Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Муса Җәлил якташы хыялы – шагыйрьнең әнисе каберенә Германиядән бер уч туфрак алып кайту

Оренбург өлкәсе Яфар авылында яшәүче укытучы Гөлсем Әсәева Муса Җәлилнең «Соңгы үпкә» шигырендә васыять булырлык шигырь юлларын игътибарга алган. Шуннан бер хыял белән янып китә - каһарман шагыйрьнең әнисе кабереннән Муса Җәлил җирләнгән урынга туфрак илтеп салу һәм Германиядән туфракны Мостафа авылына алып кайту. «Интертат» укытучы белән сөйләште.

news_top_970_100
Муса Җәлил якташы хыялы – шагыйрьнең әнисе каберенә Германиядән бер уч туфрак алып кайту

Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,

Күреп үлсәмче, дип, кызымны!

Анам кабре – туган туфрагыма

Куеп үлсәмче, дип, йөземне!

«Соңгы үпкә» шигыренең шушы сүзләре Оренбург өлкәсенең Яфар авылы укытучысын тетрәндерә. Шул дәрәҗәдә – ул шагыйрьнең шушы теләген тормышка ашырырга кирәк дигән хыял белән яна башлый. 

«Йөрәк әрни»

Гөлсем Әсәева – Оренбург өлкәсенең актив татар хатыны. 

Муса Җәлил «Соңгы үпкә» шигырендә әнисе кабере янында җирләнергә теләве турында язган. Ул теләген хәзер булса да чынга ашырасы иде. Максатым – әнисенең кабереннән бер уч туфрак алып, Җәлил каберенә илтеп салу, рухына дога кылып кайту. Мин моны бурычым дип саныйм. 

Без бит – Муса Җәлилнең якташлары. Мостафа авылы безнең авылдан ерак түгел. Мин аның музее ачылышына да барган идем. Миндә аның 3 шигырь җыентыгы бар. Мин әле дә уйланам: ничек 11 егетне шулай җәзалый алганнар?! Аларның җәсәдләрен туган якларына алып кайтып җирләп булса иде, дип уйладым. 

Соңгы сугышчы туган ягына кайтарып җирләнмичә, сугыш туктамый, дигән сүзләр бар. Бәлки, шуңа бу кан коюлар әле дә дәвам итәдер. Җәлилчеләрне туган туфракларына алып кайту – безнең бурыч. Йөрәк әрни, – дип сыкранды ул.

Фото: © Гөлсем Әсәеваның шәхси архивыннан

Гөлсем Әсәеваның улы Германиядә булып кайткан. 2020 елда ул үзе дә анда барырга хыялланган, әмма пандемия киртә булган. 

Ул Муса Җәлилнең туган көненә «Соңгы үпкә» шигырен укып флешмоб ясарга да тәкъдим итте. «Төрле илләрдәге милләттәшләребез ярдәме белән башкаларга да ишеттерсәк, бик шәп булыр иде!» – ди.

Гөлсем ханым 2008 елда беренче тапкыр Казанда була. Муса Җәлил һәйкәле янында дога кыла. «Казанга беренче тапкыр 50 яшемдә булдым. Казанны күрмичә күпме яшәгәнмен! Барысы 3-4 тапкыр булдым Казанда. Барган саен һәйкәл янында дога кылам», – диде ул.

«Кешенең тәне түгел, җаны яралы»

Гөлсем Әсәева Яфар авылы мәктәбендә инглиз һәм немец телен укыта. Ул үзе дә шигырьләр иҗат итә, җыентык чыгарган. Беренче һөнәре буенча ул – фельдшер-акушер. 12 ел медпунктта эшләгән.

– Соңрак кешенең тәне түгел, җаны яралы булуын аңладым. 1983 елда, читтән торып, педагогия юнәлешендә белем алдым. 1989 елдан туган мәктәбемдә чит телләр укытам. Телләр белү чит илләрдә дуслар табарга ярдәм итә. Кытай телен өйрәнү теләге дә бар әле. Мәктәптә балаларга татар теле атнасына бер тапкыр гына керә, бу хәлгә дә күңел әрни, – ди ул.

Фото: © Гөлсем Әсәеваның шәхси архивыннан

Гөлсем Әсәева авылда үзе генә яши. 2 улы нефть юнәлеше буенча укыган. Олы улы Чечняда булып кайткан. Кызы югары уку йортында белем ала, өлкәдә татар яшьләре оешмасын җитәкли.

Гөлсем ханым «Муса Җәлил каберенә» дип сөйләде. Башта үзем дә икеләнеп куйдым. Аларның каберләре юк бит, дим. Ул бу мәгълүматка аптырап калды, хәтта ышанырга теләмәде кебек. «Ничек инде? Аларның үлгән вакыты минутына кадәр билгеле, ә җирләнгән урыннары ачыкланмаганмы?!» – диде. Ул үз теләгеннән баш тартмады, берәр чара булуга ышанды.

