«Н шәһәре тарихы»: Бер кыз бала мюзикл куйган багышлап... КАМАЗга
КАМАЗның беренче автомобилен чыгаруына - 50 ел. Чаллыда әлеге дата уңаеннан театр репертуарына кертелгән музыкаль спектакль чыкты. Хәбәрчебез аның беренче тамашачылары арасында иде.
«Мастеровые» театрында «Люди города Н» дип аталган музыкаль спектакльнең премьерасы булды.
Чаллы шәһәре театрлары быел шәһәргә һәм аның нигезендә торган КАМАЗга багышлап спектакльләр чыгардылар. Шәһәрнең төп ике театры – «Мастеровые» театры һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт театры турында сүз бара.
Беренче булып Чаллы татар театры драматург Артур Шәйдуллиннан махсус заказ белән пьеса яздырып «Чыкты атым күләгәдән» премьерасын чыгарды – спектакль КАМАЗ ярдәме белән куелган. Режиссеры – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов үзе.
Без – бер төркем журналистлар – спектакльне премьера алдыннан ябык күрсәтүне Казаннан махсус килеп карадык. Башта безне спектакль өчен әзерләделәр: КАМАЗ заводларын һәм музеен карап чыктык. КАМАЗ кабинкасы каркасын ясаганнарын да, кабинканың тышы белән эче «кавышуын да» күрдек. Әйе, кавышу – аны заводта «свадьба» дип атыйлар. КАМАЗның беренче мәртәбә йөреп китүен дә күрдек.
Сүз уңаеннан, спектакльне чыгаручы иҗат командасы да боларны күргән, әлбәттә – аларның карашыннан шушы спектакль туган.
«Монда бик талантлы кешеләр җыелган»
«Люди города Н» спектакле КАМАЗ ярдәме һәм «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды тырышлыгы белән дөнья күрде. Музыкаль спектакльнең баш режиссеры – Диана Сафарова, куючы режиссер – Илнур Гарифуллин.
Диана Сафарова: «Без февральдә КАМАЗ бәйрәменә килдек тә, шуннан соң килә-китә йөреп эшли башладык. Тумышлары белән Чаллыдан булмасалар, биредә яшәгән артистлар шәһәр атмосферасын тоеп, КАМАЗ тарихын тиз үзләштерделәр. Алар бөтенсоюз төзелешенә килгән кешеләр тарихын күрсәтәләр».
«Чаллы – зурлыгы буенча Татарстандагы икенче шәһәр. Бу шәһәрне бөтен Советлар Союзыннан килгән кешеләр төзегән. Монда бик талантлы кешеләр җыелган.
Мин биредә 15 ел элек «Маугли» спектаклен караган идем – ул вакытта әле бу театр бинасы юк иде. Ул спектакль ГИТИС тәмамлаган бер кызның диплом спектакле иде. Диана бу юлы да кызыклы спектакль күрсәтер дип уйлыйм», – диде театрга спектакль карарга килгән Татарстан Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаров.
«Тарихны нәкъ менә кешеләр булдыра»
«Якындагы 100-200 елда Җир планетасында беркем дә кабатлый алмый торган бөек төзелеш турында спектакль кую өчен бик кыю, инициативалы һәм креатив режиссер булырга, бик көчле командага ия булырга кирәк. Ягъни, Кама ярына килеп, чиста кырда автомобиль заводы һәм ак ташлы шәһәр төзегән командага тиң булырга кирәк», – дип сүзгә кушылды шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев.
«Батырлыкларны кешеләр эшли. Безнең биналар да, корылмалар да, станоклар да кешеләрсез берни дә тормый. Тарихны нәкъ менә кешеләр булдыра - һәр буын ниндидер мөһим, героик эш башкара», – диде КАМАЗның генераль директоры Сергей Когогин.

