news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәбирә Гыйматдинова: «Радикның тыйнаклыгына шакката идем»

news_top

Кичә татар дөньясы «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабировны соңгы юлга озатты. Татарстанның халык язучысы, аның якташы Нәбирә Гыйматдинова истәлекләр белән уртаклашты.

Күңелем нык кырылган вакыт, белсәң, шулкадәр моңсу… Радик – минем якташым! Аксубай күгендә янган тагы бер якты йолдыз сүнде. Иртәдән бирле… акылым кабул итә торган әйбер түгел бу. Минем күз алдымда Радик тере килеш тора. Шулкадәр тыйнак иде бит ул. Безне Аксубай районы хакимияте төрле чараларга, бәйрәмнәргә чакырып кайтара: Радик бервакытта да алгы планга чыгып басмас иде. «Нишләп син артта торасың, Радик, чык инде алга», –дип әйтә идем инде. Тыйнаклыгына шакката идем. Сабантуйлар вакытында да гел халык арасында аралашып йөрде. Мәрасимнән дә күрәбез: бу нинди олы югалту! Бу бөтен татар халкы һәм Татарстан өчен зур югалту.

Халык телендә шундый әйтем бар – «үлемгә бер сәбәп була». Аллаһы Тәгалә иң әйбәт кешеләрнең берсен – Радигыбызны күкләргә алды. Димәк, анда аның кебек кешеләр кирәк. Радик Сабиров «Шәһри Казан»ны җитәкли башлагач, басма язучылар белән бик нык тыгыз элемтәдә эшләде. Күпме яза гына башлаган авторларның әсәрләрен иң беренче булып нәкъ Радик матбугат битләренә чыгарды. Урыны оҗмахта булсын! Якыннарына күркәм сабырлык телим», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар