Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мусульманин» фильмын төшергән Хотиненко: «Коръән агрессиягә өнди, дию – ялган фикер»

news_top_970_100
«Мусульманин» фильмын төшергән Хотиненко: «Коръән агрессиягә өнди, дию – ялган фикер»
Владимир Васильев

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе быел – Владимир Хотиненко үзе! 1995 елда рус мөселманы Коля (Абдулла) Иванов турында «Мусульманин» фильмын төшергән данлыклы режиссер! Владимир Хотиненко Казанда узган «Алтын мөнбәр» халыкара мөселман кинофестиваленең кадерле кунагы иде. Мөселман кинофестивале Хотиненко шәхесе белән башланды, дияргә була. Үзе дә: «Мин беренче фестивальдә булган, анда «Мусульманин» фильмын күрсәткән идем», – дип искә ала.

Быел кинофестиваль кысаларында фильмның техник яктан яңартылган варианты зур экраннардан күрсәтелде. «Минем туган көнемә өч фильмымны яңарттылар. Берсе – «Мусульманин». Аны карау искиткеч тәэсирләр тудыра», – диде ул әлеге фильмы турында.

Владимир Хотиненко хатыны Татьяна Витальевна белән Казанда кунакта. Алар фестиваль ачылышында кызыл келәмнән узды. Владимир Иванович белән матбугат конференциясе һәм иҗади очрашу уздырылды. Әлеге язмада – татарлар аеруча хөрмәт итә торган режиссер Владимир Хотиненко белән очрашудан аның кайбер фикерләре.

ххх

Минем элек «клоуннар чоры җитәчәк» дип әйткәнем бар иде. Кешеләр язмышын хәл итүчеләр – клоуннар. Ә сезнең Казан кинофестиваленә сайланган фильмнарда мин кешеләр барлыгын күрдем. Кеше язмышлары! Югыйсә, кинодан кеше югала башлады...

ххх

Бүгенге шартлар кино төшерү белән шөгыльләнү бик уңайлы. Чөнки безнең яшь буын үзебезнең киноны кимсетеп, аңа өстән карый. Безнең аларга үз кинобызны күрсәтеп, алар алдында ышаныч тудыру мөмкинлегебез бар. Безгә бер ел ничек тә түзәргә кирәк. Яшьләр барып карарга теләгән кино булачак. Мин бит сценарийлар, кинолар комиссияләрендә утырам – күрәм. Бер ел, кинотеатрларны япмыйча, ничек тә түзәргә кирәк. Әлбәттә, кинотеатрларга финанс ярдәме кирәк булачак. Әмма кинотеатрлар да, биргәндә сорап калыйм әле дип, әрсезләнеп, артыгын сорамасын иде.

ххх

Киноны кинотеатрдан карау ул – музейда картинаның, экспонатларның оригиналын карауга тиң. Ә альбом актару – видеодан карау кебек. Сезне бу канәгатьләндерә икән – өйдә видеодан карый аласыз. Әгәр дә сезгә чын хисләр кирәк икән – кинотеатрга киләсез.

ххх

Күптән игътибар иттем: кешеләрдә хис-дәрт ташый башлый икән, табигать тә тынычсызлана башлый. Быел ниләр булганын күрәсез бит инде! Кемдер моны анализласын иде.

Без борынгы римлылардан, греклардан, Мисыр халкыннан бернәрсә белән дә аерылып тормыйбыз. Кешенең хис-дәрт дәрәҗәсе, мәнфәгатьләре диапазоны шул ук калды.

ххх

Режиссер – күпмедер дәрәҗәдә кодрәт иясе. Ул кинода кешене «үтерә» ала, күмеп куярга да, яңадан казып алып тергезергә дә мөмкин. Әмма режиссер моны өстенә җаваплылык йөге аскан кебек, авыр итеп эшләргә тиеш түгел.

ххх

Мин кинокартиналарым белән чорга, вакытка хөкем чыгармыйм. Мин портретлар ясыйм. Алар чорга туры килә. Алар – чор портретлары. Ә кешеләрне хөкем итәргә безнең хакыбыз юк. Ул – Аллаһ кодрәте. Безнең эш хөкем итү түгел, ярату. Ә без ярата да белмибез.

Бүгенге көн портретын ясарга әле иртәрәктер. Әле вакыйгалар бара гына.

