Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәссам Надия Голощапова: «Рәсемнәремдә күңел халәтенә басым ясыйм»

Кайбер кешеләр лаеклы ялга чыккач, үзләрен тормыштан читләштерелгән, кирәксез итеп тоя башлый, күңел төшенкелегенә бирелә. Ә кемдер, киресенчә, моңачы көн дә мәҗбүри булган хезмәттән арынып, үз күңеленә хуш килгән шөгыльләргә багышларга хыялланып, план корып тора һәм пенсиядә аның икенче сулышы ачыла.

news_top_970_100
Рәссам Надия Голощапова: «Рәсемнәремдә күңел халәтенә басым ясыйм»
Надия Голощапованың шәхси архивы

Умартачылык, чигү, тегү, бәйләү, бакчачылык, терлекчелек белән шөгыльләнеп, үз эшен җәелдереп җибәргән милләттәшләремне күп очратканым бар. Бу язмамда сезне таныштырырга теләгән Надия Голощапова да бүгенге көндә лаеклы ялда булган, салмак кына үз тормышы белән яшәп ятучы гап-гади ханым. Ләкин ул бер карашка гына гади тоела, чынында исә югары сәнгать белән шыгыльләнүче шәхес – рәссам. Ул рәсем ясау буенча гына түгел, музыка, кулланма сәнгать, психология, философия һәм тагын нинди генә тармак белән кызыксынмый! Аның белән аралашу үзенә күрә җылылык бирә.

«Өстемдә җаваплылык тою көч бирә иде»

Без һәрберебез балачак иленнән. Балачакта кем генә төсле каләмнәр, буяулар алып рәсем ясамаган? Нәни чакта ясаган әти-әнинең портреты, зәңгәр күк йөзе, кояш, чәчәкләр – барысы да искиткеч, тылсымлы, ә үзебез - иң оста рәссам булып тоелганбыздыр. Балалык яшеннән чыккач, һәркем рәссам булып кала алмый шул. «Ни өчен рәссам һөнәрен сайларга булдыгыз?» - дигән соравыма Надия ханым да балачак еллары хатирәләрен яңартты.

Надия Голощапова Ижауның 39нчы мәктәбендә белем алган. Искереп беткән агач бина булган ул. «Аның такталары да бик иске иде. Ә мине, тәртипле укучы булгач, гел артка утырталар иде. Ни язылганын күрмичә, чекерәеп карап, күзләр бетә иде», - ди Надия апа. Аннары бу мәктәп ябылып, аларны 20нче мәктәпкә күчерәләр.

20нче мәктәпне бик якты, матур истәлекләр белән телгә ала ул: «Балаларга үзләрен табарга, рухи яктан үсәргә бар мөмкинлекләр тудырылган, көчле педагоглар укыткан иң көчле мәктәпләрнең берсе иде ул. Мин дә биредә үземнең киләчәк юлымны билгеләдем. Мәктәптә стенгазеталар ясый идем. Җиденче сыйныфта «Любознательный» дигән атналык газета чыгара башладык. Үзем рәссам, үзем сәркатиб, үзем газетаның редакторы булдым. Каян язмалар җиткергәнмендер – белмим, тәнкыйть язмалары, шигырьләр, карикатуралар да әзерли идем. Мәктәптә радио эшләде. Аны да алып бардым. Бу җаваплылыкны үз өстемдә тою миңа бетмәс-төкәнмәс дәрт, көч бирә иде», - ди әңгәмәдәшем.

«Ә укырга, дәресләр әзерләргә вакытыгыз кала идеме соң?» - дип кызыкынам. «Мин өйдә дәрес әзерләмәдем, мәктәптә әзерләп кайта идем. Чөнки безнең өебез тимерьюл вокзалы янында урнашкан иде. Узган-барган туганнар, дуслар безгә еш кына төн кунарга керделәр. Эшкә урнашырга дип киләләр дә, озак кына бездә яшәп торалар.

Дәресләрдән соң өйгә бирелгән эшләрне төгәлләп, газетаны әзерләп, өйгә кайтам. Бик еш кына газета чыгаруда миңа башка укучылар - Миндар Мөхәммәтҗанов, Зөһрә Шиһапова һ.б. ярдәмгә килде. Алар да шигырьләр, мәкаләләр язалар иде. «Зөһрә Шиһапова? Ул хәзер дә «Яңарыш» газетасына шигырьләр, мәкаләләр яза», - дип бүлдерәм әңгәмәдәшемне. «Шулаймыни?! Минем аның белән бик тә аралашасым килә!» - диде сөенечен яшермичә Надия апа һәм миннән аның телефон номерын алды.

