news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Музыкант Артур Кусимовны туган авылында җирләгәннәр

news_top
Музыкант Артур Кусимовны туган авылында җирләгәннәр
Социаль челтәрләр

Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант, җырчы, 32 яшьлек Артур Кусимовны туган ягы – Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылында соңгы юлга озатканнар. Бу хакта Элвин Грейның апасы Регина Юльякшина хәбәр итә.

«Бәхил бул, Кусимчик. Син мәңгегә минем йөрәгемдә», – дип яза ул социаль челтәрләрдә, Артурның кабере фотосын куеп.

Кичә дуслары һәм якыннары яшь музыкант белән Казанда, хушлашу залы янында саубуллашканнар иде. Артурның үлеме сәбәбен «йөрәге кинәт туктау» дип әйттеләр.

Бүген мәрхүмне туган авылы зиратына алып кайтып җирләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар