ТР Милли музейның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов музей филиалларындагы кадрлар буенча кайбер үзгәрешләр керткән. Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеен вакытлыча Татар китабы йорты мөдире, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче Айдар Шәйхин җитәкләячәк. Шулай итеп, әлегә Айдар Шәйхинга ике филиалны җитәкләү вазифасы йөкләнгән.

Моңарчы Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире, драматург, журналист Айдар Әхмәдиев җитәкли иде, ул хәзер Милли музейның төп бинасына күчерелгән. Милли музейның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Айдар Милли музейда һәм аныңа филиалларында махсус проектлар, иммерсив форматлар, яңа экскурсияләр һәм музей спектакльләрен үстерү белән шөгыльләнәчәк.
- Айдар Әхмәдиев «Кави-Сәрвәр» операсының либретто авторы һәм Кариев театры репертуарындагы «Тынлык» драмасының пьеса авторы буларак билгеле.