Надия Голощапова

Фото: © 

«Гади эшчеләр дә матур җирдә тукланырга тиеш»

«Шигырьләр дә язгансыз, газета да чыгаргансыз, ни өчен рәссам булырга уйладыгыз?» – дип кызыксынам Надия ханымнан. «Мине күбрәк рәсем ясаучы яки газета чыгаручы буларак түгел, спортчы, чаңгычы буларак беләләр иде. Районның чаңгы буенча чемпионы идем. Киләчәктә спортчы булыр дип, ышаныч баглады укытучылар. «Биш»кә генә укыган баладан бәлки югары белемгә, дәрәжәле һөнәрләргә омтылуымны да көткәннәрдер. Ә мин сигезенчене тәмамлау белән кулинария училищесына укырга кердем. Башка җиргә барырга мөмкинлек юк иде ул вакытларда. Авыр еллар... Гаиләдә өч бала үстек. Әни абыйны укытсынмы, сеңелемә белем бирсенме?! Кызганыч, абыем вафат булды, сеңлем Әгерҗедә яши. Ул рәссам-модельер һөнәренә укыды.

Ул вакытта минем тизрәк һөнәр үзләштереп, аякка басасым, үземне-үзем тәэмин итәсем килде. «Аннары, һичшиксез, рәссамлыкка укыйм!» - дигән ныклы максат куйдым. Кулинария училищесында да рәссамлык һөнәрен эшкә җигәргә урын табылды. Ризыкларны матур итеп бизәү, тезү, конспектларны рәсемнәр белән баетып язу.

Хәзерге вакытта без рецептларны Интернет аша видеолардан карыйбыз, кибетләрдә кыйммәтле кәгазьдән эшләнгән матур тышлы рецептлар китаплары да бик күп. Ул вакытта юк иде. Ә мин конспектларымны китап кебек теркәп, матур итеп рәсемнәр ясап язып бардым. Бер укытучы бик кызыга иде шушы кулдан ясалган китабыма. Ә минем аны үземә истәлеккә калдырасым килде. Училищены тәмамлаганда, урлады бит!

Училищены тәмамлагач, юллама буенча «Отдых» ресторанына эшкә кердем. Салкын кабымлыкларны бик матурлап тезә идем. Бер түрә моңа игътибар иткән. Көннәрдән бер көнне килде дә: «Бу кызны Ижау металлургия заводына алыйк әле», - дип тәкъдим ясады һәм җитәкчеләрем белән сөйләште. Мине заводның 21нче цехына алдылар. Анда бер зал – эшчеләр өчен ашханә, икенчесе – кафе. Мине кафега урнаштырдылар. Мин - тумышымнан рәсем ясарга, уңайлык, матурлык күрергә яраткан кеше. Эшчеләр ашый торган ашханәнең соры, ямьсез диварлары җанны өшеткән төсле тоела иде. «Гади эшчеләр дә матур җирдә тукланырга тиеш бит инде», - дигән уй һич тынгылык бирмәде.

Ике ай эшләгәннән соң директор янына кердем. Бирегез әле миңа фәлән-фәлән материал, буяу. Тәртипкә китерәсем килә бу эшчеләр ашханәсен», - дип теләгемне белдердем. Директор аптырашлы караш ташлап: «Син ремонт ясап йөрсәң, кафеда кем эшләр?» - диде. «Мин үз эшемне башкарам, ә төзекләндерү эшен кич, эштән калып эшлим», - дидем. Җитәкчем риза булды. Бер атна эчендә диварларны буяп, рәсемнәр ясап, тәртипкә китердем. Ашханә матурланып, яктырып китте.

72нче цехтан Артур исемле бер җитәкче гел безнең кафега ашарга йөри. Көннәрдән бер көнне ул: «Чыксын әле минем янга», - дип чакыртып алды. Мин югалып калдым. Әллә мин әзерләгән ризыкны яратмый микән, ни булган?» – дип борчылып йөгереп чыктым. «Мин Машина төзү заводының 72 нче цехында парторг. Безгә рәссам кирәк иде», - ди. 60нчы елларда эстетикага кызыксыну артып китте бит - техник эстетика. Җитештерү детальләрен миңа ясарга бирәләр иде. һөнәри белемем дә булмаган килеш ничек ышанып тапшырганнардыр?!» – дип, әле дә гаҗәпләнә Надия ханым.

"Лунная соната", Л. В. Бетховен

Фото: © Надия Голощапова:

«Ни өчен яшәгәнеңне дә онытып, дөнья куарга кирәкми»

Иҗади сәләт таләп иткән һөнәре, эш урыны булса да, Надия Голощаповага балачак хыялы һич тынгы бирми. Ял көннәрендә завод бинасында эшче яшьләр өчен махсус студиядә шөгыльләнә, буш вакытларында укырга керергә әзерләнә. Әле бу, әле икенче шәһәрләргә барып, уку йортларын карап кайта.

