Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Надежда Бабкинаны комадан чыгарганнар һәм ул сөйләшә алмый

«Модный приговор» тапшыруын алып баручы Александр Васильев җырчы Надежда Бабкинаның хәле турында журналистларга сөйләгән.

news_top_970_100
Надежда Бабкинаны комадан чыгарганнар һәм ул сөйләшә алмый
Илнар Төхбәтов

Җырчы Надежда Бабкина Мәскәүдә Коммунаркадагы хастаханәдә ята. Башта анда коронавирус дип шикләнәләр, берничә тапкыр тест ясыйлар. Бәхеткә, алар тискәре нәтиҗә бирә. Надежда Бабкинаның сәламәтлеге турында телевидение алып баручысы, мода тарихын өйрәнүче Александр Васильев сөйләгән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте. 

Васильев сүзләренчә, Бабкина тирәсендәге берничә кешедә коронавирус табылган. Аның шәхси машинасын йөртүче ир-ат COVID-19 белән авырган. 

«Бабкинаның шәхси йөртүчесе, аның хатыны һәм улы шушы авыру белән авырый», — дигән ул.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Бабкинаның хәле шәптән түгел. Медикаментоз комадан чыгаргач, ул аңына килгән, ләкин әлегә ишарәләр белән генә аралаша. Табиблар анда депрессия билгеләре булуын ачыклаган, аның йөрәк ритмы белән дә проблемалары бар.

Шул ук вакытта яхшы якка үзгәрешләр дә булуын искәртәләр. Аның температурасы төшкән, сулыш ала торган көпшә куллану өчен сәбәпләр калмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100