Сәхнәгә чын КАМАЗ чыкты
Залга үттек. Премьера алдыннан ябык күрсәтелгән спектакльнең беренче тамашачылары арасында җитәкчеләр, депутатлар белән бергә ветераннар – автогигант төзелешенең башында торган кешеләр дә бар.
Спектакльгә аларның карашы сәнгать әсәрен карау гына түгел, үткәндәге хатирәләрне яңарту, чордашларны барлау да. Чөнки пьесаны драматург Дина Сафина КАМАЗ ветераннары һәм Чаллы шәһәре кешеләре белән аралашып язган.
Документаль нигездә булса да, күрсәтелгән вакыйгалар төгәл вакытны чагылдырса да, без бу сәхнә әсәрен документаль спектакль дия алмыйбыз - автор үз персонажларын тудырып, үз сюжетын корган.

Армиядән кайткан югары белемле инженер Виктор (Дмитрий Жуков) Мәскәүдән Чаллыга килә. Дипломдагы белгечелеге буенча ул дизелист һәм бу сүз юморга әверелеп спектакль дәвамында еш кабатлана.
- Дизелист - дизель двигательләренең һәм башка җиһазларның эшчәнлеге өчен җавап бирүче югары квалификацияле белгеч.
Алар Павел (Евгений Баханов) белән бергә тулай торак бүлмәсендә яши башлыйлар. Ә Павелга аерым торак мәйданчыгы кирәк, чөнки аның хатыны Светлананы алып киләсе бар. Әлегә ике яшь йөрәк арасында хатлар гына йөри.
Виктор дискотекада укытучы кыз Әлфия (Алина Егошина, Анастасия Константинова) белән таныша. Дөрес, мәхәббәт тиз генә туй стадиясенә күчми, чөнки Әлфиянең вакыт сузып йөрисе килми, ә Викторның вакыт сузып йөрисе килә. Оеша алмаган егетне ташлап, Әлфия Казанга китеп бара.
Яшьләрнең мәхәббәт күренешләре производство эшчәнлеге белән үрелеп бара – аларның борчулары да, шатлыклары да КАМАЗ тирәсендә «бөтерелә».
Шушы шатлык-борчуларның, эш-мәшәкатьләрнең матур нәтиҗәсе булып, менә - конвейердан беренче КАМАЗ чыга... Әйе, конвейердан чыккан ул КАМАЗ – чып-чын КАМАЗ – сәхнәгә дә чыкты. Иҗат командасы антиквар автомобильне эзләп тапкан, тышын реставрацияләгән һәм ул гаҗәеп матур пафос белән сәхнәгә алып чыкты.
Ике йөрәк кабат очраша
Бар да әйбәт, соцреализм иң матур үрнәгендә артистлар шул чор атмосферасын биреп җырлыйлар-бииләр (хореографлар - Мария һәм Марсель Нуриевлар, композитор – Тимур Вәлиев), персонажлар якты киләчәк турында хыялланалар һәм ул киләчәкнең киләчәгенә бернинди киртәләр дә юк кебек. Алда аларны туксанынчы еллар көткәнен һәм ул туксанынчы еллар белән бергә КАМАЗга янгын афәте дә киләчәген әлегә залдагы тамашачы гына белә...
Менә туксанынчы еллар җитә. Спектакльдә туксанынчы еллар КАМАЗның «маңгаена» чүпрәкләр эленгән базар күренешләре аша бирелә. Бу спектакльдә группировкалар афәтен дә, төп геройларыбызның берсе булган Павелның улын Ходай бу афәттән саклаган булса кирәк.
- Андый афәтләрне сәхнәдән карыйсы килгән кеше өчен башка спектакльләр бар, шул исәптән, шул ук Чаллыдагы татар театрында да. Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» повесте буенча куелган спектакльдә, сүз уңаеннан, КАМАЗның производство тормышы да, шул ук вакытта группировкалар афәте дә яхшы күрсәтелгән.