«Казан шәһәрен чиксез яратсам да, анда театраль-декоратив бүлек юк иде. Рәссам-бизәүче бүлеге генә бар. Минем музыка белән бәйле уку бүлегенә керәсем килә иде. Андый уку бүлеге Алма-Атада барлыгын ишетеп, тәвәккәлләп киттем. Алма-Ата сәнгать училищесы бик ошады, уку йортының тулай торагы да булу уңай иде. Көчле һөнәри белем бирүче училище иде ул. Имтиханнарны биреп кайттым, августта укырга чакыру килде. Алма-Атада биш ел укыдым. Миңа биредә уку бик ошый иде. Алма-Ата үзе бик матур шәһәр. Төркемебездә Кытайдан, Кореядән, Монголиядән дә студентлар бар иде. Миңа Корея студентлары бик ошый иде. Алар бик чиста-пөхтә, төгәл, патриотик рухлы кешеләр. Кытайдан килгән Камил Мулдашев дигән егет белән бергә укыдык. Бик көчле студент иде».

Алма-Атада бик мавыгып, кызыксынып укый ул, 1970 елда гамәли практиканы Ижау музыка-драма театрында Удмуртиянең атказанган рәссамы Георгий кул астында уза.

Курс эше темасы итеп Г. Корепанов-Камскийның «Италмас» балетын ала, ә дипломны 1971 елда аның «Чипчирган» балеты белән яклый. Агачтан юнып ясалган персонажлар, чеканка ысулы белән башкарылган декорацияләр имтихан комиссиясенә бик ошый. Заводта детальләр эшләү тәҗрибәсе дә ярдәмгә килә.

«Удмурт курчакларына тәңкәләр дә тагып куйгач, бик затлы булып чыкты. Дипломымны яклаганчы минем курчакларымны алып бетергәннәр иде инде. Әлбәттә, «бишле» билгесенә тапшырдым, уку йортын да кызыл дипломга тәмамладым. Казахлар өчен удмурт костюмнары зур яңалык булды», - ди Надия апа. Укуны тәмамлаган студентларны эш урыннарына билгеләү башлана. «Мине «Союзмультфильм»га Мәскәүгә чакырдылар. Мин болай да ачлы-туклы йөреп укыдым, тагын 5 ел шулай укырмынмыни дип ризалашмадым. «Искусство в село» дигән комсомол юлламасы буенча бер урын бар иде. Миндә патриотик рух көчле иде. Авылга кайтам дигән карар кылдым һәм Сабага Нургали Миңнехановка хат яздым. Хатыма җавап буларак, аннан юллама килеп төште. Шулай итеп, 1971 елда Саба районы комитеты чакыруы буенча, Саба урман хуҗалыгына кайтып, сувенир цехын күтәрү эшенә тотындым», - ди ул.

Курсташы - Санкт-Петербург егете дә аның янына Сабага күчеп, матур гаилә тормышы башлап җибәрә алар. Өч ел биредә эшлиләр. 1974 елда КПССның Өлкә Комитеты идеология бүлеге тарафыннан Әгерҗе районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге каршындагы эксперименталь район сәнгать остаханәсен ачарга тәкъдим ителә. Бу хакта ишеткәч, яшь гаилә Әгерҗегә күчеп кайта. Биредә аларга фатир бирәләр. Кызлары туа. Әгерҗедә эшләгән еллар иң кыен еллар булуын асссызыклый Надия апа. Туган җир барыбер үзенә тарта, 11 ел эшләгәннән соң, мөмкинлек туып, Ижауга күчә алар. Мәдәният министрлыгы каршында сәнгать остаханәсе ачып, эшли башлыйлар. Реставрация эшләре, сувенирлар ясау белән дә шөгыльләнәләр. Шулай лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт куйдым. Үземне үстерү, таныту турында уйларга вакыт та калмаган. Балалар үстереп, эш белән мәшгуль булып, вакыт үткәне сизелми дә икән ул. Балаларның хәзер үз тормышы, кызым – юрист, улым психолог һөнәрен үзләштерде. Иҗат итү өчен вакытым иркенрәк», - ди рәссам.

