news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мурат Гайсин үзе турында: «Аерылган, ирекле...»

news_top

Мурат Гайсин «ВКонтакте» сәхифәсенә: «Аерылган, ирекле...» – дип язып, видео куйган. «Гаилә тормышыннан тулысынча азат» артист янына, янәсе танышырга дип, 4-5 кыз йөгереп килә. Берсе аңа гөлчәчәкләр бәйләме дә бүләк итә.

Җырчы гаилә тормышының барып чыкмавы, хатыны белән аерылышырга мәҗбүр булуы турында узган ел көз аенда хәбәр иткән иде. 

«ВКонтакте»да утыручы кайбер дуслары аның бу адымын хуплап бетерми.

«Үзегезнең күңелегез һәм Аллаһы Тәгаләдән башка бу адымның дөресме, юкмы икәнлеген беркем дә белми», – дип язган аңа берсе. «Минем күңелемне таптадылар, ләкин мин барысын да гафу итәм», – дигән җавап калдырган аңа артист.

«Бернинди ирек тә гаилә учагы җылысын алыштыра алмый», – дип кисәткән икенчесе.

«Молодец, җаным! Борчылма. Без барыбыз да моның аша үтәбез, берни эшләп булмый. Аллаһы боерса, барысы да җайланыр», «Кайгырма, Мурат. Үз ярыңны табарсың әле», – дип тынычландыручылар да бар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар