Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш ярышында җәнҗал

news_top_970_100

Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш ярышында җәнҗал булды.

70 кг ярымфиналында Чаллы өчен көрәшүче Искәндәр Мортазин белән Казанның Идел буе районы көрәшчесе Адель Мусин очрашты.

Исәп 3:3 булып барганда, Мусинга «чиста алым ясады» дип, җиңү бирделәр. Видеоны кабатлап караганнан соң, алымны санамадылар, тик секундатлар тавыш чыгара башлагач, видеоны икенче тапкыр караганнан соң, «чиста алым» дип, Мусинның кулын күтәрделәр.

Мортазин, сыбызгы яңгыраганчы захват алырга өлгермәвен аңлатырга тырышып караса да, аның протесты канәгатьләндерелмәде. Халыкның сызгыруы, тавыш күтәрүен дә исәпкә алмадылар. Нәтиҗәдә ул келәмнән сөлгесен ташлап чыгып китте.

Видеода алымны ике төрле ракурстан күреп була. Алым чистамы, әллә хөкемдар, чыннан да, көрәшчеләрнең захват алуларын көтмичә, сыбызгысын иртәрәк сызгыртканмы?

*Мусин Адель финалда Алабугадан Ислам Фәләховка оттырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100