Надия ханым иҗат иткән картиналарда кешеләрнең күңел халәтенә, эмоцияләргә зур урын бирелә. «Кешеләр шундый үзгәрде хәзер. Эчке дөнья, рух турында уйлау икенче планга күчте. Акча дип дөнья куучылар күп. Чөнки заман үз кагыйдәләрен урнаштыра. Тик күңел дигәнең барыбер бар, аны тыңларга, аңларга кирәк. 2020 елда «Галерея» күргәзмәләр залында оештырылган күргәзмәмне юкка гына «Дизайн души» дип атамадым, аның исеме үк бик күпләрне җәлеп итте, гаҗәпләндерде. Ә күргәзмәдә булган кешеләр моның серен аңлап, бик ошатып киттеләр. «Дөрестән дә, күңел халәтенә ныграк игътибар бирергә кирәк. Ни өчен яшәгәнеңне дә онытып, дөнья куарга кирәкми. Без бу хакта күп вакыт онытабыз», - диештеләр.

Минем картиналарым аша «Күңел белән килешеп яшәргә кирәк» дигән фикерне җиткерәсем килә. Кием-салым, тырнаклар, чәч дизайны бар, ә күңел - иң мөһиме, илаһи, аның турында бик азлар гына кайгырталар. Күңел турында кайчан сөйләшербез соң? Әгәр мин күргәзмәмне «Күңел дизайны» дип атаганмын икән, ул үз бурычын үтәргә тиеш. Кешеләрнең аннан рух, энергия, игелекле уйлар белән китүләрен теләдем.

"Зөһрә"

Фото: © Надия Голощапова

«Эскизлар ясап тормыйм, пумала кирәкле хәрәкәтне үзе ясый»

Мин студент чактан ук психология, йога белән кызыксынам. Елена Рерих юнәлеше буенча «Огни йоги» кичке курсларына йөрдем. Әлеге күпчелек сценаристларга тәгаенләнгән курсларга дусларым эткәләп-төркәләп керткәннәр иде, бик ошап китте. Җәйге каникулда өч ел рәттән Таллинга барып, «Сильвия методы буенча психосаматика» курсларын тыңладым. Әлеге курслар миңа тормышта да, балалар тәрбияләргә дә, кешеләрне һәм үз-үземне дөрес аңларга да бик ярдәм итте» - ди Надия Голощапова.

«Сезнең картиналарда Казан темасы да зур урын алып тора, бу нилектән?» - дип игътибар итәм. «Гомер буе Казан мине тартып торды, анда укымасам да, яшәмәсәм дә, Казанга барып, күңелемә рухи азык, дәрт алам. Минем картиналарымда татар темасы үзенчәлек буларак ярылып ята. Шуңа күрә минем зур максат - Казан шәһәрендә үз күргәзмәмне оештыру. Кайчан да булса бу хыялым да чынга ашыр дип өметләнәм» - ди Надия ханым.

Мин рәссамның иҗат мохитен күз алдына китерергә теләп: «Кайда рәсем ясарга яратасыз. Кайчан?» - дип сораштырам. «Хатын-кызның яраткан урыны – ул аш бүлмәсе. Иҗат урыным да шунда. Күбрәк иртәнге якта иҗат итәргә яратам. Берьюлы ике, өч картинаны язам. Кайсына нинди кәеф туры килә, шунысына тотынам. Иҗатка кереп китсәң, онытыласың. Вакыт та, көндәлек эшләр дә, күзләр талганы да истән чыга.

Бүгенге зәңгәр экраннардан туктаусыз ДНР, Украина турында барган борчулы яңалыклар, әлбәттә, иҗат кешесенең генә түгел, бар халыкның кәефен төшерә, рухын сындыра. Шулардан азрак булса да арыну, җанны тынычландыру өчен музыка тыңлыйм. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхинның әсәрләрен бик яратам», - ди ул.

Надия ханым катнаш техникада эшли: акварель, май, тушь, кәгазь, катыргы, киндер тукыма куллана.

Аның 1972-2022 елларда 80гә якын рәсем композициясе, Татарстан, Удмуртия бюджет объектларын бизәү проектлары һәм эскизлары туа. Надия Голощапова картиналары, плакатлары Казан, Мәскәү, Ижау, Ростов-Дон шәһәрләрендә узган күргәзмәләрдә катнаша. Өлкән яшьтә булса да, әле һаман иҗат итүен дәвам итә. Алдан эскизлар да ясап тормый ул. «Пумала кирәкле хәрәкәтне үзе ясый», - ди.

Надия апа турындагы әлеге язманы әзерләгәндә аның турында тагын бер күңелле хәбәр алдым. Агымдагы елның 7 маенда ул көзгедә ясалган «Лунная соната» дип аталган эше белән «Art Excellence Awards» халыкара конкурсының «Рәсем сәнгате» номинациясендә бронза медальга лаек булган һәм Халыкара хәзерге заман сәнгате академиясе әгъзасы итеп кабул ителгән. Милләттәшебезне иҗади уңышлары белән котлыйм һәм киләчәктә дә иҗат дәрте, илһамы ташып торуын телим!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100