Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Муса Җәлил истәлегенә турнир турында өч сүз белән: «Авызыңа керим, энем!»

Киеренке алышлары, үзенчәлекле атмосферасы белән башка ярышлардан аерылып торган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир җиңүчеләре билгеләнде. Кыскача әйткәндә, Раил Нургалиев – рекорд куа, тыныч Илмир Төхвәтуллин кызган, Лаеш командасы 2 ел рәттән чемпион. Тулырак – «Интертат» хәбәрчесе репортажында.

news_top_970_100
Муса Җәлил истәлегенә турнир турында өч сүз белән: «Авызыңа керим, энем!»
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Февраль ае ел да стабиль рәвештә көрәшчеләрне һәм җанатарларны көрәш дөньясына чумдыра. «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры – иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе. Әлеге турнир белән яңа көрәш сезонын башлап, узган елгысына нәтиҗәләр чыгарыла.

Беренче көнне көрәш федерациясенең Президиум утырышы да була. Ни өчен Муса Җәлил турнирына шундый зур өстенлекләр бирелгән соң? Бәлки, бердәнбер стабиль, көчле нигезе һәм асылы булган бәйге булгангадыр. Хәтта Татарстан беренчелеге дә бер айдан икенче айга сикереп йөргәндә (йөрткәндә), Муса Җәлил февральдән ерак китми, көннәре генә алмашынырга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ир-атларны елаткан пролог турында: «Гомер озынлыгы ирлектә!»

Җәлил турнирын 61 ел элек «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе башлап җибәргән. Газетаның хәзерге баш мөхәррире Гөлнара Сабирова ачылыш тантанасында турнирны озын гомерле иткән көрәшчеләргә рәхмәт белдерде.

61 ел элек әлеге бәйгене гамәлгә куйганда, редакция хезмәткәрләре, бәлки, аның бүгенге көнгә кадәр килеп җитәсе турында уйламагандыр да. Әмма турнир язмышы – ул көрәшчеләр ныклыгында. Аны бүгенге көнгә кадәр алып килеп җиткергән, буыннан буынга тапшырган өчен, аңа үзгә мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле көрәшчеләр! – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Муса Җәлил турниры өченче ел Казанда үтә һәм өченче ел рәттән ачылыш тантанасы өчен «Ватаным Татарстан» газетасы җаваплы. Турнир районнарда узган елларда да ачылыш тантаналары мәгънәле пролог, концерт номерлары белән үтә иде. «Ватаным Татарстан» газетасы исә бәйгенең ул өлешенә аеруча тирән итеп карый.

Менә экранда легендар Раил Нургалиев күренә. (Видео күрсәтелгәндә, әле ул Муса Җәлил истәлегенә турнирның 10 тапкыр җиңүчесе иде). Раил улы белән шахмат уйнап утыра, шул арада җиңү һәм җиңелүләр, батырлык турында сөйли. Аннары кечкенә улын җитәкләп, көрәшкә алып килә. Көрәшчеләрнең алымнарын, көчләрен күреп, кечкенә Нургалиевның да батыр буласы килә башлый. Көрәшнең буыннан буынга күчүен, 61 ел буена да шул рәвешле дәвам итүен Раил Нургалиев мисалында күрсәттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Икенче өлеш башлангач, кайбер ир-атларның да күзләре яшьләнде. Чөнки ул махсус хәрби операция белән бәйләнгән иде. «Без илдәге барган сәяси вакыйгаларны читләтеп үтә алмыйбыз. Көрәшчеләр арасында да илебезне яклаучылар шактый», – дип әйткән иде Гөлнара Сабирова матбугат очрашуында.

Камуфляж кием кигән яшь егетләрне кызлары озатып кала. Хәзер алар еракта. Берсе, караңгыда учак ягып, казанда нәрсәдер пешерә, икенчесе гармунда уйный, өченчесе җырлый, дүртенчесе укый, бишенчесе читкә таба мылтыгын төзәп тора… Егетләр әниләренең җылы, тәмле ашлары, өйдә ничек рәхәт булуы турында сөйләшә, серләшә. «Мин үземне кинода кебек хис итәм. Яу кырында урман буенда учак ягып, шулай җырлашып утырулар киноларда гына кебек иде бит», – ди егетләрнең берсе, көрсенеп.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Сагындыра шул әниләр, сагындыра. Аларга тагын да авыррак. Көткән кешегә авыр шул», – дигән сүзләр яңгырагач, сәхнәгә Ильвина менде. Үзәк өзгеч «Кайт, балам» җырын башкарганда, экранда хәзерге көндә махсус хәрби операциядә булган көрәшчеләрнең фотолары чыгып барды. Батыр егетләребез дә шактый күп икән анда… Көрәшчеләрнең дә алай шау-гөр килеп кул чабуы матур һәм киеренке алышлардан соң гына була иде.

Шулчак берсе Муса Җәлилнең шигырьләр китабын чыгара. «Шигырьләргә дә барып җиттек. «Обнуляемся», егетләр. Бу сиңа «рилс» карап яту гына түгел», – дип, егетләрнең берсе шаярткан була. Алар бер-бер артлы шигырь укыйлар: «Яшәү хозурлыгы хөрлектә, Гомер озынлыгы ирлектә!» Егетләр Муса Җәлилгә хат та язалар. Үзара: «Хат язарга да өйрәтте бит тормыш...» – диешәләр. Җәлилгә юлланган ак кәгазь битләре, самолет булып, тамашачыларга таба оча.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сценарий авторы Резеда Гобәевага, яшь артистларга, «Ватаным Татарстан» газетасына күңелгә тиярдәй мәгънәле пролог өчен аерым афәрин.

«Авызыңа керим, энем!»

Турнирга багышланган матбугат очрашуында ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров: «Бәйге 11 үлчәү категориясендә уза. Былтыр 366 көрәшче бил алышкан иде. 10 ел элек рекорд күрсәткече булган. Ул чакта 435 көрәшче килгән. Быел да былтыргы дәрәҗәдә булыр, дип өметләнәбез», – дип әйткән иде. Ни кызганыч, көрәшчеләр саны быел кимегән. Бәйгедә 42 командадан 343 көрәшче бил алышты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай да артулар да күзәтелә. Мәсәлән, быел турнирда Казанда яңа гына оешып килүче «Зилант» командасы да катнашты. «Зилант» – шәһәрнең бер оешмасы базасында оешкан, көрәшчеләр туплаган команда. Мәсәлән, Илшат Фазылҗанов, Фаяз Зарипов, Алмаз Миңнехуҗин, Марат Миначев хәзер «Зилант» командасы данын яклый. Аларның тренеры һәм команда вәкиле – узган елгы ярышта көрәш карьерасын тәмамлаган Илмир Төхвәтуллин.

Гомумән, әлеге ярышта Илмир Төхвәтуллин бөтенләй башка яктан ачылды. Ничә ел дәвамында келәмдә көрәшче буларак Илмир Төхвәтуллинны күпчелек тыныч, артык эмоциягә бирелми, күп сөйләшми, беркем белән талашмый торган итеп хәтерлидер. Илмирны келәм читенә генә чыгарып утыртасы бар икән: «Зилант» командасы вәкилләре көрәшкәндә, күзеннән генә түгел, авызыннан да утлар чыгарды. «Фаяз, энем! Авызыңа керим!» – дип үтә дә итагатьле итеп кычкырды Илмир командашы Фаяз Зариповның ялгыш адымына. Болай барса, «иң эмоциональ тренер» номинациясендә Арчадан Илшат Идиатовны да куып тотар шикелле тоела. Дөресен әйткәндә, Илмирга тренерлык өлкәсендә дә уңышлар телибез.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сүз «Зилант» белән Арча командалары һәм Илшат Идиатов белән Фаяз Зарипов турында киткән икән инде, 85 кг үлчәү авырлыгының ярымфинал алышын искә алып үтик. Күз алдыгызга китерегез: келәм, уртада – ике Арча көрәшчесе, келәмнең ике читендә – ике Арча секунданты. Иң кызыгы: уртадагы Фаяз Зарипов белән Инсаф Мөбарәкшин дә, каршы якта утырган секундант Илшат Фазылҗанов та – икенче секундант Илшат Идиатовның шәкертләре.

Илшат абый үзе дә бераз каушап китте. Адашы Илшатка борылып карады да: «Әллә ничек әле бу», – дип куйды.

Ә «Фаяз, энем!» дип сүгелергә мәҗбүр булган Фаяз Зарипов финалга чыкты, әмма Лаештан Рүзәл Тимергалиевны ота алмады. Шулай итеп, «Зилант» – Арча тандемын Лаеш көрәшчесе какшатып куйды.

«Мине шәкертләрем карап утыра. Мин – алар өчен үрнәк»

Гомумән, Муса Җәлил турнирында үзгә бер атмосфера саклана. Көрәш сараена килеп керүгә үк кан басымы күтәрелә башлый. Беренчедән, әлбәттә, алышлардан. Мәсәлән, 75 кг үлчәү авырлыгының беренче әйләнешендә булган Булат Яруллин белән Ленар Садыйковның көрәше Яруллинның тренерын, ә Чаллы командасын тулаем аякка бастырды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Белүемчә, Булат Яруллин – әле зурлар арасына кереп кенә баручы көрәшче. Аның исемен яшьләр арасындагы лидерлар исемлегендә еш ишетелә иде. Садыйковның исә тәҗрибәсе бар инде. Исәп 2:2 булып барганда, Яруллин өченче кисәтүен алды. Тренеры никадәр генә киресен исбатларга тырышып, хөкемдарлар янына ук барып җитсә дә, кисәтүне расладылар. Сөлгесен иңсәсенә салган Яруллин башын аска иде. Бу өметле егет киләчәктә Муса Җәлил сурәте төшерелгән сыннарны күпләп алыр әле.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ә Садыйков бәйгенең икенче көнендә трибуналарда күренде. Чаллының тагын бер өметле көрәшчесе Айназ Тимеровны да икенче әйләнештә Лаештан Динар Кәримуллин трибуналарга озаткан. Сүз уңаеннан, Динар Кәримуллин 2023 ел нәтиҗәләре буенча 3 номинациядә җиңде – ул елның иң яхшы көрәшчесе, балалар арасында иң яхшы тренер һәм зурларны әзерләү буенча да иң яхшы тренерларның берсе. Динар ул бүләкләренең юкка бирелмәгәнен бу турнирда да матур итеп раслады. Бик авыр барган һәм күп көч таләп иткән финалда Чистай көрәшчесе Булат Гадершинны 3:0 исәбе белән отты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мине монда шәкертләрем дә карап утыра. Мин – алар өчен үрнәк. Шуңа күрә бөтен йөк минем өстә шикелле. Елдан-ел авыррак та. Синең чемпион икәнне бөтенесе күрә, сиңа каршы әзерләнә, шуңа өстәп, әле яшьләр дә үсеп килә, – диде Динар, җиңүеннән соң. Бу – аның рәттән бишенче тапкыр Муса Җәлил турнирын отуы.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гомумән, 60, 65, 70, 75 кг үлчәү авырлыкларында стабильлек – былтыргы батырлар быел да титулларын саклап калдылар. 60 кг авырлыкта Лаеш көрәшчесе Алексей Абрамов, 65тә Чистай көрәшчесе Илнар Закиров, 70тә Алабугадан Ислам Фәләхов батыр калды. 70тә Фәләхов тарафыннан җиңелгән Лаеш көрәшчесе Илназ Рамазанов узган ел 75 кг да командадашы Динар Кәримуллин тарафыннан икенче урында калган булган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Беренче җиңүем. Бу җиңүгә мин 10 ел килдем»

Кечкенәрәк авырлыктагы егетләр исемнәрен саклап калган булсалар, 80, 85 һәм 90 кг да батыр калган көрәшчеләр өчен 2024 елгы Муса Җәлил турниры мәңгегә хәтерләрендә калачак, чөнки алар «Муса Җәлил истәлегендәге көрәш турниры җиңүчесе» дигән исемгә беренче тапкыр лаек булдылар. Беренче җиңү – иң кадерлесе, диләр бит.

Шулай итеп, 80 кг үлчәү авырлыгында чемпионлыкны Әлмәттән Рафаэль Кәлимуллин яулады. Беренче көнне Рафаэль Башкортстаннан килгән тәҗрибәле көрәшче Артур Зөлкәрнәевны отып чыга алды. Финалда Мамадыш егете Айнур Нургалиев белән көчләре дә тигез бара иде. «Авыр булды. Кичәгедән соң тән авырта. Бөтен хәл Артур белән көрәшкәндә калды», – диде Рафаэль, келәмнән җиңүче булып чыгу белән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ике тапкыр икенче урында, бер тапкыр өчтә калдым, менә быел җиңдем. Бик сөенәм, эмоцияләр ташый. Җиңүләр саны буенча максатлар юк, халык чемпионы буласы килә. Халык яратсын иде, халык өчен көрәшәбез бит. 10 тапкыр җиңдемме, 5 тапкырмы – анысы мөһим түгел, – диде Рафаэль Кәлимуллин.

85 кг да исә Лаеш өчен көрәшүче Рүзәл Тимергалиев та беренче тапкыр Муса Җәлил турниры җиңүчесе булып танылды. Финалда ул «Зилант» көрәшчесе Фаяз Зариповны 2:1 исәбе белән отты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

90 кг авырлыкта да яңалык – бу турнир тарихында беренче тапкыр Чаллы көрәшчесе Азат Гәбдрәшитов пьедесталның беренче баскычына менде.

Ярымфиналда ул Лаеш көрәшчесе Ранис Галимуллин белән бераз төрткәләшеп китә язды. Исәп Азат файдасына 5:1 булып барганда, Ранисның хөкемдарларга сораулары артты. Каннары шактый кызышкан көрәшчеләр бил бирмичә, сөлге тотмыйча, бер-берсен «сөзеп» тә алдылар. Гәбдрәшитовны Чаллы вәкилләренең: «Азат, көрәш турында уйла! Нигә талашасың?» – дип кычкырулары дөньяга кайтарды кебек.

Финалда ул шулай ук Чаллы командасы өчен чыгыш ясаучы Зәй егете Рөстәм Сәлаховны баллар исәбе белән отты. «Эчтә шатлык. Беренче җиңүем булгач, бик рәхәт. Призлы урында калган булды. Бик каты әзерләндем. Бу җиңүгә 10 ел килдем», – диде Азат, җиңүеннән соң.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

40ка барган Раил Нургалиев рекорд артыннан куа

Кызыклы арифметика: чемпион исемен беренче 4 үлчәү авырлыгында гына түгел, соңгы 4 үлчәү авырлыгында да саклап калдылар. Шуңа өстәп, әле шәхси рекордлар да куелды. Мәсәлән, берничә ел элек кенә кертелгән 115 кг үлчәү авырлыгында батыр калган Раил Нургалиевның бу җиңүе – 11нчесе! Узган ел Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Раилне кочаклап, юбилей җиңүе белән котлап, аның белән горурланулары турында сөйләп торган иде. Күрәсең, татар көрәшендә иң популяр һәм иң күп титуллары булган Раил Нургалиев Муса Җәлил истәлегенә турнирны 12 тапкыр откан Айрат Гыйлаев рекордын куып тотарга уйлый.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Манзара» премиясендә тамашачылар арасында утырганда: «Яшь тә бара. Миңа 40 тула бит инде, ә монда 25 яшьлек яшь егетләр көрәшә», – дигән иде. «Муса Җәлил турниры» дигәч, яшь егетләр дә куркытмаган үзен. Сабаның яшь егете Рифат Ахунҗановны ул чиста алым белән күтәреп салды. Финал алышында «Зилант»лы Марат Миначевны баллар исәбе белән отып, шәхси рекордын куйды. «Яшең җитсә кырыкка, эшләр китә шырыкка», – ди бит халык. Нургалиев бу мәкальгә дә үзгәрешләр кертерме икән?

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

100 кг авырлыкта Чистай өчен көрәшүче Булат Мусин көндәше Чаллыдан Егор Такарлыковны берничә секунд эчендә чистага салды. Ул мизгелне күрми-сизми калучылар халыкның дәррәү кубып кул чабуына сискәнеп киткәндер.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

130 кг да үзгәрешләр юк. Чемпион – Зәйдән Радик Сәлахов. Ул соңгы елларда Әлмәт, Лаеш командалары өчен көрәшеп йөрсә дә, соңгы ярышларда туган-үскән Зәй командасы өчен чыгыш ясый башлады. «Бөтен җиңүләремне әтиемә багышлыйм», – диде Радик, чираттагы җиңүеннән соң. Танылган тренер, Радик белән Рөстәм Сәлаховларның әтисе Сирень Сәлахов 2020 елда вафат булган иде. Шуннан бирле Радик барлык җиңүләреннән соң әтисен искә ала.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иң авыр үлчәү авырлыгы да үзгәрешләрсез калды. Батыр – Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов. Ул көндәше Муса Галләмовны чиста алым белән аркасына салды, Мусаның маңгаеннан кан акты. Ә Ранисның тренеры Илнур Хәйбуллин, җиңү шатлыгыннан, Гыйләҗетдиновның үзен күтәреп аркасына салды. Бу матур гадәтне алар җиңү саен булмаса да, еш кабатлыйлар. Менә тренер белән көрәшче арасында була торган җылы мөнәсәбәт.

Шуңа өстәп, Ранис финалда иң матур алым ясаган көрәшчегә бирелә торган, Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә дә лаек булды. Иң соңгы булып бүләкләп, пьедесталдан төшмәвен сорагач, Ранис бераз аптырап калган иде. Легендар көрәшче Ильяс Галимовның якты истәлегенә бирелә торган бүләкне ул чын күңелдән сөенеп кабул итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сакчылар белән көрәш

«Көрәш сараена килеп керү белән кан басымы күтәрелә» дигән сүзләрем көрәш алышлары беткәнче актуаль булды. Беренчедән, көрәшләр әйбәт һәм искиткеч. Көтелмәгән җиңүләр, көтелмәгән җиңелүләр булуын дә исәпкә алсак, ярыш буе: «Авызыңа керим, энем!» – дип йөри торган булды. Чөнки бу «канатлы сүзләр» бөтен төрле очракка да туры килеп тора.

Икенчедән, кан басымын сакчы егетләр бик яхшы гына итеп бер күтәреп, бер төшереп уйнады. Вакыт-вакыт келәмдәге алышлар түгел, келәм читендә сакчылар белән тренерларның алышы кызыграк та тоелыштырды. Келәм читендә торган чит-ят кешеләрне, көрәшеп бетермәгән, көрәшә башламаган, болай гына басып торган, болай гына басып тормаган кешеләрне дә чыгарырга тырыштылар сакчылар. Ахыр чиктә, берсе бу ситуацияне «җибәрде». «Алар шулай өйрәнгән инде..» – диде дә, авыр сулап, якында торган икенче сакчыга сагышлы караш ташлады. Без шулай өйрәнгән шул инде. Болай да йөрәкләре, каннары кызган көрәшче халкын «ярамый» дип кенә тыеп булса ул!

Олы яшьләрдәге бер абыйны бөтенләй чыгырдан чыгардылар егетләр. «Син миннән бейджик сорадыңмы? Сорадың! Мин алып килдемме? Алып килдем! Булды, тай моннан!» – дип, ерак сәфәрләргә озатты абзый сакчы егетне. Китми генә бит тегесе – җәйге кичтә тәмләп кенә йоклап китәргә җыенганда колак төбендә безелдәп торучы черкине хәтерләтеп, әле бер яктан килеп әйтеп карый, әле икенче яктан. «Авызыңа керим, энем!»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Келәмдә Азат Гәбдрәшитов белән төрткәләшеп китә язган Ранис Галимуллин кебек эмоциональ егетләрне генә бернишләтә алмадылар. Лаеш көрәшчеләре алышканда секундант булып Азат Нурмөхәммәтов утырды. Читтәрәк торган Динар Кәримуллин белән Ранис Галимуллин келәмгә керердәй булып талпындылар, сакчыларны этеп-төртеп, барыбер көрәшчегә су булса да алып бирделәр. 130 кг нан югары үлчәү авырлыгын игълан иткәч, Ранис Муса Галләмовның секунданты булып, келәм читендәге урындыкка барып утырды. Ранисны тыеп арган, бөтенләй хәлдән тайган сакчы егет: «Әле дә бу юлы секундант булып үзе утырды. Ниһаять!» – дип сөенеп куйды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җиңүгә талпынулары көчле булгангадыр да, Лаеш командасы икенче ел рәттән Муса Җәлил турнирында беренчелекне яулады. Узган ел өченчедә булган Теләче районы быел икегә менде. Былтыр икенче урынны яулаган Чаллы көрәшчеләре пьедесталга менмәде. Быел командалар арасында икенче урынны Әлмәт командасы алды.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Чыннан да бик матур алышларга, эмоцияләргә, яңалыкларга бай бәйге булды. Турнирдагы иң матур алышларны тиздән «Энҗеле көрәш» влогының киләсе чыгарылышында да күрә алырсыз. Көрәш сезонын рәсми рәвештә ачып, киләсе ярышларны көтә дә башладык. Алда – Татарстан беренчелеге, Россия чемпионы, Сабантуй һәм башкалар, һәм башкалар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100