Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Муса Җәлил тирәсендә вакланырга ярамый»: каһарманга багышланган «капиталь» әсәр кирәкме?

25 августта җәлилчеләрне тагын бер кат искә алдык. Татар халкын дөньяга таныткан каһарман Муса Җәлилгә багышланган яңа әсәрләр нинди булырга тиеш? Алар язылырга тиешме, әллә инде булганы да җитәме? Бу сорауларга җавапны эзләп карыйк.

news_top_970_100
«Муса Җәлил тирәсендә вакланырга ярамый»: каһарманга багышланган «капиталь» әсәр кирәкме?
Салават Камалетдинов

2020 елда Әлмәт театры «Кайда минем илем?» спектаклен чыгарган иде. Спектакль «Идел-Урал» легионы вәкиле, Бөгелмә районының Карабаш бистәсе кешесе Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча куелган. Режиссеры — Ильяс Гәрәев.

Ул истәлекләрнең табылу тарихы да кызыклы: аларны Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев чүплектән диярлек тапкан булган. Язучы «Казан утлары» редакциясендә ремонт барганда, чыгарып ташларга тиешле кәгазьләр өеменнән папка табып алган. «Акбурга буялып беткән иде. Өйгә алып кайтып укыдым да, гаҗәп кызыклы язма булып чыкты. Гарәф Фәхретдинов редакциягә бер хат җибәргән булган инде, анысы югалган. Бу хатка «бастырып чыгарабыз» дип җавап яздым», – ди ул.

Марсель абый, чыннан да, бу истәлекләрне бастырып чыгара.

«Муса Җәлил тирәсендә вакланырга ярамый»

Җәлил турында тагын берәр саллы әсәрме кирәкме икән безгә, дип, Марсель абый белән сөйләштем.

Җәлил турында җитәрлек язылган инде. Теләсә кем теләсә нәрсә язганны мин кабул итә дә алмыйм. Муса Җәлил тирәсендә вакланырга ярамый. Ул безнең бик сирәк була торган геройлык күрсәткән кеше. Аның турында зур, «капиталь» әйбер язылса гына, теләсә нинди вак жанрлар белән чуалырга кирәкми, – дип сөйләде ул.

Шулай да, ул «капиталь» әйберне кем яза алыр иде, дип сорагач: «Әйтә алмыйм. Кирәкме икән ул, анысын да тәгаен әйтә алмыйм», – диде.

 Әмма Муса Җәлилне искә төшереп торырга кирәк. Публицистикада, матбугатта аның турында гел язып торырга кирәк. Мәскәү аның турында бөтенләй сөйләми башлады, оныттылар геройларны.

Фото: © Солтан Исхаков

Аңа багышлауларга караганда, үзенең әсәрләрен күрсәтеп торырга кирәк. Ватанга тугрылыкны Муса Җәлил кебек шигырьләр белән язган кеше башка халыкта юк бугай. Аны бик озак еллар күтәрмичә тордылар. Мин моны көнләшү дип тә карыйм. «Нигә татарда бар, бездә юк» дигән көнчелек булгандыр. Фронтовиклар күтәреп чыкмаса, булмас та иде. Татар халкы андый батырлыкка генетик яктан әзер, – дип сөйләде ул.

«Аның батырлыгына, рухына, шигъриятенә хәзерге заман карашы кирәк»

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева исә, Җәлил турындагы заманча әсәрләр булып торырга тиеш, дигән фикердә.

Мин «сөрсегән» форматка каршы, элеккечә итеп, гримнар ясап, аңа охшатырга тырышып күрсәтүгә каршы. Тарихи персонажларны алай күрсәтү ышандырмый, көлкегә әйләнә. Минемчә, заманча формалар табарга кирәк.

Туфан абый Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмасы шундый зур тәэсир калдырган иде. Щепкинчыларның уйнавы әле дә истә. Хәзерге яшьләргә икенче төрле караш кирәк. Мусаның батырлыгына, рухына, шигъриятенә хәзерге заман карашы кирәк. Гомумән, ул яңартылып торырга тиеш. Тегеләрен иске димим, әмма алар теге заманда язылган, ул чор үтте, – диде  ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Шундый заманча караш булган әсәрне яза алырлык кеше дип Рүзәл Мөхәммәтшинны атады.

«Мин, Җәлилнең бер үк язмышына ревизия ясап, аны яңадан үзгәртеп язу яклы түгел»

Рүзәл Мөхәммәтшин үзе исә Җәлилгә кагылышлы бик билгеле булмаган мәгълүматны ачу яклы.

Муса Җәлил турында бик күп язылган, һәм алар, нигездә, бертөрле. Мин үзем шәхсән язам-язмыйм дип әйтмим, әмма миңа аның Германиядә яшәгән чоры кызыклы. Ярты еллап ирекле рәвештә яшәгән чоры була, ул турыда бер тарихи, әдәби әсәр дә юк. Ул ягы миңа бик кызыклы, чөнки шагыйрь анда редакциядә дә эшләгән. Нәрсә кичерде, нәрсә уйлады икән... Әмма аны өйрәнү өчен генә дә бик күп вакыт кирәк. Мин, Җәлилнең язмышына ревизия ясап, аны яңадан үзгәртеп язу яклы түгел. Совет чорында – совет иле өчен башын кистергән, аннан соң – милләте өчен, бүген – бөек Россия өчен башын кистергән, дип яңадан күчереп язу тарафдары түгел. Ачылмаган якларын өйрәнеп, тикшереп чыгарырга мөмкин, анысы кызыклы булачак, – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Рүзәл Мөхәммәтшин каһарманга багышланган спектакльләрдә гомумән ниндидер яңалык булмавын әйтте. Бу, нигездә, аның иң популяр шигырьләрен сәхнә теленә күчерү, дигән фикердә ул.

«Муса Җәлил 1944 елдан бирле әсәр язмаган бит инде. Һаман шул ук әсәрләр. Кычкырып яки шыпырт кына укысаң да, музыка яки музыкасыз укысаң да – шул ук әсәр. Бу спектакльләрдә Җәлилгә карата яңа караш бардыр дип уйламыйм», – ди ул.

Рүзәл Мөхәммәтшин – Муса Җәлил премиясе лауреаты. Ул үзенең иҗат юлында да Муса Җәлилгә иярергә вакыт булганын искә алды. «Минем беренче китаптагы шигырьләрдә Муса Җәлилгә иярү күренеп тора. Минем «Җәлил һәм аның русча шигыре» дигән мәкалә бар. Аның рус телендәге бер шигыренә мин әдәби тәрҗемә ясаган идем», – диде.

«Театр&Музыка. Җәлил»не халык ничек кабул иткәнне аңлап өлгермәдек»

Быел Камал театрында «Театр&Музыка. Җәлил» спектакль-концерты күрсәтелде. Авторлары – Туфан Миңнуллин һәм Илнур Закиров. Бу очракта Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмасы күз уңында тотыла. Режиссер – Рамил Гәрәев. Спектакльдә Муса ролен Алмаз Сабирҗанов башкара.

Ни өчен мине бу рольгә алганнарын белмим, үзем Җәлилгә охшамаган да кебек. Яңа рольгә алынгач, аның биографиясен өйрәндем. Тышкы кыяфәткә карап, кеше куркакмы, батырмы икәнен белеп булмый бит. Гомумән алганда, минем өчен ул белемле, акыллы кеше булып күз алдына килде. Сугыш килеп чыккач, үзен шулай тотар дип уйлап булмый, әмма ул үзен күрсәтә алган.

Спектакль радиотапшыру буларак башланып китә. Илнур Закиров белән мин, имештер, алып баручылар. Туфан Миңнуллин драмасыннан диалог күрсәтелә. Муса Җәлилнең биографиясе инсценировкасын Илнур Закиров ясады. Безнең репетицияләр, премьера бик тиз булды. Ничек булганын, халык ничек кабул иткәнен аңламый калдык. Бәлки, бу спектакль яңа сезонга керер, – дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, Муса Җәлилгә заманча караш булган әсәрне язарга алынучы кеше табылмас.

«Ул халык күңеленә милли каһарман булып кереп калды. Анда тагын нинди яңалык кертеп була инде? Ниндидер яңа яктан ачып булмас, дип уйлыйм. «Муса Җәлил» диюгә – кем булуы, нишләгәне аңлашыла», – диде артист.

«Яшьләр Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырларны рух белән башкармый»

2019 елда, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә, Муса Җәлил һәйкәле янында «Үлемгә һәм үлемсезлеккә» дип аталган спектакль-перфоманс булган иде. Сценарийның авторлары – Луиза Янсуар һәм Йолдыз Миңнуллина. Анда, җәлилчеләр булып, 11актер-биюче катнашты.

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова бу спектакль турында: «Яшьләр бик әйбәт куйган иде», – диде. 2021 елда «Калеб» Муса Җәлил һәйкәле янында «Муса. Моабит» дип аталган җыр, музыка һәм шигырь триптихын күрсәтте.

«Аларны мин тәнкыйтьләдем. Муса Җәлил турында алай куярга кирәкми иде саныйм. Алар минем тәнкыйтькә үпкәләделәр, әмма алар яңа темалар кертеп эшләгәннәр иде, шигырьнең мәгънәсен бозып сөйләү булды. Мондый спектакльләрне тарихи фактларны өйрәнеп куярга кирәк дип саныйм», – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, Татар опера һәм балет театрында елга бер тапкыр булса да «Җәлил» операсы яңгырарга тиеш.

– Балалар «Пушкин картасы» буенча барсын иде. Футбол матчларына балаларны оештырып йөртәләр бит, монда да шулай булырга тиеш. Муса Җәлил шигырьләренә нигезләнеп күп җырлар туды, әмма алар сирәк яңгырый. Көчле  яңгыраш Рафис Корбанның «Ватан» китабы презентациясендә булды. Яшьләр интонация белән дөрес акцент куймый, алар нота белән җырлый, рух белән түгел. Безгә бит рухны тәрбияләргә кирәк. Яшьләр сүзләрнең мәгънәсен аңламыйча җырлый. Без ул җырларда тәрбияләнгәч, сизәбез. Яшьләр дөрес башкарсын иде. Бу бит – безнең дөрес җырлау традициясе юкка чыга, дигән сүз, җырларны чит мәдәнияткә таянып башкарабыз, – дип сөйләде ул.

Музыкага килгәндә, Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева быел Муса Җәлилгә багышланган фестиваль оештырган. «Шагыйрь һәм музыка» фестивале кыш көне Татарстанның төрле шәһәрләрендә узган. Фестивальдә классик музыка һәм Муса Җәлил шигырьләре яңгыраган.

«Безнең фестиваль өчен яшь композитор Миләүшә Хәйруллина геройлык турында музыка иҗат итте. Гомумән, вокаль әсәрләр күбрәк булсын иде», – дигән теләктә ул. 

«Җәлилнең әдәби образын баету, төрләндерү буенча эшләребез күп»

Рафис Корбанның «Ватан» китабы берничә тапкыр искә алынды. Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышланган соңгы әдәби әсәр шул бугай. Роман 2020 елның гыйнварында Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә тәкъдим ителгән иде. Бу романга карата да тәнкыйть сүзләре яңгырады дип беләм. Шулай да аның булуы хәерлерәк.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов та бу романны искәртте.

Муса Җәлил исеме татар халкы өчен кадерле. Ул – башка милләт вәкилләре өчен безнең халык символы. Җәлил исеме телебездә һәм эшебездә булырга тиеш. Татарстан хөкүмәте аның исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкарды.

Җәлилнең әдәби образын баету, төрләндерү буенча эшләребез күп. Һәр буын аны үзенчә кабул итә. Һәр буынның күңеленә сеңеп калсын өчен эшләр башкарылырга тиеш. Рафис Корбанның «Ватан» романы бу юнәлештә бер адым булды. Әсәрнең сыйфаты икенче мәсьәлә, ләкин Җәлилнең әдәби образын тудыру, батырлыгына мәдхия уку кирәк. Романнар, пьесалар, шигырьләр язылырга тиеш.

Фото: © Рамил Гали

Аңа багышланган бер пьеса тәкъдим итү кирәктер. Гомумән, билгеле шәхесләргә багышланган пьесалар буенча бәйге оештыру да мөмкиндер. Алар арасында Муса Җәлил дә булыр.

Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнүгә килгәндә, «Татар әдәбияты тарихы»ның 8 томлыгында аңа киң урын бирелә. Шуның белән бергә аның эшчәнлеген өйрәнү, чит илләргә таныту, кабаттан Европа телләренә тәрҗемә итү эшләре булырга тиеш.

Әлбәттә, аның турында әсәрләр булырга тиеш. Аны төрле яктан, төрле яссылыкта язарга була. Милләт символы булырлык шәхесләребез күп түгел, – диде Әлфәт абый.

«Шагыйрьнең барыбызга да таныш шигырен дә яңача уку, яңача җиткерү очраклары сөендерде»

Язучы, шагыйрь, журналист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, күренекле шәхесләргә багышланган әсәрләр күп булсын, дигән фикердә.

Берсе дә артык түгел, һәммәсе кирәк, булсын. Дөрес, аның кайберләре кимчелекле булып чыга, фантазия кергән була, әмма булсын, дим инде, – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова фикеренчә,  Муса Җәлилгә багышланган әсәрләр һәр буын иҗатында да бар. Яңа әсәрләр дә туып тора. Соңгы елларда дөнья күргән күләмле әсәрдән, Рафис Корбанның “Ватан” романын атап үтү урынлы булыр. Шагыйрьнең юлларын эпиграф  буларак кулланып язылган шигырьләр бихисап. Яшь иҗатчылар да аңа еш мөрәҗәгать итә. 