«Җәлил җирләнгән җирне беркем дә белми»

Ул җирләрне үземнең күргәнем булмагач, Германиядә булып кайткан һәм Муса Җәлилне өйрәнгән кешеләр белән элемтәгә чыгып карарга булдым. Гомумән, шагыйрьнең бу теләген ничек тә булса тормышка ашырырга мөмкинме?

Язучы, киносценарист һәм кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр батырлыгына багышланган, «77 адым» дип аталган фильм өчен сценарий язган иде. Ул җәлилчеләрнең башы киселгән урында күп тапкырлар булган.

«Җәлил җирләнгән җирне беркем дә белми, әйе. Җәзалаганнан соң, аларның башларын, гәүдәләрен йә андагы крематорийда яндырганнар, яки төрмә янында чокыр казып, күмеп куйганнар», – дип башлады ул сүзен. Ул шул урын тирәсеннән туфрак алып була, дип фаразлады.

Фото: © Салават Камалетдинов

Җәлилчеләрнең башы киселгән урында мемориал бит, бөтен җирдә бетон. Төрмә тирәсеннән туфрак алып була, дип уйлыйм. Ул эшне башкарып чыгып була. Минем бик күп тапкыр туганнар каберлекләреннән солдатларның туган якларына туфрак алып кайтканым булды.

Җиңүнең 70 еллыгы көнендә 9 майда Саксониядә туганнар каберендә якташ абзыйның исемен таптым, кечкенә термоска кабердән туфрак тутырып, туган якка алып кайттым. Аның хатыны үләр алдыннан: «Ирем туган якка, минем янга кайтачак», – дигән булган. Ул туфракны хатынының каберенә салдым.

Татар егетләре җирләнгән урыннардан туфрак алып кайтып туганнарына тапшырган очраклар күп булды. Аның бернинди начарлыгы юк. Бу эшне күңелне тынычландыру өчен эшләп була, аның савабы да зур, – дип сөйләде ул.,

Плетцензее төрмәсе янында нацизм корбаннарын искә алу чарасы. 2020 ел

Фото: © Плетцензее төрмәсе мемориалы сайтыннан gedenkstaette-ploetzensee.de

«Кеше үзе өчен аны эшли ала, әлбәттә, тик дин ягыннан андый гамәлнең асылы юк»

Бу гамәл турында дин әһелләреннән дә сорадым. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

Муса Җәлилнең рухына файда китерә, рухын шатландыра торган хәерле эшләр эшләргә кирәк. Муса Җәлил исеме белән ниндидер изгелек эшләргә була. без аларны күбрәк иҗат кешесе буларак кабул итәбез, шигырь кичәләре, концертлар уздырабыз, һәйкәлләр куела. Рухларын сөендерү өчен дин белән бәйле гамәлләр эшләргә кирәк, хәйрия эшләрен башкарырга, ятимнәргә ярдәм итәргә була. Сәдака булып китә торган шундый хәерле эшләр кирәк. Кое казытырга була. Милләтебезнең вафат булган егетләренә, кызларына шуннан файда күбрәк булыр иде. 

Туган туфракка килгәндә, аны изгеләштерергә ярамый, ул изге көчкә ия, дип әйтеп булмый. Шулай да, бу турыда китапларда күргәнем, галимнәрнең сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Сәхабәләр Мәккәдән чыгып киткәндә кайберләре үзләре белән туган туфракларын алганнар. Күңелгә рәхәтлек алу өчен булгандыр.

Республика мөфтиятенең «Даруль-ифта» сall-үзәге җавабы:

«Кеше үзе өчен аны эшли ала, әлбәттә, тик дин ягыннан андый гамәлнең асылы юк. Аны дингә бәйләп карарга кирәкми. Дога кылырга кирәк. Коръән укырга кирәк», – дип аңлатты шәригать сораулары буенча бүлек белгече. 

Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә Җәлилова мөнәҗәте

Бу очракта Муса Җәлилнең әнисе мөнәҗәтен дә искә аласы килә.

Муса улым, сиңа әйтәм, туганнарыңны кара,

Миңа үлем вакыты җитте, кылып булмый бер чара.

Кара туфрак астында калачак бу тәннәрем,

Берегезне дә күрә алмыйм, шуңар әрни җаннарым.

Күренекле татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә Җәлилованың мөнәҗәте табылу тарихын болай дип сөйләгән булган.

