Нәфисә Акчурина: «Идегәй» дастаны – безнең бүгенге көнебез»
Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге зыялылар клубы җитәкчесе Нәфисә Акчурина, дастаннар елы уңаеннан, фикерләре белән уртаклаша.
«Әйтер идем, телем килмәс,
Әйтмәс идем, күңел тынмас», – дип, дастандагы сүзләр белән башлыйм әле язманы.
Кичә тагын, җыелышып, «Идегәй» дастанын укуны дәвам иттек. Илнур Миргалиевның лекциясеннән соң, нишләптер, дастан икенче төрле яңгырар кебек иде. Безгә яңа кешеләр килделәр, яңа кичерешләр, яңа хисләр булыр кебек иде. Алай түгел икән.
Дастан үз тормышы белән яши, аның үз язмышы бар. Без, бүгенге буын кешеләре, аны «тегеләй» дә «болай» дип сөйләгәннән генә ул үзгәрми.
Аны җилләр туздырмый, яңгырлар эретми, карлар капламый, бозлар туңдырмый.
«Идегәй» дастаны – мәңгелек.
Аның сихри көче бар, андагы тарихи вакыйгалар, борынгы сүзләр һәрвакыт актуаль.
Кичә Халисә Мөхәммәдиеваның көйләп укыганын тын да алмыйча тыңлап утырдык. Китапның яртысына җиттек. Кышкы кич никадәр озын булмасын, дастан тагын да озынрак, кич дигәнебез төнгә авыша башлагач, таралышырга мәҗбүр булдык. Зур теләк белән, укуларны дәвам итәргә тагын җыелышачакбыз. Бәлки, бергәләп китап укулар матур гадәткә әйләнеп китәр. Һәр яңалык – күптән онытылган искелек, дигәндәй, ни хикмәт, җыелышып уку, фикер алышу бик үтемле һәм күңелле тәҗрибә булып чыкты бит әле. Яңа хисләр, яңа гыйлемнәр тәҗрибәсе.
Кичә кич буе уйланып йөрдем. Иртән кичә укыганнарны яңадан кабатлап укый башлаган идем, келт итеп күңелгә килде. Безнең бүгенге көнебез турында лабаса бу дастан!
«Мин очаем дисәм, канат юк,
Кунаем дисәм, койрык юк.
Барырыма җирем юк.
Батарыма күлем юк:
Алдым биек, артым яр,
Әйләнергә җирем тар!»
Сез дә укып карагыз әле, бәлки, килешерсез минем белән, менә берничәсе:
«Туганда кара туганны
Сабынлап юсаң, агармас.
Туганда кыек туганны
Тубыкка салсаң тураймас».
«Арын әйт тә бирен әйт,
Барын әйтмә – берен әйт».
«Аш биргәннең колысың.
Мал биргәннең улысың!»
«Яшь җелектә май була,
Акылы уйга бай була».
Барсы да бүгенгедәй...
Ә менә бу юлларны укыгач, елак икән бу, дисәгез диярсез, утырып елыйсы килә:
«Кол кайгысы – бер качмак,
Би кайгысы – бер чапмак».
Коллар бетеп килә инде, биләр һаман чабалар.
«Көчлесе кол биләде,
Көчсезе зар иңрәде».
Бу юлларны шәрехләп тормыйм. Болай да аңлашыла.
«Коры үләндә дым булмас,
Коры сөяктә май булмас,
Акылы кайткан картларда
Хан тыңлардай сүз булмас.
Хан тотса да, халык тотмас,
Халык тотса да, хан тотмас;
Халык белән хан бозылышса,
Арадан үтәр юл булмас».
Дастанның рус теленә тәрҗемәсендә «татар» дигән сүз төшереп калдырылган. Без кичә укыганнардан –122 бит, 2006 елгы нәшердә.
Күзгә кергән бүрәнә булды инде бу 6 миллион халыкның атамасы.
Минем өчен «Идегәй» дастаны – кемнеңдер кемнедер сатуы түгел, ул дәвер ханнарының, батырларының, сугышчыларының, сатлыкҗаннарының, чәчәннәренең, колларының җыелма образлары, аларның сугышлары, җиңүләре, җиңелүләре, көнкүрешләре. Халкыбызның тел байлыгы, тарихы, дипломатиясе.
Телевизорлар, Интернет, чит ил машиналары, туйганчы ашау, йоклау, хатын-кызның ир-ат белән бертигез хокукта булырга тырышуы, бәлки, яшәешнең тышкы күренешен үзгәртәдер, тик безнең кешелек сыйфатларыбыз барыбер элеккечә калган.
Дастандагы кыюлык һәм куркаклык, мәкерлелек һәм ышанучанлык, йомшак күңеллелек һәм явызлык, акыл һәм хәйләкәрлек, куштанлык һәм азатлыкка омтылу, ялкаулык һәм эш сөючәнлек. Бу сыйфатлар безгә әле дә хас.
Тарих та шул ук.
Кемдер җыярга, берләштерергә тырыша милләтне, кемдер тарата.
Кемдер азатлык өчен көрәшә, кемгәдер ул бәйсезлек кирәкми. Кемдер илен ярата, кемдер – үзен.
Ә тарих белән вакыт – якын дуслар алар, тыныч кына күзәтәләр бу хәлләрне. Борчылмыйлар. Чөнки бернәрсә дә үзгәрми зәңгәр күк астында…