Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәүрүз»: җиде тәнкыйтьче һәм бер Миләүшә Хабетдинова

Хәбәрчебездән Төрки халыкларның XV «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленә күзәтү.

news_top_970_100
«Нәүрүз»: җиде тәнкыйтьче һәм бер Миләүшә Хабетдинова
Салават Камалетдинов

Татарстанда бер-бер артлы берничә фестиваль булып алды. Чаллыда — Кече шәһәрләр театрлары фестивале. Аны ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Мәскәүнең Милләтләр театры оештырды. Анда Татарстаннан ике театр — Әлмәт дәүләт театры һәм Чаллының «Мастеровые» муниципаль театры катнашты. Әлмәтнең «Көзге сере» спектакле иң яхшы зур форматды спектакль номинациясендә лауреат булды. Бу гран-при дәрәҗәсе дигән сүз инде.

Кече шәһәрләр театрлары фестивале тәмамланып та җитмәде, Казанда Төрки халыкларның XV «Нәүрүз» халыкара театр фестивале башланып китте. Ул беткәндә «Живой город» фонды «Шәһәрлеләр театры» фестивале һәм аның кысаларында «Город АРТ-подготовка» театр лабораториясе турында игълан итте.

«Нәүрүз» белән параллель Казанда Якутия көннәре дә барды. Ул шулкадәр бай программа белән килгән иде. Якутия көннәре «Нәүрүз”гә дә тәэсир итте. Оештыручылар быелгы фестивальне төньяк төркиләрнең театрларына багышладылар.

Төрки халыкларның XV «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең быелгы үзенчәлеге — аның өлешчә онлайн булуында, ягъни спектакльләрнең бер өлеше театр залында видеоязмада күрсәтелде. Якут, алтай, хакас, башкорт, чуваш театрлары үзләре килсә, себернең аз санлы халыклар театры, казах, кыргыз, төрекмән, үзбәк театрлары видеоязма аша гына тәкъдим ителде.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев: «Катнашырга теләүчеләр бик күп иде. Иран, Италия, Казахстан, Төрекмәнстан… Онлайн форматы аларны күрергә мөмкинлек бирә. Сыйфаты да яхшы. Кыенлыкларга карамастан, без бик яхшы спектакльләр составы сайлап алдык кебек.

«Нәүрүз»нең үзенчәлеге шунда — без фестиваль үссен, яңарсын өчен яңа формалар, темалар уйлап табырга тырышабыз. «Нәүрүз» — бик гадел фестиваль, без жюриларны да төшереп калдырдык, принципиаль рәвештә яхшы һәм яманга бүлмәскә булдык».

Театр тәнкыйтьчесе, фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов: «Фестивальнең нинди шартларда оештырылганын барыгыз да аңлый. Килергә теләгәннәр, без чакырырга теләгәннәр барысы да килеп җитә алмады. Закон субсидия итеп бирелгән бюджет акчасын юлга түләргә рөхсәт итми. Театр бары тик үзе эшләгән акчасын гына юлга тота ала. Пандемия шартларында театрларга акча эшләве авыр иде. Бөтен театрлар — Мәскәүне белән Питерны да кертеп — тамашачы мәсьәләсендә кыенлык кичерә. Без күпме вакыт ябылып яшәдек. Без хәзер кая таба барырга икәнен белмибез кебек. Элеккеге жанр-стиль схемалары эшләми башлады. Көтмәгәндә тамашачы җитди спектакльгә йөри башлады. Бездә Айдар Җаббаровның „Хуш, авылым!“ спектакле аншлаг белән үтә. Мөгаен, тамашачыга ихлас, гадел сөйләшү кирәк булгандыр».

Фестиваль программасына Татарстан театрларының бер өлеше генә керә алган. Болар — Әлмәт, Буа һәм Әтнә театрлары. Алар Казанда тулы заллар белән узды.

Спектакльләрне чакырылган театр тәнкыйтьчеләре карады. Дөрес, спектакльләрдән соң фикер алышулар булмады, «Нәүрүз» бу форматны кулланмый башлады. Тәнкыйтьчеләр алдында күргәннәрен федераль киңлектәге матбугатка чыгару бурычы тора.

Мәскәү курчак театрының матбугат сәркатибе Анна Казарина, Театр тәнкыйтьчесе һәм журналист Мария Кожина, Мәскәү ТЮЗының әдәби бүлек мөдире Владислава Куприна, журналист һәм театр тәнкыйтьчесе Ольга Фукс һәм театр тәнкыйтьчесе Алексей Пасуевтан төрки театрларны анализлаган зур язмалар көтәбез.

Ни кызганыч, арада төрки республикалардан чакырылган авторитетлы тәнкыйтьчеләр юк. Якутия, Хакас, Алтай Республикаларында юкмы алар? Төрки булмаган милли республикаларда бер тәнкыйтьчеләр дә юкмы?

Башкортстаннан килгән Динә Дәүләтшина бар диярләр. Әйе, ул ел саен килә. Һәм аңа «Нәүрүз хәбәрләре» газетасын чыгару тапшырыла.

Газетаның исеме татарча булса да, ул рус телле «Ежедневная газета XV международного театрального фестиваля тюркских народов «Науруз» булып чыкты. Барлык текстлар бары тик рус телендә. Быел газета кәгазь форматтан баш тарткан һәм ул вконтакте белән инстаграмга гына эленеп барды. Ни өчендер бөтенләй рекламаланмады. Катнашучылар аның барлыгын да белмәде. Фестиваль беткәч, газеталарның pdf форматы Камал театрының рәсми сайтына урнаштырылды.