ххх

Бер притча бар. Изге Макарий «инде бөтен бөеклекне аңладым» дип уйлагач, ике хатын-кыз турында ишеткән. Барган, сорашкан. Аларның бөтен изгелеге бер-берсенә авыр сүз әйтмәүдә икән. Сез моның мөмкин түгеллеген аңлыйсызмы? Гомер буе түгел, бер көн дә алай яши алмый кеше.

ххх

Мин «Мусульманин»ны төшергәндә Коръәнне укып чыктым. Аннан сүрәләрне язып-язып алдым. Женя Миронов (Россия Федерациясенең халык артисты Евгений Миронов. – авт.) белән фильмны төшерергә әзерләнә башлагач, бу темага кереп китмәсәк, бернәрсә дә килеп чыкмаячагын аңладык. Мәскәүдә Тынычлык проспектында мәчет бар иде. Шунда Равил Гайнетдин янына килеп, ни теләвебезне аңлаттык. Ул безгә хаҗдан алып кайткан намазлык бүләк итте. Без ул намазлыкны кинога да төшердек. Женя бер ай мәчеткә намазга йөрде. Женя моны үзе аша үткәргәнгә күрә, шундый фильм килеп чыкты да.

ххх

«Мусульманин»да герой үлә. Чөнки әле аның вакыты җитмәгән. Киноны караганда, «бер чукынып куюдан бернәрсә булмый» дип уйлаучылар да бар. Әмма ул алай карамый. Монда бит мәсьәлә имитация турында бармый. Фильм – иман турында. Абыйсы асылынгач, Коля сөйләгән монологны хәтерлисезме? «Теләсәгез дога кылыгыз, теләмәсәгез – кылмагыз. Шайтан килер – һәм сез ышанырсыз. Чөнки ул ышанырга мәҗбүр итәчәк...» Бу – бик әһәмиятле сүзләр. Балуевка нык тәэсир иткән эпизод бу (Александр Балуев – төп геройның абыйсы Федорны уйнаган актер. – авт.). Соңыннан ул чыкты да ятты. Озак ятты.

ххх

Без бу фильм белән җаваплар бирмибез. Сәнгать җавап бирми. Җавапны руханилар бирә, киңәшне табиблар бирә.

Без нәрсәгә дә булса таянырга тиешбез. Ышаныч, өмет һәм мәхәббәткә таяна алабыз. Мәдәнияткә таянырга тиешбез.

ххх

Мин кечкенә Славгород шәһәрендә (Алтай крае) яшәдем. Үз йортыбыз иде. Әти аны үз куллары белән төзегән. Әти заводта үзе ясаган кадакларны алып чыгып, йорт салды. Заводтан алып чыкмаса, башка алыр урын юк иде бит аларны. Бер яктан – еврей гаиләсе, икенче ягыбызда татарлар яшәде. Шәйдуллиннар. Бу – идеаль дөнья иде. Хотиненко булгач, безне «хохоллар» диләр иде. Без барыбыз да дус идек.

ххх

Минем 1980 елда беренче төшерелгән 10 минутлык фильмым «Завоеватель» дип атала. Ялан кырда рус бара, артыннан – татар. Татар үз телендә сөйли, рус аңламый... Фильмны Гумилев күрде. Сезнең шәһәр үзәгендә аның бюсты тора. Гумилев фильмны хуплады, аның бәяләве дәрәҗә иде. Бу фильмны табып, Интернетка куярга кирәк. Эшләрмен мин аны.

ххх

Коръән агрессиягә өнди, дигән ышану – ялган фикер. Коръәндә андый әйбер юк. «Ветхий завет»та тапсагыз да, монда юк. Барысы да кешеләрнең ничек аңлатуыннан тора.

«Мусульманин» киносы ул мәктәпне узган һәр артистта эз калдырды. Бу – аңнан тыш югарылыктагы тәэсир. Бу картинада эшләгән кеше нәрсә эшләгәнен белеп-аңлап эшләде. Моны формалаштырырга, аңлатырга тырышырга да кирәкми. Ышану, инану – ул бит бик эчтәге хисләр.

Ул фильм белән күп йөрдек. Һәр очрашуда: «Сез, православный кеше, ничек шундый фильм төшерә алдыгыз?» – дигән ике-өч кеше табыла иде. Беләсезме, андый очрашуларның дәвамы ничек була иде? Милиция дә кирәкми, залдагы берничә кеше андыйларны матур гына чыгарып куя да, очрашу кичәсе дәвам итә. Мин бит аны махсус кемнедер котырту өчен төшермәдем. «Поскреби русского – найдешь татарина» дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Ул башта француз телендә яңгыраган икән – быел үзем өчен шушы ачышны ясадым…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100