әсәр»

Изге Рамазан аеның соңгы ифтары алдыннан «Идегәй» дастанын укып бетердек. Аның соңгы бүлекләрен тыңлау хәтта Идрис Газиев башкаруында да җан әрнеткеч кыен булды. Әлеге дә баягы татарның таркаулыгы, ил тоткан татар ирләренең үзара сугышуы, бер-берсен кимсетүләре, мин-минлекләре, ил язмышын түгел, үз язмышын кайгыртулары, илнең киләчәген уйламыйча үз сүзен сүз итүләр...

Шомлы тынлыкта Идрис Мөдәррис улы «Алтын Урда таралды» дип, соңгы юлын укыганда, тавышы калтырап китте. Кемдер үксеп куйды. Әйтерсең, илебез бүген таралган...

Безгә, клубка йөргән татар кешеләренә, нәрсә бирде бу – җыелышып, «Идегәй» дастанын уку?

Без, кем инде хәзер үз теләге белән дастан укып утыра, дип йөргән татарлар, хәзер шул үз теләге белән дастан укыган татарга әйләндек.

Халкыбызның милли коды, классик сәнгате, үткәне һәм бүгенгесе дастаннарда икәненә инандык.

«Идегәй» дастанында барган хәлләр халкыбыз өчен бетү программасы түгел, ә киресенчә, рухи сабак булып яңгырады.

«Идегәй» дастаны – безне кисәтә, уята торган әсәр, дигән уйга килдек.

Халкыбызның классик мирасын күмәкләшеп өйрәнү Мәрьям Солтанова клубының яңа бер тәҗрибәсе булды. Дөресрәге, онытылган гадәтне яңа эчтәлектә яңарту булды. Без бу тәҗрибәне дәвам иттерәчәкбез, чөнки ул безне яңа төрле фикерләшү алымнары белән баетты, без болай укуларның файдасын күрдек. Киләсе очрашуларда Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын, Сәйф Сараиның «Сөһәйл белән Гөлдерсен» дастаннарын укыячакбыз.

Идел белән Урал арасындагы киң таралган жанр бәетләр турындагы лекция әзерләнә. Аны да видеофильм форматында «Ютуб»ка эләчәкбез. Безнең видеофильмнарны шушы сылтама белән табарга була. 

Дастаннар темасы юкка гына безгә нәкъ бүгенге җиңел булмаган заманнарда әйләнеп кайтмагандыр Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән. Милләтнең киләчәген билгели торган көн, бәлки, бүгендер? Өч кенә кеше булса да җыелышып укып карагыз әле халкыбызның рухи байлыгын. Сездә ишетәчәксез ул рухи аһәңне:

Бергә булыйк! Бердәм булыйк! Таралышмыйк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100