«Бу мөнәҗәтне Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында яшәгән Фатыйма апа Абдрахмановадан 1992 елда язып алдым. (Абдрахманова Фатыйма Галиулла кызы 1927 елда туган, вафат инде, диеп хәбәр бирделәр авлдашлары.) Аның сөйләве:

«Соль-Илецкига барган җылны бер әби алып килде. Шушы гарәпчә язуны укыды. Гарәпчә белмим. Теге әбигә әйтәм, язып алыйм әле. Балам, вакытым юк, ди. Ул арабскийны әйтеп торды, мин язып тордым. Шуны төнлә булса да барып язып алдым квартирында. Теге әби алган шул Муса Җәлилләрнең авыллары кайда булгандыр, шул авылда сарайларын бозганда кыстырылып куелган бүрәнәләре арасына, шуннан чыккан. Теге әбигә, гарәпчә дога, дип биргәннәр. Ә ул Муса Җәлилнең әнисенeң мөнәҗәте булып чыкты».

Фатыйма апа ничек теге әбидән күчергән, мин дә Фатыйма апа авызыннан шулай күчердем. Дәфтәрләре бик күп иде. Арып, хәлдән таеп, киләчәккә хәбәр булсын, дия-дия, югалмасын тарих, дия-дия, бер-беребезне арып-талудан яклап, бик күп хатирәләрне саклап калдык», – дигән.


Муса Җәлилнең әнисенең мөнәҗәте

Бик нык авырдым, балам, үлсәм – күралмый калам,

Зарланып бер хат салам, уйлап карагыз, балам.

Бик тә сагындым сезләрне, бигрәк тә кызларны,

Тилмерттегез күзләремне, уйлап карагыз, балам.

Иртә торсам да көтәм, кичкә керсәм дә көтәм,

Сезнең өчен мин ут йотам, уйлап карагыз, балам.

Бик нык авырыймын, балам, үлсәм – күрмәенчә калам,

Зарланып сезгә хат салам, уйлап карагыз сез, балам.

Бик сагындым мин сезләрне, бигрәк тә кызларымны,

Тилмерттегез күзләремне, ник жәлләмисез сез, балам.

Читтә йөргән балаларым күп кайгыга салалар,

Ахры җанымны алалар, уйлап карагыз сез, балам.

Ана күңеле балада, бала күңеле – далада,

Шул сүзләрне чамала, уйлап карагыз, балам.

Дөньяда бар 3 балам, берсен дә күрми калам,

Шулай язгандыр бит Аллам, уйлап карагыз, балам.

Төшләрдә күреп уянам, аны сөйләп куанам,

Кайтырлар дип җуанам (юанам), уйлап карагыз, балам.

Чит илләрдә үзегез, хатта килми күзегез,

Үзәкләремне өздегез, уйлап карагыз, балам.

Халыклар иртә торалар, берсен берсе күрәләр,

Үз хәлләрен беләләр, уйлап карагыз, балам.

Мин дә иртә торамын, хатыгызны көтәмен,

Юксынып «аһ» итәмен, уйлап карагыз, балам.

Оренбургта да тордым, Каргалыда да тордым,

Ахры аерылып үләм, уйлап карагыз, балам.

Мине болнис алмады, духтырлар күз салмады,

Барыр җирем калмады, уйлап карагыз, балам.

Монда яздым сүземне, күралмагач үзеңне,

Саргайтасыз йөземне, уйлап карагыз, балам.

Кече кызым Хәдичә, сөя идем һәр кичә,

Үлеп китәм күрмичә, сагынган идем, балам.

Үлем хәле каты икән, һәркем татый аны икән,

Үлгәч кеше кайтмый икән, гафил булмагыз сез, балам.

Олы улым Ибраһим, көтә идем һәрдаим,

Миннән васыять шул сиңа – исеңә ал җомга саен.

Ибраһим, балакаем, тыңла минем әйткәнне,

Мине исеңә алганда, калдыра күрмә әткәңне.

Әҗәл авырулары китте минем газиз башыма,

Нинди тилмереп көтсәм дә килмәдегез каршыма.

Инде хәзер мин барырмын бер Ходаем каршына,

Нинди генә уйлар килми минем моңлы башыма.

Балаларым хат язса, укыр идем сүзегезне,

Ерак җирләргә киттегез, күралмыйм йөзегезне.

Иртә торып тышка чыксам, сачәк аткан бәрәңге,

Балаларым читтә булгач, якты көнем караңгы.

Безнең урам – озын урам, сандугачлар тезелгән,

Аерылгач түзәсең икән, тик эчләрең өзелә.

Быел җәйне урак урдым, капчыкларым тулмады,

Гомерләрем заяга үтте, башым рәхәт күрмәде.

Кулымдагы мәрҗәнемне күзем күрми тезәргә,

Сайрый кошлар, сандугачлар, ничек итеп түзәргә.