Әлеге базарга әверелгән шәһәрдә Әлфия белән Виктор кабат очраша. Мәктәптә кирәксезлеген тойган Әлфия кабат Чаллыда, ул базарда тәмәке сата.
Их Әлфия, татар теле укытучысы булсаң, иң кирәкле укытучы булыр идең, ул вакытта бөтен кеше татар теле укытты дип уйлап куйдым Әлфиягә карап.
Икесе дә ялгыз булган (әйе, драматург аларны башкалар белән парлаштырып өстәмә мәшәкать ясап тормаган) ике йөрәк – Виктор белән Әлфия - кабат очраша һәм мәхәббәт яңа көч белән кабынып, туй этабына килеп җитә. Бу КАМАЗда янгын булган 1993 ел була.
Бу спектакльдә – кешеләрнең якты хыяллары
Икенче бүлектә вакыйгалар 2016 елда бара. КАМАЗдагы эшенә хыянәт итмәгән ике дус – Виктор белән Павел һаман да производство мәшәкатьләре белән яшиләр. КАМАЗ турындагы спектакль «КАМАЗ-мастер»сыз буламыни - Павелның КАМАЗ белән бер яшьтәге улы «КАМАЗ-мастер» командасында икән. Викторның улы да аларга кушыла...
Музыкаль спектакльнең икенче бүлегендә музыкаль композицияләр бик аз, гомумән, мәхәббәт күренешләре белән аралаштырылган производство хәбәрләрен хәтерләтә. Дина Сафина аны совет чорындагы производство романнары үрнәгендә «яхшы тагын да яхшырак белән генә каршылыкка керә ала» тибында эшләгән. Хезмәт батырлыгына дан җырлаган әсәр шулай гына була ала.
Хәер, икенче бүлектәге төп конфликт Викторның улы Вадимның үз эчендәге каршылыкларыдыр – спойлер бирмим, шуны гына әйтәм: спектакль үз илеңне, үз шәһәреңне яратуга юнәлтелгән патриотик хисләр белән сугарылган, фидакарь хезмәткә пропаганда булып яңгырый.
Спектакльдә Матвеич образы кызыклы эшләнгән. КАМАЗ төзелешенең башында торган һәм производствода түгел, ә производствога килгән кешеләр белән эшләгән бу абзый сокландыра. Беренче танышуда исемен тизәйткеч кебек татарча әйтүеннән аның татар булуын аңлыйбыз, исеме бөтен кешегә аңлаешлы яңгырасын өчен «Матвеич»ка ризалашкан бу татар агае шәһәрнең аксакалы булып күренә. Аны дөнья җимертеп йөргән килеш тә, туксанынчы елларда уйга баткан килеш тә күрәбез.
«Люди города Н» – конкрет предприятиенең конкрет юбилеена багышыланган спектакльдән зур проблемалар да, аларның чишелешен дә көтмибез. Бу спектакльдә – кешеләрнең якты хыяллары.
Бу хыяллар тормыш давылларында вакытлыча чәлпәрәмә килгән кебек күренсә дә, кешеләрнең фидакарь хезмәте аларны торгызырга сәләтле икәнен күрәбез – иҗади команда безгә шуны җиткерә.
Музыкаль спектакльгә халык йөриячәк дип уйлыйм – чөнки тамашачы мондый спектакльдә үзен һәм тирәлеген күрә. Сүз уңаеннан, спектакль тәмамлангач, иҗат командасын котларга чыккан Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сөйләгәндә төп геройларның берсенең – производство кешеләре арасындагы мөгаллимәнең дә Әлфия исемле булуына игътибар иттем.
Миңа калса, зур предприятиеләрнең үз тарихын репертуар спектакльләренә күчерергә омтылуы яхшы күренеш һәм яхшы үрнәк. Бу предприятие генә түгел, кешеләр тарихы ләбаса. Башкалар да бу үрнәкне кабатласын иде һәм һәр театрда предприятиеләр ярдәме белән шундыйрак спектакльләр куелса начар булмас иде.