Газетада тәнкыйтьчеләрнең бик кыска гына фикерләре урнаштырылган. Югыйсә, алардан киңәйтелгәнрәк бәя дә ишетәсе килде. Әйтик, «Федерация» фестивалендә спектакль азагында фикер алышудан тыш, тәнкыйтьчеләр һәм журналистларның язмалары махсус стендка эленеп бара иде.

Тәнкыйтьчеләрнең фестиваль һәм спектакльләр турында фикерләрен хәтта үзләренең аккаунтларына да язып бармаулары кызганыч. Карап чыктым — юк, язмаганар!

Әлеге «Нәүрүз хәбәрләре”нә караганда, театрның матбугат үзәге оператив язып һәм таратып торган мәкаләләр фестиваль турында күбрәк мәгълүмат бирде. Русчасы да, аз гына соңарып татарчасы да чыгып торды: Илшат Латыйпов һәм Лиана Абзаловага рәхмәт.

Зур сорау: «Нәүрүз хәбәрләре» нигә кирәк? Фестивальнең программа директоры, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов театрларны программка алып килмәгәнгә ачуланды. Афишаларның һәм программкаларның театр тарихы булуын ассызыклады. Югыйсә, мәгълүмат театрларның рәсми сайтында бар. Әмма программка булу — ул классика. Ул театрга баруның бер атрибуты. «Нәүрүз хәбәрләре”нең кәгазь варианты да фестиваль тарихы. Мин аларның кайберләрен әлегәчә саклыйм. Кызык, фестиваль бюджеты аның бастыру чыгымнарын күтәрә алмаганмы, әллә кирәк дип табылмаганмы? Әгәр катнашучы театр үзе турында фикер әйтелгән номерны күтәреп тә кайтып китә алмый икән — бәлки, бөтенләй баш тартырга кирәк булгандыр ул газетадан. Динә Дәүләтшинага гонорар түләп торасы да булмас иде.

Аның каравы, быел фестивальнең рәсми булмаган тәнкыйтьчесе актив эшләде. Әдәби белгече Миләүшә Хабетдинова мөмкин кадәр спектакльләрне карап, берничә сәгать эчендә мини-рецензияләр язып өлгертте. Фестиваль дәвамында яңа көн кемнең дә булса: «Миләүшәне укыдыңмы?» — дигән соравыннан башлана иде.

Менә аның аккаунтындагы рецензияләрдән кайбер юллар:

«Сандугач Хуҗанд» спектакле (Таҗик дәүләт музыкаль театры) таҗик-фарсы поэзиясе классигы Камол Хуҗандига багышланган. Спектакльнең сценографиясе гаҗәеп — ул пудра савыты рәвешендә: мәңгелек бүгенгедә чагыла һәм мифологик төсмер ала. Сәхнәдә язмыш символы булып тегермән ташы әйләнә — ул барысын да мәңгелек призмасы аша бәяли».

«Мәхтүмкули» спектакле (Төрекмәнстан дәүләт театры) милли костюмнардагы һәм сенографиядәге төсләр, шигъри диспутлардагы фәлсәфи тирәнлек һәм артистлар матурлыгы белән таң калдырды.

«Тараа» спектаклен (Тыва музыкаль-драма театры) карагач, тува театры тирән кризиста дигән тәэсир калды: милли традицияләрдән аерылган, соцреализм эстетикасын танымый, «яңа драматургия» технологияләрен белми.

«Чанар Хус» спектакле (режиссер Баатр Колаев) («Читiген» хакас театры). Бу спектакльгә баруыма бик үкендем. Заманча төнге стриптиз клуб эстетикасындагы гаҗәеп матур хакас легендасы күңелемә ятмады. Режиссер кыю адым ясаган: борынгы тарихка яшьләрнең билгеле бер категориясе күзләре белән караган, ә ул категория ял итү өчен театрны сайламый».

«Камал театрының „Хуш авылым! Хыял“ документаль спектакле турында. Спектакльнең беренче кисәге гармонияле, бербөтен, сыйфатлы чыганаклы, актерлык эшләре дә яхшы булуы белән аерылып тора. Икенче кисәгендә стиле буенча да, поэтикасына да бер-берсенә капма-каршы килгән текстлар кулланылган, сыйфаты да аерылып тора».

«Шобага» спектакле (Буа театры, режиссер — Тимур Кулов). Вакыт буйлап нәзәкатьле сәяхәт өчен баш иеп рәхмәт әйтәм. Бу диалоглар шулкадәр сагындырган. Мине әбиемнәр буыны белән очраштыруыгыз өчен рәхмәт! ХХ гасырның беренче чирегендә туган кешеләр күргән нужаны — ачлык, колхозлашу, репрессияләр, сугыш, җепшеклек — ничек нечкә итеп бирә белдегез».

«Караган спектакльләрдән чыгып, түбән культура эстетизациясе, гопота субкультурасы күп иде. Әлбәттә, зәвык турында бәхәсләшмиләр, ләкин фестивальнең оештыру комитеты бар — алар төрки халыклар театрлары фестиваленә спектакльләрне нинди кысалардан чыгып сайлады икән? Әллә кемдер үз яшьлегенә ностальгияне канәгатьләндердеме һәм „сез дә гөнаһсыз түгел“ дип үз бәяләмәсен арттырдымы?»

Әлбәттә, Миләүшә Хабетдинованың һәр фикере белән һичшиксез килешергә кирәк дигән сүз юк. Ул шәхси вакытында карап, шәхси фикерен яза. Әмма ул җиде тәнкыйтьче гонорарга башкарган эшне оператив башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100