Муса Җәлил турында аз язылган дип әйтеп булмый: әсәрләре дә бик күп телләргә тәрҗемә ителгән, тормыш юлы да, иҗаты да өйрәнелгән. Бүгенге көндә дә аның шигырьләре халык арасында күп укыла. Республикабызда ике ел рәттән «Татар сүзе» бәйгесе узды, анда иң күп яңгыраган шигырьләр Муса Җәлилнеке булды. Шагыйрьнең барыбызга да таныш шигырен дә  яңача уку, яңача җиткерү очраклары сөендерде. Быел актерлар арасында беренче урын алган Ришат Әхмәдуллин нәкъ менә «Җырларым» шигыренә яңача яңгыраш бирә алуы белән аерылып торды. 
Әмма, тулаем җәлилчеләр турында язылган әсәрләр күп түгел. Безнең әдәбиятта әлеге темага  тиешле дәрәҗәдә игътибар җитеп бетмидер. Юкса, күп әсәрләргә җирлек булырлык материал бар монда. Ил-ватан азатлыгы хакына берьюлы 11 татар каһарманы башын гильотинага салган, шуларның алтысы язучы, шагыйрь. Тагын кайсы халыкта бар мондый батырлык үрнәге?!

Фото: © Владимир Васильев

Муса Җәлил премиясе лауреаты, язучы Булат Ибраһимов, Җәлил һәм җәлилчеләр турында даими язып торырга кирәк, ди. 

Алар бит үзебезнең милләттәшләребез, батыр татарларыбыз. Аларны без искә алмасак, кем искә алыр. Милләттәшләребез арасында танылган шәхесләр күп булса да, Җәлил – үз үлеме белән үлемсезлеккә ирешкән бәхетле затларның берсе, – диде ул. Үзенең Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышланган шигырен дә тәкъдим итте.

Кошчык

Өмет өзми язлар, җәйләр буе,
Килеп кунып шушы коймага,
Өзелепләр сайрый моңлы кошчык,
Җанын белми кая куярга.
Чәнечкеле тимер чыбык тузган,
Таралышкан кургаш болытлар.
Ач бүреләр, исерек майорлар юк –
Гүя барысын да җир йоткан.
Кайда шагыйрь, нигә чыкмый инде,
Сугыш бетте, диләр үзләре.
Эх, күрәсе килә тагын бер кат,
«Илем» диеп янган күзләрен.
Ишегендә һаман йозак микән?
Богаудамы аяк-куллары?
...Минем җырлаганны тыңларга дип,
Шагыйрь бүген тагын чыкмады.
Мин аңардан отып калган идем
Шушы моңлы көйне, сагышны.
Йөрәгемдә һаман яши шул җыр,
Кайтавазы булып сугышның.
Көн сүрелә, сайравыннан туктап,
Кошчык очты өзми өметен.
Ул гасырлар буе сагынып сайрар
Халкыбызның батыр егетен.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 август 2022
    Исемсез
    Сораштырылган кешеләрдән бер Рүзәл Мөзәммәтшин темадан ерак китмичә җавап биргәндер, калганнар гомуми сүзләр сипкәннәр. «Ватан» романы да нәкъ шундый – буш сүзле; иң мөһиме – анда күп фактлар бозып күрсәтелгән. (Романга бәя биреп, аргументларымны «Казан утлары»на җибәргән идем. Аларны журналның 2019 елның алтынчы санында, 179-181 битләрдә күреп була. Әлбәттә, анда фикерем әле кыскартылган килеш бастырылган). Мәкалә авторын Кормаш төркеме тарихын белмәүдә бер дә гаепли алмыйм, аны белүче чынбарлыкта юк, диярлек; ләкин «Романга карата тәнкыйть сүзләре яңгыраган»ын ишетеп, шул тәнкыйть сүзләре белән танышмыйча, ничек «Шулай да аның булуы хәерлерәк», дип әйтеп була? Кызганыч, танышым Әлфәт Закирҗанов та шул ук фикерле: «Ватан»ның «Сыйфаты икенче мәсьәлә, ләкин Җәлилнең әдәби образын тудыру, батырлыгына мәдхия уку кирәк», ди ул. Димәк, фактларны бозу, Җәлил иптәшләрен кимсетү - бу икенче мәсьәлә; кирәкле бер геройны гына макта, килеп чыгамы? Ә Җәлилгә мәдхия укуының болай да туктаганы юк...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100