Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Муса Җәлил истәлегенә 55 нче көрәш турниры: көтелгән һәм көтелмәгән мизгелләр

Ике еллык тәнәфестән соң Биектау кабат көрәш рухы белән яшәде – “Ватаным Татарстан” газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә 55 нче көрәш турниры әлеге районда узды. “Интертат” хәбәрчесе турнирның финал очрашулары узган икенче көненнән кызыклы фактлар китерә.

news_top_970_100
Муса Җәлил истәлегенә 55 нче көрәш турниры: көтелгән һәм көтелмәгән мизгелләр

Зәйләр кайда да батыр

Зәй көрәшчеләре соңгы ике елда турнир үзләрендә узганга гына җиңү яуламаган икән – юбилей турнирында да кубокны үзләре белән алып кайтып киттеләр. Ә хуҗаларга үз келәмнәре булышмады. Иң күп чемпионы белән мактанса да, Биектау районы командасына 3 көрәшчесенең батыр калуы гына командалар өчлегенә керергә булышмады. Келәм хуҗалары - дүртенче урында. Зәй – беренче, Әлмәт – икенче, Теләче командасы өченче урында.


Шулай итеп, зәйлеләр әлеге турнирда өченче ел рәттән, бәйге тарихында дүртенче тапкыр уңышка иреште.

Теләчеләр Биектауга “алтын” китерде

Келәм хуҗаларыннан Нәфис Миңнебаев (60 килограмм), Ранис Галимуллин (75 килограмм) һәм Раил Нургалиев (100 килограмм) үз авырлык үлчәүләрендә батыр калды. Шунысы игътибарга лаек: Ранис белән Раил – Теләче көрәшчеләре. Эш урыны белән бәйле рәвештә алар тәүге тапкыр Биектау данын яклап чыгыш ясады. Раил Нургалиев “алтын”га бару юлында беренче әйләнештә үк Теләче көрәшчесе Рамил Мөхәммәтовны тамашачылар арасына озатса, Ранис Галимуллин финалда якташы Динар Кәримуллинны отты.


Кызык, әлеге ике көрәшче Теләче данын яклаган булса, кубок кемгә эләгер иде икән?!

Былтыргы дүрт чемпион

55 нче мәртәбә уздырылган турнирның калган чемпионнары – Нәфис Миңнебаев (60 килограмм, Биектау), Искәндәр Мортазин (65 килограмм, Әлмәт), Ислам Фәләхов (70 килограмм, Алабуга), Ранис Галимуллин (75 килограмм, Биектау), Ренас Кәлимуллин (80 килограмм, Зәй), Ильмир Төхвәтуллин (85 килограмм, Яңа Савин), Булат Мусин (90 килограмм, Яңа Савин), Раил нургалиев (100 килограмм, Биектау), Муса Галләмов (130 килограмм, Теләче) һәм Сергей Павлик (130 килограммнан югары авырлык, Зәй).

Узган елгы турнир чемпионнарының быел дүртесе үз титулын саклап калды. Алар – Ренас Кәлимуллин, Ильмир Төхвәтуллин, Булат Мусин һәм Сергей Павлик. Узган елгы чемпионнардан Яңа Савин районы егетләре Илмир Камалиев белән Сәйдәш Бәдриевны күрмәдек, ә узган ел иң яшь чемпион булып тарихка кереп калган Рамил Хәкимҗанов (Арча) узган елгы финалчы Искәндәр Мортазинга (Әлмәт) беренче әйләнештә үк оттырды. Соңрак тамашачылар арасына Артур Зөлкәрнәев, Эльдар Хәмитов һәм Константин Морозов та күчеп утырды.

Муса Җәлил турнирында Муса отты

Һәм бу инде икенче мәртәбә. Хәтерләсәгез, ике ел элек Зәйдә узган бәйгедә Муса Галләмов 100 килограмм авырлыкта җиңү яулаган иде. Быел исә Мусага 130 килограммга кадәрге авырлыкта узган елгы чемпион Константин Морозов һәм башка көчле көрәшчеләр дә каршылык күрсәтә алмады.

Чемпионнар белән бәйле тагын бер факт: иң яшь җиңүче Ислам Фәләхов быел 20 яшен тутырса, Нәфис Миңнебаевка тиздән 33 була.

55 нче турнирның җиңүчеләр исемлеге

60 килограмм:
1. Нәфис Миңнебаев (Биектау).
2. Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче).
3. Риназ Гарипов (Лаеш).
3. Илсур Гыймадетдинов (Кукмара).

65 килограмм:
1. Искәндәр Мортазин (Әлмәт).
2. Рөстәм Сәлахов (Зәй).
3. Динар Фәттахов (Кукмара).
3. Дмитрий Левашов (Зәй).

70 килограмм:
1. Ислам Фәләхов (Алабуга).
2. Равил Зәйнашев (Зәй-2).
3. Илшат Фазылҗанов (Арча).
3. Рамил Хисмәтуллин (Зәй).

75 килограмм:
1. Ранис Галимуллин (Биектау).
2. Динар Кәримуллин (Теләче).
3. Ринат Шәйхетдинов (Чаллы).
3. Рамил Синәкәев (Әлмәт).

80 килограмм:
1. Ренас Кәлимуллин (Зәй).
2. Роберт Шакиров (Тукай).
3. Илдар Закиров (Чирмешән).
3. Инсаф Шакиров (Саба).

85 килограмм:
1. Ильмир Төхвәтуллин (Яңа Савин).
2. Раил Сәлахетдинов (Кукмара).
3. Нәфис Галиев (Вахитов-Идел буе).
3. Салават Асхадуллин (Балтач).

90 килограмм:
1. Булат Мусин (Яңа Савин).
2. Марсель Гозәеров (Әлмәт).
3. Азат Кавиев (Алабуга).
3. Руслан Хәмидуллин (Зәй).

100 килограмм:
1. Раил Нургалиев (Биектау).
2. Ришат Гайнетдинов (Минзәлә).
3. Айдар Алтынбаев (Азнакай).
3. Илнур Хурамшин (Әлмәт).

130 килограмм:
1. Муса Галләмов (Теләче).
2. Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы).
3. Фердинанд Вәлиев (Әлмәт).
3. Лениз Абдуллин (Вахитов-Идел буе).

130 килограммнан югары авырлык:
1. Сергей Павлик (Зәй).
2. Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән).
3. Илфат Гыймадиев (Нурлат).
3. Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама).



Сүз уңаеннан, әлеге турнирда 49 командадан 399 көрәшче бил алышты.

Командалар арасында:
1. Зәй.
2. Әлмәт.
3. Теләче.
...48. Алексеевск.
49. Совет районы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100