Сәхраларга чыккан чакта мин йөрим туры атта,

Сагынганда сөйләшергә балаларым еракта.

Әрәмәгә барып керсәм, кызыгам читән үрергә,

Үләмен бит, балакаем, сезне ничек күрергә.

Бигрәк матур ясый икән карлугачлар ояны,

Бер Ходайдан шуны сорыйм, тыныч булсын, дип, дөньяны.

Аерылу тиз икән, аерылгач өмет өз икән,

Еракта торган бәндәләр дә шулай түзә икән.

Икесе ике капта килә әфлисун белән йөзем,

Юлда күзем, сагынам үзем, саргая нурлы йөзем.

И сөекле кызларым, бу, белең, соңгы сүзем,

Янә мәхшәр җитмәенчә күрә алмассыз үзем.

Мин китәрмен ерак сәфәрләргә, Ходаем хәерле кылсын,

Моны укыган миңа фатиха кыйлсын.

Бик күп сүзләр сөйләдем, кемнәр тотар сүземне,

Ни кадәрле сагынсам да, сабырлык бир, Ходаем.

Зәйнәп белән Хәдичәмне бүләк итеп мин калдырам,

Яшь көйләренә калалар, бигрәк шуңа кайгырам.

Миндә бит үлем көннәре – сезгә җитәр кайгы көннәре,

Сезнең өчен җанганнарым көйдерәчәк кара гүрләрне.

Муса улым, сиңа әйтәм, туганнарыңны кара,

Миңа үлем вакыты җитте, кылып булмый бер чара.

Кара туфрак астында калачак бу тәннәрем,

Берегезне дә күрә алмыйм, шуңар әрни җаннарым.

Зәйнәп кызым, сиңа әйтәм, тырыш матур, яхшы булырга,

Туганнарың белән бергә тырыш син тату торырга.

Зәйнәп кызым, юлдан адашма, начарлыкны ташлагыз,

Ходай өчен шуны әйтәм – начар юлга басмагыз.

Кулыгызда бар вакытта әзерәк хәер бирегез,

Миннән фатиха сүз сезгә – мәңге игелек күрегез.

Кече кызым бит Хәдичә, йөзләреннән ул нур чәчә,

Сагынганда «аһ» итеп, үлеп китәм бит күрмичә.

Белмәдегез кадеремне, күрмәссез каберемне,

Барыгыз да ташлап китте, яндырдыгыз бит бәгъремне.


Муса Җәлилнең «Соңгы үпкә» шигыре

Эчем тулы каргыш, үпкә белән

Китәм инде җирнең өстеннән.

Мескен әни мине юкка гына

Күз нурларын түгеп үстергән.

Юкка гына күкрәк сөтен имезеп,

Бишек җыры җырлап тирбәткән.

Дөньясына нәфрәт, каргыш булып

Чыкты ул җыр минем йөрәктән.

Әйтче, дөнья, синең газабыңа

Түзмәдемме хәлем җиткәнче?

Түзмәдемме... иксез-чиксез сабырым

Яшем белән агып беткәнче?

Һәр хәшәрәт җирдә теләгәнчә

Суда йөзде, суда җебенде.

Ә мин менә соңгы сулышымда да

Чылаталмыйм кипкән ирнемне!

Мин күрмәдем дуслык... дус урнына

Богау кысты минем кулымнан.

Кояш... ул да үләр минутымда

Мәхрүм итте мине нурыннан.

Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,

Күреп үлсәмче, дип, кызымны!

Анам кабре – туган туфрагыма

Куеп үлсәмче, дип, йөземне!

Нигә миңа төрмә кабер булды,

Ник кан юды йоклар урнымны?

Җирне әллә артык сөйгән өчен

Җылысыннан мәхрүм булдыммы?

Дөнья, сине Ләйлә төсле күреп,

Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым,

Ә син минем керсез йөрәгемне

Вәхши этләреңнән талаттың.

Аерып мине анам-Ватанымнан,

Кай җирләргә китереп ташладың?

Еласам да үксеп, үз илемнең

Туфрагына таммый яшьләрем.

Туган илем, үксез улың булып,

Үләм инде читтә тилмереп.

Яшем барсын сиңа елга булып,

Каным шытсын кызыл гөл булып.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 гыйнвар 2023
    Исемсез
    «Төрле илләрдәге милләттәшләребез»не «Соңгы үпкә» укыту флешмобтан башка Җәлилгә реклама әле дә җитмәгәнме? Гөлсем ханымның сугыштан кайтмаган туганнары бардыр; аларның кабер урыннарын ул беләме? Шуларга туган җирләреннән туфрак салу һәм шулардан туфрак алып кайту урынлы, дөресрәк